КАМАЗ тарихы музее
Ил язмышын билгеләгән бөек төзелеш
Йөк машинасын җыюны мәктәп укучысына ышанып тапшырып буламы? Бүген моны күз алдына китерү дә кыен, ләкин 1970 нче елларда мөмкин хәл. Көннәрдән бер көнне КАМАЗның җыю цехына 12 сигезенче сыйныф укучысы экскурсиягә килә.
– Бригадирыгыз бик кырысмы? – дип пышылдап кына сорыйлар яшь оператордан.
– Кырыстан бигрәк, йомшактыр, – дип елмая тегесе.
– Алайса без дә валлар җыеп карыйк әле, – дип сорыйлар укучылар, кыюланып китеп.
Ә нигә юк әле? Куркынычсызлык техникасын аңлатып, нәрсәне ничек эшләргә кирәклеген күрсәтеп бирәләр. Һәм менә төшке аш вакытында бригада активына планнан тыш унике вал языла. Әйтергә кирәк, яхшы сыйфатлы.
Әлеге тарихны Николай Мальнев – кардан валлары цехы наладчикларының теге «йомшак» бригадиры сөйләде. КАМАЗдагы иң яхшы остаз ул. Аклы-каралы фотоларда сакланып, экспонатка әверелгән чын хәлләр музейда аеруча күп.
КЕМНӘР ТӨЗИ – ШУЛАРГА
Бу брошюраны кулга алуга тарих битләрен актаргандай буласың. 1974 елда аны тугызынчы бишьеллыкның иң зур төзелешенә эшкә килгән һәркемгә өләшкәннәр. Төсе уңа башлаган битләрдә ачык һәм эзлекле, ә иң мөһиме – илһамланырлык итеп төзелеш, яңа автогигант, яңа каланың нинди булырга тиешлеге турында язылган. Һәм, әлбәттә инде, КАМАЗ төзүчеләренең төп шигаре дә язылган: «Ике кеше өч кешелек эшли». Бу грандиоз планнарга тормышка ашарга насыйп була. Нәкъ менә әлеге шигарьнең тәэсире нәтиҗәсендә дә.
КАМАЗ тарихы – ил тарихы ул. 1970 нче елларда Чулман ярына урнашкан, ул вакытта әле зур булмаган шәһәргә Советлар Союзының бөтен почмакларыннан романтик рухлы комсомолларны җыялар. Гигант автозавод рекордлы кыска вакыт эчендә төзелеп, эшли башлый. Янәшәдә шулай ук яшен тизлегендә яңа шәһәр калкып чыга. Мондый удар төзелеш Советлар Союзында гына түгел, дөньяда да беренче була.
Төзелеш базасында беренче чүмеч җирне 1969 елның 13 декабрендә күтәрәләр. Моны башкару мәртәбәле экскаваторчы Михаил Носковка насыйп була. Ул Камгэсэнергостройның иң алдынгы машинисты була, ә ул вакытта, сөйләүләренә караганда, Михаил Носков кебек оста экскаваторчылар авыр чүмеч белән җирдән шырпы кабын да эләктереп ала алганнар. Музейда әлеге тарихи вакыйганың фотосурәтләре саклана. Шулай ук Михаил Носков хатирәләре.
«1969 елның декабре иде. 12 сендә кичкә калып кына ярдәмчем белән бергәләп, экскаваторны трайлерга төядек тә төзелеш булачак мәйданга таба кузгалдык. Караңгы, кар бураны, аяктан егарлык җил. Егерме чакрымлап узгач, Минзәлә трактына борылып туктадык. Анда безне бульдозерчылар Данилов, Бухаров, Миңнегәрәев, скреперист Насыйров көтә иде. Таң беленә башлады. 13 декабрьгә кердек. Клин-бабаны тактым, туңган җирне йомшарттым. КрАЗлар килеп җитте. Бульдозерлар өемнәр буласы җиргә юлларны чистартып куйды.
– Ну, Михаил Тимофеевич, башла! – дип, команда бирделәр миңа.
Дизельнең әйләнешләрен көчәйттем. Чүмечне забойга керттем. Балчык тутырып алып, аны самосвалга салдым. Алкышлар яңгырады, фотоаппарат төймәләренә бастылар...»
Төзелеш темплары, заводныкы гына түгел, шәһәрнеке дә – шаккатарлык. «Иртә белән эшкә бер сукмактан китәсең, кайтканда шул урынны урап узарга кирәк – анда яңа объект төзелгән яки нигез чокыры казылган», – дип искә алган берничә ел Бөтенсоюз удар комсомол төзелеше штабын җитәкләгән Рим Халитов. 1975–1976 елларга туры килгән иң кызу чорда бер төзелеш мәйданында 95 меңгә якын кеше эшләгән!
Тарихтагы аерым бер сәхифә – Чаллының данлыклы... пычрагы. Музейда никадәр хатирәләр сакланган да резин итекләргә никадәр мәдхия җырланган! Менә алар – удар төзелеш каһарманнары – тездән пычракка батканнар. 1972 елгы фотода КАМАЗ Төзелеш-монтажлау идарәсе эшчеләре: берсе егылган да икесе аны күлләвектән сөйрәп торгызып маташа. Газетада чыккан язма елмаю уята: «Хәзер «Батыр» кинотеатры урнашкан җирдә нигез чокыры гына иде әле, – дип искә ала Мәдәният һәм ял үзәге директоры Александр Никитин. – Аның аша без басма салдык. Басма буйлап кулына бала күтәргән ана килә. Каршына туйга баручы егетләр – кияү егете һәм аның дуслары. Барысы да бәйрәмчә матур киемнән. Әлеге шау‑шулы компания басманы шундый итеп селкетә, теге хатынның баласы кулыннан ычкынып, туп‑туры чокырдагы пычракка барып төшә! Шул мизгелдә ике дә уйлап тормыйча бала артыннан тагын әллә ничә егет сикерә. Баланы әнисенә алып бирәләр дә үзләре яңадан тулай торакка кием алыштырырга йөгерәләр. Бүлмәләр буйлап йөреп, костюмнар эзлиләр. Табалар, киенәләр дә – туйга!»
ЙӨК МАШИНАСЫНЫҢ ХАКЫ
Автогигантның проект егәрлеге шаккатырырлык – елына 150 мең автомобиль һәм 195 мең көч агрегаты һәм двигатель! Яңа заводка дигән станоклар һәм җиһазлар бөтен дөньядан кайта. Музейда саклана торган документларга карап, аларның географиясен өйрәнеп була. Салкын штамплау пресслары Чаллыга ГДРдан килә, электр төягечләр – Болгариядән. Шулай ук, Чехословакия, Польша, Венгрия заводны җиһазлауга өлеш кертә... Музей директоры Александр Чухонцев сүзләренә караганда, Түгәрәк Алан, Сидоровка районнары тирәсендә тимер юлда меңнәрчә вагон җыелган көннәр дә була! Чыннан да, КАМАЗны ил белән төзиләр. Автогигант музеенда кызыклы бер фото бар. Әллә нәрсә җәлеп итәрлеге дә юк кебек: агач, йорт, үтеп баручылар кадрга карамый да. Нәрсәсе белән кызыклы соң? «Энергетик» мәдәният йорты каршындагы җәяүлеләр өчен җир асты кичүенең түбәсенә урнаштырылган шигарьнең текстына игътибар итегез: «Егетләр һәм кызлар! ВЛКСМның ХХ съездында Ленин комсомолы рапортына кул кую хокукы өчен көрәшегез». Димәк ки, рапортка кул кую хокукы кебек мактаулы эш өчен шактый тир түгәргә туры килгән! Ә менә удар хезмәт рапорты үзе дә монда! Аннан «ВЛКСМның ХХ съезды исемендәге коллектив» исемен йөртү хокукы өчен көрәштә 320 комсомол-яшьләр коллективы катнашуын беләбез. Ә «Үз һөнәре буенча иң яхшы яшь эшче» исеменә ярышта берләшмәнең 60 мең яшь эшчесе катнашып, һөнәри осталыгын камилләштерә, һөнәри осталык буенча 225 бәйгедә 3 меңнән артыграк яшь эшче катнаша, 8 меңнән артык яшь эшче чиктәш һөнәрләргә ия була. Кай ягы белән WorldSkillsтан ким?
Ә менә бу артефактны – завод халкы өчен белешмәлекне – хәзерге предприятиеләр үзләре өчен үрнәк итеп алырга мөмкин. КАМАЗның кадрлар бүлеге хезмәткәрләре махсус эшли аны. Эшләми ни, автогигантка көн саен дистәләгән, кайчак йөзәрләгән кеше эшкә килә. Белешмәлектән яңа килгән эшчеләр хезмәт шартлары, социаль ташламалар, квалификация күтәрү һәм башка күп нәрсә турында укып белгәннәр.
К ы з ы к л ы ф а к т л а р д а н : 1979 елда заводта биш көнлек эш атнасы кабул ителә – элек шимбә эш көне була, ярты ел эчендә «малосемейка» бирелә, ә социалистик ярышлар арасында «Җитештерүдә югары мәдәниятле һәм эстетикалы цех» дигәне дә булган, анда җиңүчеләр мактау кәгазеннән кала, акчалата да бүләкләнә.
1979 елның 10 июлендә җ ы ю ко н в е й е р ы н н а н 100 000 нче йөк машинасы төшә. Аны җыю хокукына ия булыр өчен ярышта 83 меңнән артыграк кеше катнаша! Бу турыда музей фондында сакланган «КАМАЗ яшене»ннән беләбез. Аңа кадәр ирешелгән биеклек – 50 меңенче КАМАЗ. Аның ачкычы Социалистик Хезмәт Герое, шофер Рәис Заһидуллинга бирелә. Автомобильне җитештерүдә 80нән артык хезмәт алдынгысы катнаша.
Сүз уңаеннан, юбилей автомобиле ачкычы кемгә тапшырылса, шуңа мәңгелеккә кулланырга дип бирелә. 1980 елга кадәр андый бәхеткә данлыклы шоферлар гына ия була. Аннан соң машина «КАМАЗның олы бүләге» бәйгесендә катнашып җиңгән кешегә бирелә башлый. Җиңүчеләр автомобиль генә алып калмый, символик ачкычлы да була. Алай да шуларның берсе – миллионынчы КАМАЗныкы музейда калган.
Ничек уйлыйсыз, ерак 70 нче елларда мондый йөк машинасы ничә сум торды икән? Музейда бу сорауга да җавап табарга була. Документка күз салыйк: 1976 елда 5320 модельле йөк машинасының үзкыйммәте 29,2 мең сум торган, күпләп сату бәясе нибары 15,4 мең сумны тәшкил иткән. Ун еллап вакыт узгач, бу аерма азмы‑күпме тигезлеккә якынайган: 12,5 мең сум дип фаразланган үзкыйммәте вакытында күпләп сату бәясе 13,7 мең сумны тәшкил иткән. Билгеле булганча, КАМАЗны сатып алучылар даирәсе колач җитмәслек СССРның предприятиеләре һәм оешмалары белән чикләнгән. Шәхси сатып алучыларга тере акчага 1988 елдан гына сата башлыйлар.
«Конвейердан төшкән генә өр‑яңа авыр йөк машиналары автокибет мәйданында тора. Сатып алучы үзенә ачык кызыл кабиналы һәм тент белән каплаулы кузов булган КАМАЗ сайлап алды, двигателен тыңлап карады һәм: «Алам!» – диде. «Акчаны кассага түләгез», – дип җавап бирде сатучы, һәм сатып алучы акча түләргә китте...» 1988 елның 21 августында чыккан «Известия» газетасындагы язма шундый җөмләләр белән башланып китә. Газета музей фондында саклана. Шунда ук беренче сатып алучыларның Казан кооператорлары булуы да язылган. Машинага килешү бәясе 70 мең сум булса да, ул сатып алучыларның кесәсенә сукмый.
БУЛГАН ХӘЛ ҺӘМ КӨНКҮРЕШ
Бервакыт ремонт-эш кораллары заводының партком секретаре Рудольф Шуранов өстәленә шикаять ята. Янәсе, шундый алга киткән заманда тешләрне ничек итеп иске бормашина белән борауларга була... Шикаятьне активлардан булган бер яшь хатын яза. Шуннан соң ул эшчеләрне ашханә ишеге төбендә сагалап тора: «Теш кабинетында искергән бормашина торуы белән килешәсеңме? Килешмәсәң, кулыңны куй!» Өч йөз кеше кул куя. «Хәзер кире бора алмаячаксыз!» – дип белдерә ул Шурановка. Тегесе исә бормашиналарның кайда эшләнүен белешә дә хатынны: «Яңа бормашинасыз кайтма!» дип, командировкага озата. Күпмедер вакыттан соң ул РИЗга теш кабинеты өчен өр‑яңа аппаратура белән кайтып төшә. Стоматология кабинетында елмаеп утырган йөзләрне тарихи кадрлардан күреп була.
Сүз уңаеннан, КАМАЗда көнкүреш мәсьәләләренә җитди карыйлар. «Мондый киң колачлы төзелеш һәм мондый кыска вакыт эчендә төзелгән шәһәр дөнья практикасында юк иде әле» – бу сүзләр күренекле совет архитекторы, шәһәрнең Генпланы проекты авторы Борис Рубаненконыкы. Төзелеш темплары халык саны артуга бәйле булган – кайвакыт КАМАЗга бер көн эчендә биш йөзләп кеше килгән. Төзүчеләрнең әлеге – тагын бер батырлыгы – турында символик агач ачкыч хәтерләтеп тора. Аңа 1 000 000 саны төшерелгән – 1976 елның 7 августына Яр Чаллыда нәкъ шулкадәр квадрат метр торак мәйданы кулланылышка тапшырылган.
Тәэминат белән ничек? 1976 елдан башлап, 4 ел эчендә шәһәрдә ике универсамны да кертеп, утызга якын кибет ачыла. Музей фондларында авыр 1991 елда үткәрелгән «УРС товарларына сатып алучылар ихтыяҗы» маркетинг тикшеренүенең нәтиҗәләре саклана. Нәтиҗәләр бик кызык. Бу факт сезгә ничек: ихтыяҗ аз булган товарлар исемлегенә зиннәтле әйберләр генә түгел, ә көнкүреш техникасы да кертелә. Тикшеренүчеләр язганча, техникага кызыксыну булмау, беренче чиратта, халыкта аңа ихтыяҗның түбәнлеге белән аңлатыла, бәянең кыйммәт булуы аннан соң гына килә. Тагын бер кызыклы тикшеренү: «нәкъ менә Чаллы халкына гына хас мәдәни сыйфатлар»ны билгеләү. Беренче пункт: «Безнең хатын-кызлар мода артыннан кумый. Матур киемгә булган ихтыяҗлары ирләрнекеннән артык түгел». Икенчесе: «Престижлы әйберләргә омтылыш, бигрәк тә яшьләрдә. Индивидуальлек тә түгел, зәвыклы булуы да түгел, ә нәкъ менә модалы һәм престижлы булсын».
КАМАЗ музее архивны хәтерләтә – биредә документларда казынырга, фактларны «казып чыгарырга», гаҗәпләнергә, сораулар туса, аңа җавап табарга була. Әйе, Чулман ярындагы әлеге батырлык тарихы – чын мәгънәсендә илебез тарихы ул. Һәм ул сакланган – шунысы сөенеч.
1972 елгы сирәк фото. Сүтелми торган, авырлыгы 500 тоннага кадәр булган җиһазны кабул итү причалы. Йөк Яр Чаллыга Чулман буйлап килә.
1979 елның 8 июле. Яр Чаллыда йөк машиналарының беренче автокроссы. Татарстанда комсомол оешмасы барлыкка килүнең 60 еллыгына багышлана.
1993 елның 14 апреле – КАМАЗ тарихындагы фаҗигале көн. Санаулы минутлар эчендә ялкын двигательләр заводын ялмап ала. Җитештерү корпусы һәм технология җиһазлары юкка чыга.
Музейда гадәти булмаган кепка саклана – КАМАЗның үзенә бер талисманы. Предприятиенең беренче гендиректоры Лев Васильевны күп фотоларда нәкъ шул кепкадан күрергә була.
Материалларны әзерләгәндә КАМАЗ музее директоры Александр Чухонцев блогы мәгълүматлары да файдаланылды.
Добавить комментарий