Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

Җир үзе булышты...

Бөек Җиңүгә 80 ел тулу уңаеннан башланган «41 нче ел балалары» проектын дәвам итәбез. Бөек Ватан сугышы башланган чорда туган, тәпи киткән бу сабыйларның язмышы ничек булып беткән? Нинди могҗиза белән исән калганнар? Әнә шундый өлкәннәребезнең гыйбрәтле язмышларын барларга булдык.

Үстерде, кеше итәргә тырышты,
Иң әүвәл без әнкәйләргә бурычлы.
Сугыш чоры буыны сау: көч алдык
Үлән сутыннан – Җир үзе булышты!

Татарстанның халык шагыйре Рәдиф Гаташ үзенең сугышка туры килгән сабый чагын әнә шулай дүрт юлга сыйдырган. Әтисе Кәшфулла фронтка киткәндә аңа биш ай да булмый әле. 1941 елның августында Кәшфулла берсеннән-берсе кечкенә өч улын кулына алып сөя: «Бәлки кайтып та булмас, бәхил бул», – дип, яраткан җәмәгате Сәвия белән хушлаша. Ир күңеле дөрес сизенгән – октябрь аенда Кәшфулланың үлгән хәбәре килә. Фронтка киткәннән соң, ул бары тик бер генә хат язарга өлгерә.

«ӘНИГӘ ГОМЕРЕМ БУЕ РӘХМӘТЛЕМЕН»

Язмыш, диген, Кәшфулланың өч бертуган абый‑энесе дә сугыштан исән‑имин әйләнеп кайта. Әйе, язмышлардан узмыш юк. Ләкин кечкенә Рәдиф бу хакыйкатьне аңламый әле: туганнарының әтиләре – янында, ә аларныкы кайтмады. Ни өчен шулай? Югыйсә, ул да хәзер әтисе белән басу-кырларда ат җигеп эшләр иде. Ә, юк, ихаталарын төзәтерләр иде, чөнки өйгә дә, каралты-курага да ир кулы кирәк... Әнә бит, әнисе ялгыз булгач, бөтен физик эшне үзе генә башкара. Әтисе исән булса, хатын‑кыз башы белән болай үгез җигеп тилмермәс иде. «Эх, әти, әти...»

«Сугыш беткән көн истә түгел», – ди Рәдиф абый. Аның каравы, ятимлек ачысының ни икәнен һәр күзәнәге белән хәтерли. Үзеннән бигрәк, әнисен кызгана ул, чөнки тормышның бөтен авырлыгын шушы күркәм ханым үз җилкәсенә алган.

– Әнием Сәвия гомере буе Башкортостанның Кушнаренко районы Марс авылында яшәде, – дип искә алды Рәдиф абый. – Ул шулкадәр йомшак, якты күңелле, йөзендә нур уйнап торган гади авыл хатыны иде... Әтидән 32 яшьтә калган. Гомере буе аңа тугрылык белән яшәде. Әтигә дә фронтка киткәндә 32 яшь була. Әнкәй безне бик авырлык белән үстерде. Ләкин шулай булса да, абыйларны да, мине дә авыр эшкә чыгарып җибәрмәде. Иң хикмәтлесе – бөтен йөкне үзе тартса да, әни безне укудан аермады. Арабыздан киткәненә кырык елдан артык инде. Ә мин әле дә ятимлек ачысын тоям. Әниләрдән дә якын кеше була алмый, моңа яши‑яши тагын мең кат инанасың.

– Ә мин әле дә ятимлек ачысын тоям. Әниләрдән дә якын кеше була алмый, моңа яши‑яши тагын мең кат инанасың…

«БЕЗ ИПИ АШАМАДЫК...»

Сугыш чорында туган балаларның барысын да бер нәрсә берләштерә – ачлык. Туйганчы кара икмәк ашау аларның иң зур хыялы була. Рәдиф Гаташ та искәрмә түгел. Хәер, өйдә бит әле 1938 елгы игезәк абыйлары Рәшит белән Рәфит тә була.

Ризык турында сүз чыккач, халык шагыйре, күңеленә нык кереп калган бер истәлек белән бүлеште:

– Җәен песи борчагын бик яратып ашадык. Ә менә кычытканнан курка идем. Югыйсә аны әни әйбәтләп пешереп тә бирә, барыбер чагар дип шикләнеп, авызга алырга кыймадым. Әнинең кычытканны безгә бик тә ашатасы килә, витамин булсын, дип уйлагандыр инде. Менә балачак турында сүз чыкса, гел шул ашарга булмау, фәкыйрьлек кабат күз алында килеп баса… 1959 елда мәктәпне тәмамлап, Уфага укырга киттем. Шунда гына туйганчы ипи ашаганымны хәтерлим.

Ашау дигәннән, Рәдиф абый кызык та, кызганыч та тагын бер хәлне искә ала. Ул аны «качып кына ипи пешерү» дип атый. Арыш, бодай өлгергәч, Сәвия апа төнлә башаклар кыркып кайта торган була. Базга төшеп, кул тегермәне белән тарттырып, аннан он ясый. Әйе, заманасына күрә Сәвия апа бик зур «җинаять» эшли. Бу хакта колхоз бригадиры яки рәисе белеп алса, бетте баш. Өч бала, дип тормыйлар, утыртып та куярга мөмкиннәр. Өч улын ялгыз тәрбияләүче ана кеше моны яхшы аңлаган, әлбәттә, тик газизләренә бер телем ипи ашату теләге бөтен куркуларны да җиңгән. Сәвия апа улларын кат‑кат кисәтә: «Карагыз аны, минем он тартканны кешегә сөйлисе булмагыз!»

– Иң аянычы, мин безгә кергән кешегә, сорасалар да, сорамасалар да: «Без ипи ашамадык», – дип шар ярып сала идем. Бала бит, нишлисең... – дип елмая хәзер Рәдиф абый. – Бу инде куркудан, беркатлылык белән әйтелгән сүзләр.

Курку дигәннән, халык шагыйре яшерми: гаиләдә өч ир бала булса да, ул авылдагы агайлардан бераз гына шүрләбрәк үскән. Бу аңлашыла да, өйдә әти кеше юк. Әнисе исә улларына кычкырып, дорфа итеп тә эндәшми. Ә пар канатлы гаиләдә үскән балалар әтиләреннән әнә ничек куркып тора! Шулай булгач, булачак шагыйрьнең балачагын начар дип әйтергә мөмкинме соң? Юктыр. Рәдиф абый хәзер әнә шулай дип фикер йөртә.

– Рәдиф абый, ә сезнең балачактагы хыялыгыз нинди иде? – дим.

– Очучы булырга хыялландым, – ди ул, күзләре шунда ук очкынланып китә. – Әдәби китаплар укуның нәтиҗәсе дә булгандыр. Тик күзем начар булганлыктан, әлеге хыялның тормышка ашмаячагын тиз аңладым. Хыяллар күп иде ул балачакта. Матур кием дә киясе килгәндер, чөнки абыйлардан калган иске‑москы белән үсәргә туры килде. Чоры, заманы шундый булган, ­ берәү гә дә үпкәләп булмый. Ашарга ризык, кияргә кием булмаса да, без ул вакытта рухи байлыкка кинәндек. Абыйлар белән китапханәгә кайткан һәр китапны алып, ярыша‑ярыша укыдык. Нәтиҗәдә, барыбыз да әдәбият юлыннан киттек.

 

...Рәдиф Гаташны якыннан белгән кешеләр килешер, дип уйлыйм: хатын‑кызга аның кебек мәдхия укыган, шул дәрәҗәдә хөрмәт иткән шагыйрьләр тагын бармы икән? Моның сере, һичшиксез, өч баласын ялгыз үстергән Сәвия апада кебек. Аңа таянып үскән балалар хатын‑кызны олыламый торган була алыр идемени?! Иң авыр елларда да улларының күңеленә әнә нинди оеткы салган бит ул! Бу турыда Рәдиф абыйның үзеннән дә яхшырак әйтеп булмас:
 

Йөз ел тоташ Җир иде ут эчендә,
Янды асыл ирләр «сугыш миче»ндә.
Дөньяны сөйрәп барды кем? Хатан-кыз,
Әле дә шулай! Язам белгән өчен дә!..

 

Руфия Фазылова

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Добавить комментарий

Тема номера