Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»
 «Яратмыйча... җырчы булып булмый...»

 «Яратмыйча... җырчы булып булмый...»

Сәхнәгә тамашачысы каршына артист Резидә Галимова чыга. Ә гримеркада өстемне алыштырып, өйгә кайтып киткәндә, мин - гап-гади хатын-кыз.

20 декабря 2016

Мин гаиләдә төпчек бала. Миңа кадәр дә әтием белән әнием абыйны, апаны музыкага тартып караганнар. Әмма алар сәнгатькә китмәделәр. Минем очракта хыяллары, ниһаять, чынга ашкан, күрәсең. Тирә-юньдәгеләрнең: «Кызыгыз матур җырлый», - дигәннәрен хәзер дә искә алалар. Әмма әти дә, әни дә – эш кешеләре, минем белән шөгыльләнеп утырырга вакытлары аз иде. Ә мин гел шыңшып йөрим, нидер көйләп. Һәм менә 6 яшем тулгач, алар түзмәделәр, мине музыка мәктәбенә алып бардылар.
Беренче чыгышымны бик яхшы хәтерлим. Анда бит болай гына узып булмый, комиссия алдында хисап тотасы бар. Берничә бирем үтисе. Миңа ул чакта Дмитрий Кабалевскийның «Наш край» җыры бик ошый иде. Шуны башкардым да. Комиссия чыгышымны әйбәт дип тапты, берсүзсез кабул иттеләр.
Мин җыр эчендә үстем. Әнием гомере буена заводта эшләде, әтием машина йөртүче иде. Югыйсә, сәнгатьтән ерак торган кешеләр дә шикелле, әмма өйдәге бер мәҗлес тә, бер җыен да җырсыз узмый иде. Шул чорның хитларын бергәләшеп өстәл артында җырлаулары әле дә колгымда яңгырап тора.
Кухняда «Татарстан» радиосы тәүлек буена сөйләп торды. Концертларны бик яратып тыңлый идем. Ул чорда инде өйләрдә телевизорлар да пәйда була башлады. Зәңгәр экраннан караган концертлар аеруча әсир итә – башкаручының үзен дә күрәсең бит. Александра Пахмутова, Иосиф Кобзон, Лев Лещенко, София Ротару... – Мәскәүнең Колонналар залыннан тапшырылган бу концертлар миңа бик зур йогынты ясады балачакта. Һәм, әйтүләре буенча, әле «музыкалка»га кадәр үк мин шактый чиста җырлаганмын.   
Музыка мәктәбе беренче зур сынау булды. Анда уку җиңел түгел. Әмма әйбәт педагог туры килсә, киләчәктә җыр сәнгатенә кереп китүең бик ихтимал. Миңа гомерем буена, уку чорымда, яхшы педагоглар туры килде. Хорны бик ярата идем. Гомумән, музыка мәктәбенә баруны түземсезлек белән көтеп алуым хәтердә. Кулымнан килсә, барлык балаларга да музыкаль белем бирүне тәэмин итәр идем. Заманында аксөякләр балаларын кече яшьтән музыкага өйрәткән, бик яхшы традиция булган, минемчә.
img_0815
Музыка ул – дисциплина һәм җаваплылык. Бу өлкәдә кечкенәдән һәрбер карарың, кылган гамәлләрең өчен үзең җавап бирергә өйрәнәсең. Миңа, мәсәлән, әнием артка юл калдырмады. Музыка мәктәбенә йөри башлагач, болай диде: «Без сиңа фортепиано алабыз алуын, әмма бары тик музыканы ташламыйсың дигән шарт белән генә». Менә шулчакта мин, әле кеп-кечкенә генә бер кызчык, тормышымда бик тә әһәмиятле карар кабул иттем. Һәм аннан соң ул карарым өчен беркайчан да үкенмәдем.
Музыка мәктәбе мине хезмәткә, тырышлыкка өйрәтте. Хәзер дә бер генә чыгышыма да җиңел карый алмыйм. Артист кеше өчен бик кирәкле сыйфат – тырышлык. Тырышлык булмаса, талантны да әрәм итәргә мөмкинсең. Артистны чын-чынлап тырышлык кына үз һөнәренең остасы итә.
Без Мәскәүне сайладык. Фортепиано һәм вокал буенча музыка училищесын тәмамлаганнан соң, педагогым: «Резидә, сиңа югары уку йортын да тәмамларга кирәк», - диде. Мәскәү куркытса да, шунда – Россия музыка академиясенең Гнесиннар исемендәге Югары мәктәбенә юл тоттым. Минем кебек җырларга, музыкаль белем алырга теләүче яшьләрнең күплеген күреп шаккаттым. Владивостоктан Архангельскига кадәр – бөтен Россиядән җыелган яшьләр бит ул! Мин бу кадәр халык ташкыны булыр дип уйламаган идем.
Татарлар бик бала җанлы халык. Бу ниндидер үзенә бер, рациональлектән ерак торган хис – баланы, инде балигъ булгач та, сабыйларча күреп сөю, аны кайгырту. Мин аны Мәскәүгә укырга киткәндә татыдым. Хәзер инде менә үз кызым үсеп җиттте... Кайда торыр ул, ашамый-эчми йөрмиме икән, өстенә җылы кигәнме, дип хафаланабыз... Без, гомумән, бик хисле халык.
Күпләр төшеп калды. Өч сайлау турыннан узарга кирәк иде. Концертмейстер белән программа сайлана да, әсәрләрдән комиссия әйткәнен башкарасың. Ул операдан ария булырга мөмкин, романс, җыр. Нигездә, 5-6 әсәр әзерләнә. Шуннан соң исемлекләр эленә, алардан карап, үтү-үтмәвеңне беләсең. Монда осталык ягыннан гына түгел, ә характер, рух ныклыгы ягыннан да сынау узасың. Кайберәүләр бары тик нык дулкынлану нәтиҗәсендә генә төшеп калырга да мөмкиннәр. Эләксәң, зур шатлык, әлбәттә.
Уку процессы – ул үзеңне зур тормышка һәм профессиональ сәхнәгә әзерләү вакыты. Аның вакытлыча булуын һәм зур мөмкинлекләр чоры икәнлеген дә онытмаска кирәк. Мин укыган елларымда күп нәрсәне өйрәнеп, күп нәрсәне сеңдереп кала алдым. Үзеңне тәрбияләү дә мөһим. Аннары моңа вакыт булмый, бөтен нигез укыган вакытта салына.
Кеше бар яктан да белемле һәм киң карашлы булырга тиеш. Сәнгать әһеле – бигрәк тә. Академиядә укыганда, без музыка белән генә шөгыльләнми идек, ә билгеле бер чорны яхшырак белер өчен, музейларга, күргәзмәләргә дә йөрдек. Ничек син барокко музыкасын аның архитектурасын белмәгән килеш бар тирәнлегендә тоясың, ди. Бу мөмкин түгел. Алар бер-берсе белән бик тыгыз бәйләнгән. Йә булмаса, шул ук импрессионизм... Менә шуларны тоярга өйрәнмәсә, артист чын мәгънәсендә югары зәвыкле сәнгать кешесе була алмый.
Мәскәүдә калу теләге булмады. Максатым – укуны тәмамлау һәм монда кайтып төпләнү иде. Казан миңа көннән-көн күбрәк ошый бара – ул үзенә күрә яңарыш чорын кичерә кебек.
img_0762
Гаиләм һәм дусларым белән Казансу буенда йөрергә яратам. Моннан Казан Кремленә һәм серле Сөембикә манарасына бик матур манзара ачыла. Композитор Резеда Әхиярованың шагыйрь Разил Вәлиев сүзләренә иҗат ителгән «Сөембикә» җырын бик яратып башкарам, мөмкинлек булганда, аны концерт программасына кертми калдырмыйм. Кызыма да Сөембикә дип исем куштым. Килгән кунакларның шәһәребезгә соклануын күргәндә горурлык хисләре уяна.
Мин кызыксынучан кеше. Хәзер дә театрга, күргәзмәләргә йөрим. Гадәттә, кызым белән барам. Концертлар, юбилей кичәләре турында инде әйтеп тә тормыйм!
Премьералар яратам. Яңа чыккан фильмнарны. Миңа киноны зур экраннан карау ошый. Аның дискларда чыкканын, Интернетта таралганын көтеп ята алмыйм.
Интернет мине мавыктырмый. Телефондагы тиз аралашуны тәэмин итә торган ниндидер кушымталар – анысы әле бер хәл. Алар вакытны экономияләргә булыша. Әмма лента карап, озаклап социаль челтәрләрдә утыру – минем өчен түгел.
Артист әйбәтләп ял итәргә тиеш. Йокысы туйганчы йокларга. Безнең эш бит үзенчәлекле: башкаларныкы төгәлләнгәндә башлана гына. Гадәттә, кеше үз эшеннән арып-талып, безне карарга килә. Ә аңа кадәр артистка, аны тыңлап җан рәхәте алырга килгән тамашачы алдында тиешле дәрәҗәдә чыгыш ясар өчен, бик озак һәм кат-кат репетицияләр ясарга кирәк. Ул өенә концерт тәмамлангач, төнлә генә кайтып керә. Шуңа да аңа һәм эмоциональ, һәм физик ял кирәк.
Мин хәзер дә сәхнәгә чыгар алдыннан дулкынланам. Бу һәр артистка хас халәт. Һәр чыгыш, бигрәк тә тере тавыш белән җырлаган җырчыга, зур җаваплылык йөкли. Шуңа да син формада булырга, күтәренке рух белән атларга тиеш тамашачы каршына. Ә инде сәхнәгә беренче адымнарыңны атлауга, ул дулкынлану юкка чыга. Син үзең булудан туктыйсың, ә сәхнәдәге образга сеңеп бетеп, ул булып яши башлыйсың.
Позитив энергия бүләк итү – артистның бурычы. Шуңа да мин төшенкелеккә бирелү, газаплануларны кабул итеп бетерә алмыйм. Аеруча – концертларда. Театр артистына, образына, спектакльнең канвасына бәйле рәвештә, бу, әлбәттә, кирәк. Әмма концерт вакытында син үзеңне тыңларга килгән тамашачыга бары тик күтәренке рух һәм якты эмоцияләр генә җиткерергә тиешсең. Ул бит сине тыңлап ял итәргә килә.
Концертлар төрле була. Нинди дә булса тематика белән бәйле, йә булмаса жанр белән. Юбилей концертлары аерым урын алып тора. Мин юбилейларны үз итәм. Андыйларга яраткан артистын, коллективын, яисә композиторының әсәрләрен тыңларга килә тамашачы. Юбилей концертларына аеруча зур җаваплылык белән карарга кирәк, анда син үз чыгышың өчен генә җаваплы түгел, ә башка иҗатчының, йә булмаса тулы бер коллективның абруен, дәрәҗәсен дә төшермәскә тиешсең.
Миңа кайда да, кайчан да рәхәт. Елның барлык фасылларын яратам. Җәй күбрәк якын-якынын. Кояш балкып торса, янәшәдә тагын елга яки диңгез дә булса, бөтенләй бәйрәм. Ә болай... фасылларга, һава торышына бәйле кеше дип әйтә алмыйм үземне.
24-01-2013-%d0%b2%d1%80%d1%83%d1%87%d0%b5%d0%bd%d0%b8%d0%b5-%d0%b1%d0%bb%d0%b0%d0%b3-%d0%bf%d0%b8%d1%81%d1%8c%d0%bc%d0%b0%d1%80-%d0%b3%d0%b0%d0%bb%d0%b8%d0%bc%d0%be%d0%b2%d0%b0
Ә менә патриот дип әйтә алам. Бу аеруча чит илләрдәге концертларда, делегацияләр белән барып чыгыш ясаганда үзен сиздерә. Татар диаспорасы алдында җырларга яратам. Алар татар артистларын һәрчак зарыгып көтеп ала, бик җылы каршылыйлар. Үз телең, җырларың, милләтең өчен горулык хисе биләп ала күңелне. Һәм бу – зур җаваплылык, дәрәҗә дә, билгеле.
Алкышлар артист өчен – иң зур куаныч. Әсәрне башкарып, бигрәк тә уңышлы башкарып, сәхнә артына кереп киткәндә, эйфория кичерәсең. Кайчакта алкышларны ишетмисең дә. Миңа күп тапкырлар: «Бис! Кабат чакыралар», - дигәннәре бар. Алкышлар җырчының осталыгына гына түгел, кемнең әсәрен башкаруына да бәйле була кайвакыт. Андый вакытта композитор, яисә оркестр өчен дә өстәмә шатланасың.
Мин бөтен җырларымны да яратам. Аларны бит озаклап, җентекләп өйрәнәсең, аңа күпме вакытыңны багышлыйсың. Яратмаган әсәрне башкарып булмый. Гомумән, бу профессияне яратмыйча, үзеңне аңа багышлап булмый.
Конкуренция дигән төшенчәгә бик позитив мәгънә салам. Без барыбыз да – бер һөнәр вәкилләре. Бер гримеркаларда киенеп, бер-беребезгә иңдәш, киңәшче булып, гастрольләр вакытында бөтенләй дә бер гаилә булып укмашып йөри торган халык. Ничек инде тату булмыйсың, ди?! Җитмәсә, һәрберебезнең – үз тамашачысы, үз жанры, үз тавышы.
Бар да үзеңнең эчке көйләнешеңнән тора. Син кешегә начарлык теләмисең икән, ул да сиңа күрәләтә торып яманлык эшли алмый. Минем дошманнарым юк, дип әйтә алам. Ә инде көнләшүчеләр бар икән, анысы – аларның шәхси проблемасы. Минем моңа бер катнашым да юк.
Балачагым машинада узды. Ул чакта әле машина бик сирәк кешедә генә бар иде бит. Без исә гел машинада йөрдек. Мин әтинең безне җәяү йөрткәнен  хәтерләмим – кайда барасы булса да, һәрчак вакыт таба иде ул. Тагын... аның бер гаҗәеп осталыгы бар иде – берәр җиһазмы ул, келәм-фәләнме, нәрсә булса да, ул аны машинага, һичшиксез, сыйдыра. Хәзер генә ул назланалар берәр кибеттә җиһаз сатып ала башласаң: «О, юк, бу машинага сыймый», - диеп. Шулчакта гел әтине сагынып искә алам.
Хәзер үзем дә рульдә йөрим һәм... йөзә беләм. Шундый ошый миңа машина йөртү һәм йөзү! Кечкенә вакытымда һәм яшь чакта булдыра алмаганымны менә хәзер чынга ашырдым.  
Көнбагыш – ярамый, мүк җиләге – хуплана. Без үзебезне бик нык сакларга тырышабыз, билгеле. Шулкадәр тырышабыз ки, кайбер гастрольләр – бигрәк тә салкын чакка туры килсәләр – гримерка һәм сәхнә күреп кенә уза. Туңдырма, чикләвек, көнбагыш – артистка аларның дөньяда барлыгын ук онытырга кирәктер, бәлки. Мин үзем, авырсам, мүк җиләге кайнатмасы эчәм. Кайнаган сөт белән минераль су катнашамасы да ярдәмгә килә.
Гаиләм турында җәелеп китеп сөйләргә яратмыйм. Һәрбер кешенеке кебек үк минем дә үз тормышым. Анысын киң җәмәгатьчелеккә чыгарырга кирәк дип тапмыйм. Сәхнәгә тамашачысы каршына артист Резидә Галимова чыга. Ә инде гримеркада өстемне алыштырып, өйгә кайтып киткәндә, мин гап-гади, гадәти хатын-кызга, ирем өчен – тормыш иптәшенә, кызым өчен – әнигә, әнием өчен – кызына, туганнарым өчен сеңелләренә әвереләм. Һәр нәрсәнең үз урынында һәм үз  вакытында булуы яхшы.
