Казандагы Апанай мәчете
Мәчет манарасы биеклеге һәм нәфислеге белән сокландыра. Гыйбадәтханә үзе кай ягы беләндер якында урнашкан Мәрҗани мәчетен хәтерләтә, фасады гына таш бизәкләр белән мулрак бизәлгән, бу аны бай сарайларга охшаш итә.
26 октября 2022
БАЙЛАР ҺӘМ ХӘЕРЧЕЛӘР ГЫЙБАДӘТХАНӘСЕ
Апанай мәчете Явыз Иван Казанны алганнан соң шәһәрдә пәйда булган икенче таш мәчет була. Шуңа күрә аның икенче исеме дә – Икенче Җәмигъ мәчете (Беренче Җәмигъ мәчете – Мәрҗани мәчете була, беренче азан анда бары тик бер генә ел алдарак – 1779 елда яңгырый. – Ред. иск.). Апанай мәчетенең төрле елларда йөрткән исемнәре арасында, мөгаен, иң серлесе Тау тишеге дип аталуыдыр – ихтимал, якында гына Кабан күленең текә яры булгангадыр.
Соңрак аны Байлар мәчете дип йөртә башлыйлар. Мәхәлләдә шактый хәлле кешеләр яши, шул исәптән күренекле татар сәүдәгәрсәнәгатьчеләре Апанаевлар, Юнысовлар, Әзмәтевләр, Усмановлар. Апанаевлар озак еллар мәчетне карап тора. Нәтиҗәдә мәчетне дә алар фамилиясе белән атап йөртә башлыйлар. Шул ук вакытта мәчет салуга акча биргән һәм үзе дә турыдан-туры төзелештә катнашкан кешенең исеме күләгәдә кала.
СӘҮДӘГӘР СОЛТАНГАЛИЕВ МИРАСЫ
Бу татар сәүдәгәре Якуб Солтангалиев була. Күренекле шәхес. Хәтта Казан шәһәр ратушасының ике татар бистәсе буенча беренче башлыгы (асылда, шәһәрнең татарлар яшәгән өлешендә беренче мэр) булганга гына да түгел. Аның, җилкенеп, зур дәрт белән мәчет төзелешенә тотынуы буыннар хәтерендә калуга бик лаек.
Шиһабетдин Мәрҗани язганча, морза Якуб Солтангалиев мәчет төзелешенә күп акчалар биреп кенә калмый, төзелешкә ул бөтен көчен бирә. Эштән соң, кичләрен, диндәшләренә үрнәк күрсәтеп, хатыны белән бергә бай сәүдәгәр ташчыларга кирпеч биреп тора, бүрәнәләр ташый. Мәчет түбәсен калай белән тышларга карар кылганнан соң, моны башкарырлык останы Казанда тапмыйча, аны Мәскәүдән алып кайта.
Ишекләрен 1771 елда ачкан мәчет бер заллы булып чыга, фасадында биш тәрәзәсе була, манарасы – сигез кырлы. Шулай да бары тик йөз елдан соң – 1872 елда гына мәчет тәмамланган кыяфәт ала. Дин тотучыларга иске бина кысанрак тоела, һәм алар мәчетне яңартуга биш мең акча җыя. Архитектор Петр Романов проекты буенча төньяктан, төп бина стиленә яраштырып, ике катлы янкорма өстәп салалар. Ун елдан соң бер катлы кибет һәм мәчет тирәли кирпеч койма пәйда була, тагын биш елдан соң икенче катны өстәп төзиләр...
РЕФОРМАЛАРГА КАДӘР БЕРЕНЧЕСЕ
Апанай мәчете имамнары арасында кызыклы шәхесләр шактый була. Шулардан берсе – Гарәбстанда һәм Бохарада дин гыйлемен үзләштергән Салих Сәгыйтов. Ул мәчет каршында мәдрәсә ача һәм тирән белемле педагог буларак абруй казана. Сәлахетдин Исхаков (Сәгыйтов) тарихка патша хөкүмәтенең милли мәгарифне руслаштыру сәясәтенә каршы торучы кыю көрәшче буларак кереп кала. Ә Мөхәммәткасыйм Салихов исә мәхәлләдә җәдидчелек идеяләрен алга сөрүче буларак таныла.
Апанай (Күл буе) мәдрәсәсе XIX гасырда Россия мөселманнары арасында иң абруйлылардан санала. Күп дистә еллар дәвамында биредә ортодоксаль, әмма яхшы дини белем бирәләр. Гаҗәп түгел: бай сәүдәгәрләр бирегә гыйлемле дин белгечләрен чакыра ала. Галиммәгърифәтче Җамал Вәлиди, мәдрәсә «реформага кадәрге Казан мәдрәсәләре арасында беренче урында тора», анда «иң күренекле мөдәррисләр хезмәт куя», дип раслый. Галимҗан Баруди, Муса Бигиев, Садри Максуди, Гаяз Исхакый, Хөсәен Фәизханов… – бу әлеге мәдрәсәдә төрле елларда белем алган күренекле дин белгечләренең, җәмәгать эшлеклеләренең, галимнәрнең, тарихчы һәм язучыларның кайберләре генә...
ЯҢАРЫШ...
Котырынган атеизм чорында Апанай мәчете 20 нче еллар ахырына кадәр эшли әле. Ул Татреспублика ҮБКның 1930 елның 6 февралендәге карары белән ябыла. Манараны большевиклар җимерә, ә намаз залында балалар бакчасы урнаштыралар.
Апанай мәчетен дин тотучыларга бары тик 65 елдан соң гына кайтаралар. Яңадан оештырылган Апанай мәчете мәхәлләсенең беренче имам-хатыйбы Вәлиулла хәзрәт Якупов һәм аның тарафдарлары тырышлыгы белән гыйбадәтханә торгызыла башлый, ул тарихи һәйкәлләрне реставрацияләү программасына кертелә. Манараны, мәчетнең тышкы һәм эчке бизәлешен архив документларына, иске фотосурәтләргә таянып яңарталар. Реставрациядән соң рәсми рәвештәге ачылышы 2011 елның 2 декабрендә уза.
Бүгенге көндә Апанай мәчетендә элеккеге кебек үк намаз укыла. Вәлиулла Якупов эшен Нияз хәзрәт Сабиров дәвам итә. Мәчет каршында белем бирү этномәдәни үзәге эшли, аның максаты – милли мәдәни традицияләрне яңарту.
Адресы: Казан, Иске Татар бистәсе, Каюм Насыйри ур., 27
Фото: Әскәр Сабиров
Добавить комментарий