Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

«Казахстаннан сыер җигеп кайтканбыз...»

Бөек Җиңүгә 80 ел тулу уңаеннан, «Кырык беренче ел балалары» рубрикасын дәвам итәбез. Бу юлы Бөек Ватан сугышы елларында өлкәннәр белән бергә тормыш арбасын җигелеп тарткан гади бер авыл баласының язмышын бәян итәбез.

Чистай районы Уракчы авылында яшәүче Әлфия Закирова әтисез үскән бала. Ул аны гомерендә бер тапкыр күрмәгән дә, чөнки әтисе фронтка киткәндә сабый әле тумаган була. Шуңа да карамастан, Әлфия апа газиз кешесе турында бик күп истәлекләр белә. Алай гына да түгел, әтисенең фронттан килгән хатларын әле дә кадерләп саклый, ә сурәтен зурайтып ясаткан.

– Әтием бик батыр булган. Әмма әниебез Әминә Фәхретдиновага да һәйкәл куярлык: сыер җигеп, җиде баласын Казахстаннан кадәр Уракчыга алып кайткан, – диде Әлфия апа.

Бу гаилә тарихы, чыннан да, чын батырлык һәм чын мәхәббәт турында.

«БАЛАЛАРНЫ АДАШТЫРЫП КАЛДЫРМА...»

Әминә белән Гыймран 1925 елда кавыша. Бер-бер артлы алты бала алып кайталар. 1940 елда тормышлар авыраеп китә. Гаилә башлыгы заманасына күрә гаять җаваплы карарга килә: Казахстанга китәргә кирәк. Әнә авылдашларының берничәсе күченеп китте һәм бик шатланып хатлар язалар: анда тормыш яхшырак икән. Әминә каршы килми, алты баланы җыеп, туган якларыннан чыгып китәләр.

Яшь гаилә Казахстанның Кустанай өлкәсенә барып төпләнә. Гыймран – фермага, Әминә май заводына эшкә урнаша. Хезмәт хакы әйбәт, йортлы да булалар. Тиз арада хуҗалыкларын, тормыш-көнкүрешләрен тәртипкә китерәләр. Тик бәхетле тормыш бер елдан артык бармый... Илдә сугыш башлана. Дөрес, гаилә башлыгына беренче айларда повестка бирмиләр әле. Шулай да ир белән хатын аңлый: Гыймран гына читтә калмаячак. Куркып көткән ул көн җитә: 1942 ел башында Әминә газиз ирен фронтка озата. Кочагында – алты бала, җиденчесе әле тумаган.

– Әни әти турында сөйләгәндә гел елый иде, – ди Әлфия апа. – Бер-берсен бик яраткан алар. Әни үги ана белән үскән бала, сабыр, бик эшчән була. Әтинең гаиләсен дә үзенеке итеп кабул итә. Әтинең әти-әнисе дә әнине бик ярата. Шуның өчен ул, ике дә уйламыйча, җиде баласын алып, туган ягына – каенана, каената өенә әйләнеп кайта.

Кайту тарихы болайрак. Әминәгә чит җирләрдә җиде баласы белән ялгыз яшәү авырлаша. Әле ярый кул арасына керерлек балалары бар. Олы кызы Наилә, берничә чакрым ераклыктагы авылга барып, үгезләр карый. Малыйлар да булыша. Тик сугышның әле азагы күренми, тамак ягы да каты-коты... Әминәнең бердәнбер юанычы – Гыймраныннан килгән хатлар. Аларда сагыну әчесе, кайгырту, юату, мәхәббәт – барысы да бар. Тагын әле туган яктан килгән, каенатасы Мифтахетдин язган хатларны укып шатлана, елый да... «Килен, чит җирләрдә балаларны адаштырып калдыра күрмә. Кайтыгыз, бергә ничек тә ачка үлмәбез», – дип яза ул хатларында.

1943 елның салкын кышын исән-имин чыкканнан соң, Әминә ныклы карарга килә: туган якка кайтырга кирәк! Шулай итеп, май аенда, җиде баласын ияртеп, яшь хатын туган ягына юл тота.

– Әнине бөтен авыл озатып калган, – дип, күз яшьләрен сөртте Әлфия апа. – Кызганганнардыр инде. Әйтергә дә куркыныч: юлда бер ай чамасы кайтырга кирәк. Тамак та бар бит. Күрше рус әбисе безгә яшь сыерын җитәкләп кертеп бирә. Фамилиясе Бондаренко булган, дип истә калган. «Сезгә бу сыер кирәгрәк, юлда сөтен эчәрсез, арба тартып кайтырлык та чамасы бар, борчылмагыз. Мин сезнең өчен догада булам», – дигән. Әни, «Манька» кушаматлы сыерны җигеп, әйберләрне төяп, шулай итеп казах авылыннан чыгып киткән. Абый-апалар җәяү кайткан, арбага 1940 елгы абыем Мөҗипне, аның янына мине генә утырткан.

Әминә белән Гыймранның җиде баласы.

Әминә әбинең 95 яшьлек юбилее.

ЮЛ ГАЗАБЫ – ГҮР ГАЗАБЫ…

Юлда ни генә күрми ана кеше. Җил-яңгырлар булганда, туктап, агач ышыгына сыеналар. Үлән, җиләк ашап тамак ялгыйлар. Кипкән сохарилар бик озакка җитми. Каршыга очраган кайберәүләр, бу гаиләне кызганып, сумкасыннан соңгы телем икмәген дә чыгарып бирә.

– Юлда әниләргә хәлле генә кешеләр очраган, – дип дәвам итте Әлфия апа. – Безнең ач икәнлекне күргәннәр. «Арбадагы бу кечкенә улың белән кызыңны безгә калдыр, ичмаса тамаклары туяр», – дигәннәр. Әмма әни каты торган: «Иремә биргән вәгъдәм бар. Бер баламны да бирмим, үлсәк, барыбыз бергә үләрбез», – дигән. Гөнаһсыз балалар хакынадыр инде, шулай исән-имин кайтып җиткәнбез.

– Сыер да зур ярдәм иткән булып чыга, – дим.

– Ничек кенә әле! – ди Әлфия апа, күңеле нечкәреп. – Бер ай буе тамагыбызны да туйдырган, арбасына ятып йоклаганбыз да. Бер ай эчендә бер йортка да кермәгәнбез, курыкмыйча, япан кырда кунганбыз. Берсендә төнлә сыер качкан. Дөресрәге, бауны кемдер кисеп киткән. Йоклаганда олы кыз – Наилә апа сыерның бавын аягына бәйләп ята торган булган. Шуннан барысы бергә сыерны эзләргә керешкән. Безнең бәхеткәдер инде, Манька бер көтүлеккә кушылган була: «Манька, Манька», – дип дәшкәч, үзе килгән.

Казах далаларын узып, Россия җиренә аяк басканнан соң, Әминә сыерны берәүләргә сатып җибәрә, чөнки туган ягына поезд белән кайтып җитәргә ниятли. Ләкин монда да җайлы гына килеп чыкмый.

– Поездда яраланган солдатлар күп була, – ди Әлфия апа. – Әни шуларның берсенә әйтеп, авылга, Мифтахетдин бабайга телеграмма суктыра. «Безне Норлат тимер юл станциясеннән каршы алыгыз», – дип яздыра. Ләкин безне каршы алучы булмый. Аптырагач, әни ике апамны – Наилә белән Рәхиләне – авылга җәяү җибәрә. «Бабаңа телеграмма барып җитмәгәндер, кайтып әйтегез», – дип үтенә. Хәзер уйлап утырам: юл бик ерак, урманнар аша чыгарга кирәк. Ничек йөрәге җитеп, апамнарны ялгыз җибәрде икән? Хәер, башка чара юк, вак балалар, кием-салымнар да бар, җәяү генә кайтып җитә торган юл түгел. Аллаһы Тәгалә апамнарны саклаган, алар бабай йортына исән-имин кайтып җиткәннәр. Аннан инде бөтен гаилә дә Уракчыга кайтып егылган…

БӘХЕТЛЕ КАРТЛЫК

Туган ягына кайткач, Әминә чынлап та җиңел сулап куя. Каенанасы, каенатасы бик ярдәм итә, бер йортта яшиләр. Балаларның да үз нигезләрендә кәефләре күтәрелеп китә. Монда кая карасаң да, туганнар, дуслар. Гаилә могҗиза көтеп яши башлый: тиздән сугыш тәмамланыр да әтиләре кайтып керер. Ләкин 1944 елның ноябрендә бөтен хыял-өметләр чәлпәрәмә килә... Фәхретдиновлар йортына кара мөһер сугылган кәгазь калдырып китәләр.

– Әни барыбер гомер буе әтине көтте, – ди Әлфия апа. – Картайган көнендә генә өметен җуйды бугай. Әнигә ияреп, без дә әтине исән дип уйлый идек. Утын киссәк тә, бакча сөрсәк тә, әти кайтып керер дә безне үтереп мактар төсле иде... Әни, хәленнән килгәнчә, безне кешедән ким-хур итмәде. 1945 елны Мифтахетдин бабай үлеп китте, әни авыру каенанасы, җиде баласы белән ишелгән йортта торып калды. Шулчакта да ул төшенкелеккә бирелмәде. Теләсә нинди эшкә алынды, без дә, кул арасына кереп, аңа ярдәм иттек. Акча юнәтә-юнәтә, йорт җиткереп чыктык. Рәхмәт, туганнар, авылдашлар да бик булышты.

Туганнар җыелган вакыт.

Әминә апа 96 яшендә бакыйлыкка күчә. Кадерле әни, дәү әни булып гомер кичерә ул. Соңгы көннәренә кадәр үзен үзен йөртә. Җиде баласының бүген икесе генә исән икән – Факия апа 90 яшендә һәм Әлфия апа 83 яшен тутырган. Кыз туганнарның икесе дә гомер буе Уракчыда яшәгән. Эшләре, ашлары да уртак булган. Без дә Факия апа белән барып таныштык: улы, килене янәшәсендә бик матур тормыш кичерә икән. Әлфия апа исә тагын да бәхетлерәк – җәмәгате Гаваз абый белән тигез картайганнар. Гаилә коруларына 62 ел булган.

– Гаваз белән бер ул, ике кыз үстердек, – диде Әлфия апа. – Балалар да үзебез кебек матур гаилә корды, һәркайсы өчен ихластан сөенәбез. Бердәнбер улыбыз Рәискә аеруча рәхмәт, безнең яннан китмәде. Киленебез Гөлнара белән бик матур яшиләр. Картлыкта балалар белән яшәү тагын да кадерлерәк икән – яныңда һәрчак кеше бар. Бөтен өлкәннәргә дә безнең кебек рәхәт картлык бирсен.

...Закировларның йорты нурлы. Бәлки, өйдә көн саен биш вакыт намаз уку хикмәтедер, ә бәлки, бер-берсенә карата хөрмәт булгангадыр. Биредә хатын-кызлар чибәр һәм уңган, ә ир-атлар сабыр һәм акыллы. Гөлнара апаның булдыклылыгына ис китте: берьюлы ике төрле бәлеш белән сыйлады ул безне.

Ә иң сөендергәне – Казахстан далаларыннан җәяү кайткан гаиләнең матур тарихы дәвам итә. Ничә еллар үтсә дә, алар Әминә әбиләренең батырлыгын онытмый, ә буыннан-буынга күчереп сөйли. Гаилә альбомнары, язылган рефератлар – барысы да шуның ачык мисалы. Гыймран бабаларының фронттан килгән хатлары да иң кадерле ядкәр булып саклана гаиләдә.

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Добавить комментарий

Тема номера