Канатлар куйган хыял
Ирек Вилданов самолетын ничек төзегән
Койрыгында кызыл йолдызлар балкый, канатлары тукымадан, фюзеляжы фанерадан, штурвал урынына гади генә тоткыч һәм пилот кабинасында иң кирәкле приборлар гына… Утызынчы елларны хәтерләткән бу могҗизага карата Балтач аэродромында – ә Вилданов бу гаҗәеп очкычын шунда тота – мөнәсәбәт гаять сакчыл, ләкин фанатларча түгел. Ни дисәң дә, ул бит әле музей экспонаты түгел, ә бүген дә күккә күтәрелергә сәләтле чын очкыч!
Дәлилләр кирәкме? Ирек очучы кәнәфиенә утыруга, ярдәмче техник самолетның калагын борып җибәрә… «От винта!» дигән команда яңгырый – һәм моторның йомшак кына гөрелтесе астында биплан үләндә сикергән чикерткәдәй «уйнап» ала да, җирдән аерылып, күккә күтәрелә. Очучы һәр ягыннан җилләр уйнап торган ачык кабинасыннан, Политбюро әгъзасыдай, вәкарь белән генә җирдә калган бездәй гади кешеләргә кул изи.
Вильдановның У‑2се өчен Көнбатышның берәр коллекционеры, ике дә уйламыйча, берничә мең доллар чыгарып салыр иде. Көнбатышта гына түгел. Бөтен кешегә дә самолетлы булу бәхете тәтеми. Мондый самолетлы булу – бигрәк тә. Дөрес, Ирекнең Швейцария банкында миллионнары юк, кәттә бизнесмен да түгел үзе. Элек авиация технигы булып эшләгән, хәзерге вакытта гади пенсионер, һәвәскәр очучы. Легендар У‑2нең төгәл күчермәсен ул үз куллары белән төзегән, әйе, әйе, бөтенләе белән: фюзеляждагы заклёпкаларга кадәр.
НИГӘ МАШИНАНЫ ЮККА СЕЛКЕТЕРГӘ?
Май ае җиткәч, алты елга сузылган татлы газаптан соң (һәр кичне, ял һәм бәйрәм көннәрендә дә эшне туктатмыйча төзи ул аны), У‑2 машинасын дөньяга күрсәтергә була диярлек. Ирек үзешчән авторлар төзегән машиналарга сынау үткәрә торган таныш очучысы белән бәйләнешкә керә. Авиациядә бу җаваплылыкны үз өстенә алган һәм һөнәри фатиха биргән өчен, әлбәттә, түләргә кирәк. Ә Вилдановның кесә ягы юкарак чак.
– Нинди акча? – ди, үз чиратында, сынаучы. – Минем өчен чын У‑2 шт.урвалы артына утыру – үзе гонорар ул!
Бипланны сүтелгән хәлдә ике «Газель»гә төяп Сарман аэродромына алып киләләр. Биредә самолетны яңадан җыялар һәм очышка әзерлиләр. Конструктор белән очучы бергәләшеп сынау планы турында сөйләшәләр. Барысын да фән кушканча эшләргә ниятлиләр: башта полоса буйлап кына йөрергә, аннан соң җиңелчә генә сикертеп алырга, аннан соң тагын… Һавага дүртенче тапкырдан соң гына күтәрелергә планлаштыралар.
– Очучы – пилот канәфиенә, мин аның артында урнаштым. Самолет чаба башлауга, ул тоткычны үзенә таба тартты – самолет күтәрелде, без очып киттек! – дип искә ала Ирек. – Ниләр кичергәнемне тел белән генә аңлатып булмый. Җиргә утыруга, мин аңа графикны бозуы турында әйтәм, ә ул болай дип җавап кайтарды: «Машинаны полоса буйлап тиккә селкетеп йөрт кәнче, күтәрелик, дип уйладым, барысы да яхшы бит…»
Вилданов машинасын төгәл сызымнар буенча төзи. Аларны эзләп табар өчен генә дә бер ел вакыт таләп ителә. Бөтен документлар Казан вертолет заводының (сугыш вакытында 387 нче завод) архивында саклангандыр, дигән өмет белән шунда бара. Үз заманында биредә 11 мең төнге бомбардировщик төзелгән бит. Ләкин анда җилкә генә сикертәләр. Янәсе, бөтен булган сызымнар янгын вакытында янып әрәм булган… Шуннан соң Казан музееның запаслары арасында У‑2 нең уникаль нөсхәсе саклануын исенә төшерә. Биредә дә аны колач җәеп каршыламыйлар, машинаны якыннан күрү өчен хәтта күпмедер түләргә дә туры килә. Аның каравы, Ирек әлеге машинаның конструкциясен үз куллары белән тотып карап, өйрәнеп чыккан. Ә сызымнарны исә соңрак китапханәләрдән һәм интернеттан эзләп тапкан…
Булачак вакыйгаларны исәптә тотып фикер йөрткәндә, сызымнар да, җыю сыйфаты да тел‑теш тидерерлек түгел, тик берсендә двигатель генә «киреләнеп ала».
ЙОЛДЫЗЛАР ТЕЛӘКТӘШ БУЛМАСА ДА...
Августта Ирек Вилдановны У‑2се белән Коркачыкка авиация бәйрәменә чакыралар. Маҗараларсыз гына барып җитә. Кайтканда исә күңелсез хәл килеп чыга. Машинаның җирдән аерылып китүе була, мотор тынсыз калып сүнә. Ярый әле полоса озын булып чыга – күңелсез хәлне читләтеп узу насыйп була…
Вилдановның яңа У‑2 сенең двигателе шактый күпне күргән «аксакал» икән инде. Сугышка кадәрге М‑11 серияләп чыгарылган гадәти машинада торган. Россиянең ерак бер почмагыннан эзләп табып, Вилданов, бурычка керә-керә, аны хуҗасыннан 350 мең сумга сатып ала. Барысы да яхшы кебек, ләкин моторга яраклы авиация бензинын хәзер чыгармыйлар икән. Башка бензин салсаң, эссе һавада двигатель чыгымчылый башларга мөмкин. Коркачыкта ул көнне утыз градустан да югарырак эсселек була шул.
Бервакыт җирдә вакытта двигатель бушка эшләп утырганда ниндидер бер ят тавыш ишетелә. Подшипнигы таралган булып чыга. Аны алыштыралар. Ә менә улын Вилданов үзе белән очышларга алмый. Кабинада утырырга, винт калагын борырга – рәхим ит! Ә күккә күтәрелергә рөхсәт юк.
– Яңарак двигатель кирәк, – дип фикер йөртә Ирек. – Интернетта берне таптым инде. Күз алдына китерәсезме – өр-яңа, мае да кипмәгән әле! Тик биш йөз мең сум! Андый акчаны каян алырга?
Хыялындагы самолетны төзегән вакыттагы эзләнүләре һәм табышлары турында сөйләгәндә, Вилдановның күзләре яна башлый. СССРда У‑2 соңгы тапкыр алтмыш ел элек чыгарылган булган. Шуңа да һәрбер табыш – лотереядә отуга тиң! Әйтик, У‑2нең үз тәгәрмәчләрен табып булыр дип кем уйлаган? Аларны аэродромнарның берсендә күреп ала ул – самолетларга аккумулятор ташу өчен кулдан эшләнгән арбага киертелгән була алар.
Двигатель һәм тәгәрмәчләр – безнең каһарманыбыз У‑2 нең «үзенеке» булган элементлар шушылар гынадыр, мөгаен. Приборлар тактасындагы датчиклар, канатларын ныгытыр өчен кулланылган корыч арканнар – У‑2нең ерак булмаган «туганы» Ан‑2 дән. Калганнарын үзенә кулдан эшләргә туры килә Ирекнең – элеккеге технология буенча.
– Перкальне, канатларга һәм У‑2 фюзеляжының бер өлешенә тарттырылган тукыманы безнең сәнәгать әле дә чыгара икән – бу яктан шәп булды, – дип сөйли Ирек. – Ә менә ике миллиметр калынлыктагы сыйфатлы фанераны утызынчы елларда гына эшләгәннәр, хәзер андый итеп эшли белмиләр. Финнарныкын алырга туры килде, ул да әле совет чорындагыдан калыша, җитмәсә кыйммәткә дә төште – җитмеш биш меңләп киткәндер…
Балачакта үз куллары белән самолет җыю турында кайсы гына малай хыялланмыйдыр? Күрәсең, әлеге матур хыялның чынга ашмавына акча да, вакыт җитмәве дә гаепле түгел. Йолдызнамә яисә уңышның арты белән борылуы – бигрәк тә. Һәрхәлдә, Ирек Вилдановка йолдызлар бөтенләй теләктәш булмаган. Киресенчә булмаса әле.
КАНАТ КУЯ, КӨЧ ӨСТИ
Туксанынчы еллар башында һәвәскәр очучы Ирек Вилданов фаҗигагә юлыга. Штурвал артында үзе була, җиргә утырырга барганда, двигатель сүнә. Машинаны утыртмакчы була, әмма җирдә курс буенча туп-турыдан металл торба тырпаеп тора…
Ирек хастаханәдә бер ай дәвалана, соңыннан да бик озак тернәкләнә. Табиблар аңлаталар: бер‑ике сантиметрга сулгарак бәрелгән булса, «ашыгыч ярдәм»нең кирәге дә калмаган булыр иде. Ә болай – вакыйга маңгайда җөй булып сузылып калган. Кабат күккә күтәрелү теләген аз гына да киметмәгән ләкин. Гәрчә шушындый ун очракның тугызында очу теләге бөтенләй юкка чыгадыр, мөгаен.
Ул самолетны да Ирек үз куллары белән төзегән булган. Беренче машинасы. Двигателе – мотоцикл элементлары белән өстәп көйләнгән «Привет» дигән моторлы көймәдән…
– Һәвәскәр авиация өчен двигательләрне бездә беркайчан да чыгармадылар бит, нишләмәк кирәк? – ул вакыттагы сәер ноу-хоуның тамы рлары кая тоташуын шулай аңлата Ирек. – Хәзер дә чыгармыйлар. Ә Австриядә эшләнгән гади генәсе дә – миллион ярым! Әллә нәрсә дә түгел үзе, ярый инде.
Вилданов белеп сөйли. Беренче машинасыннан соң, У‑2 гә тотынганчы, тагын ике җиңелчә самолет төзи әле ул. Канада сызымнары буенча. Дөрес, үзе өчен түгел – аңа акча кирәк бит. Аның каравы, куллары остарган.
Ул, гомумән, гаепне читтән эзләргә күнекмәгән. Ни булса да, димәк, шулай булырга тиеш. Хәтта үз вакытында аның күкләр турындагы хыялына аяк чала язган хәрби комиссарны да якты хатирәләр белән искә ала ул.
Армия хезмәтенә барыр яшькә җиткәндә, ул инде җитди авиациягә әзер була. Активында – берничә тапкыр парашюттан сикерү, берничә ел дәвамында авиамодельләштерү түгәрәгендә шөгыльләнү, Бигеш аэропортында авиация технигы булып эшләү. Билгеле, Һава десанты гаскәрләренә җибәрүләрен сорый ул.
– Буең бәләкәй, – дип кырт кискән хәрби комиссар.
– Алайса – авиациягә!
– Ә авиациягә набор бетте инде, мин сиңа кызыклырак урын табам, – дип, серле генә елмая хәрби кеше. Һәм таба да – стройбатка, Тбилисида.
Грузиядә Иреккә барыбыр аэродромны күрергә насыйп була – Вазианидагы хәрби базага ангар төзиләр. Шулай бервакыт очучылар белән сөйләшеп киткәч, тегеләр авызларын ачып гаҗәпкә калалар: төзелеш батальоны солдаты авиация турында каян шулкадәр күп белә? Аңлата Ирек: гражданкада авиация технигы булып эшләгән идем, ди.
– Кирәк бит ә! – дип тел шартлата офицерлар, өчесе бергә фуражкаларын бетонга бәреп. – Безгә аэродромга белер-белмәс кешеләрне җибәрәләр, әзер техникларны – стройбатка?!
Аның каравы, армиядән соң авиация белән аралар якыная. Ирек, яңадан Бигешенә кайтып, авиация-техника училищесын тәмамлый. Әлбәттә, техникка очарга рөхсәт юк, ләкин үҗәт Вилдановны бу гына туктатамы соң? Сменасын тәмамлый да «Як-40»ка утыра – һәм кырык минуттан соң ул Казанда. Ике сәгать дигәндә, Балтачта – һәм ул самолет яки планер штурвалы артында. Һәркем шуны булдыра аламы? Ләкин хыял канат куя, көч өсти!
ХЫЯЛЫ – ЛА МАНШНЫ КИЧҮ
Ни өчен ул нәкъ менә У‑2не төзергә уйлаган соң? Билгеле, шулай туры килгәнгә генә түгел. Ирек сугыш елларында Татарстанда, Казан заводында чыгарылган легендар самолетны янә күккә кайтаруны изге бурыч, дип саный. Үзенең У‑2сен үзенә күрә бер музейга әйләндерергә хыяллана: бер торак пункттан икенчесенә очарга. Туп‑туры берәр ялан кырга төшеп утыра да сугыш елларында немецлар «Рус фанера»дип йөрткән әлеге очкычларда якташыбыз Мәгубә Сыртланова һәм ул хезмәт иткән данлыклы төнге хатын-кызлар полкының башка кызлары шушы гади генә самолетларда ничек итеп немец гаскәрләренә зыян китерүләре, бу самолетларның разведкада да, санитар авиациядә дә алыштыргысыз булулары турында сөйли…
Гомумән, Вилданов шундый бай авиация тарихы булган Казанда авиация музее булырга тиеш, дип саный. Экспонатлар сыйфатында төп нөсхәләреннән ерак торган макет-муляжлар түгел, ә алга киткән авиация музейларындагы кебек очарга сәләтле чын самолетлар булырга тиеш. Мәҗбүри рәвештә экспонатларның берсе, Вилданов сүзләренә караганда, французларның «Блерио 11» самолеты булырга тиеш – узган гасырның башында бу самолетта Луи Блерио беренче булып Ла‑Манш аша очкан.
– Казанның ни катнашы бар монда, диярсез. Бар шул. «Блерио 11»дә Казан император университетын тәмамлаган данлыклы рус очучысы Александр Васильев очкан. Ул 1911 елда тарихта беренче тапкыр үткәрелгән Петербург – Мәскәү авиаярышында җиңүче булган, – дип аңлата Вилданов.
«Блерио 11»нең төгәл күчермәсен төзеп, аның белән Ла-Маншны кичү – Ирек Вилдановның бүгенге хыялы бу. Килеп чыгармы?
Добавить комментарий