Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»
«Исән калу – зур бәхет!»

«Исән калу – зур бәхет!»

Җиңүнең 75 еллыгына

01 мая 2020

Әлки районы Түбән Әлки авылында яшәүче Хазим Фәхретдинов унтугыз яшендә аяксыз кала. Бу хакта ишеткәч:
 
– Кисәк кенә сәламәтлеген югалткан кешеләр: «Яшисем килми башлады», – дип әйтә. Сезнең дә шулай булмадымы? – дип сорадым.
Хазим абый аптырап:
–Соң, исән калгач, ничек инде үләсең килсен! – диде...
 
«ПРОТЕЗ БЕЛӘН БУЛСА ДА ЙӨРЕРМЕН»
Хазим Фәхретдинов Әлки районы­ның Түбән Әлки авылында яши. Өч ел элек кызы Кәрибә үзенә алып килгән. Бабай исә туксан ике яшенә кадәр ту­ган нигезендә – Югары Әлкидә гомер иткән. Түбәтәйле, бик сөйкемле бу ба­байны бер күрүдән якын иттек.
– Тормыш иптәшем үлде, – диде Кә­рибә апа. – Әти дә ялгыз калды. Картая-картая өлкән кешегә тәрбия күбрәк кирәк бит, шуңа да хәзер бергә яшибез.
– Әй, аның Түбән Әлкие дә миңа үз авылым кебек. Колхоз ике авылга бер иде. Шуңа күрә Түбән Әлкине кө­ненә әллә ничә әйләндем, – дип сүзгә кушылды Хазим ага.
Бабай янына килеп утырып, аның су­гышта ниләр кичкәне белән кызыксы­нам. Тән ярасы төзәлсә дә, җан ярасы калгандыр, дип, Хазим абыйга сак кына сораулар бирәм. Ә ул, күрше авыл ма­лайлары белән кызлар өчен сугышып кайткан диярсең, исе дә китмичә, сөй­ли дә сөйли...
– Армиягә мине 1942 елның август аенда алдылар. Башта җиде ай Сус­лонгерда булдык. Анда урман кистек. Нарат агачы ташып йөреп, җилкәләр чи иткә чыккан иде. Иң күп күргән михнәт шунда булды. Тәүлегенә бер ипи бирделәр. Аны өч кешегә бү­лешеп ашадык. Иртә белән – беребез­некен, төш җиткәч – икенчебезнекен, кичкә – өченчебезнекен. Шулай иткәч, тамак туйган кебек була... Физик яктан көчсезрәк солдатлар үлеп бетеп барды. Ачлык, салкын, шуның өстенә бет. Бет­не тәннән учлап кына алып ата идек.
Яшь солдат бу тәмугтан яз башын­да котыла. Аны фронтка – Украинага, Харьков янына алып китәләр.
– Мин пулеметчы идем, – диде Хазим бабай. – «Максим» пулеметын сөйрәп көненә ничә чакрымнар йөргәнмендер. Мондый хезмәткә көчле егетләрне генә сайлап алдылар. Аны бит йөртергә дә кирәк, сугыш коралының авырлыгы 4 пот та 400 грамм.
Хазим Фәхретдинов ике тапкыр яралана. Беренчесендә, кырда мина шартлап, иңбашы җәрәхәтләнә. Мина кыйпылчыклары әле шактый еллар тәнендә «яши». Икенчесендә исә... аяксыз кала.
1-2
– 1943 елның 15 августы иде ул. Кырдан шуышып барганда аяк ми­нага тиеп китте, шуннан шартлау булды, – дип искә алды ул фаҗигане ветеран. – Бүтәнен хәтерләмим. Аңга килгәндә госпитальдә ята идем. «Ая­гыңны кистек», – диделәр. Карасам, аякның тездән аскы өлеше юк. «Ярар, баш исән булгач, протез белән булса да йөрермен», – дидем.
Тик унтугыз яшьлек солдатның уй­лары рас килми: киселгән аякта ганг­рена башлана. Тугыз ай дәвамында әллә ничә тапкыр операция ясыйлар. Нәтиҗәдә, аягын төбеннән үк кисәләр.
– 1944 елның 4 апрелендә өйгә әйлә­неп кайттым, – диде сугыш ветера­ны. – Иң шатланганым – аяк төзәлде. Син, сеңлем, бая үлем турында сора­дың. Госпитальдә ятканда гангрена­дан күпме солдат җан бирде. Шуларга карап ятып, яшәүнең иң кыйммәтле нәрсә икәнен аңлыйсың. Иң мөһиме – йөрәк тибү...
САГЫНУНЫ БАСАР ӨЧЕН...
Фронттан кайткан яшь солдатны колхозга бригадир итеп билгелиләр. Авылның иң үткен малайларыннан саналган Хазимны тирә‑якта бары­сы да белә. Егетнең аяксыз булуына җитәкчелекнең исе китми.
– Ә мин аяклы кешеләрдән дә җи­тезрәк идем, – диде сугыш ветера­ны. – Махсус таякларым ярдәмендә ат арбасына җәлт кенә менәм дә уты­рам. Басу-кырларны көненә әллә ничә тапкыр урап кайта идем. Тегесен бар­ларга, монысын китерергә, дигәндәй.
Эшкә чумган булса да, яшьлек үзене­кен итә: егет кичләрен кызлар янына йөри. Фронтта булган вакыйгаларны сөйләп, яшьләрне көлдерә. Үзе күрше кызы Әсмабикәне күзли, янәсе болай гына, күз‑колак була.
– Әсмабикәне мин бик кечкенәдән беләм, – дип, шул чакларны искә алды Хазим ага. – Ул миннән өч яшькә кече. Һич истән чыкмый: әти белән Әсма­бикәләр йортына башак сорарга бар­дык. Өйдә ак чәчле, зур күзле бер кыз мүкәләп йөри. Курчак кебек матур кыз­га карап: «Әти, алып кайтыйк әле үзе­безгә», – дидем. «Вакыты җиткәч, алып кайтырбыз», – диде әти. Тәки миңа насыйп булды бит!
Бу очракта да Хазим агага үткенлеге ярдәм итә. Ни өчен дигәндә, аздан гына яраткан кызыннан колак какмый кала ул.
– Әсмабикәнең әти‑әнисе иртә үлде, – диде ветеран. – Ул аннары безнең күршегә – туганнары янына килде. Урамнан узган саен күзәтә идем үзен. Минем карашны тоеп, елмаеп куя. Берсендә шулай эштән кайттым, күршеләр тыз‑быз килә.
– Әсмабикәне урлаганнар, – диләр.
Күрше урам егете икән. Тиз генә ат арбасына утырдым да киттем те­геләргә. «Тиз булыгыз, чыгарыгыз Әсмабикәне. Юкса, сез мине белә­сез!» – дидем. Озак та тормады, елап беткән күрше кызым килеп чыкты. Кычкырмасын дип, авызына чүпрәк тыгып куйган булганнар. Шул атнада ук никах укыттык. 1947 ел иде ул.
Тик ир белән хатын ундүрт ел гына бергә яшәп кала. 1961 елны, җиденче баласын тапканда, Әсмабикәсе вафат була. Берсеннән-берсе кечкенә алты бала белән ир тол кала.
– Иң олы балага – унике, кечесенә ике яшь ярым иде, – ди Хазим ага. – Тормышта күпне күргән булсам да, хатынымны югалткач, бөтенләй апты­рап калдым. Алга таба ничек яшәргә?..
Әлеге фаҗига авыл кешеләре өчен дә авыр хәл була. Бер аяксыз, алты балалы иргә күпләр ярдәм итәргә тели. «Сиңа өйләнергә кирәк, әнә фәлән авылда тол хатын бар», – дип киңәш бирә башлыйлар. Ир эндәшми. Шул авыр минутларында ул кулына гармун ала. Бер тапкыр да әлеге уен ко­ралында уйнап карамаган Хазим са­наулы көннәр эчендә гармунда уйнарга өйрәнә…
p1080687-1
«ҮГИ ӘНИ КИЛГӘЧ...»
Хатынының ел ашына тол ир өйләнә. Дөресрәге, аларны димлиләр. Язмыш­мы, очраклы хәл буламы, яшь хатынны Әсмабикәсе яшәгән нигездән ала.
– Мөслимә, икенче хатынымның исе­ме шундый иде, – диде Хазим ага. – Әсмабикәнең туганнары йортларын саткач, әнисе белән Мөслимә килеп урнашты. Хатыным үлгәч, балаларга күз‑колак булырга кереп йөрделәр. Мөслимәгә никах укытырга тәкъдим иткәч, каршы килмәде.
Бабайга икенче хатыны тагын дүрт бала бүләк итә. Үзләре әйтүенчә, тату, матур яшәгәннәр. Ни кызганыч, Мөс­лимә апа да биш ел элек вафат бул­ган. Ун баланың да икесе бакыйлыкка күчкән инде.
– Безнең әни 104 яшькә кадәр яшә­де, – дип сүзен дәвам итте ветеран. – Алла боерса, әни яшенә җитәм әле. Кайчакта балаларга: «Миңа бер әби табыгыз, үземә генә күңелсез», – дип тә әйтәм.
Янәшәдә безне тыңлап торган Кә­рибә апага сүз катам:
– Әллә бабайның чынлап та өйләнәсе киләме?
– Шулай дип әйткәли. Әти бик актив кеше бит. Аңа болай өйдә утыру күңел­сез. Кыш көне урамга да чыгып йөри алмый. Җәен исә электр коляскасы­на утырып, кибеткә бара, урамнарны урап кайта. Каршысына берәрсе очраса, тиз генә җибәрми, сөйләштерә. Элек тә шулай иде: колхозда эшләүчеләрне үз янына җыеп, халыкны җырлатты, биетте. Кырыкка җиткәч, гармунда уйнарга өйрәнде бит. Күрәсең, әнине нык сагынган.
Әниләре турында сүз чыккач, Кәрибә ападан сорап куйдым:
– Үги әни белән яшәү авыр булма­дымы?
– Юк, булмады. Беренчедән, без ал­тау идек. Икенчедән, әти бик акыллы иде. Барыбызны да тигез күрде. Мөс­лимә әниебез бер‑бер артлы балалар алып кайтты. Без шуларны карап, бергә уйнап, бер оя булып үстек. Үз әнием­не бик яхшы хәтерләмим, ул үлгәндә миңа дүрт яшь кенә булган. Мөслимә әни соңгы унбиш елда авырды, урын өстендә булды. Туганнарымның бары­сы да кайтып-китеп йөрде. Әлбәттә, авылда торгач миңа күбрәк эләкте үзен карау.
Сигез туган бүген дә аралашып яши. Хазим бабай Түбән Әлкидә яшәгәч, хәзер бирегә кайталар икән. Оныклар, оныкчыклар – барысы бергә җыел­гач, үзе әйтмешли, өйләрендә «Са­бантуй хәтле кеше була». Тик Кәрибә апа моны күпсенеп түгел, киресенчә, сөенеп әйтә:
– Балалар кайта, дип, әти кибеттән сумка‑сумка әйбер алдыра. Аның гел бер сүзе бар: «Кызым, иң беренче тамак ягын кара. Паласны ашап бул­мый ул». Хәтерлим, без кечкенә вакыт­та әти яңа пешкән ипи алып кайта да, аны сындырып, барыбызга да таратып чыга. Үзе безгә карап: «Ашагыз, аша, тамагыгыз тук булсын», – дип сөенә. Алар бит ипигә дә туймаган буын. Шу­ның өчен ризыкка аерым мөнәсәбәт аңарда – олы хөрмәт.
Хазим ага биш вакыт намазын кал­дырмый, эштән туктагач, мәчеттә мулла­лык эшен дә алып барган. Әле дә җомга намазларын калдырмаска тырыша икән.
Саубуллашканда, ветеран:
– Кызым, минем бер хыялым бар, шул турыда яз әле, – диде. – Хөкүмәтебез бер җиңел машина бүләк итмәсме икән. Сугышта катнашканым өчен генә түгел, алдынгы колхозчы да идем бит мин. Алтмыш җиде яшькә кадәр эшләдем. Җәйләрен болыннарга чыгасым килә. Кул астында машинам булса, туган авы­лыма да барып кайтыр идем…
 
Фото: Лилиана Вәлитова

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: