Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

Йөз ел элек декабрьдә

Казанда кайда Яңа ел чыршысын куя торган булганнар

Ул яшеренми дә кебек, тик һич сиздермичә килеп җитә. Аны көтәсең дә шикелле, тик ул һәрвакыт кинәт ишек шакый. Ел саен 31 декабрьдә, зур кар өеме кебек шаккаттырып, киләчәккә ниндидер яхшылыклар вәгъдә итеп килә дә төшә ул. Спас манарасындагы сәгатьләр, текелдәүләрен акрынайтып, чәркәләрнең мөлдерәп тулганын сабыр гына көтә. Ниһаять, галәмәт зур алтын кайчылар эшкә керешә дә, иске елны архивка җибәреп, вакыт тасмасын кисеп ташлый. Шампан бөкесе люстрага оча, ә аның җитез күбекләре канга тарала... Бүлмә почмагыннан – урман, табыннан мандарин исе агыла, ә каерып ачып куелган тәрәзәдән башлыгына яңа саннар язылган үҗәт бер малай үрмәли.
Иң яраткан бәйрәмебезнең төп билгесе – Яңа ел чыршысының тарихы христиан дине белән бәйле. Ләкин вакытлар узу белә Вифлеем йолдызын биш очлы совет йолды­зы алыштыра, ә хәзер исә чыршы очына йә көмеш боз сөңгесе куялар, йә аны бөтенләй «шәрә» калды­ралар. Дини‑сәяси йогынты инде гомумән сизелми. Ләкин матур, иге­лекле персонажлары булган кышкы әкият һич югалмый...
1-7
Казанның күренекле коллекцио­неры Кирилл Пономарёвның вакыт елгасына чумган артефактлар белән шыгрым тулы антиквар кибетен­дәге бронза сәгатьләр һәм берсен­нән-берсе төз «антик» вазалар ар­тыннан инде бераз таушала башла­ган Кыш бабайлар кыенсынып кына дөньяга карап тора. Аларның иң яше дә инде җитмешне узып барадыр.
ХӘЗЕР АЛАР ЛАЕКЛЫ ЯЛДА
Уйлап карасаң, бу Кыш бабайлар үз гомерләрендә Казан балаларына никадәр шатлык-куаныч китер­гән дә, аларга ышанган, табынган чакларда бер Яңа ел төнендә генә дә мөхтәрәм аксакалларга ничаклы караш юнәлгән булгандыр. Могҗиза иясе бу бабай, шәһәр утлары астын­да алтын нурлар чәчеп торган кар­ны шыгырдата-шыгырдата атлап, подъезд ишеген ачып керә, кыңгы­рауны чылтыратып, бихисап кеше­не бераз гына булса да бәхетлерәк итә – бу хәл өндә була, ләкин ешрак төштә генә шул. Капчыгы зур түгел бит, һәркемгә җитеп бетми! Шуңа күрә дә, бала кеше, үсә төшкәч, ма­мык сакал таккан бабакайга карап, төрлечә төрттерә башлый.
Инкыйлабка кадәр Яңа елны ни­чек бәйрәм итүләрен без китаплар­дан укып белә алабыз. Анда бары­сы да җентекләп теркәп куелган! Антон Павлович Чеховның «Ёлка» дип исемләнгән чәнечкеле хикәясе бар. Анда бүләк өләшү вакыйгасы фәлсәфи мәгънә ала.
«Биек, мәңге яшел тәкъдир чыршысына тормыш форсатлары элеп чыкканнар... Монда агачның тө­беннән очына кадәр шәп карье­ралар, бәхетле очраклар, уңышлы кияү-кәләшләр, отышлар, югалту­лар, борынга чиртүләр һәм баш­калар эленеп тора. Чыршы янын­да яше балалыктан күптән узган балалар таптана. Язмыш аларга бүләк өләшә...
– Балалар, кайсыгыз бай сәүдәгәр хатынын алырга тели? – дип со­рый ул, баштанаяк энҗе-мәрҗәнгә, бриллиантларга төренгән кызыл йөзле сәүдәгәр хатынны ботактан алганда... – Плющихада ике өе бар, тимердән ясалган өч кибет, бер сы­раханә һәм ике йөз мең акчасы белән! Кайсыгыз тели?
– Миңа! Миңа! – Сәүдәгәр хатынга йөзләгән кул үрелә. – Сәүдәгәр ха­тынны миңа бирегез!
– Өелешмәгез, балалар, дулкын­ланмагыз... Барыгыз да канәгать калырсыз...» Һәм хикәя шул рәвеш-ле дәвам итә.
– Хәзерге Кыш бабайлар чит ил­нең Санта Клаусына охшаган, – дип зарланып куя Кирилл Нико­лаевич, – ләкин безнең үзебез­неке, бераз онытылган булса да, күңелебезгә бик якыны бар бит. Антиквар кибеттә сакланып кал­ганнарның иң өлкән яшьтәге­се – папье-машедан инкыйлабка кадәр эшләнгән Кыш бабай. Аның тышкы кыяфәте буенча Николай Чудотворец иконасыннан күчереп алынганлыгы бик ачык күренә, рәс­сам моңсу йөзне мөлаем елмаюга гына алыштырган. Карагыз әле, бабай нинди тере килеп чыккан! Мондый кыяфәттә ул – православ изгесе түгел, ә ак сарык толыбы ки­гән үзебезнең тапкыр рус ир-аты. Яңаклары салкыннан янып тора, сакалын исә, әйтерсең, бәс сарган да ул ак төлке якасыннан салынып тора. Күзләре хәйләкәр. Чыршы бо­таклары белән капланган кечкенә йортында ул кичләрен уенчыклар ясаган һәм менә балаларны Раштуа белән котларга чыккан. Һәр детале бик нечкә итеп, җиренә җиткереп ясалган. Әйтерсең, Кыш бабайны икона язучы тиен койрыгыннан эшләнгән нәфис пумала белән буя-ган. Кулдан ясалган бу хезмәткә бик озак карап торырга, бик озак сокланырга була. Билгесез останың кул җылысын сеңдергән сын башта уйланганнан күпкә олпатрак, тәэ­сирлерәк килеп чыккан. Бу инде гади әкияти герой гына түгел, халык зирәклеген һәм аның гореф-гадәт­ләрен саклаучы образ да.
Кыш бабайны караганда тагын нәрсәгә гаҗәпләнергә мөмкин? Рос­сиянең чит илдән кергән бөтен нәр­сәне никадәр тиз адаптацияләвенә, үзебезчә әйтсәк, җайлаштыруына һәм читне үзеңнекенә әйләндерү сәләтенә. Палестина пальмасы яфраклары бездә кабарып торган ботаклы чыршыга әйләнә. Төркиянең Дәмрә каласыннан булган Ни­колай Чудотворец Кыш бабайга үзгәреп куя. Болганчык Иордан елгасын бәкедәге үтә күренмәле ку­пель алыштыра, купшы яңгырашлы Тәүрат исемнәре бөтенләй таны­маслык булып гадиләшә: Иоаан– Иванга, Иеремия Еремага әйләнә... Гүя искиткеч останың күренмәс кулы чит илдән кергән катлаулы нәрсәне Россия өчен гадиләштереп юнган-шомарткан.
1-9
1-10
1-11
1-13
ЧЫРШЫДА – ТАНКЛАР ҺӘМ ИЯРЧЕННӘР
Кирилл Николаевич тартмадан совет заманындагы көмеш йөгер­теп ясалган чыршы уенчыкларын чыгара. Сагыну хисләре уянып куя! Аларны чыршы ботакларында йомшак кар ролен уйнаган мамыкка төреп саклыйлар иде. Чыршы бизәү бик сөенечле вакыйгага әй­ләнә, гап‑гади бүлмәдә дә серле җемелдәгән утлар пәйда була. Өл­кәннәр бу бүлмәгә кергәч, сокланып күз йөртә. Күңел кыллары ничектер йомшарып китә иде.
Уенчыкларның темасы үз чоры­на туры килгән. Казанның Дворян собраниесе бинасында Беренче бөтендөнья сугышы алдыннан куелган гаҗәеп зур чыршы, ха­лыкның патриотик хисләренә туры китереп, тулысынча солдат сынна­ры, туплар һәм крейсерлар белән бизәлгән. Сүз уңаеннан, Казан губерниясенең төп чыршысына һәр гимназия һәм училищенең кулдан ясалган зур уенчык җибәрү гадәте яшәп килгән.
Чыршы уенчыгының илдәге вакыйганы чагылдыруы – мәҗбүри шарт. Россия күкләрендә аэроплан­нар пәйда булып, очучылар халык героена әйләнгәч, чыршы ботакла­рын шунда ук ошбу темага уенчыклар бизәгән. Совет чорлары да бу кагыйдәдән чыгарма түгел. Чыршы бизәүне бер тыйганнар, бер рөхсәт иткәннәр, ләкин соңыннан, дини сәбәпне читкә куеп, чыршыны ха­кимият кулындагы «мамыктай йом­шак» пропаганда чарасына әйлән­дергәннәр дә үсеп килүче буынны тәрбияләүдә куллана башлаганнар. Балалар чыршыга буденовка кигән кызылармеецлар, тачанка-ростов­чанкалар элгән һәм, тизрәк үсеп җитеп, Эшче-крестьян Кызыл ар­миясе сафларына басарга хыяллан­ган. Бөек Ватан сугышы елларын­да чыршыларны автоматчылар, танклар, истребительләр һәм хәтта «Катюша»лар белән бизәгәннәр. Чирәм җирләрне үзләштергәндә, тракторлар модага керә; галәмгә очу башлангач, ясалма иярченнәр, ракеталар, скафандрлы космонавт­лар рәвешендәге уенчыклар өстәлә. Ылыслы гүзәлне бүген исә төрле төстәге шарлар, кар бөртекләре, кечкенә фонарьлар бизи. Бернин­ди сәясәт тә юк! Шулай да балалар аны бик күптән – 1903 елда шагыйрә Рәисә Кудашева язган иске җырны җырлап бәйрәм итә. Россиядә Яңа ел гимны ул:
В лесу родилась ёлочка,
В лесу она росла,
Зимой и летом стройная,
Зелёная была.
«СЕЗНЕ КОТЛАРГА АШЫГАБЫЗ…»
Открытка килгәч, аны өйдәгеләр­гә кычкырып укыганнар, аннары буфеттагы пыяла артына тыгып куйганнар яки стена календаре тирәсенә җилпәзә кебек кадап чык­каннар. Бәйрәмнән соң открыткалар калын гаилә альбомына озатылган. Кайчак татар әбиләре шулар белән диварларны да бизәгән әле, хәтта иске шәмаил читләренә дә ябышты­рып чыкканнар. Матур бит!
Кирилл Пономарёв коллекция­сендә Яңа ел һәм Раштуа открытка­лары да бар. Аларның күбесе язулы. Өч тиенлек маркаларына штамп сугылган. Димәк, бу тәбрикнамәләр адресатка ирешеп, аны куандырырга да өлгергән. Әйтик, менә яңа те­лефон аппараты (ул чорда исең китәрлек техник яңалык) янында­гы җилбәзәк, шаян кыз берьюлы ике трубкага ябышкан, күрәсең, бер үк вакытта ике егетен дә кот­лый. Менә шундый юмор!
Аны Казанга Түбән Новгород­тан 1914 елның 22 декабрендә җибәргәннәр, ә инде ике көннән Гостинодворская (хәзерге Черны­шевский) урамындагы Гутман ки­бетенә Иван Спиридоновка китереп тә җиткергәннәр.
1-4
1-3
1-2
1-12
«Исәнмесез, кадерле дустыбыз Иван Спиридонович һәм Евдокия Лаврентьевна һәм балаларыгыз Вера Поля. Сезне Раштуа бәйрәме белән котларга ашыгабыз. Аны шатлыкта, сәламәтлектә һәм чын мул­лыкта каршы алуыгызны телибез. Сезне йорт сатып алуыгыз белән дә котлыйбыз. Сезнең (бу урында укылмый) Фёдр».
Язган кешенең белем ягы ике­лелек кенә булган, ләкин шун­нан соң да әле кешеләр дөрес язу мәсьәләсендә әллә ни алга китмәде, телефондагы смсларга яки Ютуб һәм Инстаграм ишеләрдә­ге хәбәрләргә күз салу да җитә. Тех­ника барлыкка килү тормышны га­диләштерә. Хәтта шул ук телефон аппаратлары да бәйрәм хатлары, открыткалар санын киметә. Китап кибетенә барып открытка сайлау, аңа үзенчәлекле теләкләр уйлап утыру, орфографик сүзлек актару, хәрефләрне матурлап, сырлап-бө­тереп язу ихтыяҗы бетә, номерны җыясың да котлау сүзләреңне яңгы­ратасы гына кала. Эпистоляр жанр инде әнә шул чорда ук үлемгә хөкем ителә, ә кесә телефоннары һәм ин­тернет хат белән открыткаларны тәмам кабергә озатты.
– Инкыйлабка кадәрге открыт­каларның күбесендә алтын белән басып төшерелгән «Съ Рожде­ствомъ Христовымъ» язуы бар. Дини сәбәпне күздә тотмыйча гына котлаган «Съ Новымъ годомъ» дигәннәре сирәгрәк, – дип сөй­ли говорит Кирилл Николаевич, Яңа ел коллекциясен уен картала­ры кебек таратып. – Шулай да ел алышынуны әллә ни зурлап бил­геләп үтмәгәннәр. 31 декабрьдән 1 гыйнварга каршы төндә казан­лылар, мамык мендәрләрен ка­бартып, тәмле йокыга талу ягын караган. Православ динендәгеләр 6 гыйнвардан 7 сенә каршы төн­дә Раштуаны гына шау‑гөр ки­леп бәйрәм иткән. Чиркәүләрдә чыршы чатырлар корып, аның эчендә кардан вертеплар (Раштуа-ны сурәтләгән курчаклы мәгарә) ясаганнар. Кайчак елга бозыннан зур тәре кисеп алганнар. Раштуа атнасы хәйрия кичәләре белән тәмамланган, аларда лотереяләр уйнатылып, мохтаҗларга шактый зур ярдәм күрсәтелгән.
Халык чыршысын Черек күлгә куя торган булганнар. Ул вакытта Россия империясенең башка гу­берния башкалаларындагы шәһәр чыршысыннан биегрәк, шәбрәк булсын дип тырышмаганнар да. Төп максат – ярлы-ябагай өчен төрле уен-көлкеле, кызык-мызыклы бәйрәм оештыру. Анда шуар өчен таучыклар, таганнар, яулап алынырга тиешле боз кирмәннәре, шамакайлар, Петрушка һәм Горо­довойлы балаганнар, самавырлы чәй өстәлләре һәм бер тиенлек кайнар сумсалар булган – рәхәт­ләнеп бәйрәм ит! Чыршы төбен­дә гармун моңнары яңгыраган, һәм һәркем күңелле ял иткән. Сүз уңаеннан, халык күңел ачкан җирләрдә хәмер сату тыелган. Бары үлән һәм кипкән җиләк чәй­ләре генә. Бәйрәм үзе исерткән!
Совет чорында гражданнарга хәмер эчү культурасын бик кер­тергә тырыштылар. Һәр бәй­рәм, Яңа ел кебек гаилә бәйрәме дә иҗтимагый чара дип санал­ган. Һәм аны сәяси яктан дөрес тостлар белән кафеда, аек парторг күзәтүе астында, бергәләп кар­шы алырга киңәш ителгән. Ләкин бу гадәт урнашып кала алмаган. Һәркемне үз өендәге бер ләгән винегрет һәм «Советское шам­панское» шешәсе күбрәк кызык­сындырган, ә ул шампан шәра­бе исә акрынлап боздай салкын «Московская» белән алышынган. Ә инде телевизорда тәүге «Зәңгәр утлар» кабынып, Мөслим Маго­маев, Лариса Мондрус, Аида Ве­дищева, Валерий Ободзинский, Майя Кристаллинская һәм Эдуард Хильләрне карау бәхете тәтегәч, кешеләр бер-берсен карда ауна­тып ял итеп керү өчен генә урамга чыккалаган, ә аннары тизрәк кире өстәл янына йөгергәннәр.
Халык өчен Яңа ел кызыл төскә манылмаган бердәнбер бәйрәм булган. Кышкы, тик шундый җылы бәйрәм!
 
 
 
 

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: