«Иң зур бәхет – эшләп тапкан бәхет»
«Дәрәҗәле исемнәр, бүләкләр... – бәхет бит аларда түгел, - ди Ринат абый. – Бәяне инде тамашачы биргән була. Иң зур бәхет – эшләп тапкан бәхет...»
23 ноября 2016
Очрашуыбызның сәбәбе – ул алган дәрәҗәле бүләк. «Алтын битлек». Россия театр дөньясында кайнаган шәхесләр өчен бу бүләк Голливудның Оскарыннан һич тә ким түгел. Хәер, чагыштырырга кирәкми. Озын сүзнең кыскасы, очрашуыбызның сәбәбе – аның чираттагы уңышы. Шулай дип уйладым мин Ринат абый янына барганда. Әмма хикмәт анда гына булмаган икән.
Аның белән театр коридорларында очрашканда, исәнләшеп йөрим. Ул да исәнләшә. Әмма без таныш түгел. Бу сәламләшү – табигый әдәплелек билгесе генә. Әңгәмә корырга килгәч, ул, беренче эш итеп, миннән гафу үтенде: «Бик таныш тоеласыз, күргәнем дә бар-барын, әмма никтер мин сезне белмим». «Бик яхшы, Ринат абый, димәк, сөйләшүебез ихласрак булыр», - дидем. Шуннан безнең танышу ноктасы башланды.
«Алтын битлек» Ринат Таҗетдиновка бирелгән, дигән хәбәрне ишеткәч, куандым. Балачактан хәтеремә кереп уелган образлар күз алдыннан йөгереп узды: Ильяс, Мирвәли, Муса, Кол Гали, Идегәй… Алар миндә тирән ихтирам уята иде. Актёрга карата. Ә менә Ринат абыйның шәхесе белән очрашкач, ихтирам тагын да тирәнәйде – инде кешегә карата. Гап-гади кеше белән очраштым һәм аңардагы нәкъ менә шул гадилеккә, хәтта ки тормышчан гадәтилеккә сокландым. Икенче сокландырган нәрсә – әңгәмә буенча рефрен булып кабатланган сүзләре булды: «Мин бик бәхетле кеше». «Дәрәҗәле исемнәр, бүләкләр... – бәхет бит аларда түгел, - ди Ринат абый. – Дөрес, эшләгән эшеңне бәяләсәләр, зур куаныч. Әмма бәяне аңарчы инде тамашачы биргән була. Иң зур бәхет – эшләп тапкан бәхет...»
Хәзер сүзне Ринат абыйның тулаем үзенә тапшырам.
«Чын эшең юкмыни, Ринат?»
Безне Вазыйх абый укытты математикадан, бик яхшы укытучы иде, әмма сәләтем булмагач, кем укытса да – барып чыкмады. Гуманитар фәннәр якын иде. Әпсәләмовларны укып саташып үстек бит без. Мәктәптә дә, авыл сәхнәсендә дә гел спектакльләр куела иде – мине кечкенә эпизодларга кертәләр. Урта мәктәпне күрше авылдан 5 км йөреп укыдым. Җәйләрен ̶ сәпиттә, кышын – чаңгыда. Спектакльләр соң бетсә дә, баш тартмый идем.
Татар дөньясын әсир иткән Илһам Шакировның яңгырап торган чаклары. Минем дә шундый җырчы буласым килә... Мәктәпне тәмамлагач, киттем консерваториягә. Җиңел генә барып кереп була, дип уйлыйм. Нота-фәләнне дә белмим үзем, уен кораллары турында әйтеп тә торасы юк. Тыңладылар, тавышың бар, диделәр, музыка училищесына барырга киңәш иттеләр. Әти әйтә: улым, гәҗиттә Мәскәүдәге театр училищесына бер төркем татар балаларын җыялар, дип язганнар, бәлки, шунда барырсың, ди. Алты баласының да нәрсәгә сәләтле, нинди юлдан китәргә тиеш булуын анык белә иде. Ул чакта артист һөнәренә авыл җирендә җитди карамыйлар. Мин инде тәмам танылган актёр булгач та: «Ничә ел эшлисең инде театрда? Чын эшең һаман юкмыни, Ринат?» - дип сораучылар бар иде. Музыка училищесына да уздым, әмма Илһам кебек фигуралар булганда, икенче сортлы җырчы булып тик йөрер идем. Ә үз эшеңнең иң югары сортлы остасы булырга кирәк!
1956 елда Мәскәүгә укырга киттек. Яхшы укыттылар. Актерлык осталыгы турында гына әйтмим, безгә, авылдан килгән малай-кызларга, югары культура бирделәр – көн дә бушлай Мәскәү театрлары куйган спектакльләргә йөрибез, Европадан килгән театрларының постановкаларын карыйбыз, Третьяковкада лекцияләр уза... Кече театрда 5 ел буе массовкада йөрдек – халык булып. Зур дәрес, чөнки монда олпат артистларның осталыгын, профессиясенә булган мөнәсәбәтен күрәсең.
Казанда да ул чакта театр көчле иде! Мәскәүдәге укытучылар, тәнкыйтьчеләр дә әйтә иде моны. 1957 елда Мәскәүдә Татар театры декадасы булды, «Хуҗа Насретдин» белән «Король Лир»ны алып килделәр. Ниләр кичергәнемне сүз белән аңлатып бирә алмыйм, соклануга патриотик хис тә кушылгандыр, мөгаен...
Тырыш студия булдык: 23 кешедән 19 ыбыз туган театрга әйләнеп кайттык. Көтеп алганнар иде. Бу зур бәхет – алган һөнәрең буенча сине кайдадыр эшкә көтеп торулары. Хәзер вазгыять күпкә катлаулы. Яшьләргә һөнәре буенча эш табу авыр. Актёр кешене бу бөтенләй бетереп ташларга мөмкин – сәхнәгә чыкмаса, сүнә ул, үлә.
«Бер-беребезне сатмадык»
Без, «щепкинчылар», тату булдык. Ярдәмләшеп яшәдек, сатмадык бер-беребезне. Тормыш авыр иде, шул да берләштергәндер. Кайттык театрга, торыр урын юк. Театрның тулай торагы булмагач, төрле җирләргә таратып урнаштырдылар – иске йортлардагы кечкенә генә бүлмәләргә, подвалларга. Әмма без канәгать: эшебез бар, баш өстендә түбә дә булды, ялгыз кешегә тагын ни кирәк?! Эш хакы – 60-70 сум. Ашарга җитә, әмма өс-башны әллә ни хәстәрләрлек түгел. Акча булсын, дип, радиода эшли идек, телевидениедә – фильмнар дубляжлауда. Ул чакта радиоспектакльләр бик популяр – халык таңнан торып шуларны тыңлый да, ашап-эчеп, эшкә китә. Фондларда саклана безнең язмалар. Көн тәртибе мондый: иртән радиода язылабыз, аннан, сәгать 11ләрдә, театрда репитицияләргә керәбез, кичке спектакльгә кадәр вакыт калса, кабат радиога язылырга, йә дубляжга йөгерәбез, уйный торган көн булса, кичен спектакльгә чыгабыз, йә башкаларның уенын карыйбыз... Бәлки, вакытыбыз шундый тыгыз, тормышыбыз кайнап торгангадыр, без, бозылып, яман юлга кереп китмәдек. Хәтта җәйләрне дә көтеп ала идек – гастрольләрне. Беренче кызым Руфинәне тугач та өч айдан соң гына күрдем.
«Көн аралаш хат алыша идек...»
Щепкинда бергә укып кайткан кызлар безне «авыл» дип исәпләде, якын китермәделәр. Күбесе ялгыз калды, гаилә кора алмады. Без, егетләр, бәлки, һуш китәрдәй дә булмаганбыздыр, интеллигентность та җитеп бетмәгәндер, әмма төпле идек. Хәзер дә күбебез беренче өйләнгән хатыннары белән яши.
