Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Монда «Татарстан» булды
Казан ханлыгында ислам

Казан ханлыгында ислам

XV гасыр уртасына Алтын Урда бердәм империя буларак яшәүдән туктый. Аның калдыкларында пәйда булган дәүләтләрдә исә империянең традицияләре һаман саклана. Казан ханлыгы шулардан берсе була. Аның дәүләт төзелеше һәм мәдәнияте баштарак тулысынча диярлек Алтын Урданың Болгар вилаяте мирасына нигезләнә.

21 сентября 2022

Тарихи чыганаклар шуны дәлилли: XIV гасырның икенче чирегеннән үк Алтын Урдада сөнничелек исламының хәнәфи мәзһәбе өстенлек иткән, анда җирле гореф-гадәтләр һәм юридик практика актив файдаланылган. Әлеге мәзһәп соңрак Кырым, Казан, Касыйм, Әстерхан һәм Төмән/Себер ханлыкларында киң таралган. Чыңгызлы ханнар һәм югары социаль страта булган татарлар белән беррәттән, мөселман руханилары да андагы иҗтимагый-сәяси тормыш агышын билгеләгән.
«ТАТАРЛАРНЫҢ ЮГАРЫ КАҺИНЕ» ТУРЫНДА
Мөселман хокукый доктринасы дәүләтне һәрвакыт бер үк вакытта конфессиональ дә, дөньяви да вәкаләтләргә ия институт буларак шәрехли. Казан ханлыгындагы суд‑хокук системасы нигезен Коръәнгә, Мөхәммәд (с.г.в.) сөннәтенә һәм дин тәгълиматчылары белән хокук белгечләренең уртак фикеренә таянган шәригать тәшкил иткән. «Барлык гамәлләрендә һәм тормышларындагы һәр вакыйгада [Казан ханлыгы халкы] шәригатькә мөрәҗәгать итә... Бәхәсләр һәм мәхкәмә эшләре шәригать буенча хөкем ителә», – дип искәртелә татар елъязмаларыннан берсендә.
Мөселман руханилары Казан ханлыгының дәүләт системасында мактаулы урында булган, әлеге руханиларның башлыгы исә  (югары сәед, Мөхәммәд пәйгамбәр (с.г.в.) варисы) дәүләт советын (диванны) һәм еш кына «бөтен Казан җире» җыенын (корылтайны) җитәкләгән, илнең эчке һәм тышкы сәясәтендәге төп процессларда актив катнашкан. Татар ханнары ярлыкларында ул «судат гызам» яки «садати гозам» дип йөртелгән, Изге Рим империясе дипломаты Сигизмунд фон Герберштейн аны «татарларның баш каһине», рус кенәзе Андрей Курбский «олуг бискуп», татар тарихчысы Шиһабетдин Мәрҗани исә  (безгә мәгълүм булмаган урта гасыр чыганакларына таянып) «бөекләр җитәкчесе» («нәкыйбел-әшраф») дип атаган.
1524 елда Казан янында уздырылган бер тантаналы татар мәрасимен сурәтләгәндә, Герберштейн үз укучысына сәеднең «аларда шулкадәр хакимияткә һәм мактауга ия булуын, ул якынлашканда хәтта ханнарның да аңа каршы килүен, ат өстендә утырган сәед белән ханның аягүрә басып, башын иеп күрешүен; герцог һәм түрәләрнең исә аның кулына түгел, тезенә генә, бәкләрнең – аяк табанына, гади халыкның исә кигән киеменә яки атына гына кагылырга хокуклы булуын» хәбәр итә. Шунысын да искәртеп үтик: Казан ханлыгы җирләре сәеде турында соңгы тапкыр 1554 елда телгә алына.
«ТАТАР СУФИЧЫЛЫГЫ» ТАМЫРЛАРЫ ТУРЫНДА
Руханилык структурасы төгәл һәм киң тармаклы була. Язма, фольклор һәм археологик чыганакларда, аерым алганда, татар кабер ташларындагы эпитафияләрдә дингә хезмәт итүче, суд эшләре белән шөгыльләнүче, миссионерлык, дипломатик, канцелярия, мөгаллимлек һәм хәтта хәрби эшчәнлек алып баручы баш һәм кече сәедләр, сәед уллары, шәехләр һәм шәехзадәләр, муллалар һәм муллазадәләр, имамнар, дәрвишләр, суфыйлар, хафизлар, казыйлар, абызлар, мәүлә һәм дәнишмәндләр хакында мәгълүмат бар. Кызганыч ки, аларның конкрет «вазыйфаи» һәм «дөньяви» бурычлары безнең көннәргә кадәр килеп җиткән тарихи материалларда бик төгәл күрсәтелмәгән.
Казан ханлыгы руханилары арасында Урта Азиядәге төрки халыкларда киң таралган Ясәвийә суфичылык тарикате вәкилләренең дә булуын аерып әйтәсе килә. Татар риваятьләре әлеге тарикатьнең Урта Идел буенда кимендә Алтын Урданың соңгы чорыннан бирле өстенлек итүе хакында сөйләү мөмкинлеген бирә. Суфичылык символикасы мәдәниятнең барлык өлкәләрендә (архитектура, поэзия, каллиграфиядә һ.б.) очрый, Ясәвийә тарикате идеологиясе һәм горефләре дәүләттә ислам сәнгатенең классик каноннары белән берләшеп тарала.
Казанское Ханство. 570х930, 1998 г
Панно: Александр Иванов, «Казан ханлыгы». 570 х 930, 1998 ел
Казан шагыйрьләре, прозаиклары, публицистлары Мөхәммәдьяр, Мөхәммәд-Әмин (1484, 1487–1495, 1502–1518 елларда хакимлек иткән Казан ханы) һәм бигрәк тә Кол Шәриф (Әстерхан ханлыгында туган, Казанның югары сәеде, «Шәриф Хаҗи-Тархани» әдәби псевдонимы булган) әсәрләре суфичылык сюжет һәм мотивларына бай. Күрсәтелгән чорда мөселман җәмгыятенә әкренләп Нәкышбәндия тарикате үтеп керүе дә күзәтелә. Алдагы гасырлар дәвамында әлеге тарикатьләрнең идеяләре тирәнтен үзләштерелә һәм Урта Идел буе халыкларының мәдәни мирасына үтеп кереп, дөньяга «татар суфичылыгы» буларак таныла.
БӨТЕНДӨНЬЯ МӨСЕЛМАН ЦИВИЛИЗАЦИЯСЕНЕҢ БЕР ӨЛЕШЕ
Җирле чыңгызлы ханнар үзләренең ислам өммәтенә һәм бөтендөнья мөселман цивилизациясенә керүен бик яхшы белгән дип фаразлау өчен шактый нигезле җирлек бар. Бу турыда күп кенә татар риваятьләрендә сөйләнә, аларда «Казанның мөселман ханнары» еш телгә алына. Моны Коръән аятьләре язылган хан ярлыклары һәм Казан ханнарының кирмән территориясендәге төрбәләре дә дәлилли. Бу хакта рус язма чыганаклары да хәбәр итә.
Тагын бер саллы дәлил – Казан ханы Мөхәммәд-Әминнең Мөхәммәд пәйгамбәргә багышланган «Могҗизанамә» поэмасы. Казан ханнары Сәхибгәрәй (1521– 1524 елларда – Казан, 1532–1551 елларда – Кырым ханы) һәм Сафагәрәйгә (1524–1531, 1535–1546, 1546–1549 елларда Казан ханы) мактаулы «гази» («дин өчен көрәшүче», «дин өчен көрәштә катнашучы мөселман») титулы бирелү дә моның ачык дәлиле булып тора.
Дәүләт хакимнәре кебек үк, аксөякләр дә мөселман була. Аерым алганда, моны рус Патша архивы дипломатик документлары арасында сакланган «татар Коръәне» (хәзер югалган) һәм Казан ханлыгы татарлары дипломатия мәдәниятенең елъязмалардагы даими сюжеты – Коръән тотып ант итүләре дә дәлилли. Казанның күренекле шагыйре һәм тылмач-дипломаты Мөхәммәдьяр ислам пәйда булу һәм таралу тарихы, пәйгамбәр һәм хәлифәләр тормышы хакында күп язган. Татарлар еш кына Мәккәгә хаҗга барган һәм аннан мактаулы «хаҗи» титулына ия булып кайткан. Мәсәлән, без Нурсолтан «патшабикә»нең туганнары һәм якыннары белән Гарәбстанга сәфәре хакында беләбез, бу турыда ул 1495 елда олуг Мәскәү кенәзе Иван III гә хатында шәхсән үзе хәбәр итә. Чыганакларда без хаҗи титуллы Казан ханлыгы татарлары исемнәрен еш очратабыз.
Казанское ханство. 600х1320, 2001 г
Панно: Александр Иванов, «Казан ханлыгы». 600 х 1320, 2001 ел
ТОЛЕРАНТЛЫК – ГАСЫРЛАР МИРАСЫ
Дәүләт составында күпсанлы мәҗүсиләр дә була, әмма Казан вилаятенең күпчелек халкы ислам динен тота. Мәсәлән, рус чыганакларында аларны «бесермен динен тотучы Казан сарациннары» дип атыйлар. Казан арты, Идел алъягы, Түбән Кама алъягы һ.б. территорияләрдә табылган күпсанлы мөселман зиратлары, Коръән аятьләре язылган кабер ташлары җирле халык мохитендә ислам диненең өстенлек итүен ачык дәлилли. Күрәмсең, XVI гасыр уртасында Казан дәүләтендә яшәгән 400–500 мең кешенең кимендә 200–250 меңе мөселман булгандыр.
Шунысын да искәртү мөһим: ислам өстенлек иткән һәм тормышның барлык сфераларына аның йогынтысы арткан ханлыкта бөтен диннәргә караш тигез була, бу Хәзәр каһанлыгы, Идел-Чулман Болгары, Монгол империясе һәм Алтын Урда традицияләренә бәйле. Үзара хөрмәт, толерантлык һәм динара түземлекне пропагандалауда суфый шәехләренең роле бигрәк тә зур була.
Казанда әрмән чиркәве эшли, дәүләт халкының яртысы диярлек мәҗүсилекнең төрле төрләренә табына. Күп чыганаклардан күренгәнчә, чит дин мохитендә ислам көч белән түгел, ә этномәдәни элемтәләрнең көчәюе нәтиҗәсендә тарала. Шунысын да аерым әйтергә кирәк: ханлыкта төрле этносоциаль төркемнәрнең үзара интенсив мәдәни хезмәттәшлеге нәтиҗәсендә бердәм этносоциаль бергәлек төзү процессы башлана.
Моңа бигрәк тә ислам мәгърифәтенең бай традицияләре, мөселман уку йортларының (ил мәчетләрендәге барлык мәктәп һәм мәдрәсәләрнең һәркайсында һичшиксез китапханә дә булган) югары үсешкә ирешкән системасы, галим-голәманың күплеге дә булышлык иткән.
Дәүләттә канцелярия эшләрен алып бару, юриспруденция, тарих фәне, әдәбият һәм әдәбият белеме, музыкаль иҗат, декоратив-гамәли сәнгать, архитектура һ.б. актив үскән. Дәүләттә эш башкаруның югары дәрәҗәдә булуын могҗиза белән сакланып калган татар документлары (мәсәлән, хан ярлыклары), шулай ук ханнарның дипломатик хат язышуы (мәсәлән, Бөек Литва кенәзлеге белән) дәлилли.
Казан ханлыгындагы мәктәп һәм китапханәләр, галимнәр, шагыйрьләрнең күпсанлы булуы хакында халык риваятьләре, Аднаш Хафиз, Гарифбәк, Кол Шәриф, Мөхәммәдьяр, Мөхәммәд-Әмин, Өмми Камал һәм башка авторларның әдәбитарихи әсәрләре тәфсилләп хәбәр итә. Мөхәммәд-Әмин әл-Болгари шәрехләүләре белән «Савыгу» медицина трактаты һәм Мөхәммәд ибне әл‑Хаҗи Әтмаҗинең «Арифметика фәне кагыйдәләре җыелмасы» трактаты төрле төгәл фәннәрнең дәүләттә югары үсештә булуы хакында сөйли. Тагын бер дәлил – Казан ханлыгындагы шәһәрләр төзү югары культурасы кулъязма чыганакларда билгеләп үтелгән һәм археологик тикшеренүләр белән расланган.
Боларның барысы бергә барон Сигизмунд фон Герберштейнга үзенең Rerum Moscoviticarum Commentarii («Мәскәү эшләре турында язмалар», 1549) хезмәтендә «бу [Казан] татарлары башка күп халыктан укымышлырак» дип язып калдыру мөмкинлеген биргән...
Ислам Казан ханлыгы халкы тормышының барлык тармакларына үтеп кергән, аның идеологиясенә, рухи үсешенә, икътисадына, көнкүрешенә, халыкара багланышларына гаять зур йогынты ясаган. Урта Идел буенда мөселман дине үсешенең үз үзенчәлекләре булган, алар, барыннан да бигрәк, бу динне тотучыларның конфессиональ толерантлыгында чагыла.
Булат Хәмидуллин
Иллюстрация: tatmitropolia.ru

Добавить комментарий

Номер темасы
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: