Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»
Kаһарманнар буыны

Kаһарманнар буыны

Беларусь җирлегендә карендәшебез Пётр Гаврилов исемен белмәүчеләр сирәк. Кая гына барсаң да, «мин – Гаврилов якташы» дигән сүз тылсымлы тәэсир итә. Шунда ук: «Ул – безнең Брест крепосте өчен ахыргача торган кеше, чын каһарман», – дип, ярдәм итәргә, аралашырга, сөйләшергә ашыгалар. Моны һәр адымда тоеп, бик рәхмәтле булып кайттым Беларусь кешеләренә.

07 июнь 2026

АЛАРНЫҢ КАЙТУЫ

Брест крепосте оборонасы – Бөек Ватан сугышының иң тетрәнгеч сәхифәләреннән. Аңа багышланган беренче экспозиция Мәскәүдә Совет Армиясенең Үзәк музеенда 1952 елда ачыла, Брестның үзендә, ул чакта Брест төбәкне өйрәнү өлкә музее белән Минскидагы үзәк музейда, – 1953 елда.

1954 елда Буг елгасы ярында урнашкан цитадельнең тарихы, аны саклаучыларның язмышлары белән язучы, журналист Сергей Смирнов кызыксынып китә. Краснодарда яшәгән Пётр Гавриловны да нәкъ менә ул барып таба.

Брест крепостеның героик оборонасы музее 1956 елның 8 ноябрендә ачыла. Алга таба, оборонаның 20 еллыгы датасы уңае белән, биредә крепостьны саклаган барлык исән калган каһарманнарны җыярга ниятлиләр. 1961 елның 25 июнендә музейның 9 залдан торган киңәйтелгән экспозициясен ачалар. Тантананы ачу хокукы крепостьны соңгы булып яклаган Советлар Союзы Герое Пётр Гавриловка тапшырыла. Бүгенге көндә Брест крепосте оборонасы музееның экспозиция мәйданы 1270 квадрат метрны тәшкил итә. Анда аерым урынны 1941 елгы вакыйгалар алып тора. Шулай ук Брест крепостен саклаган каһарманнарның язмышына да махсус өлешләр багышланган.

1961 елда биредә уникаль традициягә нигез салына – каһарманнар үзләре исәндә крепостька ел да килеп йөри, Җиңү бәйрәме, крепостьны саклау көнен искә алу чараларында катнаша. Хәзерге вакытта крепостьта, вакыйгалар нәкъ Бөек Ватан сугышы чорындагы кебек итеп торгызылып, реконструкция чарасы уздырыла. Инде исән каһарманнар калмаса да, нәсел дәвамчылары – балалары, оныклары бу көннең мәртәбәле кунаклары.

Брест шәһәренең тимер юл вокзалы. Оккупация вакытында шәһәрнең 40 меңнән артык кешесе һәлак була, крепость хәрабә хәлендә ята. Брестның икътисады тулаем җимерелә. Шәһәрне 1944 елның 28 июлендә 1 нче Белоруссия фронты гаскәрләре азат итә.

КАДЕРЛЕ КӨЙ

«...Дүртенче көн рәттән җир астында ятабыз. 30 июньнән соң Көнчыгыш фортны саклаучылар арасында исәннәр бик аз калды. Яралы, ачтан һәм сусызлыктан бик тилмергән кешеләр крепость хәрабәләренә сыенып яшеренде. Ике сугышчы белән мин дә туннельгә качтым. Урталайга бөкләнеп, тын да чыгармый ятабыз. Фашистлар бөтен җирне тикшереп чыкты. Иснәнеп йөрүләрен дәвам итәләр.

Контузиядән соң мин сөйләшә алмый башладым. Сусауга чыдап булмый. Аны аз гына булса да басар өчен, телебезне чыгарып, туннельнең диварларына җыелган чыкны ялыйбыз. Теш арасында ком шыгырдый. Кесәмнән пистолет патроннары белән арыш сохарие табып алам. Сохари таш шикелле каты. Аны көч-хәл белән өч кисәккә бүлеп, сугышчы егетләргә сонам. Патроннарны пистолет обоймасына урнаштырам.

Өстән автомат чиратлары ишетелеп тора. Гитлерчылар форт хәрабәләрен карап йөри, димәк. Югарыга чыгу мөмкин түгел, бары тик төнлә җөрьәт итсәк кенә.

Төштәге сыман, Агеевның карлыккан тавышын абайлап алам: – Сез исәнме, иптәш майор?

Аны минем дәшмәвем борчый булса кирәк. Инде дүртенче көн дәшмим бит. Ялкынсынган карашымны төбим, тик һаман бер сүз дә сытып чыгара алмыйм. Ул башта ни булганын аңлый алмый тора, ә аннары башына барып җитә – контузия.

Дүртенче тәүлектә, төн җиткәч, яшерелгән урыннан чыгам. Бик зур авырлык белән шуышам. Кул-аяклар тәмам оеган. Җәрәхәтле сул җилкә авырта. Агеев белән Әюпов арттан шуыша. Ул-бу була калса, корал – әзер.

Менә без – өстә. Тынлык. Күк йөзе крепость өстенә бәрхет чатыр булып җәелгән. Йолдызлар җете яна, алар арасыннан ара-тирә пулялар эз сызып уза. Еракта учак булып сигнал ракеталары кабынып куя.

Янәшәдә генә авыз гармунында уйныйлар. Мелодияне бозып, фриц «Катюша»ны шыңшыта. Йөрәк борчулы тибә. Яраткан, кадерле көйне бозып уйнаган, газиз җиребезгә басып кергән дошманга нәфрәт бугазка кадәр күтәрелә...

Кесәмдә – граната-лимонкалар, ике пистолет, ТТ һәм трофей «вальтер». Аны миңа Көнчыгыш фортны саклаучы чик сакчылары бүләк итте. Трофейны дошман тылына чыкканнан соң алып кайттылар. Сугышчыларда – гранаталар, трофей автомат һәм винтовка.

Саф һаваны туйганчы сулаганнан соң, ат сараендагы коега юнәләбез. Аз булса да сусауны басып, кире яшеренгән урынга таба шуыша башлыйбыз. Кинәт вал ягыннан тавышлар ишетелә. Русча сөйләшәләр. «Безнекеләр!» – баш миен шул уй яшендәй телеп уза.

Тавышларга таба шуышабыз. Берничә минуттан Көнчыгыш фортны саклаучыларның исән калган төркеменә килеп чыгабыз. 12 кеше. Күбесе яраланган һәм контузия алган, аякларында чак басып торалар. 30 июньдәге коточкыч сугыштан соң, алар җир астында һәм хәрабәләрдә яшеренгән. Барыбыз да бер сорау алдында калабыз: алга таба нишләргә?

Сугышчылар бу очрашуга шатлана. – Товарищ майор, бу сезме? – дип сорашалар, үз күзләренә ышанмыйча. – Болай булгач, әле көрәшәбез! – дип, калкынып куя кече сержант Семенюк».

(Пётр Гаврилов, «Крепость көрәшә»)


Көнчыгыш фортның соңгы яуга багышланган залында 29 июньдә килеп төшкән 1800 килограммлы «Сатана» бомбасы макетын күрергә була. Шулай ук фортны саклаган 258 кешенең фотолары һәм язмышлары теркәлгән сенсор экран куелган.


Комплекс музейларында Пётр Гаврилов һәм башка саклаучыларның төрле елларда төшереп алынган портретлары саклана.

«ЮК, ГАВРИЛОВ ҮЛМӘДЕ!»

Немец әсирлегеннән азат ителгәч, Пётр Гаврилов башта фильтрация уза, аннан соң Башкортстанда запастагы укчы полкка җибәрелә. Аңа званиесен кайтаралар, армиядә калдыралар, Иркутск өлкәсендәге япон әсирләрен тоткан лагерьның башлыгы итеп билгелиләр. Бу да аның биографиясендәге «ак таплар»ның берсе, соңыннан бу аңа шулай ук кыенлыклар китерә торган факт булып әверелә. Әсирлеккә эләккән һәм партбилетын югалткан, партиядән чыгарылган зат буларак, аның инде алга таба хәрби карьерасын дәвам итәргә дә, гомумән совет системасында абруен торгызырга да бернинди мөмкинлеге калмый диярлек. Демобилизация вакытында хәтта хезмәттә күрсәткән батырлыклары турында да исәпкә алып тормыйлар...

Смирнов Брест крепосте каһарманнары турында документаль китап язарга алынып, аны эзләп тапмаса, бу батыр йөрәкле, әмма тыйнак кешенең язмышы ничек тәмамланыр иде – белмибез. Ул арада Смирнов Брестта Көнчыгыш фортта көрәшкән элеккеге лейтенант Яков Коломиец белән очраша. Коломиец язучыга Көнчыгыш форт оборонасын оештырган һәм аның өчен ахыргача торган кеше хакында сөйли, әмма фамилиясен искә төшерә алмый. Шулчак Смирнов аңа командирлар исемлеген күрсәтә. «44 нче укчы полк командиры – майор Гаврилов фамилиясенә җиткәч, Коломиец кинәт калкынып куйды, менә ул, ул Көнчыгыш форт оборонасын оештыручы, диде. Моңа бик ышанып әйтте», – дип яза Сергей Смирнов.

Әмма ләкин Гаврилов бит – үлгәннәр исәбендә. Коломиец моңа шунда ук кистереп әйтә: «Юк, Гаврилов үлмәде!» Смирнов Генштабка запрос җибәрә: аннан да «исән» дигән җавап килә. Адресын алу белән Смирнов Гавриловка хат юллый.

Алар очраша. Гавриловның партиядә торгызуларын сорап йөрүен, моның һич кенә дә барып чыкмавын белеп ала Смирнов. Үз алдына бу кешенең каһарман булуын дәлилләү бурычын куя.


Экспозициянең немец концлагерьларына әсир булып эләккән офицерлар белән солдатларга багышланган өлеше. 

«БӨРТЕКЛӘП ҖЫЯБЫЗ...»

Гавриловның батырлыгы да, аның язмышы да «Брест крепосте» мемориаль комплексында һәр экспозициядә кызыл җеп булып сузылып бара. Билгеле ки, аның иң үзәк урыны – музейның оборона тарихына багышланган җирендә. Шулай ук – «Музей 5 форт» өлешендә. Музейның ачык һавадагы канатында, казематларда һәм ул соңгы яу биргән капонирда Гаврилов инде – төп каһарман. Экспозициядә – «Сражается крепость» китабының төрле еллардагы басмалары, Сергей Смирнов китаплары, Гавриловның геройлыгына багышланган язмалар, газета-журнал өземтәләре... Иң кадерле экспонатларның берсе, әлбәттә, Советлар Союзы Героеның язмалары, көндәлек-дәфтәре. Монда шулай ук Гавриловның чыгышлары, интервьюлары, фотоархивы, төрле елларда ясалган портретлары коллекциясе дә саклана.

– Экспозициядән тыш, фондларда да Гаврилов белән бәйле экспонатлар җитәрлек, – ди «Көнчыгыш форт» музее мөдире Ирина Владимировна Гавриленко-Шедловская. – Без аның хактагы мәгълүматны хәзер дә бөртекләп җыябыз. Сезнең язмаларны, китапларны да бик көтеп калабыз.


«Брест крепосте елъязмасы» тарихи экспозициясе 2019 елда – Беларусьның азат ителүенә 75 ел тулган һәм Брест шәһәренең 1000 еллык бәйрәме узган елны ачыла. Ул цитадельнең тарихын күз алдыбызга китереп бастыра.

 

Луиза Янсуар

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Добавить комментарий

Тема номера