Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»
Казаннан космоска кадәр

Казаннан космоска кадәр

1940 нчы еллар. Илебездәге гамәли космонавтикага нигез салучы Сергей Королёв та, башка галимнәр белән бергә, Казан «шарашкасында» эшли. Нинди хисләр кичерә, нәрсә турында хыяллана икән ул? Дистәләрчә елдан соң Королёв йөргән эзләрдән үтеп, шуны аңларга тырышып карыйк әле.

27 мая 2025

«БИРЕДӘ КОРОЛЁВ ЯШӘГӘН»

Зур, бик якты бүлмә. Кояш нурларына чумган! Җиһазлардан – карават, ашъяулык урынына җәймә ябылган аш өстәле, язу өстәле, бер‑ике утыргыч, тумбочка. Кирәк-ярактан – өч пыяла банка, ике шешә, кружка һәм чәй кашыгы. Менә, бөтен байлык шул! Көлкеме? «Минем үземә дә көлке шул. Тик мин бер дә кайгырмыйм... Тормышта бит иң мөһиме бу түгел, һәм гомумән, болар барысы да – вактөяк кенә», – дип язган Королёв туганнарына үзенең – ниһаять! – ирекле тормышы хакында.

Әйе, ул Казанда иреккә тиенгән – 1944 елның 27 июлендә «шарашкадагы» башка галимнәр белән бергә аны да вакытыннан алданрак азат иткәннәр, суд хөкемен алганнар. Хәер, бу ирек шартлы булган: паспорт урынына – азат ителү турындагы белешмә, тик ул күп хокуклардан мәхрүм итә – сайлауда катнаша, демонстрациягә чыга алмый, атна саен «Черек күл»дә теркәлү мәҗбүри... Әмма Королёв барыбер шат. «Мин элегрәк (сугышка кадәр) тормышның гүзәл мизгелләренең кадерен белмәгәнмен икән, хәзер исә кояш нурының да, бер йотым саф һаваның да, каткан икмәк кисәгенең дә никадәр кадерле икәнен аңладым», – дип язган ул алдарак искә алынган хатында.

Ул гомере буена шундый талымсыз булып калачак. Беркайчан да тормыш авырлыгыннан зарланмаячак. Бернәрсә дә тупламаячак, әйберләрен кадерләмәячәк. Әмма Колымадан алып кайткан алюминий кружкасын күз карасыдай саклый. Казаннан нәрсә алып кайтты икән соң ул? Үзе өчен һәм бөтен бу дөнья өчен бәһасез нәрсәләрне – континентара баллистик ракета төзү буенча тәүге сызым һәм исәпләүләрен.

Лядов урамы, 5 нче йорт, 100 нче фатир – Королёвның Казан адресы менә шундый. Алтынчы подъездга керү ишеге бүген магнитлы йозакта. Әмма без шулай да түр ишектән кереп йөрүен күз алдына китерик: шул ук баскыч басмалары, шул ук култыксалар… Бишенче кат, мәйданчыкта дүрт фатир – безгә сулга. Йөзенче номерлы ике бүлмәле фатирга аяк басабыз – менә ул тәрәзәләр! Һаман шулай ук кояш нурларына чумып утыралар. Тәрәзәдән күренеп торган балалар бакчалары да, каршыдагы арка да шул ук, чын, барысы да сакланган, тәрәзә төбендәге биек каенны гына кискәннәр…

Лядов урамы, 5 нче йорт, 100 нче фатир – биредә Королёв яшәгән!

Бүген Лядов урамы, 5 нче йортта ниндидер атаклы шәхесләр яшәвен хәтерләткән бернәрсә дә юк диярлек – кайчандыр активистлар кадаклап куйган «Биредә Королёв яшәгән» пластик табличкасы гына боегып тора.

Королёв бу фатирның бер бүлмәсендә яшәгән. Икенчесендә кем соң? Мәгълүматлар төрле. Үзенең гаиләсенә ул «тагын бер иптәшем белән яшим», дип яза; соңрак аның кызы Наталья үзенең китабында инженер Шнякин исемен атаячак. Әмма йортта яшәүчеләр конструкторның күршесе НКВД хезмәткәре булуын хәтерли, дөрес, инде конвойчы түгел, бәлки сакчы сыйфатында. Күрше фатирда Глушко яшәгән. Бөтен подъезд «шарашка»ның элекке зекларына (тоткыннарына) бирелгән булган! Хәер, бүген биредә ниндидер атаклы шәхесләр яшәвен хәтерләткән бернәрсә дә юк диярлек – кайчандыр активистлар кадаклап куйган «Биредә Королев яшәде» пластик табличкасы гына боегып тора. 100 нче фатир да хәзер буш, дип сөйлиләр. Бәлки, аны кемдер инде, киләчәктә бәһасезгә әйләнәсен аңлап, күптән сатып алгандыр?

ЙОЛДЫЗЛАР ИРЕКТӘН КАДЕРЛЕРӘК

Безнең көннәр. Моторлар төзү заводы ишегалды. Капка төбендә үк – КМТБ эшчеләре койган Королёв горельефы. Совет гамәли космонавтикасына нигез салучы галим сугыш елларында биредә эшләгән. Ул монда килергә бик омтылган, хәтта үзенең төрмәдә утыру вакытын аңлы рәвештә озынайткан!

Колыма алтын приискларындагы каторгадан соң Королёв Туполев «шарагасында» – Омскида НКВДның ябык конструкторлык бюросында хезмәт куя. Башка тоткын конструкторлар белән бергә Ту‑2 бомбардировщигын чыгаруны җайга сала һәм үзенең вакытыннан алдан азат ителүен көтә. Кинәт ул икенче бер «шарашка» җитәкчесе Валентин Глушконың аны Казанга күчерү артыннан йөрүен белеп ала. Анда реактив ракета двигателен төзү буенча эш алып барыла! Королёв гомере буе шуның турында хыялланмаганмыни? Иреккә чыгу өмете кабынуга карамастан, ул үзе дә Глушко «шарашкасына» күчерүләрен юллый башлый. Королёв Казанга килгәндә, яшерен РД‑1 инде әзер диярлек була. Галимнең бурычы – аны самолётка яраклаштыру һәм сынаулар үткәрү. Бер ай эчендә генә дә аның җитәкчелегендә 900 сызым сызыла! Һәм алар барысы да кирәкле булып чыга...

КМТБ музеенда мин әлеге легендар установканы күрдем: тимерчыбык сеңерле хәшәрәт ул. Артында – аны дөньяга тудыручыларның фотосурәтләре. СССР НКВДсының төрмә тибындагы махсус конструкторлык бюросы тоткыннары. Кайсы исемне генә атасаң да, йолдызлы шәхес – Глушко, Королёв, Жирицкий, Севрук, Лист, Чаромский, Стечкин... Музей директоры Гүзәл Габдуллина алар турында сәгатьләр буе сөйли ала.

Сүз уңаеннан, РД‑1 двигателе Пе‑2 очкычында гына түгел, Лавочкин, Сухой, Яковлевның винтлы самолетларында да сыналган. «Мин капчыктагы мәчене алам дип уйлаган идем, ә капчыкта юлбарыс булып чыкты», – дигән аның турында Лавочкин.

Замана шаһитлары галим-конструкторлар өчен НКВД махсус төрмәсе яки «шарашка»ның Казан авиация заводы идарәсе бинасында урнашуын хәтерли әле. Дүртенче катта – конструкторлык бюросы. Өченчесендә – төрмә тулай торагы.

Һәр иртәне КМТБнең 4 мең эшчесен Сергей Королёв горельефы каршы ала. Ул беренче совет реактив ракета двигателенең нәкъ менә биредә җыелуын һәм шул рәвешле безнең илебезнең ерак космоска тәүге адым ясавын искә төшереп тора.

«БУ ТОТКЫННАР... ЯШИ»

Казан авиация заводы. Завод идарәсе бинасы. Әйдәгез мәрмәр баскычтан дүртенче катка менүебезне һәм сулга борылуыбызны күз алдына китерик. Шаһитлар әйтүенчә, сугыш елларында «шарашка» нәкъ менә шунда урнашкан була.

Яңа тоткын Королёв бирегә 1942 елның 19 ноябрендә килә. «Киң җилкәле уртача буйлы кеше, зур түгәрәк башы кыска муенга утыртылганга, гәүдәсе бераз бөкрерәк тоела. Зур кара күзләреннән акыл сирпелә», – үзенең язмаларында ракетачы инженер Эдельман Королёвны шулай сурәтли. Бу вакытта инде конструктор каторга кичерешләреннән бераз айныган, Туполев «шарагасында» тамагын туйдырган, ә иң мөһиме – үзенең яраткан эшенә әйләнеп кайткан һәм шунлыктан «мөлаем, аралашучан һәм хатын-кызларга ихтирамлы» кеше кебек тоелган. Коллегалары аның ягымлы энергиясен, кешеләрне бурычны хәл итүгә юнәлтә белүен, оештыру осталыгын, ярдәмчел һәм игътибарлы булуын искә төшерә. «Соңрак аңа хас булган хакимлек итәргә яратучан холык сыйфатлары Казанда бер дә сизелмәде».

Тоткыннар бер кат астарак яши. Королёв бүлмәсендә тагын 23 кеше була. Үзләренә генә йөрергә ярамый, аларны һәр җирдә НКВДның кораллы хезмәткәрләре озата йөри. Бу «шәм» хезмәткәрләр саны тоткыннарныкыннан азрак була, шунлыктан кайвакыт, кирәкле җиргә барыр өчен, сакчының бушавын көтәргә туры килә.

Әмма, махсус төрмәнең эчке тәртибенә карамастан, Глушко тәҗрибә-конструкторлык бюросында мөмкинлекләр дә күп була. Двигательләр конструкторы Алексей Исаев 1942 елда мондагы шартларны күрә һәм икенче бер галим-конструктор Борис Чертокка: «Бу тоткыннар бездән яхшырак яши. Без хыяллана да алмаган стендлары, лабораторияләре, җитештерүләре бар. Аларны саклыйлар, шунлыктан ихластан сөйләшеп булмаячак. Әмма безгә, иректәгеләргә караганда ашатуын да яхшырак ашаталар. Иң мөһиме – аларның двигательләре күпкә ышанычлырак эшли», – дип сөйли.

Тоткынлыкта интексәләр дә, Казан «шарашка»сындагылар хыялда гына булса да үзләре күнеккән тормышта яшәргә тырыша. 1943 елда Королёв һәм Севрукны командирлар ашханәсендә туклануга күчерәләр, анда исә тәүлегенә 800 грамм икмәк бирелә! Аны Севрук каһвә бөртекләренә алмаштыра, кичләрен исә үз «ресторанына» якын дусларын җыя. «Әйдә, «Риога» барабызмы?» – дип сөйләшә торган булалар. Каһвәне отбойга кадәр эчеп утыралар кайвакыт. Тәнәфесләрдә шаян спорт ярышлары оештыралар – кем кемне карават астына төртеп кертә? Аннары китап укыйлар. Китапларны да, каһвәне дә ялланып эшләүчеләр аша табалар, алар тоткыннарга, бөтен кагыйдәләрне бозып, булыша. «Шарашка»га «халык дошманнары» түгел, фидакарь галимнәр ябылуын гади кешеләр яхшы аңлый. Исаев әйтүенчә, Казан «шарашка»сында яшәүчеләр белән ике көн аралашкан арада ул сыеклыклы реактив двигательләр турында күбрәк әйбер белә – һәрхәлдә, Ракета фәнни-тикшеренү институты белән озак вакыт буе хезмәттәшлек итү чорыннан күпкә күбрәк мәгълүмат туплый.

Менә ул – тимерчыбык сеңерле «хәшәрәт» КМТБ музеендагы легендар РД‑1 установкасы.

«ПЕШКА» ФЕРЗЬГӘ ӘЙЛӘНӘ

Казан авиация заводының җыю цехы каршында басып торганда, әлеге зур капканың ничек ачылуын һәм урамга... самолёт төртеп чыгаруларын күз алдына китерү бер дә кыен түгел. Менә ул Пе‑2 бомбардировщигы! Самолёт артыннан исә цехтан эшчеләр йөгереп чыга – барысының да үз «Пешкаларының» ферзьгә әйләнүен күрәсе килә.

