Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»
Язуга мөкиббән суфый

Язуга мөкиббән суфый

XIX йөз ахыры – XX гасыр башы татар мәдәнияте тарихында иң күп укылган әсәрләрнең берсе – Таҗетдин Ялчыголның «Рисаләи Газизә: шәрхе «Сөбәтел-гаҗизин» китабы. Ул беренче мәртәбә 1847 елны Санкт-Петербургта Түбән Новгород губернасы Сергач өязе Актүк авылыннан килеп башкалада яшәүче Ризван Маллай углы хисабына бастырыла, аннан соң Казан басмаханәләрендә бик күп тапкырлар зур тиражлар белән дөнья күрә.

16 июня 2022

БЕЛЕМ ЭСТӘҮ ЮЛЫНДА
Таҗетдин Ялчыгол 1768 елны хәзерге Азнакай районындагы 1704 елда Казан өязеннән күченгән ясаклы татарлар нигезләгән Чалпы исемле авылда Ялчыгол-дәрвиш гаиләсендә дөньяга килә.
1775–1776 елларда әтисе, 13 яшьлек улын ияртеп, хаҗ кылу нияте белән юлга чыга. Оренбург губернасындагы Сәгыйть бистәсе, Әстерхан аша Кавказга килеп җитә. Хаҗ маршрутыннан читтә урнашкан Азов диңгезе янындагы Җаксай каласына килә. Биредә Таҗетдин 4 ел мәдрәсәдә укый. Ниһаять, аталы‑уллы биредән хаҗ сәфәренә кузгалып, Кавказ тауларын кичкәч, тагын маршруттан читләшеп, Анадолу өлкәсендәге Диарбәкер каласына баралар. Биредә Ялчыгол, улын
Абдешшәкүр исемле шәехкә тапшырып, хаҗ сәфәрен дәвам итә. Абдешшәкүр остазы вафатыннан соң  (дүрт ел узгач) Таҗетдин Истанбулда хаҗдан кайтучы әтисе белән очраша. Алар анда ике ел яшиләр. Бу вакытта, күрәсең, Таҗетдин укуын дәвам итә. Шул рәвешле Таҗетдин Ялчыгол, 10 ел гомерен чит төбәкләрдә гыйлем туплап һәм шәехләр белән аралашып, иленә гыйлемле суфый булып әйләнеп кайта. Таҗетдин 1792–1799 елларда – Минзәлә өязенең Җирекле, 1799–1824 елларда Кызыл Чапчак (хәзерге Түбән Кама районы) авылларында, 1824–1838 елларда, вафат булганчы, Мәлемдә (хәзерге Зәй районы) мулла булып тора, мәктәптә балалар укыта, гомерен мөгаллимлеккә, туган халкына аң‑белем таратуга, Идел‑Урал төбәге мөселманнарының дини бердәмлеген булдыруга багышлый. Төбәктәге авылларга барып, ислам йолаларының, дини кануннарның үтәлешен күзәтүе, руханилар белән сөйләшү-очрашулар уздыруы да аның абруе турында сөйли. Кабере – Имәнлебаш авылы зиратында.
ТАСАУВЫФ ЮЛЫ
Таҗетдин Ялчыгол – Нәкышбәндия тарикатенең күренекле вәкиле, Идел‑Урал буендагы мәшһүр суфыйларның берсе. Аның әтисе белән, хаҗ кылуны сәбәп итеп, күренекле ишаннары белән дан тоткан суфыйчылык үзәкләренә барып чыгуы да, күрәсең, сәләтле шәкерткә белем бирерлек көчле остаз эзләү белән бәйле була.
Үз заманында Таҗетдин мулла башка руханилардан аерылып тора. Ул үзе музыка кораллары ясый, аларда уйнап җырлый. Аның кулъязмаларының берсендә егерме дүрт кыллы татар гөсләсе, скрипка, думбра һәм тәгәрмәчле лираның сурәтләре һәм алар хакында кыскача мәгълүмат теркәлгән. Болар бүген – искиткеч зур фәнни әһәмияткә ия этнографик чыганак.
IMG_0369-1
IMG_0362
Таҗетдин Ялчыголның Татарстан Республикасы Зәй районы Имәнлебаш авылындагы кабере.
Таҗетдин суфый шулай ук халык арасында дарулар ясаучы табиб һәм имче-дәвачы булып таныла, аны тирә‑як авылларга да дәваларга чакыралар. Менә шундый бер җәяүле сәяхәте вакытында, узып барышлый бер хуҗалыкка су сорап ишек каккач, хуҗа биргән ачы балны эчеп кинәт үлеп китә.
Шиһабетдин Мәрҗани Таҗетдинны язуга, иҗатка мөккибән, язуы яхшы, камил һәм гүзәл булган бер зат иде дип бәяли. Аның чын мәгънәсендә ислам гыйлеме иясе, киңкырлы шәхес икәнен хезмәтләре күрсәтеп тора. Бүгенге көнгә күпчелеге сакланып калмаган 13 хезмәтенең исеме билгеле. Алар арасында, «Рисаләи Газизә: шәрхе «Сөбәтел-гаҗизин» китабыннан тыш, медицина, суфыйчылык тәгълиматы һәм тарих буенча язылган берәр хезмәте булып, калганнарын ислам хокукы буенча язылган шәрехләмәләр һәм 1848 елда китап булып басылган «Һәфтияк шәриф тәфсире» тәшкил итә. Соңгысын Шиһаб Мәрҗани һәм Риза Фәхретдин нык тәнкыйтьлиләр. Чыннан да һәммәсе 70 сүрәгә бирелгән шәрехләүләрдә зур урынны риваять һәм хикәятләр алып тора. китап нигездә авыл муллалары һәм гади халыкка атап язылган дигән тәэсир кала.
Исламны өйрәнүче галим Михаэль Кемпер фикеренчә, XVIII–XIX гасырларда Идел‑Урал төбәгендә суфыйчылык мәсьәләләрен яктыртуда Таҗетдин Ялчыгол дәрәҗәсендә фикерле һәм гыйлемле башка шәхес булмаган. Сүз гарәп телендәге (Таҗетдиннең гарәп телен бик яхшы белгәнлеге мәгълүм) «Инийат ас-субхани» исемле кулъязмасы турында бара. Ялчыгол бу хезмәтендә Нәкышбәндия тарикате суфыйлары тарафыннан Аллаһ белән кушылу юлында үтәлергә тиешле шартларны саный, аларга тасвирламалар бирә.
Автор әйтүенчә, мистика белән шөгыльләнү ислам догматикасына нигезләнергә, Коръән, сөннә, хөрмәтле шәехләр, бигрәк тә матуридлар иҗмасына (килешеп кабул ителгән бердәм карарларына) һәм кыйясына (Коръән һәм сөннәгә охшатып карар кабул итү) туры килергә тиеш.
Ялчыгол тасаувыф ритуалларын башкаруның тышкы шартлары дип барлык гыйбадәтләрне вакытында башкаруны, даими рәвештә туганнар белән аралашуны һәм начар гамәлләр (хәләл җефетенә хыянәт итү, кешегә нахак яла ягу, сүгенү, күп сөйләшү һәм тәнне авырттыру) кылудан саклануны атый.
Нәкышбәндия тарикатенең эчке шартлары буларак шайтанга хас тәкәбберлек, мактанчыклык, эгоизм, кешеләрне күралмау, икейөзлелек, көнчелек, саранлык, явызлык кебек начар сыйфатлардан котылырга, шулай ук төрле тыелуларны һәм күрсәтмәләрне үтәргә кирәклеген искәртә. Шушы шартларны үтәгән шәхес кенә Аллаһка якынаерга мөмкинлек ала, дип ассызыклый. Аллаһны илаһи тану юлында Таҗетдин тагын 10 алшартны шәрехләп үтә.
«ТАРИХНАМӘИ БОЛГАР» КИТАБЫ
1897 елда китап булып басылган «Тарихнамәи Болгар» әсәре тарихчы галимнәр (Шиһабетдин Мәрҗанидән башлап) тарафыннан хаклы рәвештә кискен тәнкыйть утына тотылып килә. Чөнки бу хезмәттә еш кына төрле заманнарда яшәгән затлар янәшә куела, булмаган, тарихи чыганаклар белән расланмаган вакыйгалар булган хәл дип тәкърарлана.
Китапның башында аны язу тарихына тукталып, автор унлап гарәп, фарсы һәм төрки телдәге чыганакларны саный, шулай ук халык телендәге риваять һәм үзе ишеткән мәгълүматны файдаланганын әйтергә дә онытмый. Адәм галәйһиссәламнән башлап (һәммәсе 85 буын), Таҗетдиннең нәсел шәҗәрәсе дә тергезелә.
Совет чоры һәм бүгенге Татарстандагы тарихи хезмәтләрдән аермалы буларак, Көнбатыш галимнәре Аллен Франк һәм Михаэль Кемпер бу хезмәтне Идел һәм Урал төбәгендә исламның бик борынгыдан таралуын исбатлауны һәм монда яшәгән халыкларны исламчылык концепциясендә тәрбияләүне максат итеп куйган идеологик китап дип саный. Идеологик хезмәтләр, билгеле булганча, мифлаштырудан баш тартмый: кайбер дөрес фактлар белән аралаштырып, уйдырмалегендаларны һәм риваятьләрне иркен куллана. Хезмәтнең үзәгендә исә борынгылатылган, мифлаштырылган болгар исламчылыгы ята.
Төрекмәннән туган Кинҗәнең олы улы – Татар, аннан кечеләре Мишәр, Иштәк һәм Нугай дип күрсәтеп, Таҗетдин барысының да үз дәүләтләрен төзүләрен ассызыклый. Иштәкнең улы – Бәкәтун, аның олы улының – Әйле икәнен яза. Аның Нариман атлы улыннан Коръәндә телгә алынган Сократ хәким туган, имеш. Ул юнан (грек) иленә барып, шулай ук исламга кадәрге чорда Коръәндә искә алынган Искәндәр (Александр Македонский) белән очраша, Сократ хәким аның белән кабат Идел-Чулман төбәгенә мәңгелек тормыш бирүче тереклек суы эзләп килә, алар икәүләп Болгар шәһәренә нигез салалар. Сократ Болгарда өйләнә, үзләре киткәч, улы Гөфтар Болгар шаһы булып кала. Бу Әйле һәм Сократ хәким Таҗетдин Ялчыголның ерак бабалары дип бәян ителә.
Мондый легендалар болгарлар арасында таралган була. Әйтик, XII гасыр гарәп сәяхәтчесе әл-Гарнати Александр Македонскийның Болгарга «тимер капка» кору өчен килгәнен һәм болгарларның үзләрен аның дәвамчылары дип санауларын язып калдырган. Шуңа өстәп, татар һәм болгарлар риваятьтә үзләренең борынгы бабалары дип Кара бәкне атый, аның әтисе итеп Сократ хәким яки Бачман тәгаенләнә. Сократ Анадолу ягыннан килеп, Җаек яки Сакмар елгасы буенда төпләнгән дип сөйләнелә. Кара бәк шәҗәрәсе нугайларга барып тоташа.
Китапта, шулай ук, болгарларның исламны Мөхәммәд тарафыннан төбәк халкын вәгазьләү өчен бирелгән дәстар, таяк һәм кара савыты алып килгән өч сәхабәдән – Габдрахман бине Зәбәер, Зөбәер бине Җәгъдә һәм Талха бине Госманнан – кабул итүләре әйтелә. Сәхабәләр башта Болгарда кешеләрне дәвалап йөри. Китапта Айдар ханның, кызын дәвалау алдыннан биргән вәгъдәсен үтәп, ислам динен кабул иткәне тасвирлана. Шулай итеп, Болгар төбәгендә исламның бик борынгы булуы, Мөхәммәд пәйгамбәр заманыннан ук таралганы «раслана». Бу сюжет, шулай ук Аксак Тимернең Болгарны харап итүе вакыйгасы Хисаметдин Мөслиминең «Тәварихы Болгария» хезмәтендә дә кабатлана.
«РИСАЛӘИ ГАЗИЗӘ: ШӘРХЕ «СӨБӘТЕЛ-ГАҖИЗИН» ӘСӘРЕ
Таҗетдин мулла гаиләсендә 4 ул һәм 3 кыз тәрбияләнә. Уртанчы кызы Газизә үтенече буенча, ул XVIII гасырдан башлап Идел‑Урал төбәге халкы арасында мәшһүр, чыгышы белән Идел буеннан булган Бохара суфые Суфи Аллаһиярның (1713 елда үлгән) борынгы үзбәк телендә язылган, шуңа күрә аңларга кыен булган «Сөбат әл-гаҗизин» («Газизләр ныклыгы») хезмәтен үзе язганча «болгар телендә» тәфсилләп шәрехли. Шуңа күрә 1806 елда тәмамлаган әсәрен «Рисаләи Газизә» – «Газизәгә җыентык» яки «Газизә китабы» дип атый.
«Сөбат әл-гаҗизин» 77 бүлеккә тупланган 1718 шигъри ике юллыклар – бәетләрдән гыйбарәт. Аллаһиярның максаты – Мөхәммәд пәйгамбәрне үрнәк итеп куеп, сүз сәнгате ярдәмендә укучыларында югары әхлак тәрбияләү. Суфыйчыл әдәбият үрнәге булган бу әсәрнең бүлек исемнәрендә дә әлеге максат чагылыш тапкан: «Аллаһы Тәгаләнең сигез сыйфаты», «Мөхәммәд Рәсуллаһ бәяны», «Үгет-нәсихәт», «Фәрештәләр бәяны», «Гомернең вакытлы гына булу хәбәре», «Җәннәт белән тәмуг бәяны», «Комсызлык хикәяте», «Яхшы юлдашның бәяны» һ.б.лар. Шагыйрь тормыштагы һәрбер кыенлыкны, авырлыкны олы сабырлык белән каршы алырга һәм зарланмый чыдарга өнди.
IMG_0371
Таҗетдин Ялчыголның шәхси мөhере.
Таҗетдин Ялчыгол китапның керешен, шул исәптән, язылу сәбәбен һәм Аллаһияр турында тарихны, ахырын, шулай ук үзеннән бәетләр өстәп язган. Төп өлештә Суфи Аллаһиярның бәетләрен китереп, аларга аңлатмалар бирә, үзеннән һәм башка авторлардан хикәятләр, күп төрле мәгълүматлар өсти, шулай итеп, мөстәкыйль оригинал хезмәт килеп чыга.
Дини планда, китапның ике «канаты» бар: бердән, ислам диненең асылы һәм икенчедән, Бохара Нәкышбәндия тарикатендә XVIII гасырның беренче яртысында өстенлек иткән тасаувыф этикасы кануннары бәян ителә.
Китапта ислам дине һәм пәйгамбәрләр турында кыйссалардан соң сүз Аллаһ, аның атрибутлары, ахирәт һәм андагы тормыш, Коръән иңдерелү, иман, фәрештәләр, кыямәт көне, могъҗизалар турындагы тарихларга күчә, шигырьләргә өстәп оригиналь текстлар язылган. Шулай ук төрле мәзһәпләрнең имамнары, иҗтиһадның өч төре һәм тәкълиднең дүрт формасы турында мәгълүмат бирелә, имамны сайлау шартлары һәм аны сайлау мәҗбүрилеге, солтан (яки мөфти) шәригатькә каршы чыкса, мөселманнарның аңа каршы булырга хокуклары барлыгы әйтелә.
Хикәятләрендә тискәре әхлакый сыйфатларны тәнкыйтьләүдән тыш, Таҗетдин бу дөньядагы һәртөрле вәсвәсәләрдән ваз кичеп, дин кардәшләрен гыйлем алырга өнди, остаз һәм мөршид арасындагы элемтәнең нык булырга тиешлегенә игътибар итә. Бер үк вакытта автор кайбер шәехләрне акчага хирыслыклары, үзләренең йогынтыларын файдаланып, дин кардәшләренең милекләренә кул сузулары өчен кискен гаепли.
Автор, бер яктан, дин гыйлеме белән шөгыльләнмәүче һәм ислам хокукы мәсьәләләрен хәл иткән өчен халыктан ришвәт алучы руханиларга һөҗүм итә, икенче яктан, начар гамәлләрдән тыелып, бозык һәм бай кешеләрдән, хакимият вәкилләреннән читләшеп яшәүче, байлыкка кызыкмаучы һәм гыйльми бәхәсләрдә катнашмаучы муллаларны голәмәләргә үрнәк итеп куя.
Дини менталитетлы халыкка Мөхәммәд һәм башка пәйгамбәрләр тормышы турындагы кыйссаларны шәрехләгәндә, Ялчыгол, үзенең тормыш тәҗрибәсенә нигезләнеп, аерым сүзләргә, гыйбарәләргә аңлатма бирә.
Таҗетдин сәяхәтләре вакытында җыйнаган тәусавыф гыйлемен шәкертләре һәм мәхәллә халкына түкми‑чәчми тапшыра. Аның туган телендә язган китаплары XIX гасыр башында суфый мулланың халыкны иманлы һәм әхлаклы итүнең гүзәл үрнәге булып тора.
Илдус Заһидуллин, тарих фәннәре докторы
Фотолар автордан алынды

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: