Иман академиясе
...Очлаеп килгән тар тәрәзәле бина ниндидер борынгы шәһәр кирмәнен хәтерләтә. Әлеге диварлар бик сайлап алынган, сирәк затларга гына ачык белем-гыйлемнәрне саклый. Без әлеге кирмән эченә – Болгар ислам академиясенә кереп, ата-бабаларыбызның рухи мирасын өйрәнүнең ни өчен бүген аеруча актуаль икәнлеген ачыкладык.
...Очлаеп килгән тар тәрәзәле бина ниндидер борынгы шәһәр кирмәнен хәтерләтә. Әлеге диварлар бик сайлап алынган, сирәк затларга гына ачык белем-гыйлемнәрне саклый. Без әлеге кирмән эченә – Болгар ислам академиясенә кереп, ата-бабаларыбызның рухи мирасын өйрәнүнең ни өчен бүген аеруча актуаль икәнлеген ачыкладык.
Экскурсиянең беренче тукталышы – гыйбадәт залы. Озын коридорларда – сүрән генә яктылык сирпи, келәмнәр атлаган тавышларны баса, һәм дөнья ыгы-зыгысы каядыр артта калып югала. Китапханәгә барышлый коридорда берничә студентны очратабыз. Бер төрле фасондагы камзуллар һәм түбәтәйләр аларга җитди, мондый уку йорты өчен килешле кыяфәт бирә. Мин аларда гүя ХХ гасыр башы Казан мәдрәсәләре шәкертен күрәм, бәлки дә Мәүләви дәрвишләренә охшатамдыр. Тик шунда аларның берсе, заманча гаджетын алып, иптәшенә экранда нидер күрсәтә башлый…
КҮҢЕЛГӘ ДӘВА
Без иркен намаз залына керәбез. Кояш нурлары, биек пыяла түбә аша үтеп кереп, залны яктылыкка күмә. Монда без ислам кануннары һәм фикъһе, шул исәптән гаилә законнары белән бәйле фәннәр укытучы Сәйф Али Мөхәммәд Әл‑Асри көтә. Бу темаларны студентлар мәхәллә кешеләренең көндәлек сорауларына дөрес һәм тулы җавап бирә алыр өчен өйрәнә. Шәех Әл-Асрига мин әнә шундый сорауларны бирәм дә. Мәсәлән, имам кешенең никахны саклап калырга булыша алу- алмавы турында.
– Хәдистә әйтелгәнчә, сиңа кыз димләргә килгәндә, аның ни-нәрсәсе барлыгын карарга кирәк. Мөлкәт турында да искә алына, әлбәттә, ләкин иң элек – кызның Аллаһтан куркуы, аны санлавы мөһим. Әгәр дә бу бар икән, андый хатын гаиләгезне саклап калачак. Шул рәвешле Пәйгамбәр кешелек сыйфатларын беренче урынга куя. Ир белән хатын арасындагы мөнәсәбәтләрнең иң яхшы үрнәге – Мөхәммәд пәйгамбәрнең әдәп-әхлагы һәм аның хатыннарына карата мөгамәләсе. Пәйгамбәрнең борчу-мәшәкатьләре бихисап булса да, ул хатыннары белән бик йомшак мөгамәлә кора. «Арагызда иң яхшыгыз – гаиләсенә карата яхшы мөгамәлә кылучы», – ди ул. Имам – Пәйгамбәрнең җирдәге илчесе. Ул, кайда, нәрсә сөйләргә кирәклеген белеп, җәмгыятьтәге кайбер мөнәсәбәтләрне ничек яхшыртып булганын өйрәтергә, аның яраларына татулаштыра торган бәлзәм, дәва сөртергә, күп проблемаларны чишә алырга тиеш, – дип җавап бирә соравыма Әл-Асри.
БЕЛЕМ – КӨЧ. ҺӘМ ИМИНЛЕК
Китапханәгә үтәбез. Биредә заман өчен гадәти манзара – компьютерлы өстәлләр, бүләк китаплар куелган киштәләр. Төрле телләрдә – поляк, маҗар, төрек һәм башка телләрдә басылган Коръәннәр. Академиянең өч ел эшләү дәверендә биредә 20 меңгә якын китап җыелган, аларның 90% – гарәп телендә. Әлеге белем учагында да технологияләр алда бара: бөтен каталог – электрон форматта, ә һәр китапка RFID-тамгалау җайланмасы көйләнгән, теркәлмичә генә алынган китап белән чыгып китәргә уйласаң, ул чыелдап хәбәр сала. Тик мондый хәл бик сирәк була. Ябык ишекләр артында исә – китап саклау урыны. Без эчкәрәк керә алмадык – ни кызганыч! Күптән түгел бирегә XV–XIX гасырларга караган Европа басмаларыннан гыйбарәт уникаль коллекция – академиянең химаячеләр советы әгъзасы Алишер Усмановның затлы бүләген алып килгәннәр.
