Казандагы «Иске Таш» мәчете
«Иске Таш» манарасыннан беренче азан 1802 елда яңгырый. Беренче гильдия сәүдәгәр Габдулла Үтәмешевнең иганә акчаларына салынган мәчет тарихи урында пәйда була.
15 июля 2022
БУ ДИВАРЛАР КУРСАВИ ҺӘМ ӘМИРХАННЫ ХӘТЕРЛИ
«Иске Таш» мәчете белән шактый күп күренекле шәхесләрнең исемнәре бәйләнгән. Төзелеш вакытында Мәккәгә юнәлеш – кыйбланы татар дини ислахчылыгына нигез салучы Габденнасыйр Курсави билгели. 1853–1921 елларда язучы Фатих Әмирханның әтисе педагог-новатор һәм мәгърифәтче Мөхәммәтзариф Әмирхан мәчеттә имам булып тора.
Сүз уңаеннан, Әмирханнар династиясе вәкилләре биредә мәчеткә нигез салынганнан бирле диярлек эшли. Алар арасында күренекле дин белгече һәм тарихчы Хөсәен Әмирхан бар, ул 1847–1889 елларда мәчеттә мулла була. Ә 1893–1932 елларда шагыйрь, тарихчы һәм дин белгече Мөхәммәтсадыйк Иманколый (1932 елда репрессияләнә) мулла булып эшли.
БОЛГАР ҺӘМ КАСЫЙМ МАНАРАЛАРЫ ӨСЛҮБЕНДӘ
«Иске Таш» мәчетенең төз манарасы түбә уртасыннан калкып чыккан кебек тоела. Гыйбадәтханәнең фасадлары кебек үк барлык элементлары да классицизм өслүбенә ярашлы рәвештә ясалган. Ләкин дүрт катлы манара формалары белән Болгар һәм Касыйм шәһәрләрендәге мәчет манараларын – әлеге эстетик юнәлеш оешканчы салынган корылмаларны хәтерләтә. Бинаның конструкциясе дә кызыклы. Ике намаз залы бер-берсеннән ике метрга якын калынлыктагы дивар белән аерылып тора. Асылда бу дивар манараның нигезе. Монда ук, диварда, манарага алып менә торган тар баскыч ясалган.
Намаз заллары икенче катта урнашкан. Калын, авыр әвернәсыман гөмбәз белән капланган беренче кат хуҗалык эшләре өчен кулланылган. Гөмбәзләрнең берсе уртада зур шакмак баганага таяна – безнең көннәргә кадәр беренчел халәтендә сакланып калган мондый түбә конструкциясе XVIII гасырга хас. Манара, күрәсең, 1830 нчы елларда – мәчетнең архитекторы Александр Шмидт проекты буенча реконструкцияләнгән вакытында салынгандыр.
БЕР ГАСЫР ОНЫТЫЛЫП ТОРГАННАН СОҢ
«Иске Таш» мәхәлләсе шәһәрдә иң зурлардан була, аның мәдрәсәсендә 80 шәкерт сабак ала. Мәчет Яңа Татар бистәсенең җәмәгать үзәге санала. Барысы да 1939 елның 22 апрелендә Татреспублика хакимияте карары белән мәчет ябылгач бетә. Советлар чорында ул – мәктәп, соңрак склад итеп кулланыла…
1994 елда мәчет дин тотучыларга кайтарыла. Корылма федераль әһәмияттәге тарихи һәйкәл булып тора.
Бер ел элек мәчеттә реставрация эшләре башланган. Әлеге эшләргә 200 млн сум акча партия проекты буенча бүленгән. Яңарту эшләре нәтиҗәсендә мәчетнең иң беренче – XIX гасыр башындагы кыяфәте торгызылачак. Бөтен «артык» элементлар – күпчелеге совет чорында пәйда булган бүлем, түбә, ишекләр булмаячак. Үз чиратында ике гасыр эчендә җуелган детальләр, элементлар яңадан кайтарылачак. Барысы да тарихи яктан дөрес булсын өчен реставраторлар архив материалларын өйрәнгән. Мәсәлән, «Иске Таш» мәчете төзелгән чорында ике гөмбәзле булган – реконструкциядән соң да шундый булырга тиеш.
Яңарту-төзекләндерү эшләре киләсе елда тәмамланыр, дип көтелә.
P.S. Кайбер тикшеренүчеләр «Иске Таш» мәчете Яңа Татар бистәсендәге икенче агач мәчетне (Мехчылар урамында, 7 йорт урынында булган) алыштырган дип тә саный. Ул Казанның архитектор Василий Кафтырев тарафыннан 1782 елгы (Пугачев күтәрелешеннән соң ясалган) планында бар. «Иске Таш» мәчетен таштан салганнан соң, агачтан төзелгәне күпмедер вакыт әле кулланышта була, ләкин 1830 нчы еллардан башлап, ул инде шәһәр картасында күренми башлый.
Адрес: Казан, Мәҗит Гафури ур., 34А.
Фото: islam-today.ru, Александр Ефремов
Добавить комментарий