
Иске Карамалы: Аккошлар кайткан чак...
Авыллар буенча йөргәндә еш кына бер җөмлә ишетәбез: «Сез безгә җәен килегез, ә май аена туры килсәгез, тагын да әйбәт. Бөтен җир шау чәчәктә була». Ләкин май елга бер генә килә, бик теләсәк тә, бөтен җиргә ул айда барып җитешеп булмый. Мөслим районына исә әнә шундый иң матур чакта – май азагында сәяхәт кылдык.
30 июня 2025
Районның атаклы, борынгы авылларның берсе – Иске Карамалыга килеп җиткәч, кинәт туктап калдык. Авыл башындагы күлдә аккошлар йөзеп йөри. Бер генә түгел, берничә пар. Тик без машинадан төшмәскә булдык, мәхәббәт кошларын куркытасыбыз килмәде. Инде шик калмады – нәкъ менә май аенда бирегә килеп ялгышмаганбыз.
«ТӘМЛЕ СҮЗЕ БЕЛӘН ДӘ ДӘВАЛЫЙ»
Иске Карамалы борынгы, зур авыл. Биредә бүген 363 кеше яши, 199 хуҗалык бар. Иске Карамалы авыл җирлегенә биш авыл керә. Аның берсендә ике генә кеше теркәлгән. Карл Либкнехт исемен йөрткән бу авылны инде беткән дип әйтеп була. Ләкин аның оешу тарихы бик кызык: революциядән соң, төрле милләт халыкларын бергә җыеп, «яңача» авыл оештырмакчы булганнар. Халык өендә ашарга пешерми, колхоз ашханәсендә туклана, баракларда яши... Ләкин әлеге тәҗрибә бу җирлек өчен туры килмәгән, нәтиҗәдә, Карл Либкнехт исеме бирелгән сала бер гасыр эчендә бардан юк булган.
Иске Карамалы җирлекнең иң зур авылы санала. Биредә урта мәктәп, балалар бакчасы эшләп тора, яңа фельдшер-акушерлык пункты, янгын сүндерү бүлеге, кибет, мәчет бар. Кыскасы, авыл нык. Юллар да каралган. Аны үзсалым акчасына да, дәүләт программасы хисабына да яңартып торалар икән.
ФАП – авылның йөзек кашы.
Гадәттә, авыл белән танышуны мәдәният йортыннан башлый идек. Ләкин бу юлы авыл җирлеге башлыгы Илнур Кәримов ФАПны күреп чыгарга өндәде.
– Мондый шәфкать туташлары бүтән беркайда да юк, үзегез инаныгыз әле, – диде.
Чынлап та, ФАП – авылның йөзек кашы. 1950 нче елларда авылда участок хастаханәсе ачылган. Анда бөтен тирә‑як авыллардан килеп дәваланганнар. Бала табу йорты да шунда ук булган. Амбулатория белән стационар аерым бинада эшләгән. Заманасына күрә бер дигән дәвалау үзәге булган ул. Тик 2012 елда хастаханәнең стационар бүлеге ябылган.
– 2012 елда яңа ФАП бинасы төзеделәр, – дип, көндезге амбулатория бүлеге белән таныштырып йөрде Зифа Галиева. – Ул чакта бик сөендек, чөнки эшләргә бөтен уңайлыклары бар. Физиотерапия, процедура бүлмәсе – барысы да заманча. Аерым даруханәбез дә бар. Халык өчен бик уңайлы. Кан анализлары да алабыз, системалар да куябыз. Чирләп китсә, халык район үзәгенә түгел, башта безгә килә.
Зифа Галиева биредә 46 ел шәфкать туташы булып эшли икән. Күрше Әмәкәй авылы кызы. Минзәлә медицина училищесын тәмамлап, Иске Карамалыга эшкә кайткан. Бүген авылның ветераннар советын да җитәкли. Көнметөнме – тәүлекнең теләсә кайсы вакытында беренче ярдәм күрсәтергә чыгып йөгерә.
– Тәмле сүзе, ачык йөзе белән дә дәвалый ул безне, – диде ак яулыклы бер апа.
– Кайчагында кешегә бер җылы сүз әйтеп, тынычландырып җибәрү дә ярдәм итә, – дип дәвам итте Зифа апа. – Без шулай эшлибез дә. Ишектән кергәндә үк авылдашларны елмаеп каршы алабыз. Мин генә түгел, ФАП-та дүрт кеше без. Коллективыбыз бик тату, рәхәтләнеп эшлибез. Инде күптән лаеклы ялда булсам да, китәсе килми әле. Авыл халкы да җибәрми, үземә дә рәхәт, икенче гаиләм кебек…
– Коллективыбыз бик тату, рәхәтләнеп эшлибез, – диде Зифа Галиева.
ЧИТ БАЛАЛАР БУЛМЫЙ!
2003 елда Иске Карамалыда балалар һәм яшүсмерләр өчен «Наз» социаль приюты эшли башлый. Ни өчен биредә, дигән сорауга җавап: шул елны участок хастаханәсенең бер бүлеге ябыла. Буш бина урынына приют ачалар. Анда егермеләп бала була. Авылның күп кенә хатын‑кызы биредә эшли башлый. Кемдер – тәрбияче, кемдер – пешекче, санитарка... Тик приют 2014 ябыла. Ә андагы балаларны авыл кешеләре үзләренә тәрбиягә ала. Шул елларны авылда 16 (!) гаиләдә тәрбиягә алган балалар үсә. Әлбәттә, төрле хәлләр була. Кайберләре балаларны кире дә илтеп бирә. Тик күпчелеге бу балаларны үзенеке итеп тәрбияли. Инде аларның күбесе авылдан чыгып киткән, укыйлар, эшлиләр. Әмма үскән йортларын, әти-әниләрен онытмыйлар, кайтып йөриләр.
Маликовлар авылда беренче булып тәрбиягә бала алган гаилә. Уналты баланы үз канаты астына сыендырган олы йөрәкле, батыр ана белән без дә таныштык.
– Мин приютта эшләдем, – дип сүз башлады Марсилә апа Маликова. – Рәмис исемле малай мине зерә якын итте, артымнан калмый гына бит. Берзаман: «Пычага алып кайт әле мине», – дия башлады. Шулай итеп, мунча керергә алып кайттым. Үзен генә түгел әле, ике абыйсы – Руслан белән Рөстәмне дә. Тора‑бара өчесен дә шулай алып кайтып, мунча кертеп чыгара идем. Берзаман приюттан Рөстәмнең документларын соратып алдылар. Америкага тәрбиягә алырга телиләр, дигән хәбәр килеп иреште. Бик борчылдым шулчакта, бу бертуганнарны аерсалар, аннан соң мәңге бер-берсен табышмаслар. Рөстәмне тәрбиягә алган гаилә нинди булыр... Ятсам да, торсам да, шул балаларны уйлап йөрим. Иремә бу хакта әйттем. «Әллә үзебезгә алып кайтыйкмы? Өй иркен, шунда бергә үсәрләр иде», – дим. Ирем каршы килмәде. Әнә шулай итеп 2004 елда өч бертуган баланы алып кайттык.
Туганнар бүген Чаллы шәһәрендә яши икән. Дәүләт өчесенә дә фатир биргән. Гаиләләре бар. Анысы да монысы, Руслан үзен тапкан әнисен карап, соңгы юлга озаткан.
– Тудырган әнисе авыруга әйләнгәч, карар кешесе булмагач, шулай үзе тәрбияләде инде, – диде Марсилә апа. – Әле үз әтиләре дә аның фатирына күченеп килде. Әнә шундый мәрхәмәтле бала булып үстеләр.
Маликовлар бүген тугыз кеше яши: Марсилә апаның улы, килене, аларның ике баласы, кырык алты яшендә тапкан кызы һәм тәрбиягә алган өч баласы. Ни аяныч, гомер иткән тормыш иптәше дүрт ел элек мәрхүм булган.
– Олыгая-олыгая кеше тынычлык эзли башлый. Сезнең йортта һаман да бала‑чага тавышы, арымыйсызмы? – дим.
– Беренчедән, без ун бала үстек, тавышка өйрәнгән мин. Икенчедән, йортыбыз иркен, ике катлы, – диде Марсилә апа. – Өйдә тынычлык булганда, киресенчә, ямансулый башлыйм. Әле менә тиздән балалар мәктәптән, бакчадан кайта. Шуларга дип ризык пешереп йөрим.
– Ә дәресләрне балалар үзләре карыймы?
– Үзләре, алар хәзер зур бит инде. Ә элегрәк зурраклары кечкенәләргә ярдәм итте. Ашарга әзерләгәндә дә шулай: бергә‑бергә мәш киләбез.
Марсилә апа тәрбиягә алган һәр баласына фатир алу артыннан да йөргән. Мәгълүм булганча, ятим яки ата‑анасы хокукларыннан мәхрүм ителгән балаларга дәүләт торак бирә. Документларын барлап, тиешле оешмаларга илтү Марсилә апа өстендә. Ул инде хәзер бу мәсьәләдә белгеч булып беткән.
– Өйдә бала тавышы булмаганда, киресенчә, ямансулый башлыйм, – ди Марсилә Маликова.
– Бала паспорт алуга, документлар белән опекага барам, – диде ана кеше. – Элек Казанга йөри идек, хәзер район үзәгендә дә эшләп бирәләр, җайлы. Балалар кая барып урнаша, шул шәһәрдән фатир бирәләр. Казан, Чаллы, Әлмәт, Түбән Камада яшәүче балаларым бар, шөкер, үз фатирларында гомер итәләр. Инде үзләре әти‑әни булдылар. Кайтып йөриләр, көн саен хәлемне беләләр. Арада аеруча мине якын күргәннәре бар, барысының да исәнимин, матур яшәүләренә сөенеп көн итәм.
Егерме ел эчендә тәрбиягә алган балалар белән нинди генә очраклар булмаган. Күбесенең әти‑әнисе исән икән. Марсилә апа аларның очрашуларына беркайчан каршы килмәгән. Алай гына да түгел, балаларның үз ата-аналары алар йортына килеп тә йөргән. Тик бер кыз гына кире үз гаиләсенә киткән.
– Ундүрт-унбиш яшьләрендә балалар үз әти‑әнисе янына барырга рөхсәт сорый башлый, – дип дәвам итте Марсилә апа. – «Бәй, сездә бер кан ага, әлбәттә, күрешегез», – дип әйтәм. Ләкин бер тапкыр баралар да, өйдә рәхәтрәк дип, кире кайталар. Күрәсең, алар чагыштырып карый. Яшерен-батырын түгел, ата‑ананы тәртипсез тормыш рәвеше алып барганы өчен хокукларыннан мәхрүм итәләр. Һәм аларның күбесе яңадан аек тормышка кайта алмый…
– Гөлназ Рәхимова парк эшләүнең барлык чыгымнарын үз өстенә алды, – диде авыл җирлеге башлыгы Илнур Кәримов.
РУШАТ ПАРКЫ
Иске Карамалы зур авыл, дидек. Бөек Ватан сугышына кадәр биредә 800 дән артык кеше яшәгән. 1929 елда авылда «Алга» колхозы оешкан. 1936 елда исә Иске Карамалы һәм Күбәк авыллары арасында машина-трактор станциясе төзелгән. Халыкның төп кәсебе игенчелек белән терлекчелек булган. Дистә еллар дәвамында бу үзгәрмәгән. Дөрес, хәзер колхоз урынына – агрофирма. Хуҗалыкта мөгезле эре терлек саны да элеккеге кебек өчәр йөз баш түгел, бөтен җирлеккә 123 савым сыеры калган.
Җирлек башлыгы Илнур Кәримов белән авыл буенча йөрибез. Үзәк урамда, нәкъ мәчет каршында, парк эшләнгән. Баксаң, аны мәрхүм Рушат Рәхимов истәлегенә ачканнар. Иске Карамалының булдыклы егете 2020 елның декабрендә вафат булган. 38 яшендә бакыйлыкка күчкән Рушатның газиз әти-әнисе, өч баласы, яраткан хатыны калган.
– Бу урында элек авыл советы бинасы урнашкан иде, – диде җирлек башлыгы. – Авылыбызның имамы Сөләйман хәзрәт Хафизов шул ташландык бинаны сүтеп, парк ясыйк, дип теләк белдерде. Шулай итеп, авыл халкы көче белән территория куаклардан, ташлардан чистартылды. Аннан соң бу эшне Гөлназ Рәхимова күтәреп алды. Мәрхүм иренең исемен мәңгеләштерәсе килде аның. Балчык җәеп, җир тигезләнде, брусчатка түшәлде, агачлар утыртылды. Барлык чыгымнарны Гөлназ үз өстенә алды. Авылның соклангыч гаиләсе иде алар. Рушатның шулай иртә китүе барыбыз өчен дә авыр кайгы булды.
Үзәк урамда, нәкъ мәчет каршында, парк эшләнгән. Аны мәрхүм Рушат Рәхимов истәлегенә ачканнар.
Парк каршындагы Аллаһ йортын да карап чыгарга булдык. «Борһан» мәчете 2003 елда ачылган. Аның имамы булып Сөләйман хәзрәт Хафизов эшли. Шушы вазыйфада унбиш ел икән. Заманында үзешчән композитор булган, күп кенә җырлар авторы. Лаеклы ялга чыккач, дин юлына баскан. «Мөхәммәдия» мәдрәсәсен тәмамлаган, хаҗ сәфәрендә дә булган.
– Революциягә кадәр Иске Карамалыда ике мәчет эшләгән, – диде Сөләйман хәзрәт. – Утызынчы елларда ике мәчетнең дә манарасы киселә, ә биналары совет хакимиятенә тапшырыла. Авыл элек Уфа губернасы, Минзәлә өязенә караган. Сигезенче ревизия документлары буенча, 1844 елда ук Иске Карамалыда мәчет булган. Бүген җомга намазына унбишләп кеше йөри. Һәр елны мәчет каршындагы мәдрәсәдә укулар бара, ир-атлар, хатын-кызлар, балалар аерым белем ала. Соңгы елларда дингә яшьләр килә, моңа бик сөенәм.
– Революциягә кадәр Иске Карамалыда ике мәчет булган, – диде Сөләйман хәзрәт Хафизов.
Узган ел мәчеткә янкорма корганнар, аерым тәһарәтханә ясаганнар. Хәтта кырык метр тирәнлектә махсус скважина да казытканнар. Әлбәттә, мәчеткә су кергән булган. Ләкин яңа ясалган кое суын авыл халкы аеруча ярата, шифалы дип, савытларга тутырып та алып китәләр икән.
– Ул суның составын тикшерттем, бик яхшы, – диде Сөләйман хәзрәт.
– Һәм шифалы дамы? – дим.
– Мәчет бит иң изге урын санала. Шулай булгач, андагы су да изге инде. Авыл кешеләре шулай дип ышана. Мин дә инкарь итмим. Бисмилла әйтеп, дога кылып эчсәң, шифасы булмый калмас.
Сөләйман хәзрәт белән Күбәк авылына да барып килдек. Авыл дип, алар Иске Карамалы белән тоташкан дияргә була. Җирле халык өчен андый бүленеш юк та. Мәктәп тә гомергә ике авылга бер булган, хәзер дә шулай. Сөләйман хәзрәтнең тамырлары Күбәк авылыннан, шуңа ул анда да мәчет салып ята.
– Авыл халкы ярдәме белән төзибез. Аллаһ боерса, быел түбә астына кертәбез, – диде.
Мөслим халкы матур сөйләме, милли җанлы, зыялы булуы белән аерылып тора. Иске Карамалы да искәрмә түгел. Кайсы гына төбәккә барсак та, үзебезнең татар авыллары өчен сөенеп, горурланып кайтабыз.
– Архивларда Иске Карамалы турында беренче язулар 1762 еллардан башлана. Революциягә кадәрге чыганакларда Карамалы, Калмыя исемнәре белән дә телгә алына. Авылның исеменә килгәндә, бабаларыбыз Калмыя елгасы буйлап килгән һәм бу җиргә төпләнгән. Монда ул чакта күпләп карама агачлары үскән. Шуның өчен авылга Карамалы исеме бирелгән дигән фараз бар.
Сөләйман Хафизов, «Борһан» мәчете имамы
Добавить комментарий