Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»
Госман Гомәр: «Без эшләгәндә, журналистика дүртенче хакимият иде»

Госман Гомәр: «Без эшләгәндә, журналистика дүртенче хакимият иде»

Тиздән «Татарстан» журналына 100 яшь тулачак. Әлеге олы юбилейны каршылап, без жур­налыбыз тарихына караган мәкаләләр урнаштырырга уйладык.

03 января 2018

Бу язмалар төрле елларда редакциябездә эшләп киткән кешеләрнең истәлекләре яисә журналда кайчандыр басыл­ган, әле бүген дә актуальлеген җуймаган, уйланырга мәҗбүр итә торган мәкаләләр булыр дип ниятлибез. Гыйнвар санында яңа рубриканы истәлекләрдән башлыйбыз.
Кайчандыр редакциябездә эшләгән каләм иясе Госман Гомәр, «Татмедиа»гакилгән чакларында безгә сугыл­мый калмый. Үзе эшләгән еллардагы кызыклы хәлләрне искә алып көл­дерә, монда эшләгән шәхесләрне сагына. Бу санда аның истәлекләрен сезгә дә тәкъдим итәргә булдык.
 
%d0%b3%d0%be%d1%81%d0%bc%d0%b0%d0%bd
Госман Гомәр, журналист һәм язучы, 1933 елның 10 гыйнварында Балык Бистәсе районы Шикнәү Чир­мешәне авылында туа. Кечкенәдән укырга-язарга өй­рәнә: гарәпчәне, латин, кириллицаны үзләштерә. Урта белем алгач, эшкә керә, читтән торып югары белем ала.
1949 елдан бирле вакытлы матбугатта языша. «Чаян» журналы, «Совет Татарстаны» газетасы битләрендә аның фельетоннары, хәбәрләре басылып тора. 1961 ел­дан Госман Гомәр «Социалистик Татарстан» газетасын­да эшли, берүк вакытта Татарстан Журналистлар берле­ге идарәсе сәркатибе вазыйфаларын башкара. Соңрак «Татарстан яшьләре» газетасына күчерелә һәм 17 ел әлеге басмада хезмәт куя. 1993–1997 елларда халыкара «Заман» газетасында баш мөхәррир урынбасары булып эшли. 1997–2005 елларда «Татарстан» журналы­ның бүлек мөхәррире вазыйфаларын башкара.
Госман Гомәр Татарстан ССРның атказанган мәдәният хезмәткәре (1993 ел), журналистларның Х. Ямашев исемендәге премиясе (1983 ел), язучыларның Ф. Хөсни исемендәге премиясе (2016) лауреаты, «Шәрәфле акса­кал» медале иясе.


