Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

Кәримовлар Типографиясе

Казанның тарихи йортларын барлау максатыннан без Иске Татар бистәсенең нәкъ үзәгенә, Париж Коммунасы белән Тукай урамнары чатына – элеккеге Печән базары территориясенә килдек. 1900 елдан 1917 елга кадәр бу йортта бертуган Кәримовларның әдәби әсәрләр, дәреслекләр, әлифбалар, фәнни китаплар, газеталар бастыра торган шәхси басмаханәсе урнашкан була.

Башкалабыз Казанда сакланып калган, тарихлары милли мәдәниятебезнең асыл затлары белән бәйле борынгы йортлар белән таныштыруны дәвам итәбез. Без аны «Казанның агач йортлары» проекты буларак «Татар ядкәрләре» шәхси оешмасы белән берлектә башлап җибәргән идек. Агач йортлар архитектурасыннан инде Казаныбызның таш йортларына күчәбез.

Тукай урамы белән Париж Коммунасы урамнары чигендә урнашкан һәм төзелеше ягыннан катлаулы элементлар, стильләр катнашмасыннан гыйбарәт бу бина комплексы архитектура ягыннан да үзенчәлекле. Белгечләр аны эклектика элементлары кушылган рационалистик модерн чагылышы буларак бәяли.

НӘКЪ КАЗАН УРТАСЫНДА БАРДЫР БЕР ЙОРТ…

Йорт икенче гильдия сәүдәгәр Вәли Яушев акчасына 1883 елда архитектор Пётр Романов проекты буенча төзелә. 1895 елда Яушев аны беренче гильдия сәүдәгәр Мөхәммәтбәдретдин Апанаевка сата. Апанаев, үз чиратында, 1907 елда йортны китап белән сәүдә итүчеләр – Мөхәммәтҗан, Шәрифҗан һәм Хәсән Кәримовларга сата.

Бертуган Кәримовлар 1890 нчы еллардан Казан, Мәкәрҗә, Минзәлә, Сембер ярминкәләрендә татар әдәбияты белән сәүдә итә. 1898 елда китап белән сәүдә итә торган фирма оештыралар, ә 1899 елның гыйнварында үз типографияләрен ачарга рөхсәт алалар.

Элегрәк Юнысовлар йортында урнашкан типографияләрен киңәйтү максаты белән, алар бу бинаны да үз ихтыяҗлары өчен ала. Шул ук 1907 елда Печән базары ягыннан бу йортка өстәп модерн стилендә, зур тәрәзәле ике катлы бина коралар, кибет ачалар. Биредә складлар да була. Тумышлары белән Сембер губернасыннан булган Кәримовлар 1908 елда зур «Товарищество мисалында бертуган Кәримовлар Сәүдә йорты» оештыра. 1910 елда инде Тихвинская урамы ягыннан өч катлы яңа типография корпусы корып, иң табышлы урында эре нәшрият-китап сату комплексы төзиләр.

БӨТЕН ТАТАР ДӨНЬЯСЫНА БИЛГЕЛЕ

Типография 1917 елга кадәр алар кулында була. Ул – үз чорының уникаль басма культурасын булдырган милли тарихи-мәдәни учак. Казанда гына түгел, бөтен Идел-Урал җирлегендә, таралып яткан татар дөньясында яхшы билгеле була. Аның тарихы яңа заман татар әдәбияты тарихы, ХХ йөз башының Яңарыш чоры белән тыгыз бәйле.

1917 елда, революциядән соң, типографияне совет власте тартып алгач, анда революцион «Эшче» газетасы чыга башлый. Кәримовлар үзләре Казанны ташлап китәргә мәҗбүр булалар. Бу бинада 1935 елга кадәр – Камил Якуб исемендәге типография, соңрак тегү фабрикасы урнаша. Почмак йортта ачылган беренче мөселман китапханәсе «Китапханәи исламия» Ленин исемендәге үзәк шәһәр китапханәсе белән берләшкәнче, ягъни 1929 елга кадәр шулай ук биредә була.

Бүгенге көндә бинада төрле оешмаларның офислары, сәүдә нокталары урнашкан. Йорт җирле әһәмияттәге мәдәни мирас объекты булып тора.

 

Луиза Янсуар, Фәнзилә Җәүһәрова

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Добавить комментарий

Тема номера