
Каюм Насыйри бакырда, көмештә, ташта, хәтердә...
Каюм Насыйри – фәндә дә, әдәбиятта да, мәгариф өлкәсендә дә беренчеләрдән булып эз салучы новатор, реформатор. Үзеннән соң 60 тан артык фәнни эш, олы әдәби мирас калдыра ул. Быел аның тууына 200 ел тулуны билгелибез.
24 февраля 2025
Бу кадәр өлкәне кем генә берүзе колачлый алыр иде икән: химия, медицина, фармацевтика, арифметика, фольклор, геометрия, география, педагогика, табигать белеме, тарих, тел белеме, әдәбият, тәнкыйть, тәрҗемә, дин гыйлеме, кулинария һ.б. Еллар узган саен Насыйриның заманыннан алда туганына һәм аның киләчәгенә ныклы фундамент салып калдырганына ныграк инанабыз. Ул бит әле – гомерен балаларга багышлаган мөгаллим, остаз да.
КАЮМ БАБАЙ ТӘҢКӘСЕ
Нәселе борынгы Болгарга – ханнар заманына барып тоташкан Насыйриның шәҗәрәсе кадерләп Казандагы музеенда саклана. Юкка гына «Әл-Шырдани», «Әл-Болгари» тәхәллүсләрен еш һәм яратып кулланмаган әдип. Төрки‑татар тарихын энәсеннән җебенә кадәр өйрәнеп, безгә дә җиткергән, шул ук вакытта үткәнгә түгел, ә киләчәккә карап фикер вә эш йөрткән.
«Каюм бабайның» 150 еллыгын бәйрәм иткәндә сурәтен инде маркаларда мәңгеләштергән, конверт тышларында чыгарган булсалар, хәзер чират тәңкәгә җитте.
– Тәңкәдәге Насыйри сурәте тарихи яктан да, сәнгати яктан да халык күңелендә уелып калган образга тәңгәл килсен өчен, экспертларны чакырып, аларның профессиональ фикерләрен тыңладык, – дигән иде әле ясалу этабында ТР мәдәният министры Ирада Әюпова. Менә, ниһаять, 15 гыйнварда, Камал театрының яңа бинасында узган Мәдәният министрлыгының чираттагы коллегиясендә, ул халыкка тәкъдим дә ителде.
МУЗЕЙЛАРДА НИЛӘР БАР?
Каюм Насыйриның Казанда музей‑йорты эшләп тора – ул ТР Милли музееның филиалы. Мәркәзебезнең иң үзәгендә – Иске Татар бистәсендә урнашкан. Хәзерге Париж Коммунасы урамы, элеккеге «Печән базары» – татар бистәсе гөрләп торган, татарлар күмәкләп яшәгән тарихи җирләр. Насыйри монда җиң сызганып хезмәтләрен язган, мөгаллимлек иткән, урамнарында һәм кешеләр тормышында җуелмас эзләрен калдырган.
Тарихи-архитектура һәйкәле, 1979 елда бина янгын вакытында көлгә әверелгәч, шул ук нигез урынында 1991–1995 елларда яңадан торгызыла. Каюм Насыйриның туганы Мөхәммәтбәдигъ Хөсәеновның XIX гасырның 50–60 нчы елларында төзелгән бу йорты – Казанда беркайчан да үз өе-почмагы булмаган галимнең яшәгән соңгы урыны. Мөхәммәтбәдигъ Хөсәенов үзе исә ерак түгел генә урнашкан Ак мәчеттә (хәзерге «Галия» мәчете) азанчы булган.
Иске Татар Бистәсенең тарихи үзәген кистереп узган җәяүле урам үзе дә Насыйри исемен йөртә, ул Татарстан урамыннан башлап Сафьян урамына кадәр сузыла. Бу – элек-электән татар аксөякләре һәм бай сәүдәгәрләре, шулай ук югары катлам руханилары яши торган урыннар.
Насыйриның икенче музее – туган туфрагында, Кече Шырданда. Әлеге музей-китапханә мәгърифәтченең 196 еллыгына ачылган иде. Аны җирле энтузиаст – Татарстанның атказанган төзүчесе Асия Гобәйдуллина башкарып чыкты.
