Югалмаган утрау
Сезнең кайчан да булса утрау-шәһәрдә булганыгыз бармы? Юк, храм, кафе, таш түшәлгән урамнарда, хәтта сукмакларда да туристлар ташкыныннан тын кысылган җәй көне түгел. Кышын, эш көннәрендә – утрау-шәһәр, тынычланып, йокымсырап, карга күмелеп утырган чагында.
«Туңдырма» дип язылган күрсәткеч тә сезне каядыр кар көртенә юнәлтә, кыш көнне бушап, нәүмизләнеп калган елга вокзалы да оялчан гына кар көртенә күмелеп утыра, Иван Грозныйның яшьтәше – агачтан ясалган Успение чиркәвенең гөмбәзләре дә гүя кар өемнәре артына яшеренгән. Һәм сез, бу гаҗәеп тынлыкта калып, морҗадан чыккан әчкелтем төтеннең алкаланып өскә күтәрелүен күзәтәсез.
Тынлыкка мөкиббән китеп, бәйләнчек экскурсоводлардан башка гына, рәхәтләнеп, храмнар арасында йөрисез. Үзегезнең күптәнге хыялыгызны тормышка ашырасыз – ниһаять, менгәндә алдыгыздагы кешенең аягына абынмыйча, берүзегез генә чаң манарасына күтәреләсез. Ә өстә, каршыгызда ачылган күренешкә хәйран калып, карашыгызны ерак офыкка барып тоташкан карлы манзарадан ала алмыйча, рәхәтләнеп ял итәсез.
Аннары, Мәңгелекне искә төшереп, галәмне күрү бәхетенә ирешкәндәй, кире җиргә төшәсез һәм ерак түгел генә кафе барлыгын шәйләп аласыз. Андагы хуҗаның Бакурианидан булуы, аның грузинча чын хачапури әзерләве турында, әлбәттә, ишеткәнегез бар. Кафеда да тынлык хөкем сөрә, ыгы‑зыгы юк – бары тик сөйкемле хуҗабикә һәм авызда март кары кебек эреп китә торган кайнар хачапури гына…
Кышын бер дә Зөядә булганыгыз юкмы? Әле өлгерәсез – быел март карлы килде.
Фото: Әскәр Сабиров
Добавить комментарий