«Кайтып җиткәч, өйгә кермәдең»
Сугыш еллары хатирәсе
18 июня 2021
Сугыштан исән кайткан аталы-уллы Мостафиннар.
«БИШЕКТӘ КАЛГАНМЫН»
Әлеге җан әрнеткеч хәлләр 1944 елда була. Алексеевск районының Олы Тигәнәле авылы кешеләре бу хәлне һаман да искә алып сөйли.
Сугыштан туган ягына исән әйләнеп кайтып та, гаиләсен күрү бәхетенә ирешмәгән Хизбулланың кызы Зөлкәрия апа бүген Алексеевск район үзәгендә яши. Ни кызганыч, берничә ай элек алтмыш елга якын гомер иткән җәмәгате Шамил абый Мөлековны югалткан.
– Ковидтан соң тернәкләнә алмады, – ди.
Зөлкәрия апа әтисен хәтерләми, чөнки газиз кешесе сугышка киткәндә аңа нибары өч ай гына була. Ул аны фәкать әнисе, якыннары сөйләгәннәрдән генә хәтерли:
– Әнием Миңнебәян сөйли иде: «Сугышка китәр алдыннан әтиең синең янга килде дә битеңнән үпте. Син бишектә ята идең. Мыеклары кытыклады булса кирәк, битеңә кулың белән кагылып алдың...»
Сугышка киткәндә Хизбуллага кырык дүрт яшь була. Өйдә аның дүрт баласы, хатыны кала.
– Әтинең документлары сакланмаган, –диде Зөлкәрия апа. – Район хәрби комиссариаты аша соңыннан белешмә алдык – ул, башы яра
ланып, берничә ай Новосибирск госпиталендә яткан. Шуннан соң аны, тернәкләнергә дип, алты айга туган ягына кайтарып җибәргәннәр. Казанга кадәр солдатлар озата кайткан. Әти Казан вокзалыннан сеңлесе Кафиягә киткән.
Әтинең әтисе Мостафа бабайның ике хатынга унике баласы булган. Әти – беренче хатынның иң олы баласы. Ә Кафия апа икенче хатыннан туган кыз була. Сеңлесендә берне кунып чыкканнан соң әти юлга – Олы Тигәнәлегә кузгала. Кайда ат очрап, кайда җәяү берничә көн кайта.
Фронттан кайткан Хизбулла Казан вокзалында Галиулла исемле авылдашын очрата. Алар тиз генә хәбәрләшәләр. «Туган якка – гаиләм янына кайтып барыш», – ди Хизбулла. Ноябрь уртасы була бу. Яңа ел алдыннан Галиулла атлы кеше Олы Тигәнәлегә кайта һәм Хизбулла белән очрашуын әйтә. Бу хәбәр авылда яшен тизлегендәй тарала. Хизбулла бит гаиләсе янына кайтмады! Сәбәп нәрсәдә? Берничә көннән тагын бер шомлы хәбәр килеп ирешә – Хизбулла ноябрь аенда күрше Кыркүл авылына кереп, чәй эчеп чыккан. «Балалар янына өйгә кайтам»- дигән. Кешеләр, ирен сугыштан көтүче Миңнебәянгә турыдан-туры әйтмәсәләр дә, үзара шыпырт кына сөйләшә башлый: «Бәлки ул сугыштан качып кайткандыр? Һәм берәр җирдә яшеренеп ятадыр?!»
– Хәтта безнең өйгә тентү белән дә килгәннәр, – дип дәвам итте Зөлкәрия апа. – Базны, каралты-кураларны тикшергәннәр – әтине эзләгәннәр. Әнинең бу вакытта ниләр кичергәнен күз алдына да китерүе авыр. Әле бит олы улы, абыемны да шул чакта сугышка алган булалар. Ничекләр йөрәге түзгән дим...
Тентүчеләр киткәннән соң Миңнебәян апа, балаларын күрше әбигә калдырып, ирен эзләргә үзе китә. Башта Чистай төрмәсенә бара. Аннан Питрәчкә юл ала. Бәхетенә (ә бәлки бәхетсезлегенә), ирен анда тапмый. Шул салкыннарда җәяү, ач килеш йөри торгач, көчкә өенә кайтып егыла.
Хизбулланың кызы Зөлкәрия Мөлекова.
«ӘЙДӘ, КИЛЕН...»
Ямьле яз җитә. Миңнебәян ирен, менә бүген кайтып керер, дип, көн дә китә. Җитмәсә, военкоматтан хәбәр килә – Хизбулла сугыштан качып кайтмаган икән, башы яраланганга, аны туган ягына кайтарып җибәргәннәр. Мөгаен, ул күрше авылда берәр йортка кергәндер, хәтере начарлангандыр. Ире барысын да искә төшерер дә, кайтып керер.
Март ае була ул. Ишектән күрше бабай керә:
– Миңнебәян, килен, берәр капчык ал әле. Кырга барып кайтырга кирәк...
– Кырга? Ә нишлибез анда? Әле бит кар эреп кенә килә.
– Иген таптым. Шуны алып кайтырга кирәк.
Миңнебәян килен, аны‑моны уйламыйча, капчыгын ала да күрше бабай артыннан иярә. Авылдан чакрым ярым ераклыктагы үзәнлеккә килеп җитәләр. Бабай эндәшми генә Миңнебәянгә ишарәли... Шунда ул... Иренең утырган җиреннән катып калган гәүдәсен күреп ала.
– Әтине зиратка алып кайтып җирлиләр, – дип, күз яшьләрен сөртте Зөлкәрия апа. – Күрәсең, ул җәяү кайтып арган булган, ял итәргә утырган. Ә бәлки хәле киткәндер. Күрше Кыркүл авылында яшәүче танышы янына кергән бит. Эх, шунда кунып чыккан булса... Ул вакытта танышы аңа: «Хизбулла, хәзер караңгы төшәчәк, бездә генә кун. Иртән юлга чыгарсың», – дигән. Тик әти тыңламаган. «Меңәр чакрым юлны узгач, җиде чакрымын гына узам инде. Балалар мин кайтканда кичке аш ашарга утырган булалар. Ә мин тәрәзәгә чиртәм дә, барысын шаккатырам», – дигән. Букчасында безгә дигән солдат ризыгы – консерва, шикәр, сохари булган. Әтинең солдат букчасында ул ризыклары шулай кайтып ирешә, үзе генә кайтып җитә алмый...
Ирен җирләгәннән соң Миңнебәян бакча артларына терәлеп үк торган зиратка бик еш бара. Һәм гел бер сүзне әйтә: «Их, Хизбулла, кайтып җиткәч, өйгә кермәдең бит! Соң шулай ярыймы, җә?! Мең чакрымнар йөреп, бер чакрымны уза алмадыңмы?.. Балалар көтте...»
– Тәкъдир бар, – диде Зөлкәрия апа. – Күрәсең, әтигә туган авылын, әнигә яраткан ирен, ә без балаларына әтине күрергә язмаган. Әле, Аллаһка шөкер, абыебыз сугыштан исән‑сау кайтты. Дөрес, ул да озын гомерле булмады – өйләнеп, бер баласы тугач, сугышта алган яраларыннан җан тәслим кылды. Сугыш бик күпләрнең язмышын астын өскә китерде. Шул исәптән безнекен дә. Шуңа да бүгенге тыныч көннең кадерен аңлый, матурлыгын күрә белсәк иде. Гомер бер мизгел генә...
...Зөлкәрия апа гомер буе башлангыч сыйныфлар укытучысы булып эшләгән. Хәләл җефете Шамил Мөлеков белән үрнәк, тату гаилә корган. Районның хөрмәтле кешеләре, атаклы гаиләсе бу. Балалары да әти-әниләре кебек матур тормыш корган. Бүген Зөлкәрия апа ялгызы яши, намазда. Мәрхүм булган якыннары рухына, балалары исәнлегенә багышлап көн дә дога кыла.
Фото: Лилиана Вәлитова
Руфия Фазылова
Добавить комментарий