Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»
«Мин яратам сине, тормыш!»

«Мин яратам сине, тормыш!»

Онытылмас исемнәр - Гыйлем Камай

21 апреля 2021

1963 елда Варшавада узган бөтендөнья химиклар симпозиумында Англиянең Корольлек җәмгыяте әгъзасы лорд Александр Тодд Казанны химиянең тарихи үзәге дип атый. XIX гасырның 40 нчы елларында Николай Зинин, Александр Бутлеров, Карл Клауслар нигез салган химия мәктәбенең эстафетасын ХХ гасырда Александр Арбузов һәм аның укучылары Борис Арбузов белән Гыйлем Камай дәвам иттерә. «Химиянең тарихи үзәге», дип Тодд нәкъ менә Камайга әйтә. 2021 елның февралендә беренче татар химия галиме Гыйлем Камайның тууына 120 ел тулды.
ФОРТУНА
«Минем өчен әтием – Гыйлем Камай – иң югары дәрәҗәдәге намуслылык, игеле­клелек, шул ук вакытта кыюлык, ныклык һәм максатчанлык үрнәге. Аның бу сый­фатлары һәр адымында сизелеп тора иде. Җиденче дистәмне тутырып килгәндә, шул биеклектән торып, мин аның балачагы турында уйлыйм да, ничек итеп шул чагында ук максатын дөрес билгеләп, үзендә шушы сыйфатларны үстерә алган икән ул, дип таң калам», – дип сөйли Светлана Гыйлем кызы.
Камайларның Тәтеш шәһәрендә Иделнең биек ярында ук урнашкан, тәрәзәсенә кадәр җиргә сеңгән иске өйләренең ишеген кай­гы җиле какканда, Гыйлем 8 яшьлек кенә малай була. Ә бит зур баржада йөк төяргә дип, Рыбинскига киткән әтисен зур өмет­ләр баглап көтәләр. Бигрәк тә Гыйльметдин көтә: әтисе Хәйретдин акча эшләп кайтса, малайның укырга акчасы булачак. Әтисе кыш буе шулай дип өметләндерә аны: «Яз җитүгә акча эшлим дә сине укырга бирәм, писарь булырсың», – ди. Ә үзе язгы Идел суына төшеп, бик каты салкын тидереп кай­та, һәм шул ук төнне аның гомере өзелә. Мирас итеп, улына йөкче ыргагы белән иске бушлатын калдыра. Васыять итеп әйткән соңгы сүзләре: «Улым, укы. Грамотага өй­рән», – була.
«Әтинең үлеме мине аяктан екты. Тирә‑якта бушлык, суларга һава җитми кебек. Һич кенә дә аңыма барып җитми: нигә үлде ул? Без бит аны шундый ярата идек...» – дип яза Камай балачагы турында. Шулвакыт күрше хатыннарының берсе, малайны кызга­нып, «Менә, әтиең калдырды...» – дип, аңа ак күмәч тоттыра. «Мин шунда ук елаудан туктадым. Без шундый ач идек. Ак күмәчне күрүгә, кайгы да онытылды», – дип сөйли торган була бу хатирәсен Гыйлем балаларына.
– Улым, сиңа 8 яшь инде, – ди аңа беркөнне әнисе Бибиәсма. – Эшкә чыгарга вакыт.
Мәктәп турындагы хыялларын онытырга туры килә, ул көч‑хәл белән йөк ташучы из­возчик Тупеевка ат карарга яллана. Атларга карата тирән ихтирамы, яратуы әнә шул вакытлардан кала аның. Ике ел узгач, при­станьга йөк ташучы булып төшә. Үзе кебек ма­лайлар белән көнгә ике‑өч тиен эшли. Ярты­сын әнисенә алып кайтып бирсә (бер тиенгә бер савыт он сатып алып булган), калганына Сытин басмаларын ала.
«Камайны хәреф танырга йөкчеләр өйрәт­кән, диләр, – дип сөйли Светлана ханым. – Алай түгел. Алар бит үзләре дә укый белми. Ул хәрефләрне үтеп баручы кешеләрдән сорый торган була. Әнә шулай үҗәтләнә, кы­зыксына торгач, ул хәрефләрдән сүз җыярга өйрәнгән. Иң беренче укыган сүзе Идел буй­лап барган пароходның исеме була. «Форту­на!» – дип кычкырып җибәрә ул».
Язмышындагы фортунаның исеме Анто­нина Малыгина була. Сытин басмаларыннан укып ятлаган Пушкин, Лермонтов, Некрасов шигырьләрен йөкчеләргә кычкырып сөйләп торганда, яланаяклы, сәләмә киемле бу ма­лайга игътибар итеп: «Энем, син кайда укый­сың?» – дип сорый. Гыйлемнән алда йөкчеләр җавап бирә: «Аның үз гомерендә әлифба то­тып караганы юк». Шуннан инде олы йөрәкле мөгаллимә аны үзенә укырга чакыра. Казанга Татар укытучылар семинариясенә киткәндә, аңа фатихасын һәм Кольцов томлыгын биреп озата. Шулай итеп, яшь Камай, соңгы бер елда күпер төзелешендә эшләп алган 9 сум акча­сын тотып, Казанга – гыйлем алырга юлга чыга…
IMG_9984
Гыйлем Камай Германиядә дә спорт белән шөгыльләнүен туктатмый.
ГЫЙЛЕМ ЭСТӘП, ЕВРОПАГА КАДӘР
Гадәттә, гыйлемгә омтылуның классик үрнәге итеп, Михаил Ломоносовның Архангельск гу­бернасыннан, җәяүләп, Мәскәүгә чыгып китүен искә алалар. Хәзер инде бу мифның нигезендә башкарак фактлар яту, аерым алганда, булачак философ-галимнең, үги әнисе белән низаглар­дан туеп, өйләндерүләреннән качып китүе бил­геле. Үзе ул хәлле крестьян гаиләсеннән була.
Ә менә Гыйлемнең үзе белән алган запасла­ры Яңа елга кадәр генә җитә. Семинариядә укыганда, башта төшке ашлардан баш тартырга туры килә, аннан соң көнгә бер генә тапкыр ашый башлый. Җылы вакытта Печән базары мәчете янындагы янкормада кунып йөри, аннан соң бер иптәше үзе янына дәшә. Әмма иптәше үлеп китә, һәм фатир хуҗасы Гыйлемне куып чыгара. Ачлыктан хәлсезләнгән 15 яшьлек үсмер математика дәресендә тәмле‑тәмле ризыклар турындагы мәсьәләне чишеп утырганда аңын җуеп егыла. Өстәвенә, соңгы вакытта тавык күзе авыруы көчәеп китә... Нәтиҗәдә Камай, укуын ташлап, янә Тәтешкә йөкче камытын кияргә кайтып китәргә мәҗбүр була. Йөкчеләр аны үз уллары кебек якты йөз белән каршы ала. «Алар мине саклыйлар иде. Көчеңне сакла, кирәге чыгар дип, артык авыр күтәрттермәделәр дә», – дип искә ала ул чакларны Камай. Патшаның бәреп төшерелүен дә Тәтеш пристаненда ишетә ул. Һәм бәхетен сынап карарга дип, тагын Ка­занга килә. Умарта оясын хәтерләткән шәһәрдә бары тик белем алу максатын гына маяк иткән Гыйлем Мулланур Вахитов белән танышып китә, шулай итеп, «милләтчеләр» белән «рево­люционерлар» арасындагы каршылыкларны аера башлый, Февраль революциясе белән Октябрь инкыйлабы арасында бер митингтан икенчесенә, Казанның байлар бистәсе белән хәерче мәхәлләләрендә чаба, төрле кыйблага йөз тоткан вакытлы матбугат белән таныша торгач, чын большевик булып өлгереп җитә. Яшь Совет иленә яңа интеллигенция кирәк дип, аны Томск университетына укырга җибәрәләр.
Әлбәттә, гыйлем гранитын кимерү җиңелдән булмый. 15 сумлык стипендия ашарга да җит­ми, шуңа күрә Идел ярларында кияргә туры килгән йөкче камыты Томь ярларында ярдәмгә килә: вакыт булган саен Камай пароходлар­га йөк төяргә-бушатырга йөгерә торган була. Өстәвенә, өлкән буын интеллигент профессор­лар, «теләсә каян җыелган» студентларга лек­цияләр укыганда, махсус катлаулы терминнар куллана, шул рәвешле йокылы-уяулы, ярымач яшьләрнең укуын тагын да катлауландыра. Әмма Камайның укуга дигән иманы нык була, ул бирешми. Өлкән курсларда укыганда инде аны Балалар йорты мөдире итеп куялар, аннан соң Себер төрки‑татар педагогика технику­мына укытучы итеп билгелиләр. Химия белән фәнни дәрәҗәдәге дуслыгы нәкъ менә Томск университетында башлана. Гыйлем Камайның химиягә һәвәслеген профессор Тронов күреп ала һәм синтезлар белән мавыккан егетне аспи­рантурага чакыра. «Йөкче малаенмы? Җитмәсә, татар! Җитмәсә, коммунист!» – дип каршы төшә икенче бер профессор. Әмма 1926 елда аны партиянең Татар өлкә комитеты Казан уни­верситетына чакыртып ала.
Дворян нәселле Арбузов аны теләмичә, егет­нең үҗәтлеген күреп кенә үзенә аспирант итеп ала. «Кырыс булачакмын, үпкәләштән түгел», дип кисәтә. «Александр Ерминингельдович таләпчән, хәтта кырыс укытучы булды. Әмма иң беренче чиратта ул үзенең улы Бориска ка­рата артык таләпчәнлек күрсәтә иде. Борис ла­бораториядә, завод цехларында 16–18әр сәгать эшли. Без еш кына лабораториядә өстәлләр арасына түшәк җәеп куна калабыз», – дип яза Камай үзе истәлекләрендә.
Аспирантурада укыганда, Гыйлем Камай Татар коммунистик университетында укыта, химия дәреслекләрен татар теленә тәрҗемә итә, татарча химик терминнар сүзлеген төзи. 1929 елда аспирантураны тәмамлагач, аны Гер­маниягә Тюбинген университетына стажировка үтәргә җибәрәләр.
1930 елда Германиядән Казанга ул чын ев­ропалы булып кайта. Мотыйгулла хәзрәтнең оныгы, Галия Кайбицкаяның туганнан туган сеңлесе, Камайның булачак хатыны Рәйсә ханым беренче тапкыр очрашуларын болай дип тасвирлый: «Мин аны беренче тапкыр Г. Камал исемендәге Татар академия теа­трында күрдем. Ул Германиядән генә кай­ткан, КХТИда уку‑укыту бүлеген җитәкли, мин медицина техникумын тәмамлыйм. Аның үз‑үзен тотышы, тәмле итеп көлүе кешеләрнең игътибарын җәлеп итә иде. Ул бөтен нәрсә белән кызыксына, сораулар яудыра, үзе дә сорауларга рәхәтләнеп җавап бирә. Гыйлем бөтен булмышы белән шатлык сибә иде. Шунда мин аннан, туган көнегез түгелме, дип сорадым. Ул: «Туган ягыма исән‑сау әйләнеп кайтуыма сөенәм», – дип җавап бирде. Беренче очрашу­дан җиде ай үтүгә без өйләнештек».
1930–1937 елларда Камай КХТИда арадаш продуктлар һәм буягычлар кафедрасы мөди­ре була, бер үк вакытта КДУда органик химия кафедрасын җитәкли, 1932 елда ТАССРның Социалистик Төзелеш Герое исеменә лаек була, 1935 елда Казан университеты ректоры итеп билгеләнә. Ике ел эчендә ул бер тулай торак төзетә, икенчесенең төзелеше башлана, университетның кайбер биналарына ремонт ясата, химия корпусына нигез салдыра. Бола­ры хуҗалык эшләре генә әле.
IMG_9913
Гыйлем Камай гаиләсе белән.
 
IMG_9985
Рәйсә Камай.
IMG_9899
Иптәшләрчә шаярту. «Гыйлемле» Камай.
 
КАМАЙ РЕАКЦИЯСЕ
1937 ел җитә. Дәүләт куркынычсызлыгы ко­митеты архивындагы «Камай эше»нең план тутырыр өчен генә барлыкка килүе бүген сер түгел инде. Шул ук елның августында аны вазыйфасыннан азат итәләр, сентябрьдә кулга алалар. Йөкче улы Камайның Герма­ниядә укуы «шик» уята, димәк, «фашистлар җәмгыятендә» торган. Имештер, троцкий­чылар, милләтчеләр белән элемтәдә булган, Мирсәет Солтангалиевнең сеңлесенә КХТИга укырга керергә ярдәм иткән. Имештер, Гер­маниягә киткәндә Арбузов, Мейзенгеймерга тапшыру өчен, Камайга бер ампула биреп җибәргән.
Камай Черек күл төрмәсендә 1939 елга кадәр утыра. Кирәкле кәгазьләргә кул куй­дыртыр өчен, аны 120 сәгать тоташ йоклат­мыйлар. Чыкканда бөтен тешләре коелган, сәламәтлеге какшаган була.
– Арбузовтан: «Чыннан да ампула биреп җибәрдеңме?» – дип сорыйлар. Ул «әйе» дип җавап бирә. Ампулада бернинди сер бул­мый, фәнни әйләнешкә кереп киткән үр­нәкләрен Германиядәге коллегасына биреп җибәрә ул. Арбузов ничек бар, шулай, ягъни әтинең ул ампуланы үз белдеге белән алып бармавын әйтә, шулай итеп, җаваплылыкны үз өстенә ала. Әтине КГБда Ежовны Берия алыштыру гына коткарып кала. Инде өмет өзелгәндә, аның белән кешечә сөйләшә башлыйлар, шикәрле кайнар чәй эчерәләр... – дип сөйли Светлана Гыйлем кызы, әтисе язмышындагы ул авыр елларны искә тө­шереп. – Әнигә ул вакытта: «Син яшь бит әле, аерыл», – дип әйтә торган булганнар. Черек күлнең КГБ бинасына каршы ягын­да аның Хәлимә апасы яшәгән. Әни көннәр буе тәрәзәдән шул бинага карап утыра торган булган. Ничектер җаен табып, тугрылык саклавы, аны көтүе турында язып, үзенең фото­сын әтигә бирә алган.
«БУ ТУРЫДА ОНЫТМАСАК ИДЕ...»
Тешләре сынса да, рухы сынмый Гыйлем Камайның. Үзен тулаем фәнгә багышлар өчен, ул КХТИда кала һәм 1941 елда докторлык дис­сертациясе яклый, фәнгә «Камай реакциясе» булып кереп калачак синтез, реакция ысулла­рын ача.
– Бөек Ватан сугышының буеннан буена ул оборона заказларын үти. Казанның химия мәктәбендә Александр Арбузов җитәкчеле­гендә берничә төркем галимнәр нейропара­литик газ синтезлау белән шөгыльләнә. Камай төркеме эшләгән газ уңышлы дип табыла. Әти аны түш кесәсенә салып, теплушкада А.И. Разумов белән бергә Мәскәүгә илтә. Басып баралар, ул‑бу була калса, ампула ватылса, анда берәү дә исән калмас иде. Гитлер Герма­ниясендә дә шундый химик корал эшләнгән була. СССРда шундый ук газның аналогы бар­лыкка килү ул коралны куллануны туктатып кала. Казан химиклары барысы да бу турыда белә. 1952 елда әти Сталин премиясе белән бүләкләнә, – дип сөйли Светлана ханым.
30 нчы елларда Арбузовны еш кына теория белән мавыгуда гаеплиләр. Әмма Казан хи­мия мәктәбенең СССРның халык хуҗалыгына керткән өлеше дә бихисап. Мәсәлән, Гыйлем Камай уйлап тапкан буяу икътисадта мил­лионнарны экономияләргә мөмкинлек бирә. Әйтик, юлда йөк корабының төбенә әкәм-төкәмнәр ябыша торган була. Бу исә корабны
авырайта, юл чыгымнарын арттыра, шулай ук ремонт эшләрен дә ешрак үткәрүне таләп итә. Камай уйлап тапкан буяуга исә берни дә ябышмый. Файдасын үзегез санагыз.
Камайга хас оптимизмны кызы Светлана Камай шул чор белән бәйләп аңлата: «Мак­сим Горькийны укырга ярата иде ул. Үзен Чеховның Ванька Жуковына охшата иде. Табигатьне бик ярата иде, ул да көч биргән­дер. Җәй саен без Югары Осланның Кызыл Яр авылына кайта идек. Елга ярына ук ур­нашкан бердәнбер татар авылы иде ул чакта. Ул кешеләрне бик яратты. Беркайчан да үзен өстен куймады. Үзен кеше иткән йөкчеләргә ихтирамлы булды. Ятимнәрне, «улым, кы­зым» дип, һәрвакыт үз канаты астына алды. Ул 7 фән докторы, 40 фән кандидаты әзер­ләде. Аларның һәркайсы Гыйлем Камайга рәхмәтле булды.
Көнкүрештә дә гади иде: кара ипи яратты. Мәскәүдән кызыл кәгазь тасмалы «Боро­динский» ипиен алып кайта иде. Ипинең бер валчыгын да коймаска өйрәтте. Балык яратты, Идел егете бит. Гомер буе спорт белән шөгыльләнде. Мәскәүгә баргач, спек­такльләр карамыйча кайтмый иде. Гомумән, сәнгатьне бик ярата иде. Бигрәк тә Глинка, Мусоргский операларын яратып тыңлый иде. Иң яраткан җыры – «Я люблю тебя, жизнь!»
Без элекке Комлев, хәзерге Мөштәри ура­мында, Совет чорында коммуналка итеп үзгәртелгән особнякта яшәдек. Әни гомерен әтигә, безгә багышлады. Мин әтигә 50 яшь булганда туганмын. Тагын ике елдан энем Руслан туды. Әти безне бик ярата иде. Без­нең өйдә һәрвакыт кунаклар күп була иде. Әни бик тәмле итеп пешерә, әти, вакыты булганда, ишегалдына самавыр куеп, грузин, Краснодар, һинд чәйләрен бергә кушып, чәй кайната...»
Гыйлем Камай 1970 елда йөрәк авы­руыннан вафат була. Үзе ихлас күңеленнән инанган коммунизм, Октябрь революциясе идеалларының кризисын күрми ул. Шул ук вакытта ихластан фән өчен эшләгән галим­нәрнең хезмәтенә бәһа төшүен дә күрми кала. Шунысы белән бәхетле…
IMG_9980
Гыйлем Камай Борис Арбузов белән.
 
А.С. Лозовой, Г. Камайның беренче биографы, КХТИ тарихы музеен төзүче:
– Гыйлем Хәйри улы шәкертләреннән уңды. Аларның барысына да «Камай прививкасы» ясалган: барысына да фән җене кагылган. Нәкъ шуның нәтиҗәсендә алар барысы да зур уңышларга иреште. Гыйлем Хәйри улы хәрәмләшә белми, аңа бөтенләй ят ул. Фикердә дә, эштә дә, тормышта да ихлас. Шуңа күрә дә аның тирәсендә фикердәшләрдән торган уни­каль атмосфера барлыкка килде. Аның белән аралашкан кешеләр Камайны ихлас, принци­пиаль, туры сүзле булуы өчен ярата иде.
В.Я. Гудкова, «Совет Татарстаны» газетасы журналисты:
– Беркөнне Гыйлем Камай редакциягә килде. «Бүген имтихан алдым, борчылдым әле», – дип, бусагадан ук сүз башлады ул. Бик дулкынланган иде, шунда ук әйтеп тә бирде. Студент­тан, кем күбрәк ошый: Эдуард Манемы, Клод Монемы дип сораган идем, мин химиядән имтихан бирәм, сәнгать тарихыннан түгел дип җавап бирде, дип, борчулары белән бүлеш­те. Ул елларда физиклар белән лириклар арасында модага кергән дискуссияне күпертелгән дип саный һәм кешеләрне «технарьлар» белән «гуманитарийлар»га бүлгәнне өнәми иде.
 
БЕЛЕШМӘ
Гыйлем Камай
1901 елның 23 феврале – Казан губернасы Тәтеш шәһәрен­дә туган.
1910–1915 еллар – Тәтештә ат караучы, йөк ташучы булып, Сембердә Идел-Бөгелмә тимер юлы күпере төзелешендә эшли.
1916–1920 еллар – Казанда Татар укытучылар семинариясен тәмамлый, ВКП (б) сафларына баса.
1920–1926 еллар – СибТатКирбюрода эшли, Томск универ­ситетында укый.
1927–1929 еллар – Казан университетында аспирантурада укый, Татар коммунистик университетында укыта.
1929 ел – Германиянең Тюбинген шәһәрендә.
1930–1934 еллар – КХТИ һәм КДУ укытучысы, профессор.
1935 ел, февраль–1937 ел, август – КДУ ректоры.
1937–1939 еллар – «Камай эше» буенча Черек күл төр­мәсендә утыра.
1939–1970 нче елларга кадәр – КХТИ профессоры, кафе­драмөдире.
1970 ел, 17 март – Гыйлем Камай вафат була. Казанда Татар зиратына җирләнә.
Фән докторы (1941 ел). 450 дән артык фәнни публикация авторы, 35 ачышка авторлык таныклыгы бар.
ТАССРның Социалистик Төзелеш Герое (1932). СССР Дәүләт премиясе лауреаты (1952). Хезмәт Кызыл Байрагы (1945, 1950, 1951), Ленин (1961, 1967), «Почет Билгесе» орденнары иясе.
Казан урамнарының берсе Г. Камай исемен йөртә. Быел КХТИның Төп органик һәм нефть химиясе синтезы кафе­драсына Г. Камай исеме бирелде. Тәтеш мәктәпләренең берсендә аның исемендәге класс бар, анда ел саен «Камай укулары» үтә. КФУ, КХТИ музейларында Камайга багышлан­ган почмаклар булдырылган.
Редакциядән. Мәкаләне басмага әзерләгәндә материаллар белән ярдәм иткән өчен Гыйлем Камай­ның кызы Светлана ханымга, КХТИ тарихы музее кураторы Денис Сахарныхка, Тәтеш төбәге тарихы музее хезмәткәрләренә рәхмәте­безне белдерәбез.
 
 
Ландыш Әбүдәрова
Фотолар Светлана Камаеваның гаилә архивыннан алынды

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: