«Ярамаган – бала-чагага!»
Исемнәр турындагы закон
06 сентября 2017
«Дөрес» булмаган мондый исемнәргә каршы дәүләт югарылыгында көрәшергә булдылар. Июнь аенда ТР Дәүләт Советы яңа закон кабул итте. Гаилә кодексына үзгәрешләр кертү хакында шундый ук закон язын РФ Дәүләт Думасында кабул ителгән иде. Аның нигезендә әти-әниләр баласына сан, хәрефле-санлы билгеләр, хәреф булмаган тамгалар, аларга кушымталар кергән исемнәр бирергә тиеш түгел. Шулай ук сүгенү сүзләре куллану, вазыйфа, титул, рангларны күрсәтү дә рөхсәт ителми. Халык арасында бер фикер йөри: аббревиатурадан торган исемнәрне кушарга ярамый икән. Нәрсә, хәзер Дамир, Ринат кебек исемнәр юкка чыгачакмы? Тагын бер борчыган сорау: яңа туган балаcына ата‑ана үзе теләгән исемне куша алачакмы?
«УЛ ЧОРДА АНДЫЙ ИСЕМНӘР МОДАДА ИДЕ...»
Яңа законның тәртипләре хакында – соңрак. Башта сәер дә, кызык та булган исемнәр хакында сөйләшик әле. Бу уңайдан бер мәзәк тә искә төште.
Бер кешенең улы туган. Куршесе аңардан сорый икән:
– Нинди исем куштыгыз соң?
– Джек.
– Абау! Эт исеме тугелме сон ул?
– Әй, ярамаган тагын бала-чагага...
Совет чорында татарлар, русларга әйтергә җиңелрәк булсын, дип, интернациональ исемнәр кушкан: Руслан, Регина, Денис... Татарлар ул яктан, мөгаен, исемнәр мәсьәләсендә иң күп зыян күргән халыктыр. Бер генә рус яки яһүднең дә татарга әйтергә җиңел булсын, дип, исем алмаштырганын белмим. Руслан, Региналарның күп булу сәбәбе исә икенче нисбәткә дә бәйле: катнаш никахлар. Гадәттә, андый вакытта, ике якка да уңай булсын өчен, ата-аналар интернациональ исем куша. Ә менә Камал театрының музей мөдире Луара ханым Шакирҗанның исем белән бәйле тарихы бөтенләй икенче:
– Без гаиләдә дүрт бала, барыбызның да исемнәре зур елга атамалары белән бәйле, – дип сөйләде Луара ханым. – Әти‑әнием – интеллигенция вәкилләре. Шуңа алар, үзенчәлекле булсын, дип, балаларына зур елга исемнәрен биргәннәр: Амур, Нил, Лена, Луара. Кечкенә, үсмер чакта мондый исемнәр йөрткәнебезгә гаҗәпләнмәдек. Ул чорда хәтта мода иде алар. Бары соңрак, халык дингә кайта башлагач кына, мин дә үз исемем турында уйлана башладым. Һәм Луараны Зөһрәгә алмаштырдым. Казанда яшәгәндә Равил хәзрәт Гайнетдин гаиләсе белән аралаша идек. Хәзрәтнең тормыш иптәше Зөһрә атлы. Миңа бу исем бик ошады...
Мулла Зөһрә дип кушса да, Луара Шакирҗанга күпләр элеккеге исеме белән эндәшә икән. Бары аерым берничә кеше, бик якыннары гына, Зөһрә, ди.
Абыйларым үзләренең исемнәрен алмаштырмадылар, аларның моңа әллә ни исләре китмәде, – ди Луара (Зөһрә) ханым. – Ни кызганыч, Амур, Нил абыйларым инде гүр ияләре. Күңелдә бер үкенеч калды: үзебезчә мәгънәле мөселман исеме куштырасы калган. Алдан уйлап күндерә алмадым шул. Матур мәгънәле исем – бәхет чыганагы, дип уйлыйм.
Сәнгать өлкәсендә кайнаучы тагын бер ханым – артист, тамада Аграфена Васильеваның исә берьюлы берничә исеме бар: Груня, Гөрпинә, Груша...
– Түбән Кама районының Келәтле исемле гүзәл авылында туганмын, – дип сөйләп китте Аграфена ханым. – Авылдагы бөтен титуллар белән әйтсәк: «Бүре Бәчелие кызы Марҗук белән Җабалак Симонының Унтун кызы Гөрпинә» булам мин. Тугач та шулай атарга уйлаганнар. Авыл советында исә мондый исемне язарга рөхсәт бирмәгәннәр, Аграфена дип теркәгәннәр. Бәләкәй вакытта, үртәп, «Гөрпинә Гөберле бака» дип тә әйтәләр иде. Үсә‑үсә андый үртәүләр бетте. Үз исемемне бик яратам. Милләтем буенча керәшен татары мин. Бездә Аграфена изге исем санала, «саклаучы фәрештә» мәгънәсендә. Христианнарда «Аграфена Купальница» дигән көн бар, ул 6 июньгә туры килә ул. Бу көннән соң аерым бер үләннәрне җыярга кушалар, шифасы күп була.
Аграфена Васильева исемне алмаштыру хәерле түгел дип саный:
– Минем танышларым арасында, яңа исем кушылгач, тормышлары гел кирегә тәгәрәгән кешеләр бар. Хәтта фаҗигале төстә һәлак булучылар да очрады. Бездә шундый ышану яши: балага исем кушканда, аңа бер фәрештә иңә, ул аны саклап, яклап тора. Әгәр инде олыгайган көндә исемеңне алмаштырасың икән, теге фәрештә урынына икенчесе килә. Ә ул сабый бала кебек яшь була, димәк, олы гәүдәле кешене саклап бетерә алмый.
«БОРЧЫЛЫРГА СӘБӘП ЮК»
Гаилә кодексына үзгәрешләр кертү турындагы законга килик. Аны Дәүләт Думасы депутатлары агымдагы елның 21 апрелендә кабул иткән иде. Санаулы көннәрдән соң, Президент Владимир Путин дә законга кул куйды. Шулай итеп, үз чиратында ТР Дәүләт Советының 29нчы утырышында «ТР Гаилә кодексына үзгәрешләр кертү турында»гы закон проекты кабул ителде. Моңарчы ЗАГС органнарының ата‑ана сайлаган исемне теркәүдән баш тартырга хокуклары юк иде. Хәзер исә андый чикләүләр закон тарафыннан рөхсәт ителәчәк.
– Халык борчылмасын, бездә кайсы исемне кушарга ярый, кайсын ярамый дигән аерым китап юк, – дип тынычландырды ТР Министрлар Кабинетының Гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе башлыгы урынбасары Ренат Әхмәтҗанов. – Республиканың күпчелек ЗАГС органнарында исемнәр китабы бар. Гадәттә, колакка ишетелмәгән исем булса, безнең хезмәткәрләр шунда карап ала. Ямьсез яңгырашлы яки әйтергә җайсыз исем кушарга теләгән ата‑анага икенче исем сайларга тәкъдим ителә иде. Хәзер дә бу шулай эшләнәчәк. «Татарстан Республикасы Гаилә кодексына үзгәрешләр кертү турында»гы ТР Законы ЗАГС хезмәткәрләре өчен исем кушканда бер таяну ноктасы булачак. Теге яки бу исемне ни өчен кушарга ярамаганны, ата-аналарга әлеге закон нигезендә аңлатачакбыз. Монда бер куркырлык нәрсә дә юк. Закон нигезендә, исемгә сан, хәрефле-санлы билгеләр, хәреф булмаган тамгаларны, аларга кушымталар тагарга ярамый. Шулай ук сүгенү сүзләре куллану, вазыйфа, титул, рангларны күрсәтү дә рөхсәт ителми. Ә менә балага атасының исеме (отчество), ата‑ана ризалыгы белән милли традицияләр нигезендә, «улы» (ир бала өчен) сүзе, «кызы» (кыз бала өчен) сүзе өстәргә мөмкин дигән нигезләмә сакланып калды. Андый очраклар да бар. Дәүләт Думасында депутатлар башта аббревиатурадан торган исемнәрне дә тыярга кирәк дип фикер алышкан иде. Тик, бу очракта бәхеткә дияргәдер, аларга тимәделәр. Ринат, Ленарлар иң киң тиралган исемнәр бит!
– Аббревиатурадан торган исемнәрне калдыруны сорап, Дәүләт Думасына хат юллаган идек, – диде ТР Министрлар Кабинетының Гражданлык хәле актларын теркәү идарәсенең хокук, кадрлар эшләре һәм оештыру бүлеге башлыгы Ольга Захаренко. – Беренчедән, андый исемнәр бездә күп, икенчедән, мәгънәсе, яңгырашы ягыннан матур. Депутатлар безнең сүзгә колак салды: элек кушылган аббревиатурадан торган исемнәр кулланылышта кала. Аларны яңа туган сабыйларга алга таба да кушарга рөхсәт ителде. Ә менә берничә сүзне кыскартып ясалган яңа исемнәр бик хупланмый. Бу очракта аның мәгънәсен карарга, тикшерергә кирәк булачак.
Соңгы елларда татарстанлылар балаларына күбрәк дини исемнәр куша башлаган. Шулай ук кино, эстрада йолдызларының исемнәре, төрле мифик геройларның, тарихка кереп калган шәхесләрнең исемнәре дә популяр икән. Мисал өчен: Жасмин, Аврора, Эсмеральда, Тамерлан, Чыңгыз һ.б.
ИСЕМ ХИКМӘТЕ
Татар исемнәренә тукталыйк. Төрки халыкларда: «Башка милләт исемен кушу – башка халыкка әверелү» дигән гыйбарә дә йөргән. Гадәттә, исемне бала тугач та җиде көн эчендә кушалар.
Татар исемнәренең барлыкка килүе өч чорга бүленеп карала:
– Мәҗүсилек ырымнары, йолалары тәэсире булган борынгы төрки чор (I–X гасырлар). Бала таза, нык булсын дип хайван, киек кошлар, затлы булсын дип, төрле металл атамаларын исем итеп кушканнар. Мисал өчен: Шаһбаз (бөркет), Карлыгач, Арыслан, Зөмрәд, Энҗе һ.б.
– Ислам дине һәм шәригать кануннары йогынтысы булган чор (X–XX гасыр башы): Болгарда Алмыш хан тарафыннан 922 елда Ислам дине кабул ителгәннән соң гарәп исемнәре керә башлый: Мөхәммәт, Йосыф, Гайсә, Муса, Зәкәрия, Зөлхиҗә һ.б.
– Октябрь инкыйлабыннан соңгы чор (XX гасыр башыннан алып, хәзерге чорга кадәр): рус һәм Көнбатыш Европа илләреннән кергән исемнәр популярлаша. Мәсәлән, Радик, Артур, Эрнест, Альберт һ.б.
Филокартист, диктор Абдулла Дубин исемнәрне ныклап өйрәнгән затларның берсе. Бу турыда аның аерым хезмәтләре дә бар.
– Иске Казан сурәтләрен эзләгән вакытта бер китапка юлыктым: исемнәрнең кеше тормышында зур роль уйнавы турында язылган иде анда, – дип сөйләде Абдулла абый. – Шуннан бу тема белән кызыксынып киттем. Кеше исемнәрен өйрәндем. Шуны әйтә алам: исемдәге баш хәреф зур көчкә ия. Миңа 68 яшь тулгач дөньяга килгән кызыма «Мәрьямиям» дип куштым. «М» хәрефе – тырыш, актив, «Я» – иҗади, яхшы күңелле дигән мәгънәгә ия. Кызык өчен генә тикшереп карагыз: исемнәре «А» хәрефенә башланган кешеләр көчле рухлы, нык холыклы, власть яратучылар (Айдар, Айгөл һ.б.) «Б» – тотрыклы, үз максатына ирешүчән, «В» үзгәрүчән кешеләр, үз фикерендә, сүзендә тора белмәү сыйфатлары хас, «Г» – намуслы, мөстәкыйль, «С» – салкын акыл белән эш итә торган, көйсез, «Р» хәрефенә башланган кешеләр тиз кызып китүчән, ышанучан булалар. Иң беренче чиратта әтисенең исеме зур роль уйный. Хатын‑кыз берничә мәртәбә кияүгә чыгып, фамилиясен үзгәртергә мөмкин, ләкин барыбер аңа беренче, кыз фамилиясендәге хәрефләр йогынты ясый. Ата-аналарга сүзем шул: балага исемне уйлап бирегез. Модага ияреп, әллә нинди колак ишетмәгән исемнәр кую – ахмаклык. Мода уза ул, ә балага шул исем белән яшәргә кирәк бит. Татарстанда исем алмаштыру шактый киң таралган күренеш, аеруча мөселманнар арасында. Дөрес, яңа документлар эшләтәсе була, дип, күпләр аны ЗАГС идарәсенә барып теркәтми. Шуңа күрә дә төгәл статистика турында сүз йөртеп булмый.
«Туган авылым» мәчете имам-хатыйбы Илнар (Нурулла) хәзрәт Зиннәтуллин ярты ел элек исемен алмаштырган. Бу хакта менә нәрсәләр сөйләде ул безгә:
– Кешенең исеме аның язмышына, тормышына турыдан-туры тәэсир итә. Галимнәр моны раслады. Кешеләр программалашырга сәләтле. Көн саен нәрсәдер әйтеп торсаң, нигәдер игътибарын юнәлтсәң, адәм баласы ул шулай була, дип ышана башлый. Ә кеше көн саен иң күп ишеткән сүз нинди? Үз исеме! Начар исемнәр хәтта ниндидер авырулар китереп чыгарырга мөмкин. Ә яхшы исем, үз чиратында, авыруны дәваларга ук сәләтле. Мисал өчен, бала миңле булып туса, аңа Миңлебикә, Миңсылу исемнәре куша торган булганнар. Һәм миң акрынлап юкка чыккан. Шулай ук кеше авырса, сәбәбен белмәгән очракта, исемен алмаштырганнар. Авыруның хәле чынлап та яхшырып киткән. Минем исемем, ягъни Илнар, мөселманнарда тыелган булмаса да, авыр исем: «ил уты» дигәнне аңлата. Тормышта бөтен нәрсә авырлык белән килгән кебек булды миңа, ут эчендә яшәгән кебек. Ә Нурулланың мәгънәсе: «Аллаһның нуры». Ут кебек якты, ләкин пешерми, ә җылы, нурлы. Уттан бераз китәр өчен шулай эшләдем. Шәригать буенча, ата‑анасы балага, белмичә, тыелган, мәгънәсез исемнәр кушкан очракта аны алыштырырга кирәк. Хәтта мәгънәсе начар, ислам диненә туры килмәсә, исемне үзгәртү мәҗбүри дияр идем.
Татар телендә ялгызлык исемнәрен һәм аларның килеп чыгышын ныклап өйрәнү XIX йөзнең икенче яртысыннан башлана. Бу өлкәгә Ш. Мәрҗани, К. Насыйри, Г. Әхмәров, В.В. Радлов, В.К. Магницкий, Н.И. Золотницкий, С.М. Шпилевский, Н.И. Ашмарин, И.А. Износков, Г. Тукай һ.б. үзләреннән зур өлеш керткән.
Октябрьдән соң да ономастик материалны җыю эше дәвам иткән. Г.В. Юсупов, Р.Х. Субаева бу өлкәдә эшли. 1963 елдан башлап татар ономастикасын Г.Ф. Саттаров өйрәнергә керешә. Татарларда кеше исемнәренең тулы картинасы аның тарафыннан болай тасвирлана:
бик борынгы чорга караган борынгы гомумалтай исемнәре: Алтын, Алтынбикә, Алтынчәч, Байбуга, Ишбуга, Тайбуга һ.б.;
борынгы төрки катлам: Айбикә, Айтимер, Илбарыс, Килдебәк, Толымбай, Юлкотлы һ.б.;
иске татар теле катламы: Айсылу, Таңсылу, Алмас, Туйбикә, Айдар, Сөенбикә, Таңбикә, Ханәкә, Сайман һ.б.;
гарәп теленнән кергән катлам: Габдулла, Госман, Нурия, Рамазан, Әлфия, Сания, Әхмәт, Һади һ.б.;
фарсы теленнән кергән катлам: Бану, Гәүһәр, Гөлзадә, Гөлсинә, Зифа, Нияз, Рушан, Сәрвәр, Рөстәм һ.б.;
татар, гарәп һәм фарсы исемнәреннән гибридлашып ясалган катлам: Акназар, Фәезхан, Әсмабикә, Тимершан, Маһибәдәр һ.б.;
рус теленнән һәм Европа телләреннән кергән алынма исемнәр: Лена, Роберт, Альбина, Клара, Эльза, Альберт, Марат һ.б.;
Октябрьдән соң формалашкан яңа татар исемнәре катламы: Айгөл, Айзирәк, Гөлүсә, Илдус, Илшат, Илсөяр, Иркә һ.б.
БУ КЫЗЫК!
БОЧ рВФ 260602. Рәссам Вячеслав Воронин белән реставратор Марина Фролова үзләренең балаларына шундый исем кушарга теләп, ничә еллар буе көрәштеләр. Тик Мәскәүнең ЗАГС идарәсе, аннан берничә суд та ата‑анага мондый исемне куярга рөхсәт итмәде. Хәрефләрнең аңлатмасына килгәндә ул түбәндәгечә: «Биологический Объект Человек рода Ворониных-Фроловых». Ә саннар баланың туган көне, ае, елын күрсәтә.
Малайларга кушылган сирәк исемнәр (2017):
Акпер, Агаали, Әмирҗан, Ардольф, Батулла, Вилен, Давыд, Зариф, Илһам, Йосыф, Ирфан, Кир, Миңнехан, Роял, Самад, Туран, Уоррен Данил, Фоат, Чарльз;
Кызларга кушылган сирәк исемнәр (2017):
Ада, Айя, Аят, Вета, Владлена, Гунай, Дариана, Дилноза, Зәйнәб, Зөләйха, Иркә, Климентина, Латыйфа, Луна, Нурана, Патрина, Сәйдә, Саяра, Сәвдә, Шушанна, Язгөлем.
Малайларга иң күп кушылган исемнәр (2017):
Әмир, Тимур, Кәрим, Артем, Матвей, Кирилл, Егор, Данил, Александр, Камил.
Кызларга иң күп кушылган исемнәр (2017):
Ясминә, София, Ралина, Арина, Милана, Виктория, Алисә, Азалия, Анастасия.
(Мәгълүматлар ТР Министрлар Кабинетының Гражданлык хәле актларын теркәү идарәсеннән алынды).
Добавить комментарий