Биредә шулай ук ХХ йөз башында төзелешенә Каюм Насыйри үз көчен керткән мәчет тә реставрацияләп бетерелде. Алдагы буыннарга Насыйри мирасын җиткерү һәм туган ягына эзне суытмау өчен тырышалар шырданлылар, аның чорыннан калган уникаль объектлар кадерләп саклана: Каюм Насыйри су эчкән киз ләү, 500 яшьлек карт карама, борынгы «Каюм коесы» һәм, әлбәттә инде, гаҗәеп матур мәчет.
БАБАСЫНЫҢ 100 ДӘН АРТЫК КОРЪӘНЕ…
Габделкаюм Габденасыйр улы Насыйров 1825 елның 2 (14) февралендә Казан губернасы Зөя (Свияжск) өязе Югары Шырдан авылында дөньяга килә. Әтисе Габденасыйр белән бабасы Габделхөсәен – тирән рухани белемле кешеләр. Бабасы Изге китапны күчереп язучы була, Коръәннең 100 дән артык нөсхәсен ясый. Алар гарәп теле дәреслекләре, уку әсбаплары төзүчеләр буларак та тарихка кереп калган. Башлангыч белемне кечкенә Каюм әтисеннән ала. Аннары, 16 яшендә, аны Казандагы атаклы «Сәгыйть мәдрәсәсе»нә укырга бирәләр. Биредә Каюм иман нигезләрен, гарәп‑фарсы телләрен өйрәнә, ә дөньяви фәннәрне исә «Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә үзләштерә.
Әтисе дә, бабасы да рус телен яхшы белгәнлектән, Мәскәү белән хезмәт ягыннан бәйләнешләре булганлыктан, бәләкәй Каюм да бу телне белеп үсә. Инде галим вә әдип булып җитешкәч тә, Каюм Насыйри рус даирәсе вәкилләре, бигрәк тә галим-голамә белән күп аралаша. Бистә халкы аның үзен бик хөрмәт итсә дә, рус телен кирәк дип исәпләвен, җитмәсә әле, «русча» киенүен бик үк өнәп бетерми.
ГАЛИМНЕҢ БУЛМАГАН ФОТОЛАРЫ ҺӘМ ПОРТРЕТЫ
Музеендагы язу өстәлендә, язу әсбапларыннан тыш, керосин лампасы, шәмдәл, кубыз, курай бар. Диварга скрипка, мандолина эленгән. Замандашлары теркәп калдырган истәлекләрдә Каюмның уен кораларында уйный белүе, музыкага һәвәс кеше икәнлеге искә алына.
Каюм Насыйри бер күзгә сукыр, берсенә кылыйрак булган, диләр. Әмма болар – сөйләүләре буенча гына. Чөнки аның үзе исәндә төшкән фотографиясе сакланып калмаган. Насыйриның бик ыспай, көяз киенеп шәһәр урамнарында йөрүен дә хәтерләүчеләр була. 1944 елда әдипнең юбилее уңае белән комиссия төзелә һәм рәссам Байназар Әлменовка аның портретын ясарга заказ бирәләр. Тарихка охшаш булып кереп калсын өчен, төс-кыяфәте Каюмга тартым туганын дәшеп китерәләр. Ясалып беткәч, портретны Шырдан кешеләре белән Насыйрины еш кына атында йөрткән берәүгә күрсәтәләр. Алар портретны хуплый. Шәкертләренең берсе хәтта: «Растан да, Каюм абзый бит бу!» – дип кычкырып ук җибәрә, имеш.
КЫРЫС МӨГАЛЛИМ
15 ел мәдрәсәдә укыганнан соң, пишкадәм Каюм әле университетка ирекле рәвештә лекцияләр тыңларга да йөри. Мәдрәсәдә уку аңа төрки-мөселман мәдәнияте, Көнчыгыш гыйлеме, фәлсәфәсе турында тирән белем бирсә, Казан университетындагы рус галимнәре белән аралашу Европа дөньясына ишекләр ача. 1855 елда православ рухани уку йортына – Казан руханилар училищесына һәм Казан руханилар семинариясенә татар теле укытырга чакырып алына, 1871 елга кадәр укыта. Шуннан соң татар балаларына рус телен өйрәтү өчен үз мәктәбен оештыра. Кырыс мөгаллим була, татар телен җиренә җиткереп үзләштерүләрен таләп итә. Моны ул заманның документлары раслый: 10 баллы системадан иң шәпләргә дә Насыйри 8 баллдан югарырак бәя куймаган. 1876 елда Казан уку‑укыту округының татар, башкорт, казах мәктәпләре инспекторы Василий Радлов белән укыту методикасы мәсьәләсендә бер фикергә килә алмыйча, мәктәпне ташлап китә.
ӘДӘБИЯТ ҺӘМ ЭТНОГРАФИЯДӘН КӨЗГЕ ЯСАУГА КАДӘР
Үзен тулаем әдәби һәм гыйльми эшчәнлеккә багышлый. Бу елларда Насыйри иң яхшы әсәрләрен иҗат итә. Шәхси дәресләр бирә, татар документларын русчага тәрҗемә итә, китаплары сатылудан кергән акчага көн күрә. Гуманитар фәннәрнең төрле тармаклары үсешенә зур өлеш кертә, хәзерге татар әдәби теленә, аның фәнни терминологиясенә нигез сала. «Казан Археология, тарих һәм этнография җәмгыяте хәбәрләре» мәҗмугасында рус телендә татар этнографиясенә караган мәкаләләре дә даими басылып килә. Насыйри хезмәтләре турында рус матбугатында үз чорының иң мәртәбәле галимнәре язып чыга. Замандашлары әйтүе буенча, Насыйри эш вакытын төгәл бүлә һәм оештыра белә. Акыл хезмәте белән физик хезмәтне дә аралаштырып бара.
Кулыннан җитмеш төрле һөнәр килгән: ул китаплар төпләп ябыштыра, көзгеләр ясый, агач эшенә бик оста була, крахмал кайната, кулинария белән халык медицинасын, дару үләннәрен яхшы белә. Боларның барысын да хезмәтләрендә, бигрәк тә календарьларында теркәп, халыкка җиткерергә омтыла. Картайган көнендә, паралич суккач, Насыйри үзе өчен махсус күнекмәләр уйлап таба, моңа өстәп, электр тогы кулланып та дәвалана. Күпмедер вакытка аякка да баса.
БЕРЕНЧЕ МАТЕМАТИКА ҺӘМ ГЕОМЕТРИЯ ДӘРЕСЛЕКЛӘРЕ
Халык телен гадиләштерү, гарә фарсы алынмаларыннан арындыру максатыннан, татарча атамалар уй- лап таба: «сан», «кушу», «аеру» һ.б. Шулай итеп, татарча дәреслекләргә һәм методологиягә нигез салына. Алга таба әдәбият та, фән дә халыкка якыная, аңлаешлырак була. ХХ йөз башында Насыйри эстафетасын башка галимнәр эләктереп ала.
192 дару үләнен, 155 төр авыруны алар ярдәмендә дәвалауны язып калдыра. Татар Бистәсендәге музеенда хәзер дә дару үләннәрен үстерәләр. Асылда, Каюм Насыйриның әлеге хезмәтләре белән календарьлары беренче милли энциклопедияләр була да инде Шуңа без аны татарда тәүге энциклопедияләргә нигез салучы буларак та олылыйбыз.
ФОЛЬКЛОР ҺӘМ «ӘБҮГАЛИСИНА»
Каюм Насыйри – беренче татар этнографы. Ул төрки‑татар дөньясындагы йолалар, ияләр, ырымнар, фольклорны теркәп кенә калмый, ә анализлый, классификацияли дә. Аның туплаган байлыгына таянып, нигезләнеп, 1910 елда Яков Коблов атаклы «Казан татарлары мифологиясе» хезмәтен яза. Бу өлкәдә инде күп тикшеренүләр булса да, без хәзер дә Насыйри чыганагына даими мөрәҗәгать итәбез, чөнки ул халыктан ишеткәнне аутентик чагында теркәп алып калдыра.
Ислам дөньясы тарихындагы бөек галимнәрнең берсе, табиб, философ һәм әдип Әбү Гали Хөсәен ибн Сина (Әбүгалисина), Каюм Насыйриның атаклы риваятенә бәйле рәвештә, татар халкының иң яраткан каһар-маннарының берсе булып китә. Мәгарәдә белем эстәгән Әбүгалисина һәм Әбелхарис турындагы әсәрне белмәгән татар баласы юк. Насыйри аны Көнчыгыш легендалары вә әсәрләренә нигезләнеп, безнең җирлек өчен махсус иҗат итә. Ул күп еллар халыкта кулъязма рәвешендә һәм, кыйсса булып, телдән-телгә күчеп йөри.
Добавить комментарий