«Яңгыр, яу, яу, яу!»
«Татарстан» журналы быел – Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елында да традицияләребез, йолаларыбыз турында язуын дәвам итә. Июнь аенда җәйге йолаларны барларга булдык. Алар арасында иң киң таралганы – яңгыр теләү йоласыдыр, мөгаен. Бу өлкәдәге тәҗрибәле белгечебез әнә шулар хакында бәйнә-бәйнә сөйләде.
ЯҢГЫР ТЕЛӘҮ
– Җәйге йолалар бик борынгы. Шулар арасыннан иң еш башкарыла торганы – келәүләр, ягъни яңгыр сорау теләкләре. Аларның тарихы мәҗүси заманнарга барып тоташа. Ислам дине кабул ителгәннән соң, яшәешкә дингә хас булган текстлар, догалар килеп керә. Аннан соң ул догаларга багышлаулар, мисал өчен, Аллаһы Тәгаләдән яңгыр сорау кебек үзенчәлекләр дә килеп кушыла. Аларны без фәндә табигатькә бәйле йолалар дип әйтәбез. Бүген аның асылы – табигать көченә, Аллаһы Тәгаләгә мөрәҗәгатькә кайтып кала.
Яңгыр тели торган йолалар аерым бер урынга һәм вакытка бәйле. Яңгыр яумаган вакытта, чәчкән орлыклар тишелеп, әйбәт кенә үсеп китсен өчен, әнә шундый йола башкарганнар. Ул инде, елның ничек килүенә карап, гадәттә июньнең икенче яртысы – июль башларына туры килгән. Ләкин аның конкрет вакыты һәм урыны булмаган. Хәзер дә шулай ул. Нигездә, һәр авылның, һәр җирлекнең үзенчәлекле (изге) урыны бар бит. Йоланы үткәрү вакытын, урынын авыл халкы үзе билгели, һәм аны ел саен традицион урында уздырырга тырышалар. Ул чишмә, инеш буе, ниндидер ерым булырга мөмкин. Иң мөһиме – анда чыгыш булсын, чөнки яңгыр теләүләр суга бәйле.
Мондый чаралар бүген дә төрле якта төрлечә уза. Бер җирдә кара тавык суялар, аннан шуны пешереп, бергәләп ашыйлар. Әйтик, Кама Тамагы, Тәтеш районнарында аны «шыйлык» диләр. Каманың аръягында да шундый йола бар.
Нократ татарларында исә чүп йоласы бар. Аның да үз традициясе: ботка яисә тавык шулпасы пешерелә. Кайбер очракта шулпа сарык итеннән әзерләнә. (Кара сарык та булырга мөмкин.) Шулай ук кара сыер суеп, шул ит белән мәҗлес ясаучы төбәкләр дә булган. Йола исә су сибешеп, бергәләп яңгыр теләү белән төгәлләнгән. (Хәзер дә шулай шулпалар пешереп, аннан догалар укып, яңгыр сораучы авыллар, районнар бар.)
Әйткәнемчә, ислам дине кабул ителгәч, яңгыр теләү йолаларына дога укып, Аллаһка мөрәҗәгать итү гадәте дә кереп китә.
Яңгыр теләүләргә бәйле ниндидер аерым монографияләр юк. Ләкин бу турыда кызыклы гына мәкаләләр бар. Мәсәлән, XIX гасырда Казан университеты каршында оештырылган «Археология, тарих һәм этнография җәмгыяте хәбәрләре» язмаларында бу турыда телгә алына. Аннары Гали Рәхимнең хезмәтләрендә дә бар, Марсель Бакиров та бу теманы шактый өйрәнде. Шулай ук Нәкый Исәнбәтнең «Балалар фольклоры» дигән китабында да берникадәр мәгълүмат бар. Флера Баязитованың эзләнүләреннән дә табарга мөмкин. Ләкин аның асылын тулысынча бәян иткән зур хезмәтләр бар дип тә, әлеге тема бөтенләй өйрәнелмәгән дип тә әйтә алмыйбыз.
Бу йолаларның асылына килсәк, әлбәттә, ул чәчкән игеннәр, үләннәр үссен өчен башкарылган. Әле бит маллар да бар, алар да нәрсәдер ашарга тиеш. Шуңа күрә яңгыр теләүнең төп максаты – елның уңышын киметмичә, мул иген, печән алу. Шуның өчен дә аның тарихы бик борынгы.
Әлеге йола гамәлләрен башкарганнан соң яңгырларның явуы – ул факт. Мисал өчен, узган ел Саратов өлкәсенә шундый йоланы карарга бардык. Кайтып җитәргә өлгермәдек, яңгыр койды, дип шалтыраттылар. Ләкин фән ягыннан, әйтик, геофизиклар тарафыннан әлеге йолаларны бер җепкә салып өйрәнү, аңлату юк. Анда магнит кырлары үзгәрәме, әллә инде күмәкләп вибрацияле текстлар әйткәнгә, күк җисеменә нидер буламы, аңлатмасын ишеткәнем юк.
Тагын бер кызык кына хәл: шайтан таягы дигән үсемлек бар. Менә шул шайтан таягын кисеп алып, башын аска, сабагын өскә каратып, азрак суккаласаң, аннан соң да яңгыр ява дип исәпләгәннәр. Чынлап та, кайвакыт туры килә!
ХӘВЕФ-ХӘТӘР БУЛМАСЫН...
Әле кайвакыт яңгыр теләгәннән соң яңгыр туктату йолаларын да башкарганнар, чөнки бер ява башлагач, тиз генә туктамый бит әле ул. Ә бу игеннәрне черетергә мөмкин.
Җәй чәчәкле болыннары, күңелгә хуш килгән кошлар тавышы, тәмле җиләк-җимешләре белән генә түгел, яшеннәре, яңгырлары, көчле давыллары, өермәләре белән дә билгеле. Шуңа күрә элек-электән, җәй башлануга, әби-бабаларыбыз, хәвефсез җәйләр сорап, теләк теләгән. Аннан тыш төрле ырымнар да башкарганнар, шуларның берсе – өермәдән саклану. Ул төрле якта төрлечә эшләнә. Әйтик, Ульяновск якларында, кисәк башланган өермәгә карап, капка төбеннән:
«Өермә, өермә, син мине күрмә,
Мин чыбылдык астында,
Син урам уртасында», – дип кычкырганнар.
Казан артында яшәүче татарлар, көчле яшен белән бергә өермә күтәрелсә, мич төбен себерә торган пумаланы алып, ишегалдына чыкканнар һәм: «Җылы яңгырлар булсын, йомшак яңгырлар булсын, ашлыкларны бозмасын, йортларыбыз тузмасын», - дигәннәр. Тау ягы авылларында исә, бозлы яңгырлар белән өермәләр килсә, ишегалдына ипи көрәкләре, кисәү агачлары, мич капкачларын тотып атканнар.
ЯҢГЫР ТЕЛӘГӘНДӘ ӘЙТЕЛӘ ТОРГАН ТАКМАКЛАР:
Яңгыр, яу, яу, яу!
Тәти кашык бирермен,
Тәмле ботка бирермен.
Тәти кашык базарда,
Майлы ботка казанда.
Яңгыр, яу, яу, яу!
Ашлык уңсын ызанда,
Ботка пешсен казанда;
Алтын кашык базарда,
Көмеш кашык болытта,
Нык яварга онытма!
Яңгыр, яу, яу, яу!
Сине көтә җир, җир!
Безгә күмәч бир, бир!
Яңгыркаем, яу, яу!
Үләннәр дә күп булсын,
Сыерлар да тук булсын,
Безгә эчәргә сөт булсын!
Яңгыр, яу, яу, яу!
Иләктән, чиләктән,
Пәрәмәчтән, коймактан,
Арпадан, бодайдан,
Эшләр китәр уңайдан.
Яңгыр, яу, яу, яу!
Бакчаларда алмагач
Үсми яңгыр яумагач.
Бакчалардан ни файда,
Алма пешеп тормагач.
Яңгыр, яу, яу, яу!
Яңгыр ява, томан төшә,
Кура җиләге пешә,
Ипи, пәрәмәч пешә.
Яңгыр, яу, яу, яу!
Ипи-күмәч зур үссен,
Безгә сөенеч килсен!
Добавить комментарий