
Каюм Насыйри дәвамчылары: тәвәккәлләр юлы
Казанның Татарстан урамындагы Каюм Насыйри музее янында урнашкан белем учагы – 80 нче мәктәп турында белмәгән-ишетмәгән кеше юктыр. Беренчедән, ул үзен тәмамлап чыккан яисә язмышы аның белән бәйле танылган кешеләре белән билгеле: Таһир Якупов, Ладимер Иванов, Лена Шагыйрьҗан, Рада Нигъмәтуллина, Булат Хәмидуллин һ.б. Икенчедән, менә инде берничә ел дәвамында ул Каюм Насыйри исемен йөртә һәм аның традицияләрен саклап, мирасын мәңгеләштерү юлында уңышлы эшләп килә. Өченчедән, мәктәпнең уңыш-казанышлары гаҗәеп актив, үз эшенең чын остасы булган милләтпәрвәр шәхес – Роберт Мансуров белән турыдан-туры бәйле.
24 февраля 2025
«АЛДЫБЫЗДА БИТ – КАЗАН...»
Роберт Мияссәр улы Казанга югал-тулар ачысын һәм зарын татып килә. Коронавирус афәте гаиләләрен читләтеп узмый, ул тормыш иптәшен – атказанган педагог, үзе кебек үк гомерен балаларга багышлаган Розалия Илгизәр кызын югалта. Үзе дә аяусыз авыру белән бик кискен көрәшә.
– Тормышыбыз гаилә булып яши башлаганнан бирле гел мәктәптәге уңышларны да, борчуларны уртаклашып, киңәш‑табыш итешеп, берберебезгә терәк-таяныч булып узды. Башкача булуын күз алдына да китереп булмый иде. Кукмарадагы бәхетле ел-ларыбызны еш искә алам, – ди Роберт Мияссәр улы. Әмма ул югалтулардан да көчле булып чыга алган зат, табигате шундый, күрәсең: эшләргә, эшләргә, эшләргә… Кызларының берсе – Яшел Үзәндә, икенчесе – Казанда. Роберт Мияссәр улы, алдына максат куеп, Казанга килергә, мәгариф өлкәсе белән милләткә хезмәтен башкалада дәвам итәргә көч таба. 80 нче мәктәптә вакансия барлыгын белгәч, озак уйлап тормый, тәвәккәлли.
Килүең – бер хәл, ә менә зур идеяләр, планнар белән янып, тирәңдәге бөтенләй яңа кешеләрне кузгатып, рухландырып җибәрә алу – һәркем дә башкарып чыга торган эш түгел. Аның тормыш һәм хезмәт юлы, чыннан да, тәвәккәлләр юлы. Юкка гына Россия һәм Татарстанның атказанган төзүчесе, дүрт орден кавалеры – әтисе Мияссәр Мансур улының һәм әнисе Наҗия Гаян кызының акыллы, зирәк киңәшләрен, балачакта ук сызган кыйбласын еш искә алмыйдыр Роберт Мияссәр улы:
– Ул безне намуслы, тырыш, максатчан кеше булырга һәм укытучының авыр хезмәтенә олы ихтирам белән карарга өйрәтте. – ди. – Мин шуңа мөгаллим булырга тәвәккәлләдем. Шулай ук мәктәп мәгариф системасына килүдә Березняк мәктәбе директоры, легендар укытучым Харис Ваһаповның роле зур булды.
«ӘЙ, КУКМАРА, КУКМАРА...»
Кукмарадагы белем учакларын саклау һәм үстерү, аларны яхшы педагогик кадрлар белән тәэмин итү, матди базаны ныгыту буенча бик күп көч куя Роберт Мияссәр улы. Нәкъ менә ул җитәкчелек иткән вакытта укыту һәм тәрбия бирү процессына миллитөбәк компоненты тирәнтен кертелә.
Республикаларда беренчеләрдән булып бөтен районда мәгълүмат технологияләре кулланыла башлый. Республика күләмендә мәгариф өлкәсен оптимальләштергәндә, Кукмара районындагы барлык мәгариф учреждениеләрен саклап калуга ирешә алар. Шул рәвешле, күпсанлы милләт вәкилләреннән торган районда белем бирү процессына хилафлык, зыян килми. Ә бит бик яхшы беләбез: мәктәп калмаса, балалар читкә барып укырга мәҗбүр ителсә, авыллар да күз алдында таркала. Биредә татар, рус, удмурт, мари һ.б. халыклар яшәгән авылларда исә мәктәпләр эшләвен, ә халык үз ритмында яшәвен дәвам итә. Яшьләрнең туган туфрагына әйләнеп кайтып төпләнүе дә шушының белән бәйле.
Роберт Мияссәр улы мәгариф системасы белән җитәкчелек иткән елларда районда эксплуатациягә 50 бина тапшырыла, биналарның 95% ы ка- питаль ремонт һәм төзекләндерүне уза, моннан тыш, өр‑яңа 16 мәгариф учреждениесе нигездән торгызып аякка бастырыла. Болар – урта мәктәп һәм гимназияләр дә, һөнәри лицейлар белән көллиятләр дә, «балалар бакчасы – мәктәп» тибындагы комплекслар да, аерым предметларны тирәнтен үзләштерү өчен каралган мәктәпләр дә, өстәмә белем бирү учреждениеләре дә, мәгариф үзәкләре дә.
КОЛАЧЛАП БУЛМАСТАЙНЫ КОЛАЧЛАП…
2018 елда Кукмара муниципаль районы республикабызда беренче булып иң югары бүләк – «Татарстан Республикасы каршындагы хезмәтләре өчен» ордены белән бүләкләнде. Бу бүләкне алуда район мәгариф системасының, педагогик коллективларның, җитәкчеләрнең дә өлеше зур. 2018 елда күпьеллык нәтиҗәле хезмәте һәм мәгариф системасын үстерүгә зур өлеш керткәне өчен Татарстан Президенты Указы белән ТРның «Фидакарь хезмәт өчен» медале белән бүләклиләр Роберт Мияссәр улын. Бу – аның күпсанлы бүләкләренең һәм дәрәҗәле исемнәренең берсе генә: «Халык мәгарифе отличнигы» күкрәк билгесе, РФнең атказанган укытучысы, «Казанның 1000 еллыгы» медале, Каюм Насыйри исемендәге премия лауреаты исеме, «Кукмара муниципаль районы каршындагы казанышлары өчен» медале, «Кукмара районының мактаулы гражданины» исеме һ.б.
Озак елларга сузылган педагогик хезмәтен фәнни эшчәнлек белән дә тыгыз үреп алып бара Роберт Мияссәр улы. Үзе тынгысыз эзләнү юлында булгач, райондагы укытучыларның фәнни омтылышларына да киң колач бирә һәм зур мөмкинлекләр тудыра. Аның турыдан-туры инициативасы белән күпсанлы халыкара, федераль, республика һәм муниципаль дәрәҗәдәге чаралар оештырыла. Боларга уку‑укыту һәм методика өлкәсендәге семинарлар, симпозиумнар, фәнни-гамәли конференцияләр, түгәрәк өстәлләр, эксперименталь тикшеренүләрнең нәтиҗәләре буенча үткәрелгән апробацияләр дә керә. Федераль дәрәҗәдәге вузлар һәм республиканың иң мәртәбәле уку йортлары белән хезмәттәшлек итеп, аларның әйдәп баручы галимнәрен җәлеп итү, квалификация күтәрү, педагогик кадларны өр-яңадан әзерләү буенча аларның профессиональ ярдәменә таяну – Кукмарада мәгариф системасында боларга зур әһәмият бирәләр.
Роберт Мияссәр улы Россия табигать фәннәре академиясенә «Россиянең тотрыклы үсеш проблемалары» секциясенә мөхбир-әгъзасы буларак кабул ителә, ул шулай ук – РТФА (РАЕН) Татарстан бүлегендә фәнни сәркатип, җитәкче булып тора. Зур белемле педагог һәм методик юнәлештә армый-талмый эзләнүче тикшеренүче буларак, боларга үзенең тирән җитәкчелек тәҗрибәсен дә кушып җибәреп, Роберт Мияссәр улы үз тәҗрибәсе белән бик рәхәтләнеп уртаклаша. Аның саллы мәкаләләре белән язмалары үзәк һәм республика басмаларында даими басылып килә. Моннан тыш, ул журналистлар белән тыгыз аралашып, үзенең идеяләре, фикерләре белән дә бүлешә.
1988 елдан Роберт Мияссәр улы районның балигъ булмаган балалар белән эшләү һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе рәисенең урынбасары да. Аның актив катнашы белән районда профилактика чаралары уздырыла, балалар тарафыннан хокук бозу очраклар күзгә күренеп кими. Чөнки ул уйландыра да, ышандыра да белә, бер генә баланың язмышына һәм шәхесенә карата да битараф калмый.
ХЫЯЛЛАР ЧЫНГА АШКАНДА…
Нәкъ менә аның җиңел кулы белән 2021 елның 19 августында 80 нче мәктәпкә Каюм Насыйри исеме бирелә. 2022 елда яңа директорның тырышлыгы белән биредә инде Татарстан Республикасына бер булган Каюм Насыйрига скульптура композициясе куела.
Бүгенге көндә белем бирү учагы Каюм Насыйри мирасын иң югары кимәлдә өйрәнә – фәнни яктан да, әдәби яктан да, педагогик эшчәнлеге ягыннан да. 2022 елдан мәктәптә «Насыйри укулары» фәнни-гамәли конференциясе, экологик-географик конференция уздырыла. Бу конференцияләрдә мәктәп укучылары югары уку йортлары мөгаллимнәре һәм галимнәре белән турыдан-туры аралаша, үзләренең эшләренә бәя алып кына калмый, ә киләчәккә юнәлешләрен дә ачыклый. Шулай итеп, мәктәп җирлегендә Каюм Насыйри үзәге оеша.
Мәктәптә ТРның Көрәш федерациясе ярдәме белән «Каюм-батыр» дигән милли көрәш республика ярышлары, Мәктәп Сабан туе, әле Кукмарада эшләгәндә үк нигез салынган «БалаSKILS» бәйгеләре ел саен уздырыла. Бөтендөнья татар конгрессының «Ак калфак» җәмгыяте белән берлектә «Татар малае – 2022» шәһәр конкурсы үткәрелде. Балаларга эстетик тәрбия бирү өчен, Иске татар бистәсе һәм мәктәпнең тарихына багышланган Россия һәм Татарстан рәссамнарының 19 күргәзмәсе оештырылды.
Роберт Мияссәр улы һәм аның кул астында эшләгән тырыш, булдыклы коллектив көче белән мәктәп музее комплексы ныгый, зурая һәм аның фәнни базасы байый. 80 нче мәктәпне инде бүгенге көндә һәркем ишетеп белә, Каюм Насыйри дәвамчылары буларак бәяли һәм олылый.
Добавить комментарий