
Итекле фестиваль хикмәтләре
Аркан тартумы? Итекләрдән! Хоккей? Итекләрдән! Футбол? Анысы да – бары тик итекләрдән генә! Ничек инде алай, диеп тә тормагыз! Чөнки бу – Бөтенроссия «Кукмара итекләре» фестивале! Монда берничек тә башкача була алмый!
02 января 2025
Менә ичмасам эссе! 5 гыйнварда Кукмарадагы фестиваль мәйданчыкла-рындагы атмосфераны әнә шулай гына тасвирлап була. Кызык бит: көн болай үзе салкынча, әмма ул катнашучыларны кыздыра гына шикелле. Алар һәрберсе безгә ата-бабалардан нинди борынгы да, кабатланмас та мирас калганын үз мисалында исбатлап күрсәтә.
Иң эссе урыннарның берсе – футбол кыры. Биредә Кукмара белән Теләче районы командалары уйный... Дөресрәге, көч сынаша. Тизлек, киеренкелек, үҗәтлек рухы. Иң кызыгы шул: аякларда – итек. Менә шушы мизгелдә Роналду белән Мессины, аякларына итек кидереп, уен кырына чыгарып җибәрәсе иде! Нәрсә эшләргә белмичә, аптырап калачаклар, хаталар ясап, капитуляциягә риза булачаклар. Ә безнекеләрнең исе дә китми – уйныйлар! Әле ничек кенә, күз иярми! Әгәр футбол чемпионатларын итектән уздыра башласалар, күр дә тор, безнекеләр беренчелекне бирмәячәк! Хәер, монысы – хыял, билгеле... Ә ул арада фестиваль җиңүчеләре дә ачыклана. Сыбызгы финал тәмамлануын хәбәр итә. Нәтиҗәдә Кукмара районы командасы беренчелеккә чыга!
Мондый атмосфера спорт ярышларында гына түгел, башка мәйданчыкларда да сизелә.
Добавить комментарий