Фәйзиләр династиясенең алтын таҗы
Кече Ватан патриотлары. Җәүдәт Фәйзи пианиносы кайда тора
09 апреля 2020
Байтак популяр җырлар авторы, татар профессиональ җыр сәнгатен үстерүгә үзеннән саллы өлеш керткән, милли музыкаль комедия жанрына нигез салган композитор Җәүдәт Фәйзи хакында фикер йөрткәндә, аның киңкырлы шәхес, һәр нәрсәдән хәбәрдар, тирән белемле иҗатчы икәнен таныйбыз. Аның беренче татар дәреслекләрен язган мәгърифәтче Харис Фәйзуллинның улы булуын, унбиш яшендә тәүге драма әсәрен, шигырь, хикәяләрен язганын, журналист, югары белемле юрист, хокук өлкәсендә бай тәҗрибә туплаган белгеч икәнен яшь буын вәкилләре белми дә. Быел Җәүдәт Фәйзигә 110 ел тула.
Фәйзиләр нәселендә талантлы, төрле өлкәләрдә абруй казанган ир‑атлар шактый. Казанның 167 нче мәктәбендә «Фәйзиләр династиясе» музее эшли. 2005 елда ачылган музейда атаклы нәселгә нисбәтле хатирәләр, аларның кул җылысын саклаган шәхси әйберләр шактый күп саклана. Биредә Фәйзиләр нәселенең вәкилләре – татарның классик драматургы Мирхәйдәр Фәйзи; Казанда нейро‑ рентгенологлар мәктәбенә нигез салучы, РСФСРның һәм ТАССРның атказанган фән эшлеклесе, профессор Мидхәт Фәйзи; Башкортостанның халык артисты, режиссер Рәфкать Фәйзи; ТРның атказанган энергетигы Шәүкәт Фәйзи, язмабызның герое – композитор Җәүдәт Фәйзи тормышы турында әтрафлы мәгълүмат алырга мөмкин.
Фәйзуллиннар (сулдан уңга): Җәүдәт Фәйзи, Фатыйма, Сәйдә (Сәгыйтьнең хатыны), кечкенә Гәүһәр, Сәгыйть, Мидхәт, ?, Шәүкәт, Кәримә (Мортазаның хатыны), ?, ? яисә Мөхәммәтгәрәйның кызы.
ЮРИСТЛЫКТАН – МУЗЫКАГА
Мирхәйдәр Фәйзи Җәүдәттә язучылык сәләтен иртә тоемлый. Заманында Гадел Кутуйга да энекәшенә ярдәм итәргә кирәклеген әйтә. Җәүдәт Фәйзи истәлекләрендә бу хакта мәгълүмат сакланып калган.
Язучылыкка Мирхәйдәр Фәйзи рухландырып җибәргән булса, музыка язарга аны композитор Василий Виноградов илһамландыра. Булачак яшь композитор аңардан сабаклар да ала. «Юриспруденцияне калдырыгыз. Ул сездән башка да яши алачак. Сезне музыка дөньясы көтә!» – ди Виноградов, егетнең үз‑үзенә ышанычын арттырып һәм иҗат кыйбласына юнәлеш биреп.
Бала чагында Җәүдәт Фәйзи композитор булырмын, дип башына да китермәгәндер, чөнки галим әтисе музыка белән шөгыльләнүне җитди һөнәргә санамый. Музыка белән мавыгырга була, әмма тормышыңны музыка язып кына алып бару мөмкин түгел, дип фикер йөртә Харис Фәйзуллин. Шулай да Җәүдәт улының шигырь, хикәяләр язуын, гомумән балаларының эрудицияле, белемле булуын, музыка белән шөгыльләнүләрен хуплый, аларга һәрьяктан ярдәм итеп тора. Шигырьләр, хикәяләр, төрле мәкаләләрне Җәүдәт Фәйзи газета‑журналларда «Букай» псевдонимы белән бастыра.
Әнисе Әсма абыстай бик матур җырлаган, диләр. Моңлылык композиторга әнисеннән күчкән. Ул балаларының музыкаль яктан зәвыклы булуларын теләгән. Югыйсә, иң авыр заманнарда, ачлык вакытында – 1923 елда – алтын бизәнү әйберләрен тапшырып, пианино сатып алмаслар иде. Әле кемнең пианиносын диген, алтын приискалар хуҗасы Дәрдмәнднекен!
«Музыка мәктәбе ябылса да, мин дәресләремне ташламадым. Ноталарны таный башлаган идем инде. Киң һәм зур кәгазь тасмага пианино клавиатурасы ясадым да, кирәк чакта аны өстәлгә җәеп: «До, ми, соль, фа, ля, до», – дип, әйттерәм генә. Бармаклар уйнаган була, авыз көйли. Соңгы вакытларда әти, кабинетыннан чыгып, мыек астыннан гына елмаеп, мине тыңлап тора.
Кышкы салкын көннәрнең берсендә әнием сөенечле хәбәр әйтте. Кыйммәтле әйберләрне сатып акча җыйганнар да, пианино алырга булганнар.
Менә ул бәхетле көн дә килеп җитте. Әтием: «Әйдә, улым!» – дип, йөк ташый торган чанага утыртып, үзе белән каядыр алып китте. Ара якын гына икән. Ишегалдына кереп туктадык. Ифрат бай җиһазлы өйгә кергәч, Мәрьям ханым дигән мөлаем гына апа каршы алды.
...Пианиноны өйдән чыгарып, чанага утырттылар. Өстен киезләр, чыпталар белән капладылар. Әллә каян килеп чыккан дүрт дәү абзый безне озата килделәр. Пианиноны өйгә кертеп урнаштыргач, әти, парланган такталарын сөртеп, өске‑аскы капкачларын ачып куйды. Эче алтынмыни! Ялт итеп тора. Болай да, тегеләй дә тартылган берсеннән‑берсе нечкә кыллар, матур, ак башлы, йомшак чүкечләр. Суыктан кергәч уйнарга ярамый, берәр көн җылынырга, кибәргә тиеш икән. Күпкә түзгәнне, анысына гына түзәрмен инде аны…
Безне сөендерүенә шатланган әтием:
– Бу пианиноның кадерен белегез, балалар, яхшы итеп уйнарга өйрәнегез. Ул – шагыйрь Дәрдмәнд пианиносы, – диде».
Җәүдәт Фәйзинең бүгенге кардәшләре әлеге данлыклы уен коралының язмышы белән һәрвакыт кызыксынып, аны эзләүләре хакында әйтә. 1925 елда Харис Фәйзуллин гаиләсе Оренбургтан Казанга күченгәндә, пианино да килгән. Гадилә Шәүкәт (Җәүдәтнең энесе) кызы мәктәп музеена бүләк ителгән коралын дәү әнисенеке (Әсма абыстайныкы) икәнен әйтә. Башка туганнары да әлеге пианиноны заманында Дәрдмәнд гаиләсеннән сатып алынганга охшаган, диләр. Хак җавапны белгечләр тикшергәннән соң гына алырга мөмкин булачак... Гәрчә композитор үзе Оренбургтан Казанга күченгән вакытын тасвирлап, «Күңелем кыллары» китабында бу хакта болай ди: «Бөтен өй җиһазларын агач ящикларга тутырып вокзалга илтеп тапшырдык, пианино белән велосипедны илткәндә мин дә атка утырып бардым. Иң кадерле әйберләр – шулар ич».
«ДЖОНКА»НЫҢ БАЛА ЧАГЫ
Җәүдәт Фәйзи урта мәктәпне Казанда тәмамлый, әсәрләр язуын дәвам итә, тәрҗемәләр ясап, акча эшли. Беренче драма әсәре – «Күз яшьләре» – унбиш яшендә язылып, 1928 елда Оренбург театрында куела. Дуслары Җәүдәтне «Джонка» дип йөрткән. Мидхәт Фәйзуллин күренекле энекәше турында китап яза. Әмма 1990 елда бакыйлыкка күчкән табибның истәлекләр китабы әле бүген дә нәшер ителмәгән. Әлеге истәлекләрдә ул композиторның тулы тормышын яктырта. Җәүдәт бала чактан тапкыр, эзләнүчән була, радиотехника, фотография белән шөгыльләнә. Нәсел дәвамчылары Җәүдәт Фәйзинең гипнозлау сәләтенә дә ия булганлыгын әйтәләр. Теш cызлавыннан интегүчеләр аңа чиратка баса торган булган. Йортларында электр кыңгыравы ясаган, мондый шәп җайланмага хәтта Шамил Усмановлар гаиләсе дә кызыккач, егет аларга да ясап биргән. Харис Фәйзуллин алдынгы карашлы татар буларак, 1923 елда гаиләсенә кинопроектор сатып ала. Кино сәнгате белән мавыгулар башлана, Җәүдәт тә кинематография институтына керергә омтылыш ясый...
«Я Раббым! Бармы икән син? Әгәр дә дөньяда хакимлек итәсең икән, миңа миһербанлык күрсәтеп, бәхетле язмыш насыйп итсәң иде. Хезмәтләрем белән танылган кеше буласым килә. Үз байлыгын кайгыртып, башкаларны алдаучы сәүдәгәр ясама миннән, чәркәханәләрдән ерак кыл. Халкыма хезмәт итәргә мөмкинлекләр ач, каһарман гамәлләр кылырга насыйп ит!»
Җәүдәт бу юлларны үсмерлек чорында көндәлегенә язып куйган. Аллаһыдан ялварып сораган теләкләре чынга аша егетнең. Ул Мәскәүдә оештырылган татар опера студиясендә Салих Сәйдәшев, Фәрит Яруллин, Нәҗип Җиһанов һәм Муса Җәлил белән бергә укый. Җәмәгатьчелек Җәүдәт Фәйзине композитор буларак таныганда, аңа нибары 22 яшь була.
Җәүдәт Фәйзи. 1940 ел.
«Менә хәзер борчылып утырам, ничек чыгар инде? Кичәнең официаль бүлеге Фатих Мөсәгыйтьнең ялкынлы доклады һәм замандашларының бер‑ике истәлек сөйләве белән бетте. Концерт бүлегендә Һади Такташның «Күмелгән кораллар» һәм «Камил» драмаларыннан өзекләр күрсәтелде, шигырьләре укылды. Шагыйрьләр Х. Туфан, Б.Сирин һәм Ф.Кәрим аңа багышланган әсәрләре белән чыктылар, артист Хәким Сәлимҗанов искиткеч осталык белән Һади Такташның «Киләчәккә хатлар»ын укыды. Шушы әдәби номерлар арасына музыкаль әсәрләр дә кертелде. Фәйзулла Туишев үзенең гармуннарында, Заһид Хәбибуллин скрипкада Такташ яраткан көйләрне уйнадылар. Җырчылар Салих Сәйдәшевнең әсәрләрен башкарды. Шул исәптән Ситдыйк Айдаров «Син – дошманым...»ны, Абдулла Сәгыйтов «Байрак тегәбез»не, Галия Кайбицкая «Урман кызы»н җырладылар. Мин ул әсәрләремнән күбрәкне көткән идем. «Урман кызы»ннан башкаларын тыңлаучылар бик сүлпән кабул иттеләр. Үземне: «Яңа форма әсәрләр шул, аңлап бетермиләр...» – дип тынычландырырга тырыштым. Аның каравы, кичәдән соң вешалкада «Урман кызы»н көйләгән тавышларны һәм «Бик матур», «Бик шәп!» дигән сүзләрне ишетеп куандым.
Өйгә кайткач, дүртебез бергәләп чәй эчтек. Мөсфирә белән әнием җырларымны, бигрәк тә «Урман кызы» дигәнен, яратканнар. Әтиемнең күңеле күтәренке. Ул: – Шундый зур кешеләр рәтеннән өч мәртәбә исемең әйтелү – үзе генә дә бик мактаулы эш, улым! – диде».
Җәүдәт Фәйзи радиокомитетта музыка редакторы, Татар дәүләт академия театрында музыка бүлеге мөдире, Татар дәүләт филармониясенең директоры һәм сәнгать җитәкчесе булып эшли, фольклор кабинетын җитәкли. Композитор концерт эшчәнлеге белән дә шөгыльләнә, республика буйлап гастрольдә йөри. Ул татар драматургиясенә яңалык алып килә: 1942 елда татар музыкаль комедия җанрындагы әсәр иҗат ителә. «Башмагым» спектакле заманында озак еллар опера сәхнәсендә уйнала, хәзер инде ул театр репертуарында юк. Ләкин драма театрларында бу әсәр уңышлы бара. Милли музейда Җәүдәт Фәйзинең архивы белән танышканда, авторга бүләк ителгән акча (совет чоры акчалары) килеп чыкты. Аны «Башмагым» премьерасыннан соң, Җиһан әби (опера җырчысы – Мәрьям Рахманкулова) тапшырган. Әлеге истәлекле бүләк тә конвертка салынган килеш саклана. Конверт тышына «1942 ел» дип язылган.
КОМПОЗИТОРЛАР АРАСЫНДА – ЯЗУЧЫ
«Язучылар арасында – музыкант, музыкантлар арасында – язучы», – дип әйтәләр Җәүдәт Фәйзи хакында. Ул йомшак күңелле, зыялы кеше булуына карамастан, үтә дә таләпчән, үз фикерен анык, төгәл җиткерә белү сәләтенә ия була. Бу сыйфаты 1929– 1933 нче елларда Казан дәүләт университетының юридик факультетында укыган чакта формалашкан булса кирәк. Аның оста оратор булганын замандашлары әле бүген дә хәтерли.
Җәүдәт Фәйзи милләт өчен әһәмиятле «Халык җәүһәрләре», «Күңелем кыллары», «Музыкаль кичәләр» китапларын яза. Бу китаплар чын язучылар рухында иҗат ителгән. Юкка гына классик язучы Әмирхан Еники: «Безнең татар композиторлары арасында ул татарча яза белгән бердәнбер кеше дисәм, һич тә хата булмас, минемчә», – димәгән.
«Халык җәүһәрләре» китабында 235 музыкаль әсәр урын алган. Әсәрләренең тексты һәм нотасы урнаштырылган. Биредә ул фольклорчы буларак ачыла.
«Күңел кыллары» китабында кечкенә хикәяләр урын ала. Анда ул бала чактан күзәтүләрен оста итеп гәүдәләндергән. Китапта татарның күренекле вәкилләре Мирхәйдәр Фәйзи, Шамил Усманов, Гадел Кутуй, Шәриф Камал һәм рус язучылары Максим Горький, Владимир Маяковский кебек даһилар белән очрашу мизгелләре тасвирлана, шулай ук әдип-композитор үз истәлекләрендә Казандагы тарихи вакыйгаларны да тасвирлый.
«Музыкаль кичәләр»ен автор сәнгать әһелләренә багышлый. Радиода музыкаль редактор булып эшләгән вакытта очрашкан шәхесләр турында бәян итә.
«Кызыклы кунаклар» – балалар өчен иҗат ителгән шигъри әсәре бүген дә яратып укыла. Оркестрдагы уен кораллары белән автор балаларны мавыктыргыч итеп таныштыра. Аның әлеге әсәре рус теленә тәрҗемә ителеп, Мәскәүдә дә дөнья күрә.
ХАЛЫК ЯРАТЫРЛЫК МУЗЫКА ЯЗУ – НАМУС ЭШЕ
Публицистика, драматургия, прозада уңышлы эшләп килгән Җәүдәт Фәйзине музыкаль таланты тулаем бөтереп ала. Җәүдәт Фәйзи гади җырдан җитди әсәрләргә күчеп иҗат итә башлый.
Музыка белән шөгыльләнүе шаяру кебек кенә башланган булса да, тормышының мөһим өлешенә әверелә. Композиторның 300ләп җыры исәпләнә, 1 опера, 3 оперетта, 30лап театраль куелышларга, балетка музыка иҗат иткән ул.
«...Минем һөнәрем дә бит шул табигатьтә булган тавышларның иң матурларын җыю. Шагыйрьләребезнең оста әйтелгән сүзләрен көйләргә тезү, музыка язу. Дөресен әйтергә кирәк, иптәшләр, җыр язу, кешенең җанлы тавышы белән башкарыла торган музыка әсәрләре язу – бик авыр эш. Ике‑өч кенә минут эчендә башкарыла торган бу кечкенә музыка әсәрләрендә көйнең йөрәккә ятышлы булуы да, әсәрнең эчтәлеген ачарга ярдәм итә торган ритмика һәм гармониянең ачык булуы да, формасының камилләшкән булуы да төп шарт булып тора. Моның өчен композитор эзләнергә тиеш. Талантының бөтен нечкә осталыкларын казып чыгара белергә тиеш, шул вакытта гына без язган җырлар халык көйләре кебек матур яңгыраячак. Һәрбер композитор өчен халык таләпләренә җавап бирә торган әсәрләр иҗат итү – аның намус бурычы».
Бер төркем иҗат әһелләре: композитор Александр Ключарев, шагыйрь Муса Җәлил, музыкант Х.Гобәйдуллин һәм композитор Җәүдәт Фәйзи.
Композитор Җәүдәт Фәйзи һәм Нәҗип Җиһанов (рояль артында).
ТАССР композиторлары.
ЯКТЫ МОҢГА ИЯ КОМПОЗИТОР
Җәүдәт Фәйзинең музыкаль әсәрләре лиризм белән сугарылган. Күңелгә ятышлы җырларын без милли, үзенчәлекле интонацияләр аша ишетәбез.
«Җәүдәт абый гаҗәеп кеше иде. Аның белән гомеренең соңгы елларында очраштык. Шулай килеп чыкты инде, без бик соң гына таныштык, әмма абый миңа бик нык тәэсир итте. Ул бик ипле, йомшак күңелле, ягымлы кеше иде. Очрашканда кысып кочаклап ала, әйтерсең лә соңгы тапкыр кочаклый, аның кочагында эреп китәсең. Бармаклары юан, музыкантныкына охшамаган. Ул үзе дә тәбәнәк, юантык гәүдәле иде. Ә хатыны Мөсфирә апа чын фикердәше, сердәше иде. Абыйның шатлыгын да, кайгысын да уртаклаша белде. Композиторга иҗат итү өчен бөтен шартларны тудырып торды, көчен кызганмады. Озын буйлы, гаҗәеп чибәр, акыллы хатын‑кыз буларак күңелемдә саклана. Бер‑берсен тулыландырып, бер‑берсен яратып, хөрмәт итеп яшәделәр. Җәүдәт абый рояльдә уйный башласа, музыка дөньясына кереп чума торган иде. Үз тирәсендә берни күрми, берни ишетми... Аның музыкасы да ма жорлы. Ул үзе дә мажор (якты) кеше иде. Кешеләрне яратып яшәде. Тормышында зур кайгы-хәсрәтләр кичерергә дә туры килде аңарга. Гомеренең кыска булуы да шуңа бәйледер күрәсең... », – дип искә ала композиторның туганы Фирүзә Фәйзуллина.
Халыкчан, шул ук вакытта яңа яңгырашлы аһәңнәргә бай, заманча булуы белән тамашачыны җәлеп иткән әсәрләр авторының гомере, чыннан да кыска була. Шулай ук ике улы – Лирам белән Фидальнең дә гомерләре иртә өзелә. Ә инде бердәнбер кызы Лилиананы бала чагында ук җир куенына тапшыралар. Турыдан-туры варислары калмаса да, Җәүдәт Фәйзинең туганнары хәзерге вакытта бердәм. Аның исеме Фәйзиләрне бер йодрыкка туплап тора.
«Җәүдәт Фәйзи – үз нәселендә мәгърифәтчелек традицияләрен дәвам итүче. Ул татар музыкасын танытучы. Төрле аудиторияләрдә лекцияләр укыган, мәкаләләр язган, радиода тапшырулар эшләгән, фольклор экспедицияләрен җитәкләгән. Кызганыч, быел аның 110 еллык юбилее уңаеннан зур күргәзмәсен оештырып булмады. Музей архивларында сакланучы әсәрләрен дөньяга танытасы иде. Музыкаль мирасын, әсәрләрен заманча дискларда кабат яздырасы иде. «Халык җәүһәрләре», «Күңелем кыллары», «Татар халык көйләре» китапларын кабат нәшер итәсе иде. Иң кыйммәтлесе: композиторның Милли музейда рояле саклана. Без, туганнары, әлбәттә, шушы данлыклы рояльнең бүгенге көндә дә халыкка хезмәт итүен телибез. Аны фондтан чыгарып, яшь музыкантлар хозурына куеп, җыр, моң кичәләрендә әлеге рояльдән Җәүдәт абый әсәрләре яңгырасын иде», – ди туганы, Фәйзиләр мирасын актив барлаучы, популярлаштыручы Диләрә Мөхәммәдиярова.
КОМПОЗИТОРНЫҢ БАЙ ФОНДЫ – МИЛЛИ МУЗЕЙДА
Татарстан Милли музее фондында, әйткәнемчә, Җәүдәт Фәйзинең бай архивы тупланган. Әлеге материалларны 1973 елда, композиторның вафатыннан соң, хатыны Мөсфирә Фәйзуллина тапшыра. 1998 елда да әле ул тагын 30 берәмлек ядкарьне шулай ук мирасханагә бүләк итә. Дәүләт карамагында җәмгысе 4000 берәмлек саклана. Болар – төрле документлар, ноталы материал һәм китапханә. Бу – бик бай һәм үзенчәлекле мирас, аны композитор гомер буена туплаган. Арада әдип-композиторның үз кулы белән язылган берничә автобиографиясе, култамгалары куелган шәҗәрәләре, хатлары, көндәлекләре һәм истәлек дәфтәрләре бар. Нәшер ителгән китаплары, магнитофон тасмалары, фольклор экспедицияләрендә туплаган материаллары зур кыйммәткә ия. Биредә аның кул җылысын саклаган шәхси әйберләре дә тора: кәнәфи, диван, урындыклар һәм рояле.
Архивта шулай ук композиторның Гадел Кутуй повесте буенча эшләнгән «Тапшырылмаган хатлар» ораториясенең партитурасы, «Авыл укытучысы көндәлекләре» дигән дөньяга чыкмаган кулъязмасы бар. Биредә шулай ук Фәтхи Борнашның әсәренә язылган «Кызыл чәчәк» операсының клавирын да күрергә мөмкин.
Татарның музыкаль дөньясына битараф булмаган белгечләргә, сәнгатькәрләргә мирасханәдәге Габдулла Тукайның «Кара Әхмәт» әсәренә язылган төгәлләнмәгән балетын өйрәнү дә кызыклы булыр иде.
Бу – үзе бер аерым, мөстәкыйль музей булырлык бик зур фонд. Кызганыч ки, архивтагы материаллар цифрланып бетмәгән, якындагы ике елда башкарылмаячак та әле. Ләкин Милли музейда «100 еллыкка – йөз исем» проекты эшли. Аның нигезендә республиканың күренекле вәкилләре турында күргәзмәләр циклы ел дәвамында тәкъдим ителәчәк. Шул уңайдан, күренекле композитор Җәүдәт Фәйзинең бай, әтрафлы иҗаты, экспонатларының бер өлеше дә халык хозурына чыгачак, дип ышандыра музей әһелләре.
Флера Сөләйманова, Татарстанның халык артисты:
– Җәүдәт абый искиткеч шәхес иде. Без аның белән радиода эшләгәндә таныштык. Хатыны Мөсфирә апа да гел мөләем, тыйнак, чибәр, уңган хатын‑кыз буларак күңелемә кереп калган. Мөсфирә апа шул заманнарда радиодан яңгыраган һәр җырчыны таный иде. Ире «Һаман истә» җырын иҗат иткәч: «Бу җырны яңа тавышка җырлатасы иде», – дип әйткән. Нәкъ шул вакытта радиодан мине җырлаталар икән. Җәүдәт абый хатыныннан: «Бу кем җырлый?» – дип сорый. Мөсфирә апа: «Флера Сөләйманова җырлый», – дигән. Менә шуннан соң мине Җәүдәт ага үзләренә чакырды, ул вакытта мин Усман Әлмиев бригадасында җырлый идем. Усман абый белән композитор яшәгән йортка киттек. «Һаман истә» җырын радиода яздырдык, әлеге әсәр зур популярлык казанды. Ул заманнарда Җәүдәт Фәйзине белмәгән кеше сирәк булгандыр, бик танылган шәхес иде ул! Иҗатын да гел халыкка чыгарып тордылар. Ул киң колач белән иҗат итте, ә хатыны нык булыша иде. Мин аларда еш кунак булдым. Шәхсән үземнең югары музыкаль белемем булмагач, үзем аралашкан композиторларымны укытучы дип атыйм. Җәүдәт Фәйзи – ул минем укытучым. Җырларны тиз отып ала торган идем. «Халык җәүһәрләре» китабын әзерләгәндә мин аңа бик күп халык җырларын әйтеп тордым. Ул чакларны бик күп эшләдек без аның белән. Кешелекле, тырыш, сабыр, мәхәббәтле шәхес буларак күңелемдә саклана ул минем.
Виктор Фәйзуллин, опера җырчысы, Мидхәт абыйсының оныгы:
– Жәүдәт Фәйзи җитәкчеләр өчен «уңайсызрак» кеше булган. Мәңгелек бәхәсләр, ныклы позиция, үз фикереңне яклау, гаделлек хисе, – берсе дә аңа тынычлык бирмәгән... Барысын да йөрәгеннән уздырган. Шуңа да ул якты дөньядан иртә китеп барган... Аның дошманнары, көндәшләре күп булганы да мәгълүм. Шомлы елларда өстеннән донослар да язганнар. Җәүдәт абыйга, «төрек шпионы» түгеллеген раслап, берничә тапкыр аңлатма язарга да туры килгән. Җәүдәт Фәйзинең әтисе Төркиядә белем алган укымышлы, алдынгы карашлы, зыялы кеше, югыйсә. Улы үзенең шәҗәрәсендә моның өчен акланырга мәҗбүр була. Ә бит композитор әтисе белән, киресенчә, горурланып яшәргә тиеш иде... Җәүдәт Фәйзи гомеренең һәр минутын кадерләгән, тыңгысыз иҗатчы булганын көндәлекләреннән укып белергә мөмкин. Аның көндәлекләрендә мондый юллар бар: «Рәссам минем портретны ясый. Утырам, позировать итәм. Вакытым бик кызганыч...» Димәк ул һәрвакыт иҗатта булган, милләтенә хезмәт итүне өстен күргән.
Бату Мулюков, композитор:
– Республикабызда җыр сәнгатенең «Җәүдәт Фәйзи чоры» булып алды, дияргә мөмкин. Үз заманында аның җырларын башкармаган бер генә җырчы да, аның әсәрләре кермәгән бер генә концерт программасы да юк иде. Төрле спектакльләргә язылган музыкалар композиторның иҗатында шулай ук зур урын алып тора. Ул үз гомерендә 20дән артык спектакльгә музыка язды. Алар мөстәкыйль музыка әсәрләре булып та таралды. Тамашачыны, тыңлаучыны нык тетрәткән әсәрләренең берсе – Мирсәй Әмирнең «Тормыш җыры» спектакленә язылган музыкасы. Андагы «Фатыйма арышларын» яки Басыйрның «Җырга салып җибәргән хаты»н дулкынланмый тыңлап буламы?! Таҗи Гыйзәттнең «Ташкыннар»ыннан Гайнавал җыры кайсыбызның колагында яңгырап тормый? Нәкый Исәнбәтнең «Хуҗа Насретдин»ына язылган «Сәрви җыры»да зур сәнгать әсәренә хас эзләнү белән эшләнгән. Бу иҗади уңыш композиторны тагын да яңа әсәрләр язарга рухландырды һәм татар музыкасында булачак «җиңел музыка» өлкәсенә нигез салган классик әсәр «Башмагым»ның иҗат ителүенә китерде. Әлеге музыкаль комедиясе белән композитор татар музыкаль сәхнә әсәрен генә тудырып калмады, күпмилләтле совет тамашасының алтын хәзинәсенә дә яңа рухи байлык өстәде!
Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреатлары. 1966 ел.
БИОГРАФИК БЕЛЕШМӘ
Җәүдәт Фәйзи 1910 елның 4 гыйнварында Оренбург шәһәрендә мәгърифәтче гаиләсендә туа. Ул башлангыч музыкаль белемне С.Сәйдәшев директор булып эшләгән музыка мәктәбендә ала. 1934 елда Мәскәү консерваториясе каршында Татар опера студиясе ачылгач, Җәүдәт Фәйзи студиянең уку бүлеге мөдире итеп җибәрелә. Административ оештыру эшләре белән бергә, ул биредә Б. Шехтердан композиция классында дәресләр ала, шулай ук Г. Литинскийның консультацияләреннән файдалана. 1938 елда Җәүдәт Фәйзи Казанга кайта. Биредә ул музыка һәм җәмәгать эшләрендә актив катнашып, радиокомитетта музыка редакторы, Татар дәүләт академия театрында музыка бүлеге мөдире, Татарстан филармониясенең директоры һәм сәнгать җитәкчесе булып эшли. Җәүдәт Фәйзи – РСФСРның атказанган сәнгать эшлеклесе, ТАССРның халык артисты, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты. Композитор 1973 елның 2 маенда бакыйлыкка күчә.
Фотолар Җ.Фәйзинең шәхси архивыннан һәм ТР Милли музей фондыннан алынды
Добавить комментарий