Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»
Җир белән күк арасында

Җир белән күк арасында

«Татарстан» журналы Әдәби премиясе» җиңүчеләре - Айгөл Абдрахманова.

14 февраля 2018

Күп катлы йортлар... Күккә ашкан таш пулатлар... Болар барысы да - табигатьтән качып, үз эчләренә бикләнүче кешеләрнең яшеренү урыннары. Дөнья куучы адәм балаларының «Акча!» – дия-дия күзләре тонган. Тышта алтын көз булды ни дә, көмеш кыш булды ни – аларга барыбер. Таш йөрәкле таш пу­латлар эчендә яши-яши, кешеләрнең дә йөрәкләре ташка әйләнгәнме икән әллә?! Күңелләрендәге бозның эрүеннән куркыптыр инде, алар хәтта җәйнең җылы кояшыннан да качалар.
Менә бүген дә шәһәр халкы таш биналар эченә ке­реп югалды. Июльнең эссе көннәрен җилләткечләргә алмаштырды алар. Йөзләренә битарафлык битлеген киеп, компьютер артларына кереп утырдылар һәм ...дөньяларын онытып шунда чумдылар Ә мин исә җәйге табигатьнең матурлыгы белән хозурланып, урамнар буйлап йөрим, сирәк кенә исеп куючы йом­шак җил белән шаярам, җылы кояш нурларында иркәләнәм. Рәхәт... Кояшка тагын да якынрак буласы килә. Һәм мин, максатыма ирешергә теләп, югарыга үрмәлим. Беренче кат, ике, өч... унөч, ундүрт, унбиш...
Менә мин унбиш катлы йортның түбәсендә. Ке­шеләрдән өстә. Җир белән Күк арасында. Билгесез­лектә. Тирә-якта чиксез зәңгәрлек, мамык болытлар һәм... Һәм аска томырылырга әзерләнеп «канатларын җәйгән бер кош». Карап торышка кызга 18–20 яшьләр тирәсе. Өстендә кыска кара күлмәк, җилкәсенә салган юка соры шарф – барысы да кайгы билгесе. Ләкин бо­ларның берсе дә кызның якты йөзен караңгылатмый. Тәртипсез рәвештә тузгыган җирән чәчләр ара-тирә исеп куючы җилдә селкенешәләр. Җирән чәч бөдрәләре дә, җилкәсендәге шарф та тизрәк очарга телиләр бугай. Ләкин кыз ашыкмый әле.
Мин, аның сискәнүеннән куркып, аска чүгәлим дә түбәгә таба елышам... Һәм таш йөрәкле таш пулатның иңрәү авазын ишетеп тынып калам.
– Синең кебек хәлдә калганнарны күп күрдем инде мин. Кайсы гаиләсеннән уңмаган, кемнеңдер эштә мәшәкатьләр килеп чыккан. Кемдер эчкән баштан сикерә. Ә сине монда нәрсә китерде?!
Кыз берни дәшмәде. Түбә дә җавап таләп итеп азапланмады. Бары үзалдына ыңгырашкан төсле сөйләвен дәвам итте:
– Өч-дүрт көн элек минем янга бер яшь егет менгән иде. Башта бертуктаусыз тәмәке көйрәтте. Бераз ты­нычлангач, бөтен эч серләрен ачып салды.
Моннан берничә ел элек егет азартлы уеннар белән мавыга башлаган икән. Бер гөнаһсыз булып тоелган бу кызыксыну, аны әкренләп үз чоңгылына алып кереп киткән. Баштагы вакытта гади уен автоматлары булса, соңрак карталар алмашка килгән. Иртән – эш, кич – уен. Шулай ай арты ай, ел арты ел узган. Моңа кадәр гел җиңеп килгән уенчы, карталарга күчкәч, оттыра башлаган. Йөз сумын, меңлекне, аннан бөтен хезмәт хакын. Үз көче белән эшләп алган акча гына җитми башлагач, бурычка кергән. Тагын оттырган. Туган­нарына сиздермичә генә, өйдәге әйберләрне ташый башлаган. Барысын да оттырган. Соңгы уеннарның берсендә зур кешеләр белән уйнап, зур проблема­ларга тап булган. Шушы сазлыкка гомерлеккә кереп батканлыгын, әҗәтләрен беркайчан да түләп бетерә алмаячагын аңлагач, минем янга килергә булган...
Мин аны бу адымыннан тыеп калырга теләп: «Әти-әниең, туганнарың турында уйла. Терсәк якын булса да, тешләп булмаячак. Синең аска томырылуыңнан аларга җиңелрәк булыр дип уйлыйсыңмы әллә?» – дип ялвардым. «Әйе, – дип җавап кайтарды ул. – Минем аркамда алар болай да күп хәсрәт кичерделәр. Алар, ниһаять, бәхетле булырлар», – дип, ике дә уйлап тормый, аска ташланды...
Үзем таштан булсам да, сез әллә минем йөрәгем дә таш дип беләсезме? Күпме түзәргә була мондый хәлләргә?! Нишләп сез – кешеләр – бер-берегезгә би­тараф? Нигә сез тормыш авырлыкларыннан чыгуның бүтән юлларын эзләмисез? Нигә мизгел генә булган яшәүнең кадерен белмисез?! Нишләп тирә-ягыгыздагы матурлыкны күрмисез?!.
...Аска ташланырга дип инде түбә читенә килеп җиткән кыз бер адым артка чигенде. Коңгырт-кара күзләрен билгесезлеккә төбәп торды да, моңсу гына: «Ул егет минем абыем иде», – диде...
Кыз җирне сайлады...
...Мин түбәдән төшкәндә, шәһәргә кич аяк баскан иде. Шәһәрдә эңгер-меңгер. Ә күңелдә – шом. Минем эчемә кереп оялаган шул шомны агачлар арасыннан иренеп кенә күз кысучы шәфәкъ нурлары да, кичке җылы җил дә куып тарата алмады. Күңел тынычлыгы җир белән күк арасында, кайдадыр билгесезлектә эленеп калган иде...

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: