Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»
Касай – өмет уты кабынганда...

Касай – өмет уты кабынганда...

Көннәр матур булганда дип, республикабызның иң ерак районнарының берсенә – Әгерҗегә юл алдык. Октябрь кояшының җылы нурларына сөенеп бара торгач, озын юлны сизми дә калдык.

28 октябрь 2025

Әгерҗе районында Иж‑Бубый кебек танылган авыллар бар. Ә менә Касай авылын алай белүче юк. Югыйсә биредә дә бик борынгы, тарихлы бина сакланып калган. Аннан бигрәк Касай үзенең бердәмлеге, олы йөрәкле кешеләре белән сокландырды. Авылның бер үзенчәлеге – монда халык олы мичләрне сүтмәгән. Кайсы йортка керсәң дә, мич коймагы, башка камыр ашлары пешерәләр.

ФАҖИГАЛЕ ТАРИХ…

Касай – бер урамлы авыл. Биредә мәктәп тә, балалар бакчасы да, кибет тә юк, хәтта мәчет тә. Социаль объектлардан фәкать клуб кына бар. Җирле халык белән нәкъ шунда очраштык та. Без киләсен белеп, авыл апалары (хәер, арада берничә ир‑ат та бар) клубка җыелган иде.

– Ярты авыл сезне көтә анда, – дип каршы алды безне Кадыбаш авыл җирлеге башлыгы Хәлил Закиров. Чынлап та шулай булып чыкты. Касайда илле алты кеше гомер кичерә, шуның нәкъ яртысы клубта иде. Нигездә, барысы да лаеклы ялдагы апалар, абыйлар.

– Без кунаклар бик яратабыз, Казаннан кадәр журналистлар килә дигәч сөенештек, – диде алар.

Апалар тезелешеп утырды. Һәркайсының үз язмышы, үз тарихы... Сүзне беренче булып шушы авылда туып‑үскән Дания апа Фәтхиева алды:

– Мин Касайда туган бала, хәзер инде күрше Кадыбаш авылында яшим. Утыз сигез ел мәктәптә рус теле һәм әдәбияты укыттым. Шул исәптән Касай балаларына да, чөнки алар Кадыбаш урта мәктәбенә йөреп укыды. Бүген дә шулай. Туган авылым турында нәрсә дим... Мондагы кебек дус, тату, күңелле яшәүче авыллар тагын бармы икән? Касайның тарихын өйрәндем: биредә халык дини булган, чөнки 1849 елда авылга указлы мулла итеп Габделҗәббар Гобәйдуллинны җибәрәләр. Ул бик абруйлы, укымышлы кеше була. Аның исеме архив документларында берничә тапкыр телгә алына. Габделҗәббар хәзрәт Касайга килгәндә егерме дүрт яшендә була. Өйләнә, хатыны Фатыйха белән ун бала табалар. Ни аяныч, хатыны яшьли мәрхүм була, нәтиҗәдә, Габделҗәббар хәзрәт яңадан өйләнә. Бибизәйнәп белән яңадан алты балалары туа. Авыл халкы хәзрәтне бик ихтирам итә: ул кешеләргә аң‑белем дә бирә, азык белән дә ярдәм итә. Революция вакытында да авыл кешеләре өчен бик зур яхшылыклар эшли, үзе аздан гына үлемнән кала. Габделҗәббар хәзрәт 80 яшендә бакыйлыкка күчә. Аның эшен беренче хатыныннан туган улы Габдулла дәвам итә. Ул авылда мәчет салдыра, 1934 елда күрше Кадыбаш авылына мәктәп эшләтә. 1986 елга кадәр менә шул бинада эшләдек. Аннан соң инде ике катлы заманча мәктәп бинасы салынды.

Габделҗәббарның улы Габдулла эшләткән мәчет бинасы Касайда сакланмаган. Совет хакимияте килгәч, башта аның манарасы юк ителә, тора‑бара Аллаһ йорты үзе дә яраксыз хәлгә килә. Әмма ни хикмәт, шушы нәселнең балалары әле дә авылга ярдәм итә икән. Габделҗәббар Гобәйдуллинның бер оныгы Венера Хәйретдинова бүген Казан шәһәренең Лицей – инженерлык үзәген җитәкли. Касайда тумаса да, ата-бабаларының рухын зурлап, бирегә еш кайта. Касайлылар Венера Кәшфиевнага бик рәхмәтле, аны зур хөрмәт белән телгә алдылар.

– Ә менә клуб бинасы элеккеге зират урынында, – дип сүзгә кушылды Фәнирә апа Нәбиуллина. – 1921 елгы ачлык елларында авылда ятимнәр йорты ачыла. Мәрхүм булган балаларны шушы урынга күмәләр. Соңрак инде, 1980 нче елларда әлеге урынга клуб төзиләр. Хәтерлим, мәрхүм Шамил абый табылган сөякләрне зиратка алып барып күмеп йөрде. Авыл әнә шундый фаҗигаләр дә күрде, кызым. Ул сабыйлар кичерсин инде безне…

Клуб – авылның үзәге.

Авыл апалары безне көткән.

МӘҢГЕЛЕК ЙОРТ

Олы тарихлы Касай бүген утыз хуҗалыкка калган. Әле егерме-утыз ел элек тә авыл бермә‑бер зуррак булган. Җирле халык моның сәбәбен колхоз таркалуда күрә. Авылда «Байрак» исемле колхоз 1931 елда оеша. 1937–1938 елларда инде колхоз алдынгылар рәтендә йөри, чөнки авылда халык бердәм һәм бик тырыш була.

– 1936 елда ашлык уңмый, илдә ачлык башлана, – дип истәлекләр белән бүлеште клубка җыелган апалар. – Касайда ярдәм көтеп тормыйлар. Колхоз рәисе Хөрмәт Гатауллин белән Гыйлаҗ Садыйков, ир-егетләрне, атларны җыеп, Сарапул аракы заводына эшкә китәләр. Нәтиҗәдә, авылдагы гаиләләр ачлык сизми, һәм колхоз үзе дә сакланып кала. 1937 елда тормыш җайлана башлый. Елына күрә яхшы уңыш җыела, һәм колхоз үзенең беренче йөк машинасын сатып ала. 150 йорт исәпләнгән Касайда тимерче алачыгы, пилорама һәм икмәк пешерү цехы барлыкка килә. Балалар бакчасы ачыла. Кыскасы, Бөек Ватан сугышына кадәр Касай аягында нык тора. Аннан инде сугыш башлана.

Шунысына игътибар иттек: авыл апалары тарихны яхшы белә. Бер-берсенә ярдәм итә-итә, колхоз рәисләренең исемнәрен дә искә төшерделәр, мәктәп укытучыларын да телгә алдылар. Күренеп тора: мондый сөйләшүләр беренче генә түгел.

– Моның кадәр тарих белән сезгә китап язарга кирәк, – дибез апаларга.
– Яздылар инде, тиздән авылыбыз турында китап дөнья күрергә тиеш...

Клуб янәшәсендә ике катлы таш бина бар. Аның үзенчәлекле, тарихи бина булуын ерактан ук чамаларга була. 1886 елда сәүдәгәрләр Габделсәгыйрь һәм Мәхмүт Бәшәровлар салдырган йорт икән бу. 200 еллык бина үз тарихында ниләр генә күрмәгән: кибет, медпункт, башлангыч мәктәп тә булган. Хәзер исә аның бер бүлмәсе гыйбадәтханә урынына хезмәт итә – Гает бәйрәмнәрендә авылдашлар бирегә җыела икән.

– Әлеге йорт авылыбызның йөзек кашы, – дип сөйләде Касай клубы җитәкчесе Гөлназ Шәрәфиева. – Абыйлы-энеле Бәшәровлар бик хәлле, укымышлы кешеләр булган. Үз акчаларына мәдрәсә салдырганнар. Авыл кешеләренә даими ярдәм итеп торганнар. Бәшәровлар, тире җыеп, шуны эшкәртү белән шөгыльләнгәннәр. Бу йортны эшләтергә осталарны Сарапулдан ук чакыртканнар. Ул шулкадәр нык бина: измәсенә йомырка сарысы кушып төзегәннәр. Уйлап карагыз әле: стеналарның калынлыгы бер метрдан артык! Без аны мәңгелек йорт, дип атап йөртәбез.

1930 нчы елларда, илдә барган сәяси вакыйгалар аркасында, Бәшәровлар авылдан чыгып качарга мәҗбүр була. Ни аяныч, сөргендә Касай сәүдәгәрләре озак яшәми, мәрхүм була. Дөрес, соңрак, дөньялар үзгәргәч, Габделсәгыйрьнең улы Касайга кайта. Әлеге таш йорт тирәсендә озак кына уйланып йөри, бабаларының каберенә бара. Кызганыч, атаклы нәселнең дәвамчылары белән ара өзелә. Данлы нәселнең бердәнбер шаһиты булып әлеге йорт тора.

1886 елда сәүдәгәрләр Габделсәгыйрь һәм Мәхмүт Бәшәровлар салдырган йорт.

- Касайның тарихын өйрәндем: биредә халык дини булган, – ди Дания Фәтхиева.

ҺӘР ГАИЛӘ ҮЗЕНЧӘ БӘХЕТЛЕ…

Унсигез тулган гына иде, бездә үсте дисәм дә була. Авылдан китәбез, димәделәр, рәхмәт яусын.

Бу гаиләнең хатын-кызлары аш‑суга оста икән. Бик тәмле итеп бавырсак пешерәләр, заказга да эшлиләр. Кыскасы, тиктормас, эш сөючән кешеләр.

Касайның тагын бер хөрмәтле гаиләсе белән таныштык – Земфира һәм Илһам Әхмәтҗановлар. Гаилә башлыгы озак еллар колхозда механизатор булып эшләгән, хәзер инде лаеклы ялда. Земфира апа исә егерме елга якын социаль хезмәткәр булып эшли, гади итеп әйткәндә, ялгыз әбиләрне карый. Йорт-җирләре көлеп тора, ник бер артык нәрсә аунап ятсын!

Әхмәтҗановлар ике ул үстергән. Төпчеге – Динар менә инде өч ел махсус хәрби операция зонасында икән. Нәкъ без барган вакытта ялга кайткан иде. Сөйкемле, зифа буйлы бу егет белән дә аралашып алдык. Сер бирмәде ул: барысы да яхшы, диде. Елмаеп кына тора. Илһам абый улы кайтканчы дип, ишегалдына беседка ясап куйган. Шунда самовар куеп чәй эчәләр икән. Земфира апа улын көн саен тәмле камыр ризыклары белән сыйлый.

– Аллаһы Тәгаләдән көн саен балама саулык, озын гомер сорыйм, – диде ана кеше. – Хәере белән дөньялар тынычлансын да, улыбыз, башка егетләребез дә сау-сәламәт туган җирләренә әйләнеп кайтсын.

Амин... Барыбыз да шушы теләктә без.

Өч буын бергә яшәүче Закировлар.

Әхмәтҗановларның йорт-җирләре көлеп тора.

«ӨЙЛӘНДЕМ, КИЧЕРЕГЕЗ»

Революциягә кадәр Касайда бер меңгә якын кеше яшәгән. Авыл һөнәрчелек белән дан тоткан. Итекчеләр, атаклы балта осталары, мич салучылар күп булган. Иң кадерлесе – аларның эшләре әле дә авылда сакланган.

Мич турында аерым язасы килә, чөнки бүген авылларда бу бик сирәк күренеш. Ә Касайда һәр ике йортның берсендә олы мич сакланып калган.

– Менә бусы Хәбибрахман абый Гәрәев салган мич, – диде Сабит Шакиров. – Хәбибрахман абыйның мич чыгарганын бик кызыксынып карап тордым, ул чакта дүртенче сыйныфта укый идем. Шуның җылысында үскән буын без. Һәм хәзер дә сафта ул: атнага бер ягыла. Җәмәгатем коймак, шәңгә перерә. Мичебез дә үзебез белән бергә картайды.

88 яшен тутырган Фәнирә апа Нәбиуллина да гомер буе мичле өйдә яшәгән. Иренмичә хәтта мичтә коймак та пешереп күрсәтте. Дөресрәге, килене Нурия апа камыр куйды, Фәнирә апа пешерде. Ул коймакның тәме әле дә тел очында тора... Әниле‑кызлы кебек яшәүче бу хатын-кызларны күреп ис китте! Бер-берсенә булган мөнәсәбәтләре, уңганлыкларына күз тимәсен.

Сабит Шакиров: «Мич җылысында үскән буын без».

Фәнирә апаның язмышы турында әсәр язмалы. Әтисе сугышта исән калып та, ятим үскән бала ул. Аның тарихын Фәнирә апа болай дип сөйләде:

– 1937 елда Касайда туганмын. Әти сугышка киткәндә дүрт яшьтә булганмын. Башлангыч сыйныфларны Касай мәктәбендә укыдым, ә менә бишенчегә Кадыбаш мәктәбенә киттем. Анда бер классны өч ел укырга туры килде, чөнки кар төшү белән, әни өйгә алып кайтып китә. Ни өчен дигәндә, урманнан чана белән утын ташыйсы бар. Өйдә ир кеше булмагач, бөтен эшне үзебезгә башкарырга туры килде. Җиде классны барыбер тәмамладым инде. Сигезенчегә Исәнбай мәктәбенә бардым. 1953 ел иде ул. Әмма бер чирек укыгач, кайтып киттем, чөнки акча түләргә куштылар. Сугышта әтиләре үлгән балалар бушка укый, ә минеке хәбәрсез югалды. Кулыбызда бер документ та юк. Шулай итеп, үзебезнең «Байрак» колхозына эшкә кердем, бухгалтериядә табельләр тутырып тордым. Аннары күрше егетенә кияүгә чыктым, өч бала үстердек. Бабай белән егерме сигез ел гына яшәп калдык. Ике улым да яшьли мәрхүм булды, кызым исә гаиләсе белән яши. Әле бәхетемә киленем Нурия булган, аның белән сүзсез дә аңлашабыз...

Сугыш беткәннән соң Фәнирә апаның әтисе исән икәнлеге ачыклана. Әнисе район кешеләре аша ирен эзләтә. Нәтиҗәдә, Кыргызстанда яши, өйләнгән, ике баласы бар, дигән хәбәр алалар. Күрсәтелгән адрес буенча Кыргызстанга хат язалар. Аеруча Фәнирә апаның әбисе (әтисенең әнисе) каты тора: «Улым, ничек инде исән булып та туган ягыңа бер кайтып килмисең? Без бит монда күпме күз яше түктек. Әгәр үзең кайтмасаң, судка бирәм...» Озакламый югалган солдаттан җавап хаты килә: «Кичерә күрегез мине... Шулай килеп чыкты. Зинһар, судка бирмәгез. Исән булсам, ничек тә кайтып күрермен. Сугышта каты яраландым мин, бер күзсез калдым. Аннан соң хезмәт армиясендә булдым, комбайнда эшләдем. Шуннан инде өйләндем. Ачу сакламагыз, кичерегез...» 

Әниле‑кызлы кебек яшәүче Фәнирә һәм Нурия Нәбиуллиналар.

– Әти үлгәч, сеңлем әби белән Кыргызстанга барды, – диде Фәнирә апа. – Әби әтине кичерде бугай. Хәер, әни дә үпкә сакламады кебек, әти турында ялгыш кына да начар сүз әйткәне булмады. Әни каенанасы белән утыз ел бергә яшәде, бик хөрмәтләп соңгы юлга озатты. Әни үзе 92 яшенә җитте.

...Менә шундый язмышлар. Әлбәттә, олы тарихлы авылның бетеп баруы бик начар. Ләкин киләчәккә өмет уты бар әле: Касайда 6000 баш сыерга исәпләнгән зур ферма төзелергә тиеш. Инде эшләр башланган. Ә бу инде яңа эш урыннары, авыл җанлану дигән сүз. Шулай булгач, өметне җуймыйк.

ТАРИХ БИТЛӘРЕННӘН
– Төрле вакыттагы документларда авылның исеме аерыла. Инкыйлабка кадәрге чыганакларда ул «Көек», «Илморза», «Иске Тогуз» исемнәре белән телгә алына. Соңрак Көек Ишморза, Косово, Косаев, Косаева, Косаел һәм Касаево (Касай) вариантларын очратырга мөмкин.
Гипотезаларның берсе буенча, Касай исеме Касыйм исеме белән бәйле. Касай – гарәп исеменең диалект варианты, ул сүзгә‑сүз – «бүлүче, билгеләүче, таратучы», ә күчерелмә мәгънәдә «юмарт» дигәнне аңлата. Икенче гипотеза буенча, Кисай – татар морзаларының ыру исеме. Чыгышлары морза булган кешеләрдә Кисай, Кисаев фамилиясе хәзерге вакытта да Кырым татарларында очрый. Авылның берничә тапкыр янып бетүе турындагы риваять тә игътибарга лаек. «Янган утын» сүзе татарча «кисәү» дигәнне аңлата. «Кисәү авылы» дигән атама шуннан килеп чыккан һәм акрынлап Касайга әйләнгән дигән фараз да бар.
Авыл Илморза елгасы буенда урнашкан. Халкы татарлар, тик алар өч катлауга карый: типтәрләр, башкорт вотчинниклары һәм башкорт дәүләт крестьяннары. Бу җирлек турында иң кызыклы һәм киңәйтелеп әйтелгән фикерләрнең берсе 1892 елда төзелгән Сарапул өязенең Хуҗалык исемлегендә очрый. Бу документ нигезендә Касай 1785 елда Куян авылыннан – башкортлар һәм типтәрләр, Көчек авылыннан кайчандыр казак‑татар гаскәренә караган дәүләт крестьяннары күчеп килгәч төзелгән, дип барыла. Шул ук вакытта Р. Мәрданов һәм И. Һадиевның Әгерҗе төбәге тарихы турындагы китабында 1622 елгы Җир грамотасында, ә аннары 1702 елгы грамотада Касай турында мәгълүмат бар, дип искә алына. Шулай итеп, авылның дүрт гасырдан артык тарихы бар, дип уйларга мөмкин.
«Касай тарихы» китабыннан
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Добавить комментарий

Тема номера