Без бер студентның игътибарын читкә юнәлтеп, укудан аерып торабыз. Рөстәм Цику – магистратураның I курсында укый. Ул Адыгеядан килгән, анда имам-мөхтәсиб булып хезмәт куя. Эш барышында аңа шактый күп тормышчан мәсьәләләр чишәргә туры килә.
– Безнең мөхтәсибәткә 16 мәчет керә, аларда вәгазь, лекцияләр укыйбыз, мәхәллә халкы белән очрашулар үткәрәбез. Биредә ала торган белемем бүгенге шартларда бик кирәк. Хәзер, мәсәлән, бездә РФ хокук фәне буенча академик курслар бара. Мин мәхәллә кешеләренә аларның күбесе өчен таныш булмаган законнар турында сөйли алам. Әйтик, экстремистик рухтагы контентка лайк куйган һәм репост ясаган өчен җәза бирүне күздә тоткан нормалар турында, – дип аңлата Рөстәм. – Дингә кагылышлы темалар һәрвакыт бик четерекле. Провокациягә яшьләр генә түгел, ә инде төрле хезмәт баскычларын узган, югары белемле, тормышта үз урынын тапкан кешеләр дә бирелә. Әгәр мөэмин кешегә, фәлән‑фәлән эшне Аллаһ хуплый, дисәләр, мондый сүзләр кайвакыт уйлап та тормыйча гамәлләр кылу өчен җитә кала. Бу юнәлештә эшләргә кирәк әле.
«СОЦИАЛЬ ЧЕЛТӘРЛӘР» – ЯТЬМӘ УЛ
Безгә укучылар яши торган бүлмәне карарга рөхсәт иттеләр. Ул кунакханәдәге номерга охшаган – җыйнак, пөхтә. Үзендә үк душ кабинасы куелган ванна бүлмәсе бар, язу өстәле, суыткыч, карават... Монда кергәч, иң элек акылга шундый уй килә – заманалар үзгәрә, ә дини тәгълиматны өйрәнүче шәкертләрнең аскетизмы барыбер кала. Башкача, мөгаен, бу эшкә бар булмышың белән чуму мөмкин дә түгелдер. Сүз уңаеннан, укучылар арасында хатын-кызлар юк, академиядә ир‑атлар гына белем ала. Буйдак студентлар без күргән кебек бүлмәләрдә яши. Гаиләлеләре Болгар шәһәрендә фатирга кереп тора. Белем алучылар инде күп еллар имам булып эшләүче өлкәннәр дә шактый.
– Минем үз бизнесым бар иде һәм мәдрәсәдә дә укыттым. Аксакаллар вакытлыча «Нур» мәчете имамы вазыйфаларын башкаруымны үтенде. Мин риза булдым. Шулай 12 ел узып та китте, – дип сөйли Чистай шәһәре һәм районы имам- мөхтәсибе Мөхәммәт хәзрәт Кыямов. Хәтта аның кебек зур тәҗрибә туплаган имамнарга да академия бик күп гыйлем бирә ала. Мәсәлән, яшьләр белән уртак тел таба белүдә ярдәм итәргә мөмкин.
– Бүген өммәт нигездә 14–40 яшьлек егетләрдән тора. Алар бик күп сораулар бирә, ә җаваплар билгеле бер әзерлек таләп итә. Көн тәртибендә – балаларны һәм яшүсмерләрне деструктив, экстремистик оешмаларга, төркемнәрдән алып калу проблемасы. Явыз ниятлеләргә бу эштә интернет ярдәм итә. Анда яшүсмергә бик каты теләп тә, үзендә булдыра алмаган нәрсәләрне вәгъдә итәләр һәм бирәләр: ниндидер югары дәрәҗә, чиксез игътибар, акча, нинди дә булса рухи яраларны ачу, көчле кешеләр үрнәге. Андыйлар нормаль җәмгыятьтә дефицит. Күз салыгыз әле: хәзерге егетләр һәм кызлар кемгә охшарга тырыша – модельләр, инстаблогерлар, рэперларга. Яшьләребезгә бөтенләй башка кешеләрнең үрнәк алу өчен лаеклы булуын күрсәтү – безнең бер бурычыбыз, – ди Мөхәммәт хәзрәт. – Без аларга үз яшәү рәвешебезгә йөз тотарга тәкъдим итәбез. Чистайда безнең мөхтәсибәт төрле социаль проектлар оештыра. Безгә «Камалия» мәдрәсәсенең тарихи бинасын кайтардылар, һәм без анда 3 яшьтән алып 18 яшькә кадәрге балалар һәм яшүсмерләр өчен «Камалия» исемле ял үзәге ачтык. Кайсы динне тоту монда әһәмиятле түгел. Мөселман яшьләре һәм өлкәннәр өчен без «Чәкчәк» гаилә клубын ачып җибәрдек. Православие җәмәгатьчелеге белән бергә, без көнгә өч тапкыр бушлай ашата торган социаль ашханә ачтык һәм кием‑салым җыю-тапшыру үзәген оештырдык. Болар барысы да – «чын иман» һәм «толерантлык» сүзләренең ни белдергәнен төгәл күрсәтеп бирә торган мисаллар.