Серияләп җитештерелә торган машинаның койрыгына РД‑1 реактив двигательле яңа тизләткеч установка куелган. Шуның нәтиҗәсендә самолёт тизрәк һәм биектәрәк оча, моның өчен махсус төймәгә генә басарга кирәк! Пилот кабинасында яшь сынаучы – Александр Васильченко. Бу егет – булачак Советлар Союзы Герое. Аның янәшәсендә сынаучы инженер, тоткын Сергеев. Завод эшчеләре әлеге фамилия артына кем яшерелүен 1966 елдан соң гына беләчәк – «Сергеевны» телевизордан күргәч! Әлбәттә, язмада гына – ул чакта Королев үзе инде вафат…

Эксперименталь очышлар сериясе 1943 елның 1 октябрендә башлана. Бервакыт 7 мең метр биеклектә самолётның двигателе шартлый. Койрык ягына ут каба, һәм ялкын тиз арада кабинага якынлаша. «Сикер!» – дип кычкыра пилот инженерга, биеклекне киметә төшеп, әмма ул баш тарта – авариянең сәбәбен ачыкларга кирәк була. Васильченко яна торган машинаны җиргә утырта ала. Үзе бик каты пешә. Королёвның муены, кулы, йөзе һәм күзе пешә – конструктор сукырая. Берничә көн буе тоташ караңгылыкта яши, әмма, бәхеткә, күзләре ачыла. Реактив двигатель һәм ракета тизләткече төзү эшләрен шәхсән контрольдә тоткан Лаврентий Берия нәкъ менә шул очрактан соң Королевны очудан тыйган, диләр.

Цех капкасы ачылыр да, урамга легендар Пе‑2 бомбардировщигы тәгәрәп чыгар кебек! Сугыш вакытында нәкъ менә биредә, Казан авиация заводында, яңа РД‑1 тизләткеч установкасы сыналган. Сынауда Королёв катнашкан.

КОНСТРУКТОРГА КАНАТ БИРЕГЕЗ!

Каторгадан һәм махсус төрмәдә яшәүдән соң иреккә чыккан Королёв Лядов урамындагы фатирында ялгызлыгыннан ләззәтләнә. «Кайтам, кичке ашка тиз генә берәр нәрсә пешереп ашыйм да, караватка ятам, бераздан йокыга да талам. Рәхәт!» – дип яза ул әнисенә. Әмма ул махсус конструкторлык бюросында эшләвен дәвам итә – көненә 15–18әр сәгать баш ватарга туры килә.

Эшкә Королёв 9 нчы трамвай белән бара алган – ул йорты каршысында ук туктаган. Әмма трамвай бик начар йөргән, сәгать саен диярлек ватылган. Шәһәргә чыгасы булса, Соцгородтан Казанга сәяхәт ике сәгатькә сузылган. Тик Королёв шәһәрдә сирәк булган, эшкә исә трамвайсыз, җәяү дә барып җитеп була – нибары 15 минут вакыт кирәк!

Кайсы юлдан барган икән ул? Әйдәгез, күз алдына китерик әле. Подъезддан чыккач, каршыдагы йортның аркасы аша үтеп, «Крылья Советов» паркына керәсең. Үзәк аллеядән бераз баргач, сулга борыласың. Елның бөтен фасылында да матур, ышык, кошлар сайравына күмелгән парк илһамландыра. Бүген Королевны мондагы агачлар гына «хәтерлидер» инде. Берьялгызы гына аллеяләр буйлап йөргән конструктор нәрсә турында уйлаган икән? Иптәшләре белән бергәләшеп өйгә кайтканда, нәрсә турында сөйләшкәннәр?

Кайчандыр, 1929 елда, ул Циолковскийның «Исследование мировых пространств реактивными приборами» китабын укыган һәм планер белән самолётларда гына түгел, атмосферадан узып та очып булуны аңлаган. Әлеге идея – кешелекне яңа биеклеккә алып чыгу – Королёвны озак еллар буе илһамландырган. Ә менә биредә, Казанда, ниһаять, ул бу идеяне тормышка ашырып булуына ышанган.

«Крылья Советов» паркы.

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Добавить комментарий

Тема номера