«ТАТАРСТАН»НЫҢ ИНКЫЙЛАБЫ
– Хәтерлисездер, журналның элеккеге исеме «Татарстан комму­нисты» иде бит. Җаваплы редактор итеп басмага гел партия өлкә коми­тетында нык «дагаланган» кызыл коммунистларны билгеләделәр. Мәсәлән, Мусин, Афанасьев, Вәлиев. Мин үзем әдәбиятчы-тәнкыйтьче Рафаэль Мостафин баш мөхәррир булып эшләгән вакытка туры кил­дем. Бу заманалар болганган чакка, узган гасырның 90нчы елларына, үзгәртеп кору чорына карый. Ул ел­ларда Төркиядәге кардәшләребез «Заман-Татарстан» дип аталган газета чыгарырга теләк белдерде. Ике телдә: татар һәм төрек тел­ләрендә. Дүрт битнең берсе аларга бирелде. Халык бу басманы яра­тып өлгерде. Зур тираж җыйдык. Мин анда бүлек мөдиреннән алып мөхәррир урынбасары вазыйфа­сына кадәр күтәрелдем. Анда берара Тәүфикъ Әйди дигән язучы да эшләп алды. Аннары ул үзгәр­телеп чыга башлаган «Татарстан» журналына баш мөхәррир урынба­сары булып күчте. Берәр ай уздымы икән, минем янга килеп тә җитте: «Госман дускай (ул һәркемгә дускай дип эндәшә иде), анда синсез булмый, әйдә безгә, – дип, нинди­дер бер таләпчәнлек белән мине «Татарстан» журналына әйдәклә­де. – Анда эш күп. Барысын да яңа­баштан үзгәртергә кирәк. Тышлыктан башларга, мөгаен, бик ямьсез бит... Рафаэль абый белән килеш­терелгән. Мин сине эшкә алу ту­рындагы боерыкны инде әзерләп куйдым. «Заман»нан китү турында гаризаңны яз», – диеп, сөйләшеп торырга урын калдырмады ул.
Тәүфикъ Әйди «Татарстан»да чыннан да үзенчә инкыйлаб ясап ята икән. Элеккеге ике хезмәткәр фән белән шөгыльләнергә киткән, әмма язышып торырга килешкән­нәр.
Миңа сәясәт, икътисад, җәмәгать­челек белән эшләү бүлекләрен бир­де баш мөхәррир урынбасары. Тик, ни аяныч, Тәүфикъ Әйди үзе кинәт кенә эштән китеп барды. Ул таби­гате белән шундый иде: тиктормас. Себер, Урта Азиядән алып Европа илләренә кадәр сәяхәт кылды. Шуңа күрә бөтен авырлык баш мөхәр­рир белән безнең җилкәгә төште. Ул арада яңа баш мөхәррир бил­геләнде. Рафаэль Мостафин редак­циядә өлкән хәбәрче сыйфатын­да эшләп калды. Без аның белән бер бүлмәдә, бер-беребезне ихти­рам итеп, шактый еллар эшләдек. Талантлы мөхәррир, әдәбиятчы, тирән белемле инсан иде Рафаэль Мостафин.
ЗАЧЕТ КЕНӘГӘСЕНДӘГЕ ИМЗА
– Тагын бер тарихи вакыйганы искә аласы килә: татар журналист­ларын әзерләү буенча читтән торып уку бүлеген оештыру турында. Теге елларда, совет чорында, бик күп тырышулардан соң, ниһаять, Казан дәүләт университетының тарих-фи­лология факультетында журналистика буенча читтән торып уку бүле­ге ачылды. И аның мәшәкатьләре! Татарстан журналистлар берлеге идарәсе рәисе Шәмси Хамматов яңа бүлекне ачу мөрәҗәгате белән Мәскәүгә, КПСС Үзәк комитетына аена ике‑өч мәртәбә барып кайтса, без фәкыйрегезне, идарә сәркатибе буларак, партия өлкә комитетына йөгертте. Ирештек без бу макса­тыбызга! Инде укытучылар гына табасы калды.
Шәмси Хамматов башта бүлек җитәкчесен тәгаенләде. Бу вазый­фага педагогия институтыннан Пехтелевны күндердек. Әйбәт кенә эшләп китте ул. Ә укытучылар юк дәрәҗәсендә. Төп фән – «Пар­тия-совет матбугаты теориясе һәм практикасы» курсын алып баручыны эзлибез. Тел, тарих, сәнгать мәсьәләләрендә кыенлык сизелмәде – югары уку йортларын­да укытучы галимнәребез җитәр­лек. Әйтик, КДУда мөгаллимлек иткән Якуб Алишев, Хатип Гос­ман, Диләрә Тумашева, Ибраһим Нуруллин, Гомәр Саттаров, Флёра Сафиуллина һәм башкалар бар. Ул чакта студентларны әнә шун­дый мәртәбәле, танылган галимнәр укыта иде. Алар университетның таянычы булды. Журналистиканың төп фәнен кем укытырга тиеш ди­гән сорау туды. Шәмси Хамматов тагын «колакны борырга» кереште. «Уйлан, Гумеров, уйлан», – ди бу. Шулчакта мин Рафаэль Мостафин­ны искә төшердем. Үзем Удмуртия чигендәге Красный Бор районында эшләгәндә чиктәш Сарапул шәһәре газетасындагы хәбәрче Рафаэль Мостафинны белеп калган идем. Аннары ул Мәскәүдә «Литератур­ная газета» басмасының урыннар­дагы үзхәбәрчесе вазыйфаларын башкарды. Инде журналистика бүлеген оештырып йөргән чор­да Татарстан телевидениесендә баш мөхәррирлекне алып бара иде. Аннан да кулай кеше юк, дим Хам­матовка. Барып сөйләшергә туры килде. Төп эшеннән аерылмый­ча гына укытырга ризалашты ул. Журналистиканың читтән торып уку бүлеге гөрләп эшләп кит­те. Район, шәһәр газеталарында эшләүче хәбәрчеләр, КПССның Чистай шәһәр комитеты инструк­торлары, Башкортостан партия өлкә комитеты һәм Ульяновск өлкә комитеты инструкторлары укыды әлеге бүлектә. Уку‑укы­ту процессы адәм ышанмаслык тизлек һәм төгәллек белән эшләп китте. Рафаэль Мостафин редак­циядә хатлар һәм җәмәгатьчелек белән эшләү темасы буенча прак­тик дәресләр алып баруны миңа ышанып тапшырды. Үзем дә шунда укыйм. Курсташларыма билгене дә мин куям. Кем редакциядә эшли – аңа «бишле». Күпләрнең зачет кенәгәләрендә имзам саклан­гандыр, дип уйлыйм.
ФЕЛЬЕТОН АРАНЫ БОЗМАДЫ
– Ләкин уку – энә белән кое казу дип юкка гына әйтмәгән борынгы­лар. Бигрәк тә яңа оешып килгән юнәлешне күтәрү, аның чишмә башында тору – шактый катлау­лы бурыч. Безнең мөгаллимнәр моны җиренә җиткереп башкар­ды, горурланмый мөмкин түгел. Укулар гел җиңел генә бармады. Үзем дә бик кыен хәлгә калганымны хәтерлим. Практика буенча «Ком­муналь җиһазлар» заводыннан кинохроника эшләп, телевизион тапшыру чыгарырга тиеш идем. Ләкин мине телевидениедә кино­аппарат белән тәэмин итә алма­дылар. Тапшыруым фоторепор­таж рәвешендә генә килеп чыкты. Ачуым кабарды. Үзем эшли торган «Социалистик Татарстан» газета­сында «Гайнетдин бабайның хә­тере калды» дигән әче итеп языл­ган күләмле фельетон бастырдым. Менә сиңа мә! Тәнкыйтькә җавапны баш мөхәррир, укытучым Рафаэль Мостафин язган иде. Әдәпле кеше. Каты бәрелмәгән, «автор безнең үзенчәлекне бераз аңлап бетермә­гән» дигәнрәк нәтиҗә чыгарган. Шүрләдем, әлбәттә. Ачу саклап, үче булмасмы, диеп... Юк, андый түбән җаннардан түгел иде әдип! Уку-укытуыма гел «бишле»ләр тезде ул. Фельетон мәсьәләсе арабызны бозмады. Әнә бит ничек матур эшләдек аннан соң «Татарстан»да! төп фәнен кем укытырга тиеш ди­гән сорау туды. Шәмси Хамматов тагын «колакны борырга» кереште. «Уйлан, Гумеров, уйлан», – ди бу. Шулчакта мин Рафаэль Мостафин­ны искә төшердем. Үзем Удмуртия чигендәге Красный Бор районында эшләгәндә чиктәш Сарапул шәһәре газетасындагы хәбәрче Рафаэль Мостафинны белеп калган идем. Аннары ул Мәскәүдә «Литератур­ная газета» басмасының урыннар­дагы үзхәбәрчесе вазыйфаларын башкарды. Инде журналистика бүлеген оештырып йөргән чор­да Татарстан телевидениесендә баш мөхәррирлекне алып бара иде. Аннан да кулай кеше юк, дим Хам­матовка. Барып сөйләшергә туры килде. Төп эшеннән аерылмый­ча гына укытырга ризалашты ул. Журналистиканың читтән торып уку бүлеге гөрләп эшләп кит­те. Район, шәһәр газеталарында эшләүче хәбәрчеләр, КПССның Чистай шәһәр комитеты инструк­торлары, Башкортостан партия өлкә комитеты һәм Ульяновск өлкә комитеты инструкторлары укыды әлеге бүлектә. Уку‑укы­ту процессы адәм ышанмаслык тизлек һәм төгәллек белән эшләп китте. Рафаэль Мостафин редак­циядә хатлар һәм җәмәгатьчелек белән эшләү темасы буенча прак­тик дәресләр алып баруны миңа ышанып тапшырды. Үзем дә шунда укыйм. Курсташларыма билгене дә мин куям. Кем редакциядә эшли – аңа «бишле». Күпләрнең зачет кенәгәләрендә имзам саклан­гандыр, дип уйлыйм.
ФЕЛЬЕТОН АРАНЫ БОЗМАДЫ