Артистта азарт булырга тиеш. Чыгыш ясыйсы килеп тормаган җырчы... андыйлар сәхнәдә озак елларга кала аламы икән, белмим. Юктыр... Бу үзенә күрә бер бәйлелек, яшәү рәвеше, дисәң дә буладыр. Артистның сәхнәгә чыгар алдыннан күзләре янып, йөрәге җилкенеп торырга тиеш.
Россия тамашачысы бөтен жанрларны да үз итә. Классикамы ул, джазмы, шул ук поп-музыка булсынмы. Монда сүз сыйфат турында түгел, ә безнең бар нәрсәне дә кабул итә белүебез турында бара. Һәр яңалыкка әзер булуыбыз, дияргә дә буладыр хәтта. Әйтик, кызым белән без опера тыңларга да йөрибез, Адель концертына да барып кайттык. Ә инде сыйфатка килгәндә... Шулай берсендә әле Сөембикә кечкенә чакта концертта утырабыз. Бер җырчы фальш белән җырлый. Мин инде түзәм, үземчә аклап утырам башкаручыны – мөгаен, бу сәхнәдә юньләп репетиция ясый алмагандыр, фәләндер-төгәндер, дип. Антракт вакытында кызым: «Монда тагын нәрсә тыңларга була?! Китәбез!» - димәсенме. Һәм кайтып киттек. Аның бу сүзләре минем үзем өчен дә зур гыйбрәт булды.
Җырчы тамашачысын хөрмәт итәргә тиеш. Без үзебезне сакларга тиеш, дигәндә, кемдер, бәлки, аны һавалылык буларак кабул итәдер. Әмма сүз башка нәрсә – үзеңә йөкләнгән вазыйфаны бар җаваплылыгы белән тоюың һәм башкарып чыгуың хакында бара. Син – халыкка үзеңнең тавышың аша ул ишетергә теләгән моңны җиткерүче. Шагыйрьгә – сүз, композиторга көй бирелгән. Ә син шуларны яңгыратыр өчен яратылгансың. Шул гына. Һәр кешенең үз урыны бар җир йөзендә.
img_7540
 
 Татарстанның халык артисткасы Резидә Локман кызы Галимова 1966 елның 26 октябрендә ТАССРның Чистай районында туа. Түбән Камада С.Сәйдәшев исемендәге музыка училищесын тәмалаганнан соң, Мәскәүдәге Россия музыка академиясенең Гнесиннар исемендәге Югары мәктәбенә укырга керә. Күпсанлы халыкара конкурслар лауреаты. АКШ, Франция, Италия, Австрия, Финляндия, Төркия, Кытай, Кипр, Украина, Казахстан, Португалия һ.б. илләрдә гастрольләрдә була.
Резидә Галимова – ТРның Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең халык уен кораллары дәүләт оркестрының солист-вокалисты. Лирик сопрано иясе. Төрле жанрдагы әсәрләр башкара: опера классикасы, борынгы классик романс, дөнья халыкларының җырлары. Оркестрның мәктәпкәчә яшьтәге һәм мәктәп яшендәге балалар, студентлар өчен оештырылган абонемент концертларында Р.Н Корсаковның «Снегурочка» операсыннан Снегурочка ариясен, М. Глинканың «Руслан и Людмила» операсыннан Людмила каватинасын, Н. Җиһановның «Алтынчәч» операсыннан Алтынчәч ариясен һ.б. башкара.
Төркия, Азәрбайҗан, Үзбәкстан, Казахстан, АКШ, Украина һәм Россиянең татарлар күпләп яши торган төбәкләрендә узган Сабантуйларда катнаша. Хакимият делегацияләре составында җырчы Һиндстанда, Германиядә, Финляндиядә, Швециядә, КХРнда, Латвиядә, Эстониядә, Украинада чыгышлар ясады. 2013 елның апрелендә Европа Сараенда (Страсбург, Франция)  концерт бирде.
Резидә Галимова – күпсанлы музыкаль бәйге-фестивальләрнең жюри әгъзасы.

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: