Иске бистәнең милли романтикасы
Нариманов урамында урнашкан 56 нчы йортны Мөхәммәт Садыйк Мусин 1906 елда төзетә. Ул төбәк әһәмиятендәге мәдәни мирас объекты булып санала.
БИСТӘ ТИРӘЛЕГЕ
Ике катлы, классик архитектура үрнәкләре белән үрелгән эклектика стилендәге әлеге кирпеч йорт турыпочмаклы тәрәзәләре, тигез тәрәзә йөзлекләре, икенче катындагы декоратив элементлары, фасадындагы милли романтик стиле белән игътибарны җәлеп итә. Ул Казан үзәгендә сакланып калган, бигрәк тә шушы урамнарда тупланып урнашкан йортларның бер үзенчәлеген билгеләп тора. Нигездә бистәдәге сәүдә җирлеге белән бәйле бу урамнарны хәлле татарлар катламы биләгән.
«МУСИН И КО»
Мөхәммәт Садыйк Мусин 1862 елда хәзерге Биектау районы Зур Көек авылында туа. Мануфактура товарлары белән сәүдә итүдән башлап, шәһәр базарында үз урынын булдырган өч бертуган Мусиннар Казанның нәкъ үзәгендә «Азия аяк киемнәре кибете» ача. Чиккән читекләр белән алар Ташкент, Оренбург, Минзәлә, Мәкәрҗә, Эрбет, Сембер ярминкәләрендә сәүдә итә, товарлары затлы да, бик популяр да була.
Соңрак «Мусин и Ко» (Компания) сәүдә йортын оештыралар. Мөхәммәт Садыйк Мусин актив җәмәгать эшчәнлеге алып бара, милли мәдәни өлкәдә яңалык кертүче, новаторлык идеяләрен тормышка ашыручы меценат буларак та билгеле.
Шунысын да әйтеп китик: танылган композитор Рөстәм Яхинның әнисе Мәрьям ханым Ситдыйк – Мусинның беренче хатыныннан туган балаларның берсе.
ЯҢА ХУҖАЛАР ҺӘМ ЯҢАРТУЛАР
Революциядән соң утар, Иске татар бистәсендәге башка бай йортлары кебек үк, дәүләт кулына күчә. Ул баштарак коммуналь фатирлар ролен башкара. Күпмедер вакыт венерик-тире авырулары диспансеры булып та тора.
2020 елда йортны яңа хуҗа сатып ала һәм капиталь ремонт ясый.
Луиза Янсуар, Фәнзилә Җәүһәрова
Добавить комментарий