Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»
Казандагы Борнай мәчете

Казандагы Борнай мәчете

Кызыл таштан бизәкләп ясалган сигез кырлы манара уйларга канат куя. Кемнәрдер – «Мең дә бер кичә» сарайларын, икенчеләре Византия соборларын, өченчеләре Урта Азия мәчетләрен күз алдына китерә.

21 сентября 2022

Мөгаен, һәркем үзенчә хаклыдыр. Белгечләр раславынча, Борнай мәчете эклектика стилендә төзелгән, анда архитектор татар, рус һәм көнчыгыш мөселман архитектурасы мотивларын берләштерә алган. Ә тагын мәчет манарасы ІХ–XIII гасыр Хәрәзем һәм Хива гыйбадәтханәләрен хәтерләтә. Урта Азия архитектура ядкәрләре белән янәшә куйганда, яше буенча ул, аңлашыла ки, сабый, әмма барысы да чагыштыруда беленә. Борнай мәчете Казанның барлык мәчетләре арасында, Мәрҗани һәм Апанай мәчетләреннән кала, яше буенча өченче санала.
ЧИРЕК ГАСЫРДАН СОҢ ПӘЙДА БУЛГАН МАНАРА
Мәчеткә исем тире белән сәүдә итүче, сабын заводы хуҗасы 1 нче гильдия сәүдәгәре Мөхәммәтсадыйк Борнаев хөрмәтенә бирелә.
Бәхәссез абруйга ия Борнаев үзенең байлыгы белән генә түгел, иганәчелек, җәмәгать эшчәнлеге белән дә танылган шәхес була: егерме җиде ел рәттән Шәһәр думасына гласный булып сайлана. 1872 елның язында Мөхәммәтсадыйк Борнаев Казан шәһәр Думасына «Зур Мещан һәм Екатерина урамнары арасындагы кварталдагы буш шәһәр җирен анда таштан җәмигъ мәчете төзү максатына сатып алу турында» үтенеч белән мөрәҗәгать итә. Хакимиятләр үтенечне кире какмый, кишәрлекне 137 сумга сата. Ул вакытлар өчен шактый акча, ләкин, замандашлары бәяләмәсенә караганда, 500 меңлек күчемсез милеккә ия Борнаев өчен бу алай зур булмый.
Кызыл кирпеч мәчетне кырыс өслүбтә ул вакытта күренекле Казан архитекторы Петр Романов проекты буенча шул ук 1872 елда төзиләр. Аның фонында купшы бизәкләр мулдан кулланылган манарачын архитектура шедевры. Мондый аерманы аңлатып була. Манара күпкә соңрак – мәчет диварларында беренче намаз укылганнан соң егерме өч ел узганнан соң гына өстәп төислам ядкәрләре зиләр. Проектның авторы инде башка архитектор – Федор Малиновский була. Шунысын билгеләп үтәргә кирәк: Казандагы барлык мәчет манаралары башкача урнаштырылган – намаз залының уртасыннан диярлек үсеп чыга.
бурна7
ЯХШЫ ҺӘМ ТӨРЛЕ ИМАМНАР
Борнай мәчете Казанда өченче җәмигъ мәчете – исәп буенча шәһәрдә өченче мөселман мәхәлләсе санала. Ул әле таш гыйбадәтханә салынганчы ук була – бу урында янгында юкка чыккан агач мәчет эшләгән. Мәчет акчага кытлык сизми: Борнаев юмарт иганәче, монда күренекле мөселман галимнәре һәм педагоглары хезмәт куя.
Шулай да мәхәллә тарихында күңелсез сәхифәләр дә бар. Борнаевның үтенече буенча җитәкчелеккә чакырылган күренекле дин белгече Сәләхетдин Исхаков*, сәүдәгәрдән бүләккә торак йорт һәм яхшы акчалар алгач, берничә айдан мәхәлләне ташлый һәм абруйлырак саналган икенче җәмигъ мәчетенә күчә. Шуннан соң 16 ел дәвамында Борнай мәхәлләсе үз имамыннан башка көн күрә.
Борнай мәхәлләсенең шәһәрдә иң абруйлыларның берсенә әверелүе имам Шакир Кулиевның эшчәнлегенә бәйле була. Хәзрәт мәхәллә кварталларында шәригать кануннарының саклануын катгый күзәтә, мәктәптә аның дәресләре дә популярлык казана: бирегә, укырга дип, Казан губернасының төрле почмакларыннан киләләр. Кулиев 1917 елгы инкыйлабка кадәр мәчеттә имам-хатыйб булып хезмәт куя.
Исеме Борнай мәчете тарихына язылган тагын бер шәхес – Казан сәүдәгәре Абдрәхим Залюшев. Ул 1899 елда мәчеткә кибете дә булган зур таш йорт бүләк итә. Милектән кергән табыш мәчетне карап тотуга, руханиларга һәм мәктәпкә финанс ярдәме күрсәтүгә бара.
30 нчы елларда Борнай мәчете әле һаман да эшләвен дәвам итә. Шулчакта җаваплы иптәшләрнең башында, Мәрҗани мәчетен ябып, аны шәһәрдә төп һәм бердәнбер мөселман гыйбадәтханәсе итеп калдыру нияте туа.

табл
бурна4
ЧОРЛАР АЛМАШКАНДА
Бервакыт өченче җәмигъ мәчете чак кына беренче һәм бердәнбер Казан мәчетенә әйләнми кала. Казанда мәчетләрнең күбесе ябылган, манаралар киселгән, ә намаз заллары большевиклар тарафыннан склад һәм клубларга әйләндерелгән 30 нчы елларда Борнай мәчете әле һаман да эшләвен дәвам итә. Шулчакта җаваплы иптәшләрнең башында, Мәрҗани мәчетен ябып, аны шәһәрдә төп һәм бердәнбер мөселман гыйбадәтханәсе итеп калдыру нияте туа.
Әлеге болгавыр заманнарда Борнай мәчетендә имам булып карт хәзрәтнең улы Мөхәммәтфарук Кулиев эшли. Яшь мөселман буынының әлеге вәкиле үзенең гыйлемле һәм югары әхлакый сыйфатларга ия булуы белән аерылып тора. Сугышчан атеизм чорында ул, рухи‑дини остаз буларак, үзенең бурычын намус белән үтәп, мәхәллә халкына тугры кала. Күрәсең, Кулиев хакимиятләрнең ачуын китерми торган дипломатлык сәләтенә дә ия булгандыр. Мәчетне япмый калдыру форсаты чыгу шуңа да бәйледер.
Әмма хакимиятләр тарафыннан озак һәм җитди тикшерелгән идея тормышка ашырылмый. 1939 елда Татреспублика ҮБК карары белән Борнай мәчете ябыла. Мәчет манарасын кистерергә большевикларның кыюлыгы җитми – бәхеткә, ул безнең көннәргә кадәр шул килеш сакланып кала. Мәчетне дин тотучыларга 55 елдан соң – 1994 елда кайтаралар.
Адрес: Казан, Иске Татар бистәсе, Әхтәмов ур., 7.

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: