Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

«Кая гына китеп, кайларга бармадым…»*

1982 елның ноябрь бәйрәмен казанлы Шәүкәт Рахманкулов Яңа Афонда мандарин агачлары арасында каршы ала. Аннары Тбилисига юл тота, шуннан–таулардагы турбазага, Степанаванга, соңыннан – Ереванга... – Кавказ аръягы буйлап әнә шундый үзенә күрә дөнья тирәли сәяхәт. Һәм болар барысы да бик арзан хакка.

– Ял ноябрьгә туры килде, димәк, диңгезгә барып булмый. Шуңа күрә без иптәшем белән туристлык юлламасы буенча кая да булса чыгып китәргә булдык, – дип искә ала Шәүкәт Морат улы. – Предприятиеләрдә юлламалар белән проблема юк иде. Грузия һәм Әрмәнстан буйлап ике атналык сәфәрне сайладык. Һәркайсыбыз нибары 38әр сум түләдек – бу юллама бәясенең 10 процентын тәшкил итә. Калган 90 процентны предприятиенең профкомы күтәрде. Без нинди дә булса кәттә хезмәткәр булган өчен түгел ул – барлык туристик юлламалар өчен дә ун процент кына түлисе иде. Эшчеләр өчен дә, инженертехник хезмәткәрләр өчен дә бертөрле. Һәм бу – һәр предприятиедә шулай.
169201_900x
Сәфәр искиткеч шәп булды. Абхазиядә, дип искә ала Шәүкәт Рахманкулов, дүрт көн йөрдек. Мандарин җыю сезоны иде, үз бакчаларында үскән җимешләрне җирле халык почмак саен сата – килограммы бер сумга. Моны астыртын эшлиләр, чөнки уңышны арзан бәягә дәүләткә тапшырырга мәҗбүр итәләр. Шуңа күрә дәүләт кибетләрендә килосы ике сум илле тиенгә вак, шиңгән мандариннар өелеп ята...
Ашау, яшәү, экскурсияләр, шәһәрдән шәһәргә күчеп йөрүләр – барысы да бәягә кертелгән. Дөрес, биш йолдызлы кунакханәләргә урнаштырмадылар – андыйлар юк иде. Яңа Афонда, элеккеге монастырьда (хәзер янә үз вазыйфасын башкара – ред. иск.), монах хөҗрәләрендә яшәдек. Һәр шундый номерда сиртмәле дүрт‑биш карават тора. Бәдрәф – коридор башында. Ашханә – шул совет чорындагыча: агуланмагансың икән, инде яхшы дигән сүз. Аның каравы Тбилисида күп катлы «Ваке» кунакханәсендә тукталдык, Степанавандагы турбаза бөтенләй чит ил булып тоелды. Ереванда да кунакханә шактый заманча иде.
– Ә нинди экскурсияләр булды! Яңа Афон мәгарәләренә, борынгы Тбилисига, Мцхетага, Эчмиадзин – бөтен әрмәннәр католикосы резиденциясенә... Кырык елга якын вакыт үтте, ә мин һаман барысын да бөтен ваклыкларына кадәр хәтерлим, – ди Шәүкәт Рахманкулов. – Бәлки, бүген мондый сәфәр минем теш үтәрлек булмагангадыр...
Чаллыдан Галина Николаева да җитмешенче-сиксәненче елларда ялларын гел туристлык сәфәрләрендә үткәргән. Ул сәяхәт кылган калалар исемлегендә Алтын боҗрага кергән шәһәрләр, Таллин, Ленинград, Ташкент, Светлогорск һәм хәтта Владивосток та бар. Бөтен юлламалар да ташламалы, ун процентын гына түли идек, дип искә ала ул. Сәфәрне һәркем үз кызыксынуына карап сайлый. Кемгәдер төрле шәһәрләргә экскурсия турлары ошый, икенчеләре, актив туризмны яратучылар, тауларга юл тота – Домбайга, Грузиядәге Бакурианига, Башкортостанга.
– СССРда әле ял көне сәфәрләре дә оештырыла, андый сәяхәткә бөтен коллектив белән чыга идек, – дип искә ала ул. – Без, гадәттә, Казаннан Ульяновскига, Горькийга (Түбән Новгород), Куйбышевка (Самара) теплоходта бара идек. Хезмәткәрләр һәм аларның гаилә әгъзалары өчен мондый сәфәр хакын тулысынча предприятие түләде. Кайчагында моның өчен хәтта бөтен теплоходны яллыйлар иде.

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: