Казандагы Габдулла Тукай әдәби музее
Тукай: тормышы һәм язмышы. Кадерле ядкәрләр кайда саклана
22 октября 2020
1 нче тукталыш
ТУКАЙ ТУРЫНДА БЕЗ НӘРСӘЛӘРНЕ (ҺӘМ НИГӘ) ХӘТЕРЛИБЕЗ)
– Хәзерге вакытта һәр күренекле кешенең тормышы җентекле рәвештә биографлар һәм фотографлар тарафыннан документлаштырылуы гадәти хәл санала. Әмма Тукай белән алай булмаган. Аның бала чагы турында без күбрәк «Исемдә калганнар» әсәре буенча беләбез, – ди Елена Ивановна. – Ә аның бала чактагы фотографияләре бөтенләй юк. Ятим баланы фотога төшерү кемнең башына килсен, ди... Беренче күренекле татар профессиональ фотографы Кыйваметдин Зөлфакаров, Казан арты якларында Тукай эзләре буйлап йөреп, аңа бәйле урыннарны фотога төшерә. Шуның аркасында без шагыйрьнең Кушлавычтагы туган йортының нинди булуын беләбез.
2 нче тукталыш
ЯБЫК ИШЕК ТӨБЕНДӘ
Тукай биографиясенең иң кызганыч сюжетларының берсе – аның Кушлавычта Шәрифә карчыкта торган вакыты. Ике яшьлек малай кыш көннәрендә тышта, төнлә, яланаяк, күлмәкчән генә көенчә авыр ишекне ача алмыйча басып тора. Шагыйрь китабының беренче иллюстраторы Байназар Әлминев исемендәге Казан сәнгать мәктәбе укучылары рә
семнәрендә ул шулай сурәтләнә. Хәзер бу эшләр музейда «Туган тел» конференц-залы диварларын бизи.
– Без еш кына Тукайны кечкенә, караучысыз, салкында катып басып торучы үксез бала итеп күз алдына китерәбез. Ләкин күптән түгел генә КФУ студентлары шагыйрьнең язмышын өйрәнүче проект тәкъдим иттеләр. Һәм шундый фикергә килделәр: Тукай авырлыкларны җиңә ала торган характерга ия булган, – ди экскурсоводыбыз. – Һәр яңа гаиләгә килеп эләккән саен, ул шатлык өчен сәбәпләр табарга ашыга, яңалыкны белү өчен теләсә кайсы мөмкинлектән файдалана. Күпме авырлыклар кичкәннән соң, беренче мәртәбә бәхетле балачак мизгелләре бүләк иткән Кырлай авылы аның күңеленә әкияти затлар белән тулы тылсымлы төбәк булып кереп кала.
3 нче тукталыш
«ЯҢА ГАСЫР»НЫ ТӨЗҮЧЕЛӘР
Музей витриналарының берсенә гаилә ядкәре – шагыйрьнең бабасыннан атасына күчкән Коръән куелган. Алар барысы да хәзрәтләр була, Габдуллага хас гыйлемгә омтылу, күрәсең, алардан күчкән. Беркем өйрәтмәсә дә, ул иртә укый башлый, күп укый, ятлаган шигырьләрен сәнгатьле итеп сөйли белә. Тукай Кырлай мәдрәсәсендә яхшы укый. «Мин биремнәрне җиңел башкарып чыга идем, еш кына ни эшләргә белми идем. Шуңа күрә миңа артта калган балаларны беркетә башладылар, мин аларны өйрәтә идем», – дип искә төшерә ул үзенең китабында. Җаекка, атасы буенча апасының гаиләсенә – бала чактагы сәяхәтләрнең финалына килеп эләккәч, Тукай атаклы мәгърифәтче, имам Мотыйгулла Төхвәтуллин тарафыннан ачылган «Мотыйгия» мәдрәсәсенә укырга керә. Нәкъ менә ул үсмер малайда шигырь язу сәләтен күреп, аны шигърият сәнгатенең нигезләренә өйрәтә.
«Мотыйгия» шәкерте Габдулла тормышы турында сөйли торган витринада укудагы уңышлар өчен бирелгән мактау кәгазьләре шактый. Тукай рус мәктәбендә укырга өлгерә, Пушкинны, Кольцовны, Крыловны татар теленә зур энтузиазм белән тәрҗемә итә.
Төхвәтуллинның улы Камил Габдулланың дустына һәм фикердәшенә әверелә. Гаилә типографиясендә алар бергә татар телендә газета, ә аннан соң татар телендә «Яңа гасыр» дип аталган беренче әдәби журнал һәм татар телендә «Ук» дип аталган беренче матур бизәлешле сатирик журнал чыгаралар. Ике шәкерт тә – автор да, мөхәррир дә, корректор да, хәреф җыючы да. Тукайның үзенең күләмле әсәрләре язылуга кадәр дә инде күп калмый.
4 нче тукталыш
ТЫШЛЫКТАГЫ ФОТО
Габдулла Тукай һәм аның дусты Габдулла Кариев мәдрәсәне тәмамламый калалар. Икесе дә Казанга китәргә ашкына. Берсе – үзенең китабын бастырырга, икенчесе үзенең театрын ачарга хыяллана. Җаектан киткәндә Тукайга – 21 яшь кенә, әмма ул инде атаклы автор, журналист, аның әсәрләре басыла, газета- журналларда урын ала. Иң билгеле фотопортреты (үз гомерендә беренчесе!) чираттагы басма өчен төшерелә. Музейда әлеге портретлы укучы дәфтәрләре саклана.
Тукай нинди генә күренекле булмасын, аңа кагылышлы предметлар аз. Музейда шәхси әйберләре күп түгел. Үрелгән кәрзин һәм сөлге алар арасында мөһим урынны алып тора. Тукай әлеге әйберләрне күпләгән сәяхәтләрендә үзе белән йөрткән. Аның үз йорты беркайчан да булмаган.
– Тукай бүлмә алып торган «Болгар» кунакханәсендә беренче татар китапханәсе, татар нәшрияты эшли, Шәрык клубының беренче җыелышлары уза. «Болгар» номерларында, асылда, ХХ гасыр татар мәдәнияте формалаша башлаган, дип әйтергә мөмкин. Кызганычка каршы, ул вакыттагы бинаны сүттеләр, – дип сөйли Елена Тябина. – Кунакханәдә шагыйрь бүлмәсенең кайсы урында урнашкан булуы турында замандашларының истәлекләрендә теркәлгән фикерләр дә төрле. Шулай да бүген шагыйрь янына кунакка кереп чыгарга мөмкин. Беренче катта безнең музейга урын бүлеп бирелде һәм без Россиядә беренче музей-витрина ачтык. Монда ул заманнардагы номерларның интерьеры торгызылган, Тукай яшәгән чор һәм аның турында электрон китапны карап чыгу мөмкинлеге дә бар. Тукай инде күптән ятим түгел. Ул – татар халкының бөек улы, аның горурлыгы. Аның тормышына багышланган экспозиция дә, иҗаты кебек үк, үзәк урын алып торырга тиеш. Шагыйрь моңа лаек.
нче тукталыш
ШКАТУЛКАДА НӘРСӘ САКЛАНА
– Мин Тукайны аңладым! – дип белдерә бервакыт композитор Рөстәм Абязов. Бу сүзләрне ул Тукай апасы Газизәгә бүләк иткән фарфор шкатулканы карагач әйтә. Әлеге фарфор савытта Тукайның үзе ташлап киткән әкияти Кырлайга, җете төсләргә бай татар рәсем сәнгате һәм музыкасына булган мәхәббәте яшеренгән кебек. Бөтен эчке дөньясы белән зыялы шагыйрь һәрвакыт туган халкының, аның мәдәниятенең асылына омтыла. Курай, мандолина, гармун һәм бигрәк тә кубыз – аның яраткан музыка уен кораллары. Тукай бервакыт дусларына халык җырларны ярата, аларны җырлый, ә җырның тарихын белми, дип зарланды, дип искә төшерә Габдулла Кариев. Дуслар нишләргә кирәген уйлап табалар. Тиздән шәһәрдә афишалар пәйда була: атаклы Тукай халык җырлары турында лекция укыячак. Халык күп җыела... Нәкъ менә шул кичәдә шагыйрь беренче тапкыр үзенең «Туган тел» шигырен укый. Никадәр генә сорасалар да, шагыйрь лекцияне кабатламый. Аның урынына «Милли көйләр» һәм «Милли әдәбият» дип аталган китаплар бастырып чыгара. Аның беренчесе – йозак, икенчесе – ачкыч, ди автор. Бу әсәрләр, һичшиксез, үз укучыларын таба. «Тукай – татар халкының күңеле ул», – дип язган үзенең иншасында Казан мәктәпләренең берсендә укучы 12 яшьлек Ильяс.
6 нчы тукталыш
СӘГАТЬЛӘР КАЛА
Идән сәгатьләрен Тукай беренче тапкыр бер сәүдәгәр йортында күрә – бу хәл Казанда яшәгәндә Газизә әнисе белән үзләре теккән кәләпүшләрне һәм аяк киемнәрен сатарга баргач була. Музейда сәгатьләр – һәркайда. Алар шагыйрь иҗатының еллары, көннәре, минутлары уза барганын искәртеп тора кебек. 1912 елның мартында Тукайның якын дусты – Хөсәен Ямашев үлә. Тиздән сәламәтлеге какшаган Тукай, империянең башкаласы – Санкт-Петербургны күрергә дип, озын юлга чыга.
Гимназиягә очрашуга килгән шагыйрьгә, сәфәр истәлеге итеп, бронза кара савыты бүләк итәләр. Ул сәламәтлек һәм озын гомер символы булган имән яфраклары белән бизәлгән. Кара савыты кырыенда маэмай утырып тора. Тукайга кара савыты да, маэмай да бик ошый.
– Йөгерәләр алды‑артлы бер көтү
Кәкре койрыклар! – кая Башны җитү! – дип кабатлый ул «Кисекбаш» поэмасының сүзләрен, әлеге маэмайны сыйпый-сыйпый. Ул заманнарда шагыйрьнең әсәрләре патша полициясе тарафыннан җентекләп тикшерелә, беренче җыентыгына арест салыначак дигән хәбәрләр йөри – халыкның аңын уятырга омтылганы, тигез хокуклык өчен көчле пропаганда алып барганы, хөкүмәткә каршы фикерләр әйткәне өчен. Әмма Тукай үзе өчен жандармнарның да, үлемнең дә куркыныч булмавын инде аңлый:
7 нче тукталыш
«МИН БИЕКЛЕККӘ ОМТЫЛАМ…»
Нәни кыз тәрәзәгә күз сала да аптырап кала: йорт каршындагы мәйданга халык җыелган. Өлкәннәр аңа кешеләрнең җеназа намазына җыелуларын аңлата – бөек Тукайны соңгы юлга озатырга.
Музейның кунак бүлмәсенә кергәч, шушы вакыйганы күз алдына китерергә мөмкин. Чөнки 1914 елның апрелендә кызчык нәкъ менә шунда басып торган. Ул әти‑әнисе белән бергә әлеге йортның ул вакыттагы хуҗасы Вәлиулла Ибраһимовка кунакка килгән була.
Кунак бүлмәсендә бүген ХХ гасыр башы интерьеры яңадан торгызылган. Киштәләргә Аппаковлар, Максудилар, Хәсәниләр гаиләләренә, Ризаэтдин Фәхретдингә караган предметлар урын алган. Өйдә урнаштырылган орган өстендәге диварлардан Тукайның якын дуслары – Исхакый, Кариев, Галәү, Гыйззәтуллина-Волжская һәм башкалар карап тора. Идәндә – сәгать, ул Тукай бала чагында күргән сәгатькә охшаган. Әлеге сәгать образы кебек үк, шагыйрь яшәгән чорда башланган вакыйгалар бүгенге көн белән бәйләнгән. Шагыйрь исемендәге премия ел саен тапшырыла, тикшеренүчеләр аның тормышы турында яңадан-яңа фактларны ача тора. Без аларның бары тик бик кечкенә өлеше турында гына сөйләдек. Музейга рәхим итегез! Мөгаен, сез үзегез өчен нәкъ менә биредә Тукай турында яңа нәрсәләр ачарсыз.
«Мин сыялмыйм андый шартлар, фани дөнья вакътына,
Башны бөксәм – зур җинаятьтер олугъ җан хакъкына.
Ашкынамын мин әбәд бетмәс урынга, мәңгегә,
Мәңгелеккә – мәңге рухлы, мәңге нурлы ямьлегә!
Анда мин мәңге көләч һәм мәңге яшь булмак телим;
Бу кояш сүнсен, җиренә мин кояш булмак телим», – дип яза ул үзенең «Ваксынмыйм» шигырендә!
Олеся Бондаревская
Фото: Александр Ефремов
Добавить комментарий