Иске Татар бистәсе музее
«Дөрес» татарлар һәм «барабыз» чаналары
«ДӨРЕС» ТАТАРЛАР ҺӘМ «БАРАБЫЗ» ЧАНАЛАРЫ
Раштуа салкыннары чатнап тора һәм ишеп кар ява – татар ямчылары өчен менә дигән һава торышы бит бу! Көчле бураннан соң, алар Печән базары янындагы трамвай юлларын таптый башлыйлар. Рус хезмәттәшләре бүген эшкә чыкмый, трамвай да маршрутка баса алмый! Шуңа күрә православие бәйрәменә кемнәр күбрәк шатлана икән әле – христианмы, әллә мөселманмы? Күп тә үтми урамнарда әле тегендә, әле монда «Барабыз!» дигән өндәүләр ишетелә башлый. Тапкыр татарларның тиреле чаналарына пассажирлар сикереп кенә тора – тиеннәреңне санап өлгер. Дөресен әйтик, чаналар да зур түгел, бер генә кеше сыйдырышлы, утыргычлар урынына да печән-салам, тиреләр түшәп куелган. Ярар, бер куркынычы да юк, барыбер басып туңып тору түгел инде. «Барабыз! Бара-быз! Ба-ра-быз!», – ямчыларның карлыккан тавышлары гөрләп торган базар шавына кушылып китә…
– Ә монда без кунакларга фотосессия ясарга тәкъдим итәбез, – дигән тыныч тавыш ярминкәнең шау‑шуын таратып җибәрә. Бүгенге көн чынбарлыгына кире кайтаручы бу кеше – Рөстәм Муллагалиев, тарих фәннәре кандидаты, «Татарская слобода – Татар бистәсе» экскурсоводы. Аның фотосессия турындагы тәкъдиме туристларда, гадәттә, зур кызыксыну уята. Чаналы ат иң кызыклы урында тукталган бит. Алда да, артта да, чын фотографияләр нигезендә эшләнгән шәһәр панорамасы. Артта – Дүрт Евангелист чиркәве биеклегеннән Казан күренеп тора, ә алда – Париж Коммунасы урамы – элеккеге Печән базары урамы күренеше.
– Сез аңлыйсыздыр инде, тапкыр татарларны кеше ташырга яхшы тормыш түгел, юклык чыгарган. Гаиләсен туендырырга акча эшләргә кирәк булган. Бу хакта рус авторлары тарафыннан язып калдырылган тарихи чыганакларда да әйтелгән. Замандашлар өчен бу яхшы үрнәк. Бүген барыбыз да проблемаларыбызны хакимият хәл иткәнен көтәбез, ә ата-бабаларыбыз акча эшләү ысулларын үзләре тапкан. «Менә болар – дөрес татарлар», – дип көлә безнең гид.
Урам як тәрәзәсе.
КАЙБЕРЛӘРЕ ИНДЕ ЮК ТА…
Кызыклы «Татар бистәсе» музеена Бауман урамыннан җәяүләп 15 минут кына барасы, ул Казанның чын тарихи үзәгендә урнашкан. Аның беренче залы – XX гасыр башындагы Татар бистәсенең нинди булуы турында сөйли. Әлеге макет Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты хезмәткәрләре тарафыннан эшләнгән.
Кайбер корылмаларның масштаблары чынбарлыкка караганда зуррак итеп эшләнгән. Хәзерге вакытка кадәр сакланмаган ике чиркәү кызыл төс белән билгеләнгән. Мехчылар мәдәният йорты янындагы койма белән әйләндереп алынган территория – Екатерина чиркәвеннән калган бердәнбер истәлек. Ә менә Дүрт Евангелист чиркәве урынында бүген бушлык түгел. Чиркәүне шартлатканнан соң, аның урынына «Валтреста» торак йорты төзелә. Татарстан һәм Мәрҗани урамнары чатындагы дугасыман фасадлы сары йорт башка биналар арасыннан әле дә күзгә ташланып тора.
Макетта күренекле табиб, галим, этнограф Карл Фукс йортын да җиңел генә табарга мөмкин, кайчандыр анда Александр Пушкин да кунак булып киткән. Худяков урамындагы Изге Ана иконасы, Тихвин гыйбадәтханәсе дә күренә. Иске Татар бистәсенең башка корылмалары да…
Иске Татар бистәсе макеты.
БУРЖУАЗИЯНЕҢ ТЫЙНАК МАТУРЛЫГЫ
Музейның Көнчыгыш залы 1906 ел ахырында Казанда ачылган легендар Көнчыгыш клубы стилендә эшләнгән, экскурсовод дәвам итә:
– Бу үзенә күрә дөньяви татар салоны. Татар җәмгыятенең европалаша башлавы дисәк тә була. Без Европа интерьеры мисалында татар йорты үзенчәлекләре турында да сөйлибез. Бай татар йорты турында.
Чыннан да, XX гасырның беренче еллары татар җәмгыятендә трансформация башлану вакытына туры килә, буржуазия вәкилләре тормышында бигрәк тә зур үзгәрешләр була. Әйтергә кирәк, татар байлары яшәгән йорт русныкыннан шактый аерылып тора. Бер яктан, пианино, журнал өстәле, канделябр кебек татарларга хас булмаган интерьер предметлары барлыкка килә... Икенче яктан, йорттагы татар хатын-кызларының традицияләре, гореф-гадәтләре чагылыш тапкан көнкүреш сакланып кала. Мөселман хатыннары яулыктан йөргәннәр, бары тик иң алдынгы карашлы гүзәл затлар гына XX гасыр башында кечкенә калфаклар кия башлый.
«Татар бистәсе» музееның Көнчыгыш залында торган әлеге сандык Иван Алафузовның җитен эрләү фабрикасында эшләнгән. 1865 елда ачылган әлеге фабрика Урал, Идел буе һәм Себер текстиль сәнәгатендә иң алдынгы була, ул инде 1890 елга ук халыкара күргәзмәләрдә күпсанлы медальләр яулый. Иван Алафузов, замандашлары сүзләренә караганда, чын хезмәт кешесе була. Беренче гильдия сәүдәгәре, «мануфактур-киңәшче», Казанның нәселдән күчүче мактаулы гражданины, Россия, Персия, Черногория, Австрия орденнары иясе.
СЕНСОРЛЫ ӨСТӘЛДӘ – БҮГЕНГЕ ТАРИХ
Ислам традицияләрен һәм европалаша башлау сыйфатларын үзенә берләштергән кызыклы һәм кабатланмас җәмгыятьнең оешу тарихы, Иске Татар бистәсен төзү принциплары, аның тарихында булган янгыннар һәм, ниһаять, Казан татарларының үзләре турында без музейның Көнчыгыш залында урнашкан уңайлы урындыкларга утырып, 10 минутлык фильмнан белә алабыз. Гомумән, музейның һәр залында бистәнең тарихы белән якыннан таныштыра торган заманча гаджетлар һәм интерактив мөмкинлекләр бар, алардан һәр кунак файдалана ала.
XX гасыр башында Казан байларының йортларында татарлар өчен хас булмаган интерьер әйберләре барлыкка килә башлый.
ЧӘЙ ГЕНӘ БУЛСЫН...
Музейның соңгы залында образлар һәм мәгънәләрнең гамәли әйберләрдә чагылыш табуын күзәтеп була. «Десертка» биредә... десерт белән чәй тәкъдим итәләр. Иң тәмле һәм көтеп алынган зал. Бигрәк тә балалар өчен. Кыш көне биредә татар халкының хуш исле чәй табыны артында туристлар җылына, җәйге эсседә хәл ала. Талкыш кәләвә, чәкчәк, как, кош теле кебек милли тәм-томнар, татар йорты күренеше һәм чәй эчү традицияләре турында кунакларга чын татар әбисе сөйли. Интерактив әби.
БЕР ГЕНӘ ХАЛЫК ТА МӘДӘНИЯТТӘН БАШКА ЯШИ АЛМЫЙ
Рөстәм Муллагалиев, хикәясен тәмамлап, болай ди:
– Мин, бирегә беренче тапкыр килгәч, таң калдым! Ә хәзер үзем бик теләп кунакларга халкыбыз, аның тарихы һәм традицияләре турында сөйлим. Минемчә, кешенең культурасы аның тарихка мөнәсәбәте аша билгеләнә. Дөресен генә әйткәндә, күпләребез үз халкының мәдәни коды турында яхшы белми. Ә ул, күп нәрсәне логика һәм аңлаешлы системага салып, тарихи һәм бүгенге вазгыятьнең мәгънәсенә төшенергә ярдәм итә. Тагын нәрсә өстәп әйтергә инде? Килегез…
«Татар бистәсе» музее бинасы үзе дә тарихи яктан кызыклы. XIX гасырда йорт бер катлы булган, соңрак аны өстәп төзегәннәр. Залларның берсендә менә шундый кирпеч түшәмнәрне дә күрергә мөмкин.
Бу – татар йорты интерьеры. Почмакта мич торган, аның тирәсенә казаннар, он, бал, тоз, шикәр тутырылган чүлмәкләр куелган. Гади, әмма нык өстәлләр һәм сәкеләр күпсанлы кунакларны сыйдыра алган.
Добавить комментарий