Берсендә кибеткә азык-төлек алырга кердем. Сатучы ханым танып алды: «О, Ринат Таҗетдин... Сез бит инде анда театрда барыгыз да гулякалар», - ди бу. «Сез үзегез кияүдәме соң?» - дип сорыйм. «Дүртенче иргә чыгам инде, уңып булмый», - ди. Шунда әйттем: «Ә мин менә гомерем буе бер хатын белән яшим».
Хатыным, Рәйсә ханым, һөнәре буенча бухгалтер. Тәртип, дисциплина ярата торган, булдыклы кеше. Мәскәү кызы. 5З ел бергә гомер итәбез. Ике кыз үстердек. Тормышта үз юлларын таптылар. Өлкәне – Руфинә – башта, әнисе кебек, экономист белгечлеге алды. Артист булырга хыялланган икән, миңа сиздермәде. Яңадан Мәскәүдә ГИТИС бетерде, хәзер Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институтында укыта. Ул – минем зур тәнкыйтьчем, һәр нәрсәгә үз карашы бар, шул исәптән минем рольләргә, спектакльләргә дә. Кече кызыбыз Айсылу һөнәре буенча геолог, шулай ук институтта укыта. Оныклар бәхетен күрү насыйп булды. Бер оныгыбызны югалттык, ул зур кайгыны да бергәләп кичердек. Рәйсә ханым балаларны кеше хакын хаклый торган итеп тәрбияләде. «Әтиегез йөзенә кызыллык китермәгез!» дип үстерде.
Руфинәгә исемне үзем куштым. Руфина Нифонтова дигән искиткеч чибәр актриса бар иде, шуның хөрмәтенә. Айсылу Мәскәүдә туды, ул туган көнне без Мәскәүдә «Миркәй белән Айсылу»ны уйнадык. «Кызым туды!» - дип сөенеп йөрим, театрдагылар: «Исеме Айсылу була инде, болай булгач!» - диделәр.
Мин, руслар әйтмешли, «однолюб». Без бит, артист халкы, икешәр-өчәр ай гастрольләрдә йөрибез. Рәйсә ханым ул яктан да мине аңлап яшәде. Көн аралаш диярлек хат алыша идек. Олыгайган саен күбрәк аңлыйсың гаилә кадерен. Картая башлагач, кеше гомумән бик сирәк, иң кадерле кешеләренә генә кирәк була башлый.
Тормыш иптәше Рәйсә ханым искә ала:
53 ел элек апам белән Мәскәүдә Колонналар залына Илһам Шакиров концертына бардык. Очраклы гына. Карыйм: безнең рәттә ыспай кәчтүм-чалбардан 4 чибәр егет тезелеп утыра. Беренче күрүгә Ринатны ошаттым. Ул да минем якка караштыргалый. Соңнынан Наил Дунаев белән безне озата кайттылар.
Ринат – авылда үскән малай бит, әллә ни «ухаживать» итә белми иде. Беренче свиданиебезгә ландышлар алып килде, кесәсенә яшергән булган үзе чәчәкләрне. Әмма зур ихтирам белән карый иде ул миңа. Җилбәзәк түгел. Танышуга, укытучысы Михаил Гладков белән күрешергә алып барды. Соңыннан, өйләнешкәч, әйтте: «Әйбәт кыз, өйлән, аның белән тормышта югалмассың», - дигән остазы. Бер айдан Казанга эшкә кайтып китте. Хатлар язышабыз. Тәкъдим ясады. Бер генә минутка да икеләнмәдем: кем икәнлеген дә, кем булачагын да баштан ук белә идем.
Уникаль кеше Ринат. Аллаһы Тәгалә маңгаеннан үбеп төшергәндер аны... Тормышта да төпле ир, әйбәт дус булды. Хәзер оныкларына – менә дигән бабай.
«Абый, мин болай гына...»
Гомерем буе партнершалардан уңдым: искиткеч чибәр, әйдәп баручы актрисалары белән уйнарга насыйп булды: Наилә Гәрәева, Алсу Гайнуллина... Яши генә башлаган чакларда хезмәттәшләре әйтә икән: «Менә, Ринатны телевизордан күрдек әле, бик каты кочаклашып тора иде анда». Рәйсә ханым: «Әйе, мин дә карадым, бик үк каты кочакламады шул, ул әйбәтрәк тә кочаклый ала», - дип көлгән дә, үзе барыбер кәефсезләнгән. Әмма Рәйсә ханымга көнләшерлек сәбәп булмады, үзе дә көнләшеп яшәмәде.
Мавыгулар, гашыйклыклар булмый калмый инде кешедә. Матур актрисаларга, ханымнарга сокланмасам, агач бүкәне булыр идем. Әмма адәм баласының аңында сорау кабынырга тиеш: тукта, матур, тигез тормышымны җимереп, кайдадыр бәхетлерәк була алырмынмы? Чик булырга тиеш иҗади соклану белән тормыш чынбарлыгы арасында.
Шундый очрак булды. «Гүзәлем Әсәл»нең дөньяны шаулаткан вакыты. Һәр кич спектакльдән чыгам, артымнан бер кыз бала ияреп кайта. 10-15 адым ераклыкта. Ул чакта Жданов урамында яши идек. Бер кайта, ике. Якын да килми үзе, әмма өйгә кадәр ияреп кайта. Берсендә борылдым да: «Сеңлем, син ник болай йөрисең?» - дим. Югалып калды: «Абый, мин болай гына бит», - ди. Шунда әйттем: «Минем хатыным, балам бар, син болай йөрмә, үз тиңеңне тап та бәхетле бул».
Ул яктан безнең театрда тәртип. Яшь буында да шулай. Моңа бик сөенәм. Юкса рус театрларында ни генә эшләп бетмиләр – берсе аера хатынын, икенчесе аңа өйләнә, кабат алмашалар... Безнең тәрбиягә бөтенләй ят нәрсә.
«Мин – Марсель Сәлимҗанов артисты»
1966 елда театрга Марсель Хәкимович кайтып төште. Һәр режиссерның аеруча яхшы тоя торган актерлары була. Ул аларның потенциалын максималь рәвештә эшкә җигә. Минем өчен шундый режиссёр Сәлимҗанов булды, үземне, курыкмыйча, аның артисты дип атыйм. Бик уңайлы булды аның белән эшләү. Әлбәттә, диктатор режиссер иде, барысы да аныңча гына булырга тиеш. Әмма нәрсәне тотып алырга кирәклеген анык күрсәтә белде.
Аннан театрга Фәрит килде. Аның системасына ияләшү бик авыр булды. Миңа гына түгел, гомумән безнең буын артистларына. Аның үз буыны, тәрбияләгән артистлары бар – И.Хәйруллин, Р.Вәҗиев, Р.Бариев һ.б. Фәрит Рәфкатович – бөтенләй башка режиссер. Нечкәрәк, интуитиврак, интеллектуальрәк.... «Менә болай эшлисең» дигән анык картина бирми ул, ә актер белән бергә уйлый, шикләнә, гасабилана. Тора-бара аның логикасын аңладым: рольнең, спектакльнең нинди булырга тиешлеген башта ук кистереп әйтмәсә дә, эчке тоемы белән яхшы күзаллый, ахыр чиктә, төрле кыйпылчыклардан тулы бер ансамбль җыела. Бергә уйнаган коллегаларның сүзе, фикере дә бик мөһим. Без, буындашлар, бер-беребездән берни яшермибез. Ә яшьләр кискенрәк тә әйткәлиләр хәтта, чөнки алар инде дөньяны да, сәнгатьне дә бөтенләй башкача күрә.
«Син дә уйнамадым, дисәң...»
Миңа «везунчик» диләр. Аның тамыры бит «возить» сүзеннән. Эшеңне җигелеп башкарасың икән, режиссер моны күрә. Уңыш серемне әнә шул җигелеп эшләүдән күрәм. Режиссерга бик читен: тулы бер труппа өчен җаваплы, андагы һәр актерны эш белән тәэмин итәргә, тик утыртмаска тиеш. Читтән караганда, сизелмәгәндер, бәлки, әмма минем дә бик авыр чакларым булды театрда. Юк миңа ярардай рольләр, нишләтәсең… Киләм, уйныйм да кебек, әмма эчке канәгатьлек юк…
Шундый чорда Кол Гали роленең тәкъдим ителүе бик кадерле булды. Мусаны, Мирвәлиләрне яратып уйнадым заманында. «Моңлы бер җыр» бәхетле билетым кебек. Мине Мусага бик охшаган диләр иде. Әминә ханым үзе дә әйтте. Мирвәли дә зур уңыш булды, катлаулы персонажларны уйнау актерга яхшы сынау. Аның яхшы якларын табарга тырыштым. Станиславскийның кануны бар: нинди генә адәм актыгы булса да, яхшы ягын табарга кирәк, шул вакытта гына образны аңлап һәм башкаларга да аңлатып була.
«Кол Гали» заманы белән бик туры килде – илдә сәяси үзгәрешләр, милли күтәрелеш чоры. Бу фигураны мөмкин кадәр кешеләштереп, саграк итеп уйнарга тырыштым. Ул бит – халыкның яраткан әдибе, каһарманы. Нәкъ менә милли каһарманнар кирәк чор иде ул.
«Синең дә уйнамый калган ролең булса инде» диләр. Бар андый рольләр – Отелло, Ричард… Марсель Хәкимович Шекспирны куярга ничә тапкыр талпынып карады, тәки алынмады. Курыктымы шунда… Бездә журналистлар, театр тәнкыйтьчесе роленә керергә тырышып, язарга атлыгып тора: имеш, нигә чит телдән тәрҗемә итеп куясыз, ник классикага тотынасыз, татар театрында татар әсәрләре генә булсын. Тамырдан ялгыш фикер: классика театрда куелырга тиеш. Классика – театрның нәрсә булдыра алганын күрсәтүче өлге. Үзебезнең драматурглар өчен дә – планка. Классик әсәрләрне уйнау актерларны да бер башка үстерә. Фәрит классикага мөрәҗәгать итеп бик дөрес эшли.
Менә Илгиз Зәйниев Шекспирга алынды, булдыра алганча башкарып та чыкты, молодец. Йөрәгең җитәргә кирәк бит! Аның Ричарды да, спектакльнең куелышы да бөтенләй мин күзаллаганча түгел, әмма «изюминкасы» бар. Мөгаен, шулай булырга тиеш тә – замана яшьләрнеке бит, режиссер тәкъдим иткән вариантны тамашачы кабул итә икән, димәк, ул максатына ирешкән. Әмма миңа ул Ричардта тирәнлек, фаҗига җитми, аклау җитми башбаштаклыкларын. Мин уйнаган Ричард башка булыр иде, әмма миңа соң инде. Без хәзер, ни генә дисәң дә, «бывшийлар»...
Илгиз Зәйниев, драматург, режиссер:
Ринат абый – матур кеше, аның күңеле матур. Әйбәт кеше булып уйныйсы да юк, чөнки ул әйбәт кеше икәнлеген белә, үз эшендә профессионал кыяфәте чыгармый, чөнки ул үзенең профессионал икәнлеген белә. Тормышта да шулай – ул уйнамый, яши. Карт бүре булып килеп баса ул күз алдыма. Театр коридорларын ерып салмак кына атлаганда, сабыр, көчле рухлы токымнан булуын аңлыйсың. «Молодец!» дип аркаңнан кагып хуплаганда, бу бүредә физик көчнең дә сөбханалла булуына инанасың.
Камал театрында беренче куелган «Мәхәббәт турында сөйләшик» пьесамда Ринат абый уйнады. Аны сәхнәдән күзәткәндә, бу абзый һәрбер вакыйганы, фикерне генә түгел, һәрбер хәрефне дә аерым уйнап бирә аладыр, дигән уй килә башка. Шуңа икенче юлы язарга утыргач, хәрефләрне чамалабрак чиратлаштырасың. Саулык-сәламәтлек аңа!
«Артист – сәясәтче түгел»
Ул – халык белән югары сәнгатьне тоташтыручы арадашчы. Аңа башка вазыйфа йөкләргә кирәкми. Әмма миңа үз гомеремдә озак еллар буе Театр әһелләре берлеген җитәкләргә туры килде. Бик авыр еллар иде. Акча юк, илдә бөтен нәрсәнең таралып яткан чагы. Милли республикалар азатлык яулаган еллар. Россия буйлап иҗат берлекләре таркала… Безгә әйтәләр: аерылып чыгыгыз Россия союзыннан, диләр. Юк, мин әйтәм, ярамый, театр үз эченә бикләнәчәк, аралашу, кан яңарту тукталачак. Әнә, молдован театры аерылды да, таркалды. Театрга фестивальләргә чыгу, декадаларга йөрү бик мөһим, үз-үзенә хозурланып, өендә бикләнеп ята алмый ул.
Тагын бер килешмәгән нәрсәм: репертуар театрын бетерергә кирәк, диюләре. Болай булса, халтура, үзешчәнлек башлана… Бездә, беләсез, республика театрлары күп, һәрберсе үз алдына куелган бурычны булдыра алганча башкара. Әмма хәлләре ал да гөл түгел, мең төрле кыенлык – акча мәсьәләсе булсынмы, бинамы, режиссерларга кытлыкмы…
Үзем эшләгән елларда Театр әһелләре берлегенең Россия белән бәйләнешен һәм бинабызны саклап кала алдым, моның белән горурланам. Рус театрлары белән багланышларны да бозмадык, юкса милли хәрәкәт көчәйгән елларда үзара дуслыкка мөнәсәбәт шактый кискенләшеп алган иде. Миңа «Алтын битлек»не биргәндә, шушы эшчәнлегемне дә күздә тотканнар булса кирәк. «Театраль өлкәгә керткән өлешегез өчен» диелгән бит. Көтелмәгән бүләк булды… Фәрит, дөрес, әйткәләде: «Алтын битлек» алу мөмкинлегегез бар, Ринат Арифҗанович», - дип. «Кит әле, булмаганны», - дия идем. Тормышымда Россия мине ике тапкыр шаккатырды: РСФСРның Дәүләт премиясен биреп һәм менә – «Алтын битлек» белән. Бу театрыбызның җиңүе дә: димәк, аңа җитди карыйлар, димәк, Россиядә аның дәрәҗәсе югары.
P.S. Язма әзерләнеп беткәч, Ринат абый: «Мин артык идеаль килеп чыгам бугай», - дип бераз пошынып алды. Мин исә – тормышымда тагын бер ихтирам итәрдәй кеше барлыкка килүенә сөендем.
Иң көчле сыйфатыгыз?
Кеше хакын хакларга тырышам, тик гел үз файдама булып чыкмый.
Иң йомшак ягыгыз?
Кырт кистереп, каты итеп әйтә белмим.
Иң зур ялгышыгыз?
Бик зур ялгышым бардыр, дип санамыйм. Дөрес яшәдем шикелле.
Иң зур уңышыгыз:
Татар театр дөньясына керткән өлешем.
Иң зур җиңүегез?
Гаиләмне таркатмау.
Иң зур куркуыгыз?
Балалар начар юлга басмасын, үзем бу тормышта инде бөтен нәрсәгә дә әзер.
Иң бәхетле мизгелегез?
Барлык туганнарның гаиләләре белән җыелган мизгелләр. Театрда – эшемне җиренә җиткереп башкарганда.
Иң ихтирам иткән шәхесегез?
Минтимер Шәймиев. Ул безнең халык өчен бик күпне эшләде.
Тормыш кануныгыз?
Мин бик ышанучан кеше. Аллаһка да, кеше бәхетенә дә ышанам. Ә тормыш мең хәйләле. Менә шул тормыш чатырманын сайлаган юлыма, иманыма тугры калып, бер үк вакытта тирәмдәге кешеләрне дә рәнҗетмичә үтә алу.
Добавить комментарий