– Ләкин уку – энә белән кое казу дип юкка гына әйтмәгән борынгы­лар. Бигрәк тә яңа оешып килгән юнәлешне күтәрү, аның чишмә башында тору – шактый катлау­лы бурыч. Безнең мөгаллимнәр моны җиренә җиткереп башкар­ды, горурланмый мөмкин түгел. Укулар гел җиңел генә бармады. Үзем дә бик кыен хәлгә калганымны хәтерлим. Практика буенча «Ком­муналь җиһазлар» заводыннан кинохроника эшләп, телевизион тапшыру чыгарырга тиеш идем. Ләкин мине телевидениедә кино­аппарат белән тәэмин итә алма­дылар. Тапшыруым фоторепор­таж рәвешендә генә килеп чыкты. Ачуым кабарды. Үзем эшли торган «Социалистик Татарстан» газета­сында «Гайнетдин бабайның хә­тере калды» дигән әче итеп языл­ган күләмле фельетон бастырдым. Менә сиңа мә! Тәнкыйтькә җавапны баш мөхәррир, укытучым Рафаэль Мостафин язган иде. Әдәпле кеше. Каты бәрелмәгән, «автор безнең үзенчәлекне бераз аңлап бетермә­гән» дигәнрәк нәтиҗә чыгарган. Шүрләдем, әлбәттә. Ачу саклап, үче булмасмы, диеп... Юк, андый түбән җаннардан түгел иде әдип! Уку-укытуыма гел «бишле»ләр тезде ул. Фельетон мәсьәләсе арабызны бозмады. Әнә бит ничек матур эшләдек аннан соң «Татарстан»да!
БАУЛЫДАГЫ ВАКЫЙГА
– Нефтьчеләрнең Ан‑2 очкычын­да Баулы урманын күрсәткәннәр иде. Исем китте – урталыкта киң по­лосалы яшькелт билгене күреп! Күр син – фашизм свастикасы!..
Аңлаттылар. Сугыштан соң не­мец әсирләрен алып килеп нефть­челәр өчен урман аша юл салу­ны йөклиләр. Урталыкта гаять киң полосалар хасил була. Нефть вышкалары үсеп чыга. Бар да яхшы. Беркем бернәрсә белми. Эшне бе­тереп, әсирләр үз илләренә кайтып китәләр.
Соңыннан, самолётта күтәрелгәч, абайлыйлар: урман уртасында фа­шизм билгесе ярылып ята! Ул яшел­лек әле дә күренә, диләр.
«Татарстан» журналы фотохәбәр­чесе Солтан Исхаков белән шулар­ны төшереп алмакчы идек. Атаклы совхоз директоры Геннадий Сәмигуллин самолёт белән ярдәм итәргә теләгән иде, ләкин эш барып чыкмады. Шулай да сәфәребезнең нәтиҗәсе буларак Баулы районы­ның алдынгы совхозы турында очерк туды. Алдынгы тәҗрибә бу­ларак яхшы бәяләнде. Бер уңыш­сызлыкның биш куанычы була икән, әй!
КИЧӘГЕ ҺӘМ БҮГЕНГЕ «ТАТАРСТАН»
– Мин эшләгән «Татарстан» белән бүгенге журналның уртак яклары да, аермалы яклары да бар. «Та­тарстан» исемендә журнал башта бары тик татар телендә генә ба­сылды. Рус телендәгесе 2001 елда торгызылды. «Татарстан» журна­лы темалар, язу стиле белән башка матбугатлардан һәрвакыт аерылып торды. Илдә нинди генә вазгыять булуга карамастан, республиканың төп басмасы булып калуын дәвам итте.
Татарстан мөстәкыйль республи­ка статусы алганнан соң, заманалар үзгәреп китте. Әлбәттә, бу «Татар­стан» редакциясе эшчәнлегендә дә сизелде. Беренчедән, журналның дәрәҗәсе үсте. Битләр саны артты, форматы зурайды. Аңа кадәр жур­налда галим, сәяси аналитиклар эшләгән булса, 1992–1993 елларда редакциягә журналистлар килде. Ә галимнәр штаттан тыш хәбәрче булып калды. Ни өчен журналистлар кирәк булдымы? Баш мөхәрриргә: «Журнал битләрендә Татарстан­да алып барылган төзелешләрне, республиканың уңышларын, про­блемаларын күрсәткән язмалар кирәк», – диелгән таләп куелды. Менә без шул күрсәтмә буенча эшкә керештек тә. Кая гына бармадык! Һәр шәһәрдә, һәр районда нинди­дер зур объектлар төзелә, чын мәгънәсендә милли тормыш гөрли. Язып кына өлгер!
Күңелле яшәдек. Октябрь рево­люциясе, 1 Май, Матбугат көннәрен республиканың төп басамасы була­рак зурлап бәйрәм иттек. Һәм күп эшләдек тә. Командировкага чыгып киткәч, әллә ничә көн йөреп кайта идем. Өйдә ике бала да бар, хатынга, мин югында җиңелрәк булсын дип, фатирга хәтта ике студент кызны яшәргә дә керттек. Алар балаларны бакчага, мәктәпкә алып бара, алып кайталар.
 
1-2
«Татарстан» журналы темалар, язу стиле белән башка басмалардан һәрвакыт аерылып торды. 1990нчы ел­ларга кадәр академик басма саналса, 2000нче елларда ул тәнкыйди, тормышка якынрак мәкаләләр бастыра башлады. Бүген журнал мин белгәннән бирле өченче тап­кыр үзгәреш кичерә. Бүген ул халыкка якынрак, минемчә, гади кешеләрнең тормышы, яшәеше турында яза. Яратып укыйм журналны. Заман хәлләреннән, яңалыклардан хәбәрдар булырга, тормыштан артта калмаска тырышам.
 
 
ЗАМАННЫҢ БАШКА ЧАГЫ
– Журналистларның дәрәҗәсе бик зур иде без эшләгән чорда. Ка­заннан килгәч тә, башта туп‑туры район җитәкчелегенә керә идек. Бүген генә ул журналистлар берәр түрә янына барасы булса, алдан әллә ничә кат шалтырата, хат яза. Безнең заманда журналистика чынлап та дүртенче хакимият иде. Һәм аның сүзе дә үтте. Берәр җитәк­чекне яки аерым хәлне тәнкыйтьләп чыгасың икән, икенче көнне үк чарасы күрелә.
Журналистикага 1952–1953 ел­ларда килдем, «әл-Ислах», «Кояш» газеталарында эшләгән хөрмәтле каләм ияләре белән бергә эшләргә туры килде. Алардан күп нәрсәгә өйрәндем, дип саныйм. Берсендә, җаваплы сәркатип язманы кире бир­де: «Хатасын үзең тап!» – ди. Кат‑кат укып чыктым, аннан гына күрдем: бер бит текстта ике «булды» сүзе язылган икән. Текстның төзелешенә, җөмләләрнең камил булуына игъти­бар шулкадәр зур иде. Безгә карата да таләпчән булдылар редакторлар.
P.S. 85 яшемне тутырсам да, Аллага шөкер, үземне яхшы хис итәм. Мәчеткә биш вакыт на­мазга йөрим. Каләмне дә читкә куймадым, китап нәшер итәргә җыенам, «Мәдәни җомга» газета­сына язам. Әле тормышка ашыра­сы планнарым да байтак.
 
 
 
 
Фото: Александр Ефремов, Госман Гомәрнең шәхси архивыннан

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: