Казандагы Әҗем мәчете
Әлеге мәчетнең шәһәр өстеннән 51 метр югарыга күтәрелгән манарасы замандашларын үзенең нәзакәтле затлылыгы белән сокландырган. Шәһәр читендәге эшче алачыклары һәм сабын кайнату заводлары тирәсендә төзелгән мәчет Елисей кырындагы Эйфель башнясыннан кәттәрәк күренә, җитмәсә, Парижның әлеге бизәгеннән бары тик бер генә елга соң, ягъни 1890 елда салына...
18 августа 2022
ЭШЧЕ БИСТӘСЕНДӘ ИМАН НУРЫ
Шиһабетдин Мәрҗани үзенең тарихи хезмәтләрендә болай дип хәбәр итә: биредә беренче мөселман мәхәлләсе әле 1810 елда ук пәйда була. Нәкъ шул вакытта Казанның көньяк-көнбатыш өлеше (Пләтән авылы тирәсе) бик тиз үсә: сәүдәгәр Апанаев, Китаев, Юнысовларның сабын кайнату заводлары эшчеләре күпләп урнаша башлый. Хаҗи Габделмәҗит Әбүбәкеров акчаларына салынган беренче мәчет агачтан, бер катлы, хәтта манарасыз була. Ул дүрт дистә ел тора һәм шактый кысан була: җомга һәм бәйрәм намазларына мәхәллә кешеләренә «Иске Таш» мәчетенә барырга туры килә.
Илленче еллар башында искесе урынына яңа мәчет күтәрелә, шулай ук агачтан, анысының инде манарасы була. Аны татар шәһәр Ратушасы башлыгы Мостафа Әҗемов төзетә, аның байлыгын замандашлары ике миллион сум дип бәяләгән. Иң бай һәм абруйлы татар сәүдәгәрләренең берсе булган Мостафа Әҗемов мондый саваплы эшкә акчасын кызганмый, әмма тиздән бу мәчет диварлары да кысан тоела башлый. Иркенрәк яңа бинаны шулай ук агачтан 19 гасырның 60 нчы елларында Әҗемовның олы улы – Мортаза салдыра.
Нәкъ менә беренче гильдия сәүдәгәр, ике киҗе-мамык тукыма фабрикасы хуҗасы булган Мортаза тагын өч дистә елдан соң шәһәргә таш мәчет бүләк итәчәк. Әлеге гаҗәеп матур мәчет киләчәктә Казанның йөзек кашына әйләнәчәк.
ТАШ СЫЛУ
Ак ташны уеп ясалган челтәр, мәзин өчен нәфис түгәрәк балкон белән бизәлгән төз манара. Пропорцияләре буенча гаҗәеп дөрес, эчтән тыйнак та, тантаналы да, тыштан нәфис фасадлы ике намаз залы. Ташта «сәлҗук чылбыры» рәвешендәге бизәкләр, витражлар, уксыман аркалар, тәрәзә уемнары өстендәге бизәкле ярымәйләнәләр... Ниһаять, «Сөләйман мөһерләре» – диварлардагы алтыпочмаклык-гексаграммалар... Бизәлеш эшләрендә кулланылган күптөрле көнчыгыш элементларына да карамастан, Әҗем мәчете гаҗәеп нәзакәтле, нәфис килеп чыга.
Әлеге искиткеч матурлык беренче гильдия сәүдәгәр Мортаза Әҗемовка 14 000 сумга төшә – заманы өчен гаять зур акчалар. Төзелешкә дүрт ел китә. Эшләр 1887 елның 18 мартында – Казан губерна идарәсе мөселман завод мәхәлләсенең «бөтенләй тузган хәлдә калган гамәлдәге агач мәчет урынына таштан яңасын салдыру турында»гы үтенечен, «шулай ук сәүдәгәр Мортаза Мостафа улы Әҗемовның үз хисабына төзелеш алып барырга ризалыгы турында имзалы кәгазен» алганнан соң башлана.
Агач мәчет, ихтимал, алай ук тузган хәлдә дә булмагандыр. Яңа төзелешкә рөхсәт алганчы ук сәүдәгәр, мәчетне сүттереп, Лаеш өязенең Чыты авылына (хәзер Питрәч районы) кайтарткан, дип сөйлиләр. Мәхәлләдә ул чакта 444 мөселман ир-аты, 283 мөселман хатын‑кызы яшәп, ул мәчет барыбер кысан булуы – икенче мәсьәлә. Ничек булса була, әмма 1890 елда яңа таш мәчет манарасыннан беренче азан тавышы яңгырый.
КЫЗЫЛ ТЕРРОРГА КАРАМАСТАН
Иң башта бу гүзәл гыйбадәтханә рәсми төстә Завод мәчете дип атала, чөнки мәхәлләнең зур өлешен сабын кайнатучы эшчеләр тәшкил итә. Әмма ул тарихка икенче исем – Әҗем мәчете буларак кереп кала, һәм бу дөрес тә. Сәүдәгәр Мортаза Әҗемов акчасына төзелгәнгә генә дә түгел. Мортаза Әҗемов эшче бистәләрен төзекләндерергә булышуы, изге эшләргә акчасын юмарт өләшүе белән мәхәллә халкының ихтирамын яулый. Ул үзе мәчет ачылышын күрергә өлгерми. Ләкин аның эшен балалары дәвам итә.
Октябрь революциясеннән соң һәм атеизм чоры башлангач, Әҗем мәчетен илдәге бөтен гыйбадәтханәләр язмышы көтә. Имамнарны да, иганәчеләрне дә сөрәләр. Дөрес, мәчет әле озак еллар дәвамында эшли: элеккеге мәзин Мөхәммәтгали Сабитов, тәвәккәлләп, биредә вәгазьләр укый, балаларга ислам нигезләрен укыта.
Гыйбадәтханәне Татреспублика ҮБК карары белән 1930 нчы еллар ахырында ябалар.
Әмма, күрәсең, большевиклар да мәчетнең никадәр матур булуын аңлый. Манараны кисәргә куллары күтәрелми. Хәер, бу намаз залларын үзләре теләгәнчә кулланырга комачауламый. Төрле елларда биредә тулай торак, киномеханиклар өчен мәктәп урнашкан була.
1989 елда Әҗем мәчетен дин тотучыларга кире кайтаралар, өч елдан соң федераль әһәмияттәге һәйкәлдә реставрация эшләре башкарыла. Шунысы гына кызганыч: илнең иң матур мәчетләренең берсе төп туристлык маршрутларыннан читтәрәк калган. Югыйсә ул бер генә мәртәбә булса да барып күрүгә лаек мәчет.
Адрес: Фәткуллин ур., 15
Фото: Әскәр Сабиров
Добавить комментарий