Йола – конституция ул!
Татар гомергә йолаларны санлап, аларга таянып яшәгән. Шуның өчен дә «Татарстан» журналы гореф-гадәт, йолаларны барларга булды. Бу эштә ярдәмгә татар язучысы, драматургы Рабит Батулланы чакырдык. Әлеге теманы ныклап өйрәнгән кеше буларак, барысын да бәйнә-бәйнә сөйләде ул.
18 августа 2022
ГАДӘТ БЕЛӘН ЙОЛА НИЧЕК АЕРЫЛА?
– Гадәт бар, йола бар. Гадәт дигән сүз ул бик кечкенә, аның әллә ни әһәмияте юк. Мисал өчен, аякны селкеп утыру, бармак белән өстәлгә шакылдату гадәте бар. Саный китсәң күп инде. Болар барысы да вак әйберләр. Һәм күп очракта бик матур да түгел. Шуның өчен дә алар зураеп, йолага әверелмәгән дә.
Бер генә кеше түгел, ә бөтен халык шушы гадәтне эшли башласа, ул йолага әйләнә. Ә йола ул – язылмаган канун, хәтта Конституция, дияр идем. Әлбәттә, кайбер Кавказ халыкларында гадәтне дә бик зурайталар, «адәт» диләр. Шәригать кануннары дәрәҗәсенә җиткерәләр.
Мәктәп, мәдәният, холык, киемсалым, аш‑су – барысы да йола. Ул бик зур институт, аңа бик җитди карарга кирәк. Һичшиксез, балаларны йола белән тәрбияләү мөһим. Бу тарих, әдәбият, мәдәният институтлары, Фәннәр академиясе өйрәнергә тиешле бик зур өлкә.
Кызганыч ки, Россиядә, бүтән милләтләр белән тыгыз аралашып яшәү аркасында, без йолаларны иртә оныттык. Әйтик, казахлар, кыргызлар, үзбәкләр, Кавказ хаТатар гомергә йолаларны санлап, аларга таянып яшәгән. Шуның өчен дә «Татарстан» журналы гореф-гадәт, йолаларны барларга булды. Бу эштә ярдәмгә татар язучысы, драматургы Рабит Батулланы чакырдык. Әлеге теманы ныклап өйрәнгән кеше буларак, барысын да бәйнә-бәйнә сөйләде ул. лыклары йолаларны әле дә саклый. Кавказ, Урта Азия мөселман халыкларында нинди йола булса, татарда да шул бар иде, чөнки без бер йолада тәрбияләнгән халыклар. Аерма шунда гына: аларда йолалар туксан процент, бездә сигез‑ун процент сакланган. Шуңа күрә безне бүтән төрки халыклар аңлап та бетерми: ничек инде атабабадан килгән шундый ядкәрне онытырга мөмкин?! Югалган ул йолаларны кайтарырга мөмкин әле, нәкъ менә шул Кавказ, Урта Азия яклары халкына карап. Мисал өчен, Кырым татарларында безнең уртак йолалар бик күп сакланган.
Бик кызганыч, йоласыз йортта үсәбез. Йоласыз йортта үскән кешене әллә кайдан күреп була. Тәртипсез була ул. Шуңа күрә аның атамалары да бар: мәнсез, пәрвайсыз, тәрбиясез, анасы яламаган бозау кебек һ.б. Йоласы булмаган халык юкка чыга, монысы – һичшиксез. Менә без шуның алдында торабыз. Йола – милләтнең җаны, йөзе, тарихы, мәдәнияте.
Исламга кадәр дә йолалар күп булган. Аны да белмибез, өйрәнергә кирәк. Йола турында осталык дәресләре үткәрелергә, ул мәктәпләрдә өйрәтелергә тиеш.
ТАТАРЛАР «ИСӘНМЕСЕЗ» ДИП СӘЛАМ БИРӘ. Ә БИТ КАРШЫҢДА ИСӘН КЕШЕ БАСЫП ТОРА. БУ ОЧРАКТА: «ӘЙЕ, ӘЛЕ ҮЛМӘДЕМ», – ДИП ӘЙТЕРГӘ ТИЕШБЕЗ КЕБЕК. ХИКМӘТ НӘРСӘДӘ?
КАЗАН ХАНЛЫГЫ БӘЙСЕЗЛЕГЕН ЮГАЛТКАН ВАКЫТТА БИК КҮП ХАЛЫК ҮЛГӘН, АВЫЛЛАР ЯНДЫРЫЛГАН, БЕР НӘСЕЛ КЕШЕЛӘРЕ ТӨРЛЕ ҖИРЛӘРГӘ, УРМАН-ДАЛАЛАРГА КАЧКАН. БЕРАЗ ТЫНЫЧЛЫК УРНАШКАННАН СОҢ, КЕШЕЛӘР АКРЫНЛАП ТУГАН АВЫЛЛАРЫНА КАЙТА БАШЛАГАН. ШУНДА БЕР-БЕРСЕНЕҢ ИСӘН ИКӘНЕН КҮРЕП, ШУҢА СӨЕНЕП: «ИСӘНМЕНИ ӘЛЕ СЕЗ», – ДИП КУЛ БИРЕШКӘННӘР.
МЕНӘ БУ СҮЗ КАЯН КИЛЕП ЧЫККАН. «ИСӘНМЕСЕЗ» ТАТАРДА АЕРЫМ БЕР ИСӘНЛӘШҮ ҺӘМ УЛ ДӨРЕС ДИЯР ИДЕМ.
ТӨРЛЕ ХАЛЫКЛАР НИЧЕК ИСӘНЛӘШӘ:
ТӨРКИ ХАЛЫКЛАР, МӨСЕЛМАННАР – «ӘССӘЛАМЕГАЛӘЙКЕМ»;
ТАТАРЛАР – «ИСӘНМЕСЕЗ»;
КАЗАХЛАР– «ҖАКСЫМЫ СЕЗ»;
ҮЗБӘКЛӘР – «СӘЛАМӘТМЕ СЕЗ»;
КЕРӘШЕННӘР – «АРУМЫ СЕЗ».
ИСӘНЛӘШҮ ЙОЛАСЫ
Исәнләшү йоласыннан башлыйк. Гап‑гади тоелган шушы гамәл дә бетеп бара бит. Бүген шәһәр балалары исәнләшә белми. Югыйсә бер подъездда яшиләр, таныйлар, әмма эндәшмиләр. Ә безгә әби көн саен: «Олы кешегә сәлам бирегез, таныш булмаса да, әссәламегаләйкем, исәнме, абый, дип әйтегез», – дип өйрәтә килде. Һәм без шулай эшләдек тә.
Ә бит Көнбатыш илләрендә таныш булмасалар да исәнләшәләр. Елмаеп: «Гуд монинг!» – дип сүз каталар. Сөйләшеп китәр өчен дә яхшы сылтау бит бу! Әйе, сәлам бирү зур культура. Бозау да «Муу», – ди. Ә без, адәм балалары, бер-беребезгә «Му-у» да димибез. Менә сиңа шәһәр культурасы. Авылны культурасызлык дип калдырдык та килеп җиттек. Ә бит авылда нинди генә матур йола, гореф-гадәтләр яшәмәде! Менә шуларның берсен мисалга китерәм: элек авыл өйләрендә кыңгырау юк иде. Шулай да җаен тапканнар: Әминә түтиләрнең капка келәсе бер төрле шылтырый, безнеке икенче төрле, сул як күршенеке өченче төрле. Махсустыр, тимер‑ челәр капка келәләрен бер үк тавыш белән ясамаган. Әби токмач кискәндә: «Әминәләргә кемдер килде, улым, кара әле», – дип әйтә иде. Бу шылтырау – тәртип, ягъни сигнал булып хезмәт иткән. Янәсе, чит кеше керә, ярамаган эшләрегезне куеп торыгыз, оятка калмагыз, мине дә оятка калдырмагыз.
Озак еллар Заһидә Тинчурина белән аралашып яшәдек. «Ураза гаетләрендә бөтен туганнарда йөреп чыгып, хәер өләшә идек», – дип сөйли торган иде ул. – Кайткач, фәлән апаларга кердеңме дип сорыйлар. Оныткан булсаң, кире җибәрәләр. Килеп кергәч, тиз генә чыгып китеп булмый, күчтәнәч белән сыйлыйлар. Әби әле чәен куя. Ә өйгә кергәч, иң элек тезләнеп әбинең кулын алып үбәсең дә, башка тидереп аласың...»
Бу йола бездә хәзер юк инде. Кырым татарларында, төрекләрдә сакланган. Югыйсә кырым татарларын туздырып бетерделәр, ләкин алар йоланы саклый. Менә бу сокланырлык. Мин килеп керәм икән, алар кем икәнемне белми, әмма барысы аягүрә баса. Татар икәнемне күрәләр, чөнки мин аларныкы кебек үк баш кие‑ меннән. Бөтен балалар йөгереп килеп керәләр дә кулымны үбеп маңгайларына куялар: «Әссәламе‑ галәйкем, ага кеше».
Менә бит өйрәнер өчен бер дигән йола! Иң бетмәс милләтләр – йоланы саклаучылар. Кавказ да, Урта Азия дә йоланы саклый. Аларда шуңа күрә эчкечелек аз. Әрмәнстанда айныткычлар юк. Бердәнбер айныткыч булмаган ил ул – Әрмәнстан.
Рабит Батулла
Фотолар: Рамил Гали, culture.ru, islam.ru
Добавить комментарий