Казаннан Сембергә сәяхәт
Элеккеге Сембер, бүгенге Ульяновск шәһәрен без дөнья пролетариаты юлбашчысы Владимир Ульянов-Ленинның ватаны буларак беләбез. Совет чорында ул авиация-сәнәгать комплексы, «УАЗ» машиналары, туристларның күпләп килүе белән дә дан тота иде. Бүген күршеләребез ни хәлләрдә? Андагы милләттәшләребез ничек яши? Шушы кызыксынуыбыз безне, «Татмедиа»ның бер төркем мөхәррир һәм журналистларын, Ульяновск каласына ике көнлек сәфәргә этәрде.
ТАТАР МӘДӘНИ ҮЗӘГЕ
Ульяновск шәһәре Татар мәдәни үзәгендә милләттәшләребезнең бөтен мәдәни һәм иҗтимагый тормышы чагылыш тапкан. Үзәк урнашкан бинада элек «Мир» кинотеатры булган. 1956 елда салынган бина каршында «Болгар яңарышы» оешмасы инициативасы белән урта гасырлар шагыйре Кол Галигә һәйкәл куелган. «Бу һәйкәл – үткән белән бүгенгене тоташтыра торган күпер», – дип аңлатты Ульяновск өлкә татар милли-мәдәни мөхтәрияте җитәкчесе Рәмис Сафин.
Кинотеатрда 1990 нчы елларда кино күрсәтү туктатыла. Ишек-тәрәзәсез калган бу ташландык бинаны 2003 елда өлкә татарлары үзләренә сорап ала. Татарстан хөкүмәте, җирле эшмәкәрләр ярдәме белән бинаны чистартып, төзәтеп, татарлар җыела торган үзәккә әйләндерәләр.
– Үзәктә 22 хезмәткәр эшли, аларга өлкә бюджетыннан хезмәт хакы түләнә. Бу яктан без бик бәхетле, башка төбәкләр моның белән мактана алмый, – диде Рәмис Фарук улы.
Кинотеатр бинасы булганга, бүлмәләр бик аз. Аның каравы, менә дигән тамаша залы бар, анда Татар мәдәни үзәге каршында оештырылган җыр һәм бию ансамбльләре шөгыльләнә. Якын көннәрдә аның сәхнәсе заманга туры китереп яңартылачак икән, төзелеш материаллары инде кайтартылган.
Үзәк каршында дистәгә якын түләүсез түгәрәк эшли. Анда татарлар гына түгел, башка милләт кешеләре дә шөгыльләнә. Бинаның икенче катында өлкәдәге татарлар тормышына, күренекле шәхесләргә багышланган музей экспозициясе оештырылган. Шунысы кызык: кечкенә генә музейда оригинал, төп нөсхә булган экспонатлар шактый. Якташлары – СССРның халык артисты Габдулла Шамуков, шагыйрь Сәхаб Урайский, язучы, тәнкыйтьче Ибраһим Нуруллин, мәгърифәтче, җәмәгать эшлеклесе Закир Кадыйри, сәнәгатьче Акчуриннарга кагылышлы шәхси әйберләр, халыктан җыелган фронт хатлары һәм газеталары бар. Татар районы саналган Иске Кулаткының «Күмәк көч» дип аталган газетасы тупланмасы игътибарны җәлеп итә. 1930 елдан бирле басылып килгән бу басма бер мәртәбә дә исемен үзгәртмәгән. Хәер, бу аның төп эчтәлегенә дә кагыла. Газета һаман да татар халкының фидакарь хезмәтен, аның уй-фикерләрен чагылдыра...
Татар мәдәни үзәгенең икенче катында музей оештырылган. Шунысы кызык: кечкенә генә музейда оригинал экспонатлар шактый.
МӘКТӘП
Сәфәребезне Ульяновск шәһәренең 28 нче мәктәбендә дәвам иттек. Милләт җанлы директор, РФнең атказанган укытучысы Әсхәт Фәизов җитәкләгән бу мәктәп калада татар теле дәресләре алып барыла торган өч уку йортының берсе. Килеп керүгә, биредәге тәртипкә, җылы мохиткә игътибар иттек. Казаннан кунаклар киләсен белгәннәр: татарчалатып исәнләшүче балалар да булды. Мәктәпне тәмамлаган алдынгы укучылар арасында татар фамилияләрен күреп тә сөендек. Татар теле дәресләре, мәктәп расписаниесенә кертеп, 7 нче сыйныфка кадәр дәрес буларак укытыла. Ни кызганыч, татар телен укучылар саны кими төшкән. Укытучылардан да бер генә мөгаллим калган, гәрчә моннан берничә ел элек алар өчәү булса да. Төп сәбәп – ата-аналарның милли үзаңы түбән булу, дип аңлатты бу хәлне мәктәп җитәкчесе. Чуваш телен дә укытырга тырышып караганнар. Шул ук хәл. Югыйсә, укытучылар да, дәреслекләр дә, хакимият ягыннан аңлау да бар... 6 нчы сыйныфта узган татар теле дәресендә укучылар безгә туган телдә җырлап та, сөйләп тә күрсәттеләр.
«БИЛӘР» МӘДРӘСӘСЕ
«Биләр» мәдрәсәсе Ульяновск шәһәре мөселманнарына белем бирү үзәге булып тора.
– Биләр борынгы бабаларыбыз яшәгән бөек шәһәр булган. Шуңа күрә без бу атаманы да мәңгеләштерергә уйладык, – диде Ульяновск өлкәсе мөфтие Илдар Сафиуллин, мәдрәсәнең исеме турында сүз чыккач.
– Ата-бабаларыбыз борынгыдан ислам динен тоткан. Менә бу басма һәм кулъязма китаплар да нәкъ шул турында сөйли, – диде безгә мөфти Илдар Сафиуллин, китап киштәләрен күрсәтеп.
Мәдрәсәдә булачак имам-хатыйбларны, ислам фәннәре һәм гарәп теле укытучыларын әзерлиләр. Бүген монда «Чишмә» балалар бакчасы эшли: 3–7 яшьлек нәниләр өчен барлык шартлар да тудырылган. 6‑10 яшьлек балалардан Коръәнне өйрәнү төркеме тупланган. (Без кергәндә дә алар дәрестә иде.) Мәдрәсә зур планнар белән яши: өч катлы яңа бина салынган, аның өченче катында кызлар өчен дә мәдрәсә ачарга ниятлиләр.
Мәдрәсәнең китапханәсе бик бай, фондларда тупланган дини китаплар арасында чит илләрдән бүләк буларак килгәннәре дә шактый.
– Кайберәүләрнең фикеренә каршы шуны әйтәсе килә: дин безгә бүген генә килмәгән, атабабаларыбыз борынгыдан ислам динен тоткан. Менә бу революциягә кадәрге чорга караган басма һәм кулъязма китаплар да нәкъ шул турында сөйли, – диде мөфти безгә, китап киштәләрен күрсәтеп.
Әлеге иске китап һәм кулъязмаларны татар авылларыннан җыйганнар, кайсыларын кешеләр үзләре дә китереп биргән. Китаплар юкка чыкмасын өчен, мәдрәсә җитәкчелеге аларны цифрлаштырырга, шул рәвешле бу мирасны киләчәк буыннарга тапшырырга уйлый.
«ӨМЕТ» ГАЗЕТАСЫ
Ульяновск каласына килеп, каләмдәшләребезгә кунакка кермичә китү дөрес булмас иде. Редакция, кечкенә бүлмәләрдә урнашса да, зур эш башкара. «Өмет» өлкә татарлары газетасы 1989 елдан бирле чыгып килә. Ул өлкә хөкүмәтенең финанс ярдәме белән бастырыла.
– Газетаны Казанга интернет челтәре аша җибәреп, шундагы типографиядә бастырабыз, әзер продукцияне машинада алып кайтабыз, – дип сөйләде безгә «Өмет» газетасының баш мөхәррире Исхак Хәлимов.
Бүген газетаны 4500 ләп татар гаиләсе укый. Редакциянең рәсми сайты, социаль челтәрләрдә үз аккаунты бар. Каләмдәшләребез белән аралашканда уртак проблемалар – газетага язылу, аны тарату, укучылар санын арттыру, чыгымнарны киметү юллары турында сөйләштек, тәҗрибә уртаклаштык.
2 НЧЕ ҖӘМИГЪ МӘЧЕТЕ
Ульяновскида мөселман җәмгыяте актив үсештә. Без моның шулай булуына 2 нче Җәмигъ мәчетенә баргач та инандык. Өлкә мөфтиенең яшьләр сәясәте буенча урынбасары Рәсүл Фәткуллов тагын бер кат шуңа басым ясады. Мәчеткә ремонт үткәрелгән, янәшәдә генә тагын бер бинаны сатып алганнар. Анысында ислам балалар бакчасы ачарга ниятлиләр. Ишегалдында балалар өчен уен мәйданчыгы каралган. Менә монда йокы, уен бүлмәләре, дип күрсәтеп йөрде безгә мәчет имамы. Агач тәрәзә рамнарын пластикка алыштыру өчен акчаны 15 минут эчендә җыйдык, диде ул. Гомумән, Ульяновск өлкәсе мөфтие Илдар Сафиуллин да, 2 нче Җәмигъ мәчете имамы Рәсүл Фәткуллов та һәр эшне мөселманнар, татар эшмәкәрләре белән бергә, аларның матди һәм финанс ярдәменә таянып башкаруларына басым ясады. Бик күркәм күренеш.
Коръәннең иңе (ачылган килеш) – 130 см, буе – 95 см. Изге китапны Ливиянең элекке лидеры Муаммар Каддафи үзенең Россиягә соңгы сәфәре вакытында Мәскәү мөселманнарына бүләк иткән. Хәзер исә ул Ульяновск өлкәсе мөфтиятенә тапшырылган.
Мәчет территориясендә шулай ук заманча чишмә казыячаклар икән. Бораулау эшләре шушы көннәрдә башланачак. Суны бушлай, бөтен шәһәр халкы ала алачак.
Мәчет залында рамазан аенда көн саен ифтар мәҗлесләре үткәрелгән. 150–180 кешелек табын корылган. (Бер ифтар якынча 30 мең сумга баскан). Ифтар үткәрергә теләүчеләр бик күп булган.
Җәмигъ мәчетендә кызыклы вакыйганың шаһиты булдык: нәкъ шул көнне дин йортына Мәскәүдән үзенчәлекле Коръән кайтты. Рәсүл хәзрәт зурлыгын үлчәп тә күрсәтте: иңе (ачылган килеш) – 130 см, буе – 95 см. Коръәннең тарихы да кызыклы. Изге китапны Ливиянең элекке лидеры Муаммар Каддафи үзенең Россиягә соңгы сәфәре вакытында Мәскәү мөселманнарына бүләк иткән. Хәзер исә ул Ульяновск өлкәсе мөфтиятенә тапшырылган.
ЭКСКУРСИЯ
Ульяновск каласы Акчуриннар, Алиевлар, Бәхтиевләр, Закир Кадыйри кебек күренекле татар шәхесләренең эзләрен саклый.
– Сәнәгатьче Акчуриннар, мәсәлән, Сембер губернасында беренчеләрдән булып, үз предприятиеләренә ялланып эшләүне кертә. Заманы өчен бу бик прогрессив адым санала. Эш шунда ки, татарларга крепостнойлар тоту тыелган була. Кыска гына вакыт эчендә крепостной хезмәткә караганда ялланып эшләүнең нәтиҗәлерәк булуы ачыклана. Шул рәвешле Акчуриннар үзләренең постау, корыч кою һәм агач эшкәртү җитештерүләрендә индустриальләштерүне башлап җибәрә. Шунысы да кызыклы: 1880 нче елларда губернадагы өч 1 нче гильдия сәүдәгәренең өчесе дә татар булган, – дип сөйләде безгә туган якны өйрәнү белгече Римма Вильданова.
Атаклы якташларының тормыш юлы җентекләп өйрәнелгән. Бу зур эшнең нәтиҗәсе буларак «Татары Симбирско-Ульяновского края» дип аталган энциклопедик эчтәлекле басма да дөнья күргән. Татар сәүдәгәрләренең йортлары сакланып калган Федерация урамына урнашкан агач йортларның матурлыгына, төсләренең җетелегенә, тәрәзә йөзлекләре, фасадларындагы бизәкләргә хәйран калдык. Йортларның күбесе төбәк әһәмиятендәге саклауга куелган. Шулай да араларында бүген үк төзекләндерүгә мохтаҗ йортлар бар.
– Шунысы да кызыклы: 1880 нче елларда губернадагы өч 1 нче гильдия сәүдәгәренең өчесе дә татар булган, – дип сөйләде безгә туган якны өйрәнү белгече Римма Вильданова.
Сәнәгатьче Акчуриннар йорты.
УНИВЕРСИТЕТ
Ульяновск дәүләт университеты җитәкчелеге белән очрашу бик җылы атмосферада үтте. Бинага килеп керүгә, гөлбакчага эләгәсең. Түгәрәк өстәл вакытында ректор Борис Костишко уку йортының үсеш юнәлешләре, өлкәдә нинди һөнәрләргә ихтыяҗ булуы турында сөйләде, уку йортының ачылу тарихы белән таныштырды.
Университет 1988 елда Мәскәү дәүләт университеты филиалы буларак ачыла. Бу башкаладан читтә ачылган беренче филиал була. Хәзер университет мөстәкыйль уку йорты, анда 14 мең студент укый. Алар арасында чит илләрдән килеп укучылар да шактый, бигрәк тә медицина юнәлеше буенча. Мәктәпне тәмамлаучылар читкә китәргә («вализм» диде, шаяртып, бу турыда ректор) яратса да, студентларның саны арта бара. Яшьләрдә белем алуга, һөнәр үзләштерүгә кызыксыну уяту өчен 40 тан артык иҗат мәйданчыгы булдырылган. «Яшьләр хәзер соң өлгерә, уку йортын тәмамлаганда үзенең кем булырга теләвен төгәл аңласа да әйбәт», – ди ректор, уенын‑чынын бергә кушып. Шуңа күрә бүген студентларга төрледән-төрле компетенцияләр бирү актуаль. Университет үсештә, хәзерге вакытта медицина факультеты өчен бина төзелә.
КИТАПХАНӘ
Күренекле тарихчы-якташлары Карамзин исемендәге җәмәгать китапханәсе Сембер шәһәренең горурлыгы була. Ул 1848 елда оештырыла. Китапханә фондының нигезен шагыйрь Николай Языковның 2325 томнан торган шәхси китаплары тәшкил итә. Теләге булган һәр кеше, китапханәгә кереп, бушлай китап укый алган. Өйләренә укырга алып киткән өчен генә 5 сум акча калдырганнар, гәрчә ул вакытта бу шактый акча саналса да. Ләкин 1864 елда көчле янгын чыга. Өч атна котырган янгында шәһәрнең өчтән ике өлеше янып бетә, шул исәптән Дворяннар җыелышы бинасының берничә бүлмәсен алып торган китапханәгә дә бик зур зыян килә. Китаплар фондының биштән бер өлеше – кеше кулында булганнары гына сакланып кала. Әмма заманның зыялы шәхесләре ярдәме белән китапханә фонды яңадан туплана.
– Китапханәче Иван Благодаров фондларны торгызуга, аларны тәртипкә китерүгә зур көч куя, гаиләсе ишле булуга да карамастан, хезмәт хакының бер өлешен китапханәгә биреп бара. Сүз уңаеннан, ул вакытта китапханәдә күбрәк иратлар эшләгән. Китапханәче берничә чит телне белергә тиеш булган, – дип сөйләде безгә Мемориаль китапханәнең сирәк басмалар бүлеге мөдире Людмила Ивашкина.
Бүген исә бу – Ленин исемендәге фәнни китапханә составындагы Мемориаль музей. Ул өч өлештән тора: швейцар бүлмәсе, уку залы һәм утырышлар залы. Бүлмәләрдәге иске шкаф, өстәл, урындыклар, диварлардагы портретлар – барысы да чын. Алар, борынгылык рухын үзләренә сеңдереп, китапханәдә аерым бер атмосфера тудыра. Иске китаплар шул замандагыча итеп – темалап урнаштырылган. Пыяла ишекле шкафларда Карамзин, Гончаров, Аксаковлар, Языковлар нәселе, булачак император Александр III укыган китаплар урын алган. Карамзинның «История государства Российского» хезмәтен язганда кулланган китаплары да биредә саклана. Бу – китапханәнең аерым бер горурлыгы.
Безне атаклы сәнәгатьче Акчуриннар китаплары кызыксындырды. Революциядән соң башка мөлкәтләре белән бергә аларның китаплары да дәүләт хисабына тартып алына. Әлбәттә, бу Акчуриннарның гаять бай китапханәсенең бер өлеше генә була, чөнки француз, немец телендәге китаплар арасында без татарча, гарәпчә язылган китапларны күрмәдек. Бүген биредә аларның 200 ләп китабы саклана. Людмила Ивашкина сүзләренә караганда, Акчуриннар китапларының тышлыгына яисә беренче битенә мөһер сугылган була. Китапларның темасына караганда, аларны тарих, ислам, дин тарихы турындагы китаплар кызыксындырган.
Мемориаль музейның утырышлар залы. Пыяла ишекле шкафларда Карамзин, Гончаров, Аксаковлар, Языковлар нәселе, булачак император Александр III укыган китаплар урын алган.
ГУБЕРНАТОР ХОЗУРЫНДА
Ульяновск каласы белән танышу сәфәренең соңгы тукталышы өлкә губернаторы Алексей Русских белән очрашу булды. Очрашуда «Татмедиа» республика агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев катнашты.
Губернатор үзенең Татарстан турында мәгълүматлы булуы белән шаккатырды.
– Мин дә бит очрашуга әзерләндем, – диде ул елмаеп. – Төбәктә 100 дән артык милләт яши, соңгы җанисәп буенча татарларның саны 112 меңгә якын. Әмма алар күбрәктер дип уйлыйм.
Сүз уңаеннан, халык санын алу нәтиҗәләре өлкәдә татарларның 38 меңгә кимүен күрсәткән. Җитәкче татар халкының мәдәниятенә, традицияләренә хөрмәт белән каравына да басым ясады.
– Губернатор булып эшли башлап, берничә ай үтүгә, Алексей Юрьевич милли мөхтәриятләр җитәкчеләре белән очрашты. Һәм гомумән, без һәрвакыт хакимият ягыннан кайгыртучанлыкны тоеп яшибез, – дип өстәде очрашуда катнашучы Ульяновск өлкә татар милли-мәдәни мөхтәрияте җитәкчесе Рәмис Сафин.
Очрашуда Татарстан Республикасы белән Ульяновск өлкәсе арасындагы икътисадый, сәүдә, мәдәни элемтәләр турында сүз чыкты. Алексей Русских Казан–Буа–Ульяновск–Димитровград – Тольятти–Самара маршруты буенча югары тизлекле поезд җибәрү проекты турында сөйләде. Җир өстендә генә түгел, су юлын яңарту турында да фикер булды. Бөек елга ярында яшәп, су транспорты булмау дөрес түгел, диде ул. Киләчәктә «Метеор»лар сатып алып, елга транспортын эшләтеп җибәрү планнары белән уртаклашты. Эшкуарлык өлкәсендә берничә тәкъдим яңгырады. Шул исәптән губернатор Татарстан бизнесын махсус порт икътисадый зонасына керергә чакырды.
Ульяновск өлкәсе губернаторы Алексей Русских белән очрашу.
...Сәфәр барышында өлкәнең татар эшкуарлары белән дә таныштык. Татарстаннан китеп, күрше өлкәдә җиһазлар ясап, сыйфатлы киемнәр тегеп, төбәктә генә түгел, ил күләмендә зур уңышларга ирешкән, дус‑тату булып яшәүче милләттәшләребез өчен сөенеп, аларга сокланып кайттык.
Фәридә Әхмәтҗанова
Фото: автор, tatar-inform.ru
Добавить комментарий