Казандагы ал мәчет
Нәфис Көнчыгыш бизәкләре, манара тирәли тимердән ясалган купшы челтәр рәшәткә һәм төрле архитектура өслүбләренең бер-берсенә ярашуы... 1906 ел башында Яңа Татар бистәсендә мөселманнар өчен әнә шундый затлы мәчет ачыла. Халык аны Ал мәчет дип атый башлый. Ә империянең рәсми кәгазьләрендә 10 нчы җәмигъ мәчете дип теркәп куела.
21 декабря 2022
ТӘБӘНӘК БОХАРА МӘЧЕТЕ УРЫНЫНДАГЫ МАНАРА
Ал мәчетне үз хисабына беренче гильдия сәүдәгәр Мөхәммәтсадыйк Галикәев төзеткән. Ул үзенең капиталы белән (аның Кунак сараендагы бер кибетенең генә дә еллык товар әйләнеше бер миллион сумнан артык саналган) генә түгел, хәйрия эшчәнлеге белән дә таныла. «Ярлы мөселманнарга ярдәм итү җәмгыяте»нең мактаулы әгъзасы, рус‑татар училищесының попечителе була, үз гомеренә дистәдән артык мәчет төзелешенә акчалата ярдәм күрсәтә. Мөхәммәтсадыйк Шиһабетдин Мәрҗанинең дусты, аңа «Мәрҗания» мәдрәсәсен төзергә акча белән ярдәм иткән әтисе Мөхәммәтсафа юлын дәвам итә.
Күрәсең, архитектор Яңа Татар бистәсендә яңа гыйбадәтханәне проектлаганда алдагысының сыйфатларын да саклап калган. Һәрхәлдә, Ал мәчет йөзендә Урта Азия архитектура мотивлары шәйләнә, һәм ул шулай ук зурлыгы белән дә шаккатырмый, шуңа күрә дә элеккеге мәчет Тәбәнәк Бохара мәчете дип аталган.
Гади кеше өчен тагын бер сер – Ал мәчет исеме. Ләкин монда барысы да бик гади. Мәчет төзелгәннән соң, аны алсу төскә буяганнар. Йөз елдан артык вакыт эчендә гыйбадәтханәне берничә тапкыр башка төсләргә буясалар да, беренче елларда мәхәллә кешеләре биргән мәчет исеме кала биргән. Бүген дә диварлары һәм манарасы кызыл кирпечтән булуга карамастан, элеккеге Ал мәчет исеме шактый еш кулланыла.
ИМПЕРИЯ БАСЫМЫ АСТЫНДАГЫ ҖӘДИДЧЕЛЕК САБАКЛАРЫ
10 нчы Җәмигъ мәчете һәм аның каршында ачылган мәдрәсәдә баштан ук яңа ысул белән укыталар. Шәкертләр биредә Коръән, дин фәннәрен генә түгел, мантыйк, арифметика, грамматика, канун белеме, гарәп грамматикасы тарихын да өйрәнә. Ал мәчетнең татарлар өчен танылган рухи үсеш үзәгенә әверелүе җәдидчелек тарафдары – мулла Салихҗан Галиевның* казанышы була. Мәдрәсә үзе дә Салихҗанның әтисе – бай сәүдәгәр акчасына төзелә. Мәчетне салдырган Мөхәммәдсадыйк Галикәев тә Галиевның туганы, ә иң мөһиме фикердәше була.
Белем, акча һәм карашлар берлеге искиткеч нәтиҗәләр бирә. Бирегә Казан, Түбән Новгород, Сембер, Пенза губерналарыннан белем алырга киләләр. Әмма халыкка мәгърифәт нурын тараткан мәчет һәм мәдрәсә хакимиятләргә берничек тә ошый алмый. Алар җәдидчелекне хөрлек тәрбияли, ә бу халыкны империягә каршы берләштерә ала, дигән фикергә килә. Галиев үзенең агарту эшчәнлеге өчен җәзасын ала – 1908 елда, Җәмигъ мәчете мәхәлләсендә яңа ысул белән укыту курслары оештырганга, аны Вологда губернасына сөрәләр. 19 нчы гасыр азагына караган полиция документларының берсендә: «Галиевлар гаиләсеннән, аларның фикер сөрешен истә тотканда, татар халкын ассимиляцияләү юнәлешендә зур тырышлык көтәргә ярамый», – дип билгеләп үтелә.
Бәхеткә, Ал мәчеттә җәдидчелекне юкка чыгара алмыйлар. Салихҗан Галиев эшен мулла Мөхәммәтгабдулла Абдулбадыйков дәвам итә. 1910 елда ук мәчет каршындагы мәдрәсә шәһәрдәге иң зур уку йортларының берсе санала: биредә дүрт губернадан 90 шәкерт белем ала. Мәхәллә кешеләре саны да артуга бара. Октябрь революциясе алдыннан 10 нчы җәмигъ мәхәлләсендә 500 ир‑ат һәм 474 хатын‑кыз санала.
ЯҢАРЫШ ЯРЫМАЕ
Барысы да совет чорында – 1931 елның 22 июлендә тәмамлана. Бу көнне Татарстан ҮБК Президиумы карары белән Ал мәчет ябыла. Бинасын мех заводына бирәләр, монда берникадәр вакытка профилакторий урнаша. Яңа хакимияткә, әлбәттә, манара кирәкми. Әмма аны шартлатмыйлар, ләкин чатырын җимерәләр, аның иң матур өске өлешен сүтәләр...
Алтмыш биш елдан соң мәчетне дин тотучыларга кире кайтаралар. Бераз алдарак, совет хакимиятенең соңгы елында, Ал мәчетне республика әһәмиятендәге архитектура һәйкәле дип табалар. Ләкин манара өстендә яңадан ярымай балкыганчы әле тагын дистә елдан артык вакыт узачак.
Бүген Ал мәчет каршында, узган гасыр башындагы кебек үк, мәдрәсә (Исламны кабул итүнең 1000 еллыгы исемендәге Югары мөселман мәдрәсәсе) эшли. Бу Казанда советлардан соңгы чорда ачылган беренче мәдрәсә**. Аны тәмамлаучылар арасында Вәлиулла хәзрәт Якупов, Чувашия, Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсе мөфтиләре, Ханты‑Манси автономияле округы, Самара өлкәсе, Татарстан һәм Россиянең башка танылган мөселман лидерлары бар.
Адрес: Казан, Мәҗит Гафури ур., 67
* Салихҗан Галиевның бертуганы Галимҗан Баруди (Галиев) соңрак Россиядә бөтен халык тарафыннан сайлап куелган беренче мөфти була – ред. иск. ** Беренче елларда Кабан арты мәчетендә урнашкан була
Фото: Әскәр Сабиров
Добавить комментарий