Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»
Изү – затлылык билгесе

Изү – затлылык билгесе

«Татарстан» журналы көнкүрештән төшеп калган шөгыльләрне шактый барлады. Йон эрләү, май язу, көлтә бәйләү, кул тегермәне белән он тарту... Бүген боларның берсен дә эшләмибез. Узган ел «Әбидә кунакта» проекты кысаларында шушы шөгыльләрне белгән апалар белән очрашып, зур булмаган тапшырулар төшердек. Быел да бу эшне дәвам итәргә булдык, ата-бабаларыбыздан калган затлы һөнәрләребез бик күп бит.

26 октября 2022

ОСТАХАНӘ – МИЛЛИЛЕКНЕ АЛГА СӨРҮ
Башкалабызның борынгы Апанай мәчете мәдрәсәсе каршында милли-мәгариф үзәге эшләп килә. Ул халкыбызның йолаларын, шөгыльләрен торгызуга йөз тота. Үзәк каршында остаханә бар. Биредә кул эшләренә өйрәтәләр: төрле букча, изүдән башлап читек-чүәккә кадәр тегәләр. Монда балалар да яратып йөри: сәйләннән төрле бизәк, картиналар, милли рухтагы магнитлар ясыйлар – теләсә кем күңеленә хуш килгән шөгыльне таба ала.
– Остаханәне оештыру идеясе берничә ел элек туды, – ди Апанай мәдрәсәсе мөдире Әхмәт хәзрәт Сабиров. – Глобальләшү чорында яшибез бит, халкыбызның милли үзенчәлекләре югалып бара. Бу бигрәк тә үсмерләр, яшьләр өчен куркыныч, алар безнең милли үзенчәлекләрне өйрәнә алмый дигән сүз. Шуның өчен дә мондый остаханә булдырдык. Безгә 5 яшьтән алып 13–14 яшькә кадәр балалар килә. Алар башта махсус фетр тукымадан акча янчыгы ясап карый, аннан исә күн белән дә эшли башлый.
Остаханә көн саен эшли, чөнки юнәлешләр берничә, төрле көнне, төрле сәгатьтә килеп шөгыльләнәләр. Кул эшләренә өйрәтүче остазлар да берничә. Балалар белән бергә өлкәннәр өчен дә курслар бар. Мисал өчен, без килгәндә берничә ханым чүәк, читек тегәргә өйрәнә иде.
– Балалар өчен түгәрәкләр җомга, шимбә була, – диде остазларның берсе Ризидә ханым. – Өлкәннәр өчен оештырылган түгәрәкләрдән аермалы буларак, балалар башлаган эшләрен бер дәрестә төгәлли. Без әллә ни зур әйбер ясамыйбыз. Соңыннан бергәләп чәй эчәбез, әниләр дә кушыла. Кыскасы, һәр очрашу үзе бер бәйрәмгә әйләнә. Шуның өчен дә балалар бик яратып йөри.
«ӘБИЕМ ӨЙРӘТТЕ»
Остаханәдәге тагын бер юнәлеш – изү (күкрәкчә) тегү. Монысына нигездә өлкәннәр йөри, чөнки ул шактый четерекле эш. Пөхтә итеп кисәргә, тегәргә өйрәнгәч кенә эшкә алынырга мөмкин, шул исәптән үсмер балаларга да. Остаханәдә изү тегү юнәлешен Гүзәл ханым Шәйдуллина алып бара. Безгә дә бу эшнең барлык нечкәлекләрен бәйнә‑бәйнә аңлатты ул:
– Күкрәкчә тегүне бик катлаулы эш димәс идем. Бигрәк тә бүгенге көндә: тукыманың нинди төре генә юк, бизәр өчен чуклы, ялтыравыклы тасма, төрле ташлар дисеңме... Фантазияңне эшкә җигәсең дә җаның теләгәнен эшлисең. Гап‑гади күлмәк тә матур изү белән затлы киемгә әйләнә.
– Ә сез изү тегәргә кемнән өйрәндегез? – дибез.
– Дәү әнием өйрәтте. Гомумән, бик күп эшләрдә ул миңа остаз булды. Гел аны сагынып искә алам.
Гүзәл апа безгә эшне җиңеләйткән иде – изүгә дигән тукыманы кисеп куйган. Каты полиэтиленнан ясалган калыбы бар. Менә шуны тукымага куеп төшергән дә кисеп чыккан. Аннан инде җаның теләгәнчә кырыйларын ясыйсың, бизисең.
– Түгәрәккә йөрүче хатын-кызлар изүнең төп өлешен бер дәрестә эшләп бетерә, – диде Гүзәл ханым. – Бизәүне инде өйдә дә башкара алалар. Кул астында тегү машинасы булса, тагын да тиз инде.
Гүзәл апа үзе теккән изүләрне алып килгән иде: төрле тукымадан, төрлечә бизәлгән алар. Кул остасы аларга пар итеп калфак та тегә икән. Нәтиҗәдә тулы бер образ барлыкка килә.
– Безнең хатын-кызлар гомергә изү, калфак белән йөргән, – диде Гүзәл ханым. – Бу затлылык билгесе саналган. Кыз бала тугач та, ата‑ана бирнә җыя башлаган. Шул исәптән калфак өчен төрле кыйммәтле ташлар, бизәкләр. Кияүгә чыкканда кызның изүе никадәр затлырак булса, гаиләнең матди хәле дә шуның кадәр яхшырак дип саналган.
ИЗҮНЕ нигездә өске почмаклары бөгелгән, күлмәкнең күкрәк уемы астыннан тотып торырлык бәйләвечләре булган дүртпоч‑ маклы тукыма кисәгеннән (зурлыгы 20×30 яки 25×40 см) тегәләр. Изүнең күлмәк уемына туры килгән өлеше чигелгән яки ап‑ пликация белән бизәлгән була. Гадәти бизәк – чәчәк бәйләме, чәчәкле ботак. Ул тигез яки  (ешрак) тамбур чигүе белән, кайбер очракларда келәм җөенә катнаштырып эшләнә. Борынгы үр‑ нәкләрдә алар алтын җепләр белән, кайбер очракларда төсле ефәк кушып, тигез чигү белән чигелгән. Изүгә ике төрле мәгънә йөкләнгән: бизәнү әйбере булудан тыш, сәнгати образга саклау мәгънәсе салынган, ул хатын‑кызны явыз рухлардан сакларга тиеш булган. Изүне осталар үзләре өчен, туй бүләкләре һәм үлемтек (өлкән яшьтәге хатын‑кызны җирлә‑ гәндә аның төсе итеп яшьтәшләренә изүләр өләшү гадәте бул‑ ган) сыйфатында тарату өчен теккәннәр. Изүләр XX йөз уртасында, Европа костюмы модага кергәннән соң, кулланылыштан чыккан.
Татар энциклопедиясеннән

Гүзәл апа үзе дә дәү әни. Ун яшьлек оныгын дин гыйлеменә, тегәргә, чигәргә өйрәткән. Моннан тыш, ул әле башкала мәчетләрендә мәет юу буенча курслар да алып бара. Интернетта видеодәресләре дә бар. Быел исә Апанай мәдрәсәсендә изү тегү буенча да әнә шундый дәресләр үткәрә.
Гүзәл апа чын мөгаллимә: матур итеп сөйли, аңлата, күрсәтә. Шуның өчен дә аның белән эшләргә бик рәхәт булды. Хөрмәтле укучыларыбыз, сезнең дә остаз белән якыннанрак танышу теләге туса, видеоны кереп карагыз. Татар тотып карамый ышанмый дисәләр дә, күргәч барыбер икенче.
фото 0
фото89 1
DSC03822
Руфия Фазылова
Фото: Илнар Өметбаев
Язманың видеоварианты да бар.
-_oJW-I">-_oJW-I

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: