«Исем ул – халык хәтере»
«Татарстан» журналы быел – Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елында традицияләребез, йолаларыбыз турында язуын дәвам итә. Басмабызның бу санында исем кушу йоласы, татар исемнәренең килеп чыгышы, аларның әһәмияте турында сөйләргә абруйлы белгечләребез булышты.
21 февраля 2023
Гүзәлия Хаҗиева,
филология фәннәре докторы
ЫШАНУЛАР
– Татар халкы гомер-гомергә балага исем бирүгә җитди караган, аның мәгънәсенә, исем кушканда төрле йола-гадәтләргә аеруча зур игътибар биргән. Хәзерге көндә дә бу мәсьәлә үзенең әһәмиятен югалтмаган.
Исем кушу йоласына аеруча игътибар бирүнең үз сере бар. Исемнәр төрле бәла-казалардан, авыру-сырхаулардан котылырга ярдәм итә, дип саналган. Шулай ук куркыту һәм культ мәгънәсен белдергән исемнәр атаананың, өлкән буынның теләкләрен чагылдырган. Исем – җанның бер өлеше, дигән фикер яшәгән. Шуңа бәйле рәвештә, татар халкында исем кушуның төрледән-төрле ырымнары яшәп килә. Татар телендә әлеге ырымнарны исем алыштыру, исем aвыштыру, исем бозу дип атыйлар. Баланың кинәт кенә авыруы дөрес сайланмаган яисә «бозылган» исем белән аңлатыла.
Исем алыштыру халык медицинасында да киң кулланылган. Әгәр бала бик нык авырса яисә балага миң чыкса, исемен алыштырганнар. Мәсәлән, Казан арты төбәгендә, әгәр бала авырып китсә, тары боткасы пешергәннәр һәм аны мичкә куйганнар. Морҗадан кашык төшереп: «Исемен алыштырам, Миңлегөл булсын. Кашык төшердем, саулыгын бирсен», – дип әфсен укыганнар. Соңыннан тары боткасын кошларга биргәннәр. Билгеле булганча, морҗа начар рухларның өйгә керү юлы булып саналган. Шуңа күрә кешенең морҗага эндәшүе начар көчләргә мөрәҗәгать итү булып аңлатылган.
Исемгә «миң» сүзен кушуда аерым йола яшәгән. Бу йоланы халык арасында «миң боздыру» дип атыйлар. Билгеле булганча, миң төрки халыкларда бәхет символын, бәхетле язмышны белдерә. Миң боздыру йоласын үткәргәндә, Казан арты татарларында морҗадан тары боткасына кашык төшергәннәр. Нократ татарларында баланың яңа исемен морҗадан кычкырганнар. Кендек әбисенә яңа кашык бүләк иткәннәр. Бу йоланы кар эреп беткәнче яисә җәй җиткәнче үткәргәннәр. Миң сүзе кергән исемнәр биргәннәр: Миңсылу, Миңлебай һәм башкалар.
ЗАМАНГА ИЯРҮ
1788 елда Екатерина патшабикә Указы нигезендә Оренбург Диния нәзарәте ачыла. Әлеге оешма ачылуга, исем кушу эше муллаларга тапшырыла, чөнки яңа туган баланы рәсми теркәү аларга йөкләнә. Шул вакыттан алып татар, башкорт, казах, кыргыз милләтләрендә максатчан рәвештә гарәп-фарсыдан кергән исемнәрне куштыру башлана. Аннары әлеге халыкларда гарәп исемнәрен кушу гадәте барлыкка килә. Бу хәл XIX гасыр азагы – XX гасыр башына кадәр дәвам итә. Муллалар балаларга гарәп, фарсы исемнәрен куша, ә ата-ана, аларның мәгънәсен бөтенләй аңламаса да, каршы килми. Кайвакыт муллага нинди дә булса исем ошый икән, ул аны бик күп балага куша.
1917 елгы революциядән соң кыскартылма, билгеле бер шәхескә бәйле исемнәр үтеп керә башлый. «Кызыл Татарстан» газетасының 1924 елгы 22 июнь санында эшче татар гаиләсендә туган бер кызга, иптәш Троцкийга багышлап, Троцкино дип исем кушу бәйрәме үткәрелү турында хәбәр ителә.
ХХ гасырның 30 нчы елларыннан балага исем кушу яңача башкарыла башлый. Әлеге йоланы «Октябриналар» дип атыйлар, һәм алар митинг, җыелыш, котлау формасында үткәрелә. 1930 елда «Азат хатын» журналында ата-аналарга киңәш рубрикасында түбәндәге исемнәр тәкъдим ителә: Рафил, Марат, Фред, Ирек, Азат, Ренад, Корыч, Эдвард, Альфред, Алмас, Илдус, Арслан, Марс, Баян, Карл, Марсель, Тимер, Радик, Батыр, Ук, Лерон, Ильгиз, Роберт, Сталь, Денам, Ялкын, Зирәк; Роза, Клара, Флера, Гүзәл, Йолдыз, Рева, Рема, Гөлкәй, Кояш, Алсу, Ләлә, Ландыш, Марта, Бүләк, Луиза, Аида, Лера, Ариа, Иркә. Киңәш ителгән исемнәр арасында кыскартылма исемнәр дә бар: Дамир – «Да здравствует мир», Вил – «Владимир Ильич Ленин», Рев – «Революция», Ренат – «Революция, наука и труд», Ким – «Коммунистический интернационал молодежи», Марлен – «Маркс-Ленин» һәм башкалар.
Яңа исемнәрне үз балаларына күбрәк татар интеллигенциясе куша.
ИСЕМ КУШУ – гаиләдәге зур вакыйга. Бу йола, сабый тугач та, атна‑ун көн эчендә башкарылырга тиеш. Әлеге күренеш «бәби туе» белән ныгытыла. Балага исем гаилә тәкъдиме белән мәхәллә имамы тарафыннан кушыла. Исем кушу мәҗлесендә ата-ана, әби-бабай, гаилә әгъзалары катнашу за‑ рур. Бу изге гамәл Аллаһ Тәгалә, милләт, баланың үзе каршында зур җа‑ ваплылык дигәнне аңлата. Шуңа күрә дә исем илаһи, милли һәм аһәңле булырга тиеш. Исемнең күп вакытта җисеменә туры килүен истә тотарга кирәк. Чөнки исем ул яшәү туграсы, гомер тамгасы. Балага исем кушу йоласы мәхәллә имамы таныклык тапшыру белән тә‑ мамлана. Исламда имам кушкан исем генә кануни санала.
Илдус Әмирхан. «Татар фәлсәфәсе һәм милли мәгариф»
(Казан, Татарстан китап нәшрияты, 2003 ел.)
МИЛЛИЛЕККӘ ТАБА
ХХ гасырның 90 нчы елларында, милли күтәрелеш чорында, ата-аналар исемне кемгә дә булса багышлап куша башлый. Мәсәлән, татар исемнәре арасында ата-аналар Минтимер исемен беренче президентыбыз Минтимер Шәймиев исеме хөрмәтенә бирә. Әлеге шаукым 90 нчы елларда активлашып киткән иде. Татарлар арасында Илһам, Хәйдәр, Разил, хәтта татарга күпмедер дәрәҗәдә ят булган Роберт исемнәре татар халкының күренекле җырчылары Илһам Шакиров, Хәйдәр Бигичевка, шагыйрьләр Разил Вәлиев белән Роберт Миңнуллинга һәм башкаларга багышлап кушыла. Әлеге исемнәр балага милли замандашларыбызга – халкыбызның күренекле затларына хөрмәт йөзеннән бирелә, аларның популярлыгы шуның белән бәйле.
Татар антропонимика системасында Әмир, Әмирхан, Сәет, Солтан, Рәис, Мөдәррис кебек исемнәр дә популяр. Мондый исемнәр татар антропонимика системасы үсешенең бөтен чорларында да кулланыла. Һәм бүген дә актуальлеген югалтмый.
БОРЫНГЫДАН КИЛӘ
Төрле титуллардан ясалган исемнәр иң борынгы катламга карый. Борынгы Орхон-Енисей язмаларында ук инде әлеге исемнәр теркәлгән. Борынгы төркиләрдә бала тугач та аңа кендек исеме бирелсә, батырлыклар эшләгәч, иҗтимагый тормышта төрле титуллар казангач, эр яки ир исеме бирелгән. Шуңа күрә ташъязмалардан борынгы төркиләрнең берничә исеме булганлыгы һәм исем йөртүченең язмышы, шәхес буларак формалашуы турында бик күп мәгълүматны ачыкларга мөмкин.
Ир-егетләргә титул, чин сүзе кергән исем бирү – ата-ананың бала тормышта үз урынын тапсын, иҗтимагый үрләр яуласын, матди ирек казансын дигән теләкләренә нигезләнә. Шулай итеп, татар исем системасында титулга бәйләнешсез теләк исемнәр дә күп: Солтанбай, Солтангали, Солтангази, Ханзафар, Ханморат, Ханзаман, Мирзагали, Мирзавәли, Мирзанур, Морзабәк, Морзабулат, Морзагаян, Шәехбулат, Шәехтимер, Шәехгали, Әмирхан, Әмирҗан, Әмиргали, Мирсафа, Мирвәли, Мирхатип, Сәетхан, Сәетгали, Сәетрәхим, Шаһбаз, Шаһгәрәй, Шаһнур, Тархан, Тарханбәк, Тархангол һәм башкалар.
Кеше исемнәре, аларның мәгънәләре һәрвакыт игътибар үзәгендә тора. Ни өчен андый исем кушканнар, ул исемнең мәгънәсе нидән гыйбарәт, аның язмышка тәэсире нинди – бу һәм башка шундыйрак сораулар, уйланулар кешелекне инде борынгы чорлардан ук кызыксындырган, борчыган. Исем – халык хәтере, халык мирасы, халык тамгасы ул. Нәсел җепләрен бәйли торган тирән мәгънәгә ия сүз дә ул.
Җәлил хәзрәт Фазлыев,
ТРның Баш казые
«ИСЕМ – ТУГАН ТЕЛНЕҢ ИҢ ЯКЫН, ИҢ ГАЗИЗ, ИҢ КАДЕРЛЕ СҮЗЕ!»
– Балага исем кушуга бик җитди килергә кирәк, чөнки исем кешегә бер генә мәртәбә бирелә һәм ул аның гомерлек юлдашына әверелә. Кеше үз исеменә шулкадәр күнегә ки, ул аңа туган теленең иң якын, иң газиз, иң кадерле сүзе булып тоела. Әби-бабаларыбыз элек-электән исем кушуга бик җитди караган, исемнең җисеменә туры килүенә ышанган.
Кызганычка, бүген электән килгән бик күп матур гадәт югалып бара кебек, күп гаилә исем кушуга җитди карамый. Күбебез кечкенә баланы теләсә кем уйнап карый ала торган курчак дип кабул итәбез. Әти-әниләр генә түгел, әби-бабайлар да бәби алып кайтуны кибеттән «кукла Барби» сатып алу дип күрә. Аннан менә шул «Барби» курчагына исем сайлау башлана: Эльвина, Мальвина, Дюймовочка… Әйтерсең, ул баланы уйнап туйгач ташлыйсы. Әйтерсең, ул баланың шул исем белән картаясы, әби, бабай буласы юк.
Гөлнара Фәләхова махсус «Сөембикә» журналы өчен ясаган рәсем.
Күркәм исем белән эндәшү балага дога кебек үк уңай тәэсир итә. Ә начар мәгънәле һәм ярамаган исем балага начар йогынты ясый, аның психикасы бозылуга, ямьсез холыклы булуына, авыруларга ансат бирешүенә сәбәп була. Моның шулай икәнлеген бүген фән дә раслады. Галимнәр су кристалларын рәсемгә төшергән. Яхшы сүз әйткәч, дога укыгач, су кристаллары бик матур чәчәк рәвешенә керә һәм ул су кешеләрне дәвалау, тынычландыру үзлегенә ия була.
Исем кушуның төп йоласы – ата‑ана мәхәллә имамын чакыра. Хәзрәт исә баланың уң ягына азан әйтеп, уң колагына, сул ягында камәт әйтеп, сул колагына «Исемең фәлән булсын» дип, өч мәртәбә әйтә, балага тәүфыйкһидаят теләп дога кыла. Бу сөннәт гамәл санала.
Пәйгамбәребез (с.г.в.): «Яшәү – азан белән намаз арасы», – дигән. Азан әйтү – ата‑анага гомернең кыска булуын искәртү дә. Гомеребезнең бер минуты да заяга үтмәсен, бигрәк тә бала тәрбияләр өчен бирелгән вакыт кадерле.
Кайбер гаиләләрдә исемне әти яки дәү әти дә куша. Әгәр ир‑ат азан әйтә белә, иманлы икән, әлбәттә, монда зыян юк. Тик мин бу эшне имамнар эшләсен дигән фикердә торам: аларның бу эштә тәҗрибәсе бар, бөтен шартын беләләр. Имам үзе белән исем кушу турындагы таныклык алып килә. Шуның белән бергә баланың әти-әнисенә мәчетнең бүләген дә тапшыра. Кайткач исә, имам мәхәллә китабына яңа исемне теркәп куя.
Никахны өйдә укырга киңәш итәм. Гомумән, мәчеттә исем куштыру, никах укытуны өнәп бетермим. Әбибабаларыбыз балага исем кушу, никах укытуны гомергә өйдә үткәргән. Әле никах укыганда аңлашыла: кәләш яшәгән йорт зур булмаска мөмкин, шуның өчен дә бөтен туганнарны сыйдырырга җай юк, ди. Ә бит балага исем кушканда кеше күп җыелмый һәм ул кирәкми дә. Иң якыннары булса, шул җитә.
Габдерәхим Утыз Имәни: «Кыямәттә искә алырлар, исемеңне уртага салып», – дип язган. Чынлап та, Коръәндә әйтелә – кабат кубарылган мәхшәр мәйданында да исемебез белән чакырылачакбыз. Димәк, исем мәңгегә бирелә. Шуның өчен дә балага матур исем сайлау фарыз, бу – әтиәнинең бурычы.
Рабит Батулла,
ТРның халык язучысы
ОЯЛУ...
– Татар зыялыларының 30 нчы еллардан алып бүгенгә чаклы балаларына кушкан исемнәре татарның таркалуы, ягъни деградациясе турында сөйли. Бигрәк тә укытучылар, замана шаукымына ияреп, балаларына чит-ят, мәгънәсез исемнәр кушкан. 1917 елгы түнтәрелештән соң совет мәктәбендә алты айлык курслар укып чыккан укытучылар булган алар. Укытучыны хәреф танырга, укырга-язарга өйрәткәннәр, тик тирән белем бирә алмаганнар. Димәк, ул укытучылар (бөтенесе дә түгел, әлбәттә) балаларга зыялы тәрбия бирергә әзерлекле булмаган, чөнки үзләре дә төпле белем алмаган. (Дөрес, минем укытучыларым бик белемле булды. Бу фикерне еш әйтәм: мәктәптә университет белеме алдык, дим.)
Надан укытучылар гына балаларына шундый ахмак исем кушкан дигәч, кайбер мөгаллимнәр миңа үпкәли. Ләкин акыллы укытучы үпкәләмәс, чөнки асылда ул шулай.
Гомерем буе үз исемемнән оялдым. Бу хакта хәтта әти белән сүзгә дә килгәнем булды. Рус исеме дә кушмаганнар, Европа исеме бит, Роберт! Әти белән әни икесе дә укытучы иде. Әлеге дә баягы алты айлык курсларда танышкан алар. Шуның өчен мин аларны гаепләмим.
Мин Актанышта мәктәптә эшләгән кеше. Ул якта Европа исемнәрен саный китсәң... Мисал өчен, миндә Марсельеза, Робсон исемле малайкызлар укып чыкты. Трактор, Карбюратор, әллә нинди исемнәр бар иде.
Балаңа чит исемнәр куштыру ул – үз милләтеңнән оялу, үз исемеңнән оялу, кимсенү билгесе. Ә безнең исемнәр оялырлык түгел, әйтик: Алпар, Арыслан, Байхан, Барлас, Булат, Гәүһәр, Гөлйөзем, Гөлчирә, Гөлчәһрә, Җангир, Җәүһәрия, Җанбикә, Йөзлебикә, Кубрат, Мансур, Мират, Мирас, Нурлан, Саттар, Таймас, Таштимер, Ташсуар, Котлыбай, Тәбриз, Туктар, Туран, Тургай, Туфан һәм башкалар. Чит ил исемнәрен кушуга иң беренче каршы чыккан кеше Мирсәй Әмир булган. 1930 нчы елда ул шул турыда хикәя яза: комсомол егет белән комсомолка өйләнешә дә, аларның игезәк балалары туа. Сабыйларга исем эзли торгач, бик заманчаны уйлап табалар. Игезәк сыңары оланга – Геморрой, кызга Гонорея исеме куштырып кайталар. Бу – ачы сатира. Тәнкыйтьче Фатих Мөсәгыйть бу хикәяне эт итеп сүгә. Шуннан Мирсәй Әмир геройларны Фәрит белән Фәридәгә алмаштыра. Шуның белән әсәрнең көче бетә, сатира ишелә дә төшә! Мирсәй Әмир бит юкка гына геройларына шундый исем бирмәгән – аның нияте җүнсез исемнәрдән халыкны кисәтү булган.
Әйе, адәм ышанмаслык исемнәр кушу татарларда егерме бишенче елларда ук башланган һәм бүген дә дәвам итә. Димәк, татарларның ата‑баба исемнәреннән ваз кичә башлауларына йөз ел. Иң кызганычы, ул алга таба да дәвам итәчәк. Чөнки тарихыбызны, мәдәниятебезне начар беләбез.
Фото «Татарстан» журналы архивыннан
Добавить комментарий