ХАК ИСЛАМ ЯКТЫСЫНДА
Сәяхәтебез дәвам итә – без иркен, матур уку бүлмәләренә күз салабыз. 3 еллык магистратура яки 2 еллык докторантура дәвамында биредә сөнни апологетика теориясе һәм практикасы, ислам һәм Россиядәге мөселман халыклары тарихы, ислам хокук белеме һәм аның методологиясе, Коръән белеме, хәдис белеме, фәнни‑дини тикшеренүләр методологиясе, риторика һәм башка фәннәр өйрәнелә. Мин ноутбукларда ачылган гарәпчә текстлар күрәм. Борынгылык белән бүгенге көн арасындагы киртәләр юкка чыга. Сыйныф такталары урынына хәзер – экраннар, аларда вебинарлар бара – пандемия чорында күп кенә дәресләр онлайн-режимга күчерелгән. Студентлар Мәскәү, Санкт-Петербург, Дамасктагы укытучылары белән шул рәвешле аралаша.
– Мин Россиядә өч ел яшим, һәм үзем өчен ясаган төп ачыш: руслар – бик ихлас һәм гадел кешеләр. Моннан тыш, мин монда төрле конфессия вәкилләренең тыныч яшәвенең, нәтиҗәле тормыш алып баруының бик матур үрнәген күзәтәм, – дип сөйли шәех Мөхәммәд Айман әз-Захрави. Ул да фикъһе фәне белән бәйле дәресләр укыта. – Татарстанның үз академиясен булдыру өстенлеге, беренче чиратта, биредә хак ислам нигезләре өйрәтелүдә, дини хөкемнәрне теге яки бу сәяси доктрина файдасына үзгәртмичә генә укытуда. Мондый ислам Россия гадәт-йолаларын һәм кануннарын бозмый. Әлеге фәннәрне өйрәнү суфыйчылыкка да юл ача.
ДӨНЬЯДАН ВАЗ КИЧҮ ТАЛӘП ИТЕЛМИ
– Суфый – үзен тулысынча исламга багышлаган, аның барлык таләпләрен үтәүче, шикле эш- гамәлләрдән сакланучы, җәмгыять һәм якыннары өчен файдалы кеше. Бу халәткә ирешү өчен дөньядан ваз кичү таләп ителми. Беркөнне мин дә шул дәрәҗәгә якынаермын дип өметләнәм, – дип аңлата Хусейн Теркакиев, Ингушетиядән килгән магистрант. Хусейнның бабасы дин гыйлемен өйрәнгән. Хусейн үзе дин белемен Ингушетиядә алган. Аның өчен академия – исламны фәнни өйрәнү юлында чираттагы адым.
Безнең бөтен әңгәмәбез Ислам мирасы үзәгендә уза. Күпмедер дәрәҗәдә бу – академия эчендәге музей. Биредә Мәрҗани, Насыйри, Фәхретдиннең фәнни хезмәтләре, дини эчтәлекле антиквар басмалар, 1910 нчы елларда Казан губернасында нәшер ителгән гарәпчә газеталар, календарьлар һәм брошюралар саклана. Хусейнның артында – XIV гасырда болгар язучысы Мәхмүд Әл-Болгари ибне Гали портреты тора, аның «Нәһҗел-фәрадис» («Җәннәт бакчаларына ачык юл») әсәре татар прозасының башлангыч ноктасы санала.
– Мин гомеремне ингуш мәгърифәтчеләре һәм дин әһелләре мирасын өйрәнүгә багышларга телим. Аларның хезмәтләре аз өйрәнелгән, әмма бу хезмәтләр безгә тарихыбызны, гореф-гадәтләребезне аңлау өчен күп мәгълүмат бирә алыр иде. Рухи камиллеккә омтылучы кеше буларак, мин мондый эшне үз бурычым дип саныйм, – ди Хусейн.
КАЙТУМЫ ӘЛЛӘ ЭЗЛӘНҮМЕ?
Экскурсиябез зур конференц-залда тәмамлана. Яруслар рәт‑рәт булып тезелеп киткән, диварлар нәфис гарәп язулары белән бизәлгән, декор эченә яшеренгән лампалардан яктылык төшә. Әйтерсең, без ниндидер борынгы җыенда тамашачыларны һәм ораторны көтеп утырабыз, һәм хәзер менә ул аларга ачы хакыйкатьне ачып бирәчәк.
– Йөз ел элек Россия мөселманнары яхшы өйрәнелгән, безнең төбәккә, менталитетка яраклаштырылган ислам динен тота. Төп дини хөкемнәргә бәйле карашлар, традицияләр формалаша. Әлеге белемнәр базасы гасырлар буена туплана килә. Әмма совет чорында ул тулысынча югала. Без үз мирасыбыз, ата-бабаларыбызның фикер сөреше белән элемтәне югалттык, – дип сөйли академиянең фән буенча идарәсе башлыгы Руслан Сәяхов. – 1990 нчы елларда ислам белән кызыксыну янә арта башлады. Әмма безнең төбәктән Шәрык илләренә укырга китүчеләр туган якларына еш кына гореф-гадәтләребезгә ят догмалар алып кайтты. 2000 нче елларда без әнә шундый тискәре тәҗрибәнең корбанына әверелдек. Хәзер без рухи мирасыбызны, ислам мәгарифе системасын, дини грамоталылык һәм рухиятне актив торгызу һәм кайтару юлында. Алдыбызда ике юл бар: кайбер җитешсезлекләре булган иске традицияләрне кабул итү яисә гыйлем һәм рухият нигезләрен хәзерге заман таләпләреннән чыгып эзләү һәм яңадан кору. Тик, ни генә булса да, без барыбер үз рухи системабызга, үз фикерләү рәвешебезгә әйләнеп кайтачакбыз. Әйе, бүген яңа таләпләр турында күп сөйләнә. Тик алар шулкадәр яңа микән соң?
ЭЛИТА КАТЛАМ ТӘРБИЯЛӘҮ
Россиядә ислам дине өлкәсендә бердәнбер югары уку йорты булган академиянең үсеш векторы инде анык билгеләнгән.
– Безнең миссиябез – илебезнең борын-борыннан килгән дини мирасын белгән, әйдәп баручы д и н и - х о к у к ы й м ө се л м а н мәктәпләре һәм агымнары, дөньяви фәннәр турында белемнәргә ия булган профессиональ мөселман дин әһелләрен һәм галимнәрен әзерләү. Аларның колачлы бурычы – Россия Федерациясенең фикер-карашларын халыкара аренада белдерү, мөселман дөньясында илебез мәнфәгатьләрен яклау, радикаль дини карашларның таралуына каршы тору, – дип сөйли Болгар академиясе ректоры Данияр Абдрахманов.
Академиядә мөселман җәмәгатьчелеге үсеше проблемалары, шул исәптән экстремистлык күренешләрен булдырмый калу мәсьәләсе белән бәйле фәтвалар әзерләячәк киңәшмә органы –Голәмалар шурасы оештырыла. Дин әһелләрен һәм мөселман уку йортлары мөгаллимнәрен аттестацияләү үзәге киләчәктә белем һәм һөнәри осталык дәрәҗәсен бәяләү, дини-идеологик карашларны билгеләү органы булачак. Ислам мирасын өйрәнү үзәге Россия мөселман халыкларының язма һәм басма мирасының борынгы үрнәкләрен ачыклау, җыю, тасвирлау һәм фәнни әйләнешкә кертү белән шөгыльләнә.
– Без дөньяның 12 алдынгы ислам оешмасы һәм югары уку йортлары белән хезмәттәшлек итәбез. Былтыр академиябездә якланган ислам фәннәре докторы дипломы, элек Советлар Союзына кергән республикалар территориясендә югары ислам белеме бирү системасы сакланып калган бердәнбер ил – Үзбәкстан Республикасының югары аттестация комиссиясе тарафыннан танылды, – дип дәвам итә Данияр Абдрахманов. – Без мөселман белем бирү системабызны формалаштырабыз, мөселман дин әһелләренең үзаңын арттырабыз һәм мөселман элитасын булдыру хыялыбызга якынаябыз, дип ышанабыз.
Фото: Александр Ефремов
Ксения Сёмина
Добавить комментарий