Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»
Казанда Кабан арты мәчете

Казанда Кабан арты мәчете

Әлеге иман йорты, истәлекләргә караганда, күп гасырлар элек легендар Колмәмәт мәчете – шәһәрнең агачтан салынган беренче гыйбадәтханәсе урынында калкып чыккан. Аның төзелешенә рөхсәтне йөз ел элек Сталин үзе имзалаган дип сөйлиләр...

21 ноября 2022

Кабан күле ярындагы мәчетнең тарихы риваятьләргә шулкадәр бай, әйтерсең лә, ул йөз ел гына түгел, мең еллар элек тә булган. Аклы-кызыллы манарасы булган бу мәчет, уңай килеп торганга түгел, бәлки, каршылыклар күп очраганга калкып чыккандыр кебек тоела. Дин әһелләрен илдән сөрелгән һәм чиркәү байлыклары тартып алынган большевиклар чорында мәчет төзү һәм ачу – бу илаһи көчләр катнашыннан башка мөмкин хәл түгелдер кебек. Гәрчә баштарак бөтен дөнья моңарга каршы кебек булса да.
свои3
ШӘҺӘРНЕҢ «РУС» ӨЛЕШЕНДӘ БЕРЕНЧЕ МӘЧЕТ
Яңа мәчетне җирле мөселманнар олуг юбилей – Идел буе Болгар дәүләте тарафыннан ислам динен кабул итүнең 1000 еллыгына туры китерәләр. Урынын да дөрес сайлыйлар – истәлекләр буенча, монда, Кабан күле ярында, беренче агач мәчетне кайчандыр Болгардан килгән Кабанбәк кенәз фикердәше Колмәмәт имам төзеткән. Агач мәчет Явыз Иван Казанны алганчыга кадәр торган, дип сөйлиләр, мәчет яндырыла, әмма җирле мөселманнар әле бик озак вакытлар дога кылырга дип хәрабәләр урынына киләләр...
Кабан арты мәчете шәһәрнең «рус» өлешендә (калганнары барысы да татар бистәләрендә урнашкан) төзелгән беренче мөселман гыйбадәтханәсе булырга тиеш була. Сукно бистәсенең эшчеләр районында бу вакытта инде шактый татар кешесе яши, татар сәүдәгәрләре биредә кибетләр тота, ә инде дини йолаларны үтәргә урын булмый.
Мәчетнең проектын Казан архитекторы Анатолий Печников эшли, акча җыю оештырыла, ләкин төзелешне башларга Беренче бөтендөнья сугышы комачаулый. Аннан соң – революция, Гражданнар сугышы, соңрак большевиклар дингә каршы көрәш башлый. Мәчеткә илтүче юллар ябыла кебек тоела...
свои4
ҖИМЕРЕКЛӘР ФОНЫНДА ИМАН НУРЫ
1919 ел. Дәүләтнең диннән аерылуы турындагы декрет кабул ителүгә бер ел, большевиклар чиркәү милкен рәхәтләнеп кыра, христиан храмнарында изгеләрнең җәсәдләрен ачу буенча кампания башланып китә. Әлеге фонда Галимҗан Баруди җитәкчелегендәге Россия Диния назәрәтенең Казанда яңа, исәп буенча 18 нче мәхәллә ачуга рөхсәт бирүе үзеңә үзең кул салуга тиң була. Шулай да кайбер нечкәлекләргә күз салырга кирәк. Ул чакта большевиклар беренче чиратта революциягә кадәр дәүләт статусына ия булган бердәнбер конфессия – православие гыйбадәтханәләренә каршы көрәшә, калган диннәргә әлегә вакыты җитми...
Мәчет төзелеше бары тик биш елдан соң гына башлана, чөнки илдә – сугыш, җимереклек, ачлык... һәм сугышчан атеизм. 1924 елга нәрсәләр үзгәрә соң? Илдә яңа икътисадый сәясәт хөкем сөрә, большевиклар шәхси инициативага ирек биреп, икътисадны торгызырга тырыша. Аларның чиркәүләргә мөнәсәбәте дә үзгәрә. Дингә каршы алып барылган көрәш совет хакимиятенең дошманнарын арттыра һәм сәясәтне йомшартырга мәҗбүр итә, бигрәк тә мөселман һәм яһүдиләргә карата, чөнки башка дин вәкилләрен дә үз якларына тарту мөһим була. Алмашка «яңа дини сәясәт» чоры килә. 1923 елның 16 августында ҮК генераль секретаре Иосиф Сталин хәтта губерна комитетларына чиркәүләрне ябуны һәм дингә бәйле кулга алуларны тыю турында күрсәтмә дә юллый.
Әлбәттә, Казан мөселманнары Кабан арты мәчетен салуга рөхсәтне Сталинның шәхсән үзеннән алмый, чөнки ул мондый эшләр белән вакланып тормый. Җирле хакимияткә килгәндә исә, икенче мәсьәлә: ТАССР ХКС рәисе Кәшшаф Мохтаров һәм хөкүмәт милли үзаңның үсүен хуплый, этник һәм конфессиональ тигезсезлекне бетерергә омтыла...
60 ЕЛДАН СОҢ
Халык акчалары һәм хакимиятнең кысылмавы үз эшен эшли. Нигез ташын салып, мәчетнең купшы манарасына ярымай беркеткәнгә кадәр ике ел вакыт үтә. Төзелеш материалларына кытлык та киртә була алмый: диварның бер өлешен янгын чыгып җимерелгән шәһәр театры урыныннан җыялар. 1926 елда мәчеттә беренче азан яңгырый…
Мөселманнар яңа иман йортын «Юбилей мәчете» дип атый. Тагын бер исеме – «Исламны кабул итүнең 1000 еллыгы». Мәчетнең архитектурасы да мондый исемне аклый кебек. Өч катлы манарасы гына да ни тора: һәр кат Казан мөселманнары тормышының өч чорын чагылдыра – исламны кабул иткәнгә кадәр, урта гасыр һәм хәзерге заман. Мәчет эшчеләр бистәсенең иске агач корылмалары өстеннән калкып тора. Ул Түбән Кабан күле ярының каршы ягы – татар йортларыннан һәм күрше урамнардан да яхшы күренә. Манара һәм фасадның бизәлешендә кулланылган көнчыгыш һәм Мавритания мотивлары мәчеткә кабатланмас үзгәлек өсти.
Мәхәлләнең имам-хатыйбы Борнай мәчете мулласының улы Абдулхалик Кулиев була. Ләкин аңа Кабан арты мәчете мөнбәреннән җомга вәгазьләрен озак укырга насыйп булмый. Кайбер мәгълүматлар буенча большевиклар мәчетне ачылуга ук диярлек ябалар. Икенче төрле мәгълүмат буенча – ул әле 1930 елга кадәр иман нуры тарата. Ул чакта дингә каршы көрәш чираттагы биек ноктасына җитә һәм мәчетне ТатҮБК Президиумы карары нигезендә ябалар.
Алга таба барысы да гадәттәгечә бара. Манарадан ярымайны алалар, кыйммәтлерәк саналган әйберләрне тараталар. Бинада берникадәр вакыт балалар бакчасы, соңрак мәктәп һәм ДОСААФ бүлеге урнаша. Бәхеткә, манараны җимермиләр – анысы өчен дә рәхмәт.
1991 елда – СССР җимерелә башлаган чорда мәчетне дин тотучыларга кире кайтаралар. Бүген биредә барысы да элеккечә: манара очында ярымай балкый, мөселманнар намазга җыела, мәдрәсә эшли.
Адресы: Казан, Һади Такташ ур., 26
Фото: Әскәр Сабиров

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: