Хрущёв Татарстанда. Беренче һәм соңгы сәфәр...
ТАССРда Никита Хрущёвны ничек каршы алдылар
Никита Сергеевич хисләре ташудан җырлый – биредән, су өстеннән, Казан әкияттәгедәй матур күренә. «Җепшеклек» һәм хрущёвкалар тудыручының үзенең кәефе дә бик шәп. Никита Сергеевич һәм аны озата йөрүче затлар «Ом-290» белән Боровое Матюшинодагы обком дачасыннан кайтып бара. Кичә аларны патшадай каршы алдылар, милли ризыклар белән сыйладылар, балык тоту да көтмәгәндә уңышлы булып чыкты.
КАРШЫЛАУ. ИХЛАСТАН ҺӘМ БОЕРЫК БУЕНЧА
«Тарихи сәфәре өчен рәхмәтле һәм аның тарафыннан хезмәттә яңа батырлыкларга илһамландырылган елга флоты хезмәткәрләре» исеменнән чәчәк бүләк итүче яшь матрос ничек тәэсирле кызара! Никита Сергеевич, билгеле ки, аның елгачы булмавын да, элегрәк әзерләнгән сценарийны бозып, дулкынланудан сөйләм сәләтен югалткан командир урынына тырышуын да белми. Ярый әле, органнарда эшләүче уңган егетләр теләсә нинди уңайсыз хәлдән чыгу өчен гел кул астында...
Ә кичә Казанда ничек каршыладылар Никита Сергеевичны! Аэропортта – пионерлардан гладиолуслар! Хәрәкәт маршрутының буеннан-буена – сокланулы йөзләр! Елмаялар, кул селкеп сәламлиләр. Ачык «Чайкада» баскан, пиджагына дүрт Герой йолдызы кадаган Хрущёв канәгать, ул үзе дә халыкны бәйрәмгә генә кия торган эшләпәсен селкеп сәламли. Әйтерсең, юлбашчыны күреп калырга дип, үз теләге белән бөтен шәһәр чыкан.
Чыннан да, беркемне дә куып китерергә туры килми – Хрущёвны күрергә дип күпчелек үз теләге буенча, кызыксынып җыела. Әмма инде барыбер партия җитәкчелегеннән башка моның кадәр үк бердәм килеп чыкмас иде. Казанлы Борис Милицынның дистәләрчә ел узгач республика басмаларының берсендә дөнья күргән хатирәләреннән өзектә: «Мин эшли генә башлаган Арбузов исемендәге Органик һәм физик химия институтына, Хрущёв җитәкчелегендәге хөкүмәт кортежын каршылаганда хезмәткәрләрнең кайсы нинди урамда басып торырга тиешлеген күрсәтеп, алдан ук разнарядка килде...» – дип искә алына.
Милицынның коллегаларына Лумумба урамында «кизү торырга» боерыла, тик алар Хрущёвны күрми кала – әлбәттә инде, маршрут үзгәртелә. КДУда планлаштырылган очрашу да булмый кала. Югары дәрәҗәле кунакны берничә сәгать буе бушка көткән университет укытучыларын һәм студентларны нәтиҗәдә өйләренә кайтарып җибәрәләр. Никита Сергеевичны «Оргсинтез» заводында да, авиация заводында да көтеп җиткерә алмыйлар, гәрчә химиклар һәм самолёт төзүчеләр белән очрашу программада соңгы минуткача була. Моңа кадәр, Хрущёв сәфәренә бер ай кала ук, юлларга асфальт җәяләр, коймаларны буйыйлар һәм хәтта Ленин районындагы Кизический монастырь зиратындагы авышкан чардуганнарны, кабер ташларын да алып ташлыйлар...
Ил өчен стратегик булган предприятиеләргә (берсендә тиздән этилен һәм полиэтилен җитештерү сафка бастырылачак, икенчесендә ТУ‑22 бомбардировщикларын җыялар) барудан Хрущёвның ни өчен баш тартуы сер булып кала. Ихтимал, программа куркынычсызлык ниятеннән үзгәртелгәндер. Бәлки исә, нинди дә булса авылда, кырда үзен бик ышанычлы сизгән Никита Сергеевичның бу өлкәләрдә үзенең бәһасез киңәшләрен бирергә хәленнән килмәгәнгәдер.
КУЛДАН ИДАРӘ ИТҮ МОГҖИЗАСЫ
Ә менә инде икенче көнне Татарстанның көньяк-көнчыгышында Хрущёв үзен судагы балык кебек хис итә. Бигрәк тә «Авангард» колхозы кырларында, анда дәүләт җитәкчесенә «кыр патшабикәсенең» үрнәк плантацияләрен күрсәтәләр. Әмма әле эш кукуруз белән генә бетми бит. Колхоз рәисе Газизулла Кәрамуллинны яхшы уңыш өчен мактаганнан соң, Хрущёв сорау бирә: «Әйтегез әле миңа, чиста пардан нинди уңыш аласыз, колхоз пар басуыннан яки туңга сөрүдән ике елда күпме уңыш җыя?» Дәүләт җитәкчесенең һичшиксез шәхси катнашуын таләп иткән әлеге сорау бик озак һәм тәфсилләп тикшерелә.
Аннары исә Никита Сергеевич бәрәңге үстерүнең колхоз һәм Татарстан өчен нинди гаҗәеп перспективалар ачуы турында әңгәмәдәшенә тулы бер лекция укый: «Сез Ростов-на-Дону, Азәрбайҗан, Үзбәкстан өчен бәрәңге җитештерә аласыз...» – ди. Бүлбеләрдән мул уңыш җыю өчен кирәкле агротехниканы, табигый ки, Хрущёв рәискә шундук җентекләп үзе аңлата, мөмкин кадәр күбрәк минераль ашлама кулланырга киңәш бирә.
Минераль ашламаларның колхозга бик аз күләмдә генә бүленүен белгәч тә, Никита Сергеевич югалып калмый: «Без сезгә сатылачак бәрәңге үстереләчәк бөтен мәйданга җитәрлек минераль ашлама бирә алыр идек. Әмма бу ашламаларны билгеле бер вексель хисабына гына бирергә кирәк. Ашлама аласыз икән – вексель бирегез: әлеге ашламаны кулланудан сез сатарга яраклы күпме бәрәңге үстерәчәксез», – ди.
Хрущёв Татарстанда кулдан идарә итү могҗизасын да күрсәтә. Колхозда «Мироновская-88» уҗым бодаен чәчәргә теләүләрен, әмма орлык булмавын белеп алуга ук, өч көннән орлык могҗизалы рәвештә табыла да. Кирәкле сортлы өч тонна бодай ашыгыч рәвештә самолет белән Харьковтан кайтартыла – махсус «Авангард» колхозы өчен...
НЕФТЬ ГАЗЛЫ СУДАН АРЗАНРАК
Никита Сергеевич колхоз кырларына нефтьчеләр янында экскурсиядә булганнан соң ук килә. Байлыкны күрсәтү Карабаш тавыннан башлана, аннан әйләнә-тирәдәге берничә чакрымдагы бөтен нефть суырткычлары, бораулау вышкалары, нефть җыю парклары уч төбендәгедәй күренә. Хәтта Ромашкино чыганагының зур картасы янына куелган күзәтү торбасының да кирәге чыкмый. Нәкъ менә биредә, Карабаш тавында, Хрущёвка нефть чыгаручыларның казанышлары турында сөйләгәндә, җаваплы иптәшләрнең берсе мәгълүм гыйбарәне әйткән диләр: янәсе, татар нефтенең бер чиләге дәүләткә бер стакан газлы судан арзанракка төшә.
Сәнәгать пейзажлары белән хозурланганда, Никита Сергеевич янып торган иярчен газ факелларына игътибар итә һәм шундук кызыксына: аларның җылысын, мәсәлән, су җылыту яисә теплицаларда яшелчә үстерү өчен кулланып булмыймы икән? Яраннары дәшми калуны артыграк күрә, чөнки, Табиев фаразынча, иярчен газны берничек тә болай гына файдаланып булмый. (Бик кыйммәтле нефть чималы, иярчен газ, шуннан соң да ике дистә ел буе бер файдасызга күкне җылытуын дәвам итә – ред.иск.).
Аннары иң алдан бронялы «ЗИС» барган кортеж Азнакай ягына юнәлә, юлда барганда, Социалистик Хезмәт Герое Алексей Тимченко бригадасы Никита Сергеевичка бораулау җайланмасын ничек күчереп йөртүләрен күрсәтә. Җиде «С-100» тракторының аны яңа урынга өстерәвен күзәткәндә, дәүләт җитәкчесе тагын кызыксына: моны азрак трактор белән эшләп булмыймы? Була, әмма дәүләт нефтьчеләргә куәтлерәк тракторларны бирми, дип җаваплыйлар. Биш көннән соң «Татбурнефть» трестына куәтле дүрт «С-400» тракторы килеп җитә.
ЫШАНЫЧЫҢ БУЛМАСА – УЗМА
Никита Сергеевич белән хушлашу табыны Азнакайдан унике чакрым ераклыктагы Сәпәй (шул заманнардан бирле аны Хрущёв урманы дип йөртәләр) урманында әзерләнә. Зур чатыр, корылган табын, данлыклы Юныс Әхмәтҗанов пешергән затлы татар халык ашлары – барысы да бик югары дәрәҗәдә була. Хрущёвка токмач та, өчпочмак та ошый, әмма барыннан да бигрәк тутырган тавык күңеленә хуш килә. Фикрәт Табиев искә төшерүенчә, аны авыз иткәч, Хрущёв: «Бу тавыкларны миңа юлга куегыз», – дип боера. Юныс Әхмәтҗанов исә тиздән Ленин ордены белән бүләкләнә...
Хрущёв республикадан күтәренке кәеф белән китә. Аның «Татарстан миндә яхшы тәэсир калдырды», дигән сүзләрен китерә 1964 елның 12 августында «Советская Татария» газетасы. Сәфәр, чыннан да, бер кимчелексез диярлек үтә. Бер кечкенә генә вакыйганы исәпкә алмаганда. Кортеж бара торган маршруттагы юл буендагы бер плакатта: «Ит һәм сөт җитештерү буенча АКШны куып тотыйк!» дигән шигарь язылган була. Тик шул юл белән үк кире кайтканда плакатның икенче ягындагы ДАИ язган сүзләр күренә: «Ышанычың булмаса – узма!»
Ике айдан соң Никита Сергеевич Хрущёвны КПСС ҮК беренче секретаре һәм совет хөкүмәте башлыгы вазыйфасыннан азат итәчәкләр һәм пенсиягә җибәрәчәкләр
Добавить комментарий