Кече Кайбыч, ни хәлең бар?
Бу якларны белмәүчеләр Кече Кайбычны район үзәге дип уйларга мөмкин. Ә район үзәге Олы Кайбыч санала, аңлашыла ки, анысы күпкә зуррак. Ике Кайбычны нибары дүрт чакрым юл аерып тора. Кече Кайбыч ничек яши? Аны олы абыйсы «йотмыймы»? Бу якларга сәяхәт кылып кайттык.
21 февраля 2023
Кече Кайбыч зур авыл түгел: 131 йортта 379 кеше яши. Архив документларыннан күренгәнчә, 1919 елда биредә 1200 кеше булган. Ачлык, Бөек Ватан сугышы, соңрак исә 1990 нчы еллардагы үзгәртеп кору җилләре авылдагы халык санын өч тапкырга киметкән. Әйе, Кече Кайбыч бүген югалып баручы авыллар рәтендә түгел үзе. Бер дигән башлангыч мәктәбе, балалар бакчасы, ФАП, мәдәният йорты, китапханә – кыскасы, көндәлек тормыш өчен кирәкле барысы да бар.
Авыл белән танышуны мәдәният йортыннан башладык. 1986 елда салынган зур гына бина ул. 2016 елда аңа капиталь төзекләндерү үткәрелгән. Биредә эшләүчеләрнең тырышлыгыдыр – мәдәният йорты бүген дә өр‑яңа кебек!
Бинаның бер ягына китапханә урнашкан. Китапханәче Рузалия Гыйматдинова белән аралашып алдык – утыз өч ел әлеге хезмәттә икән. «Китапханәгә кышын өлкәннәр күп йөри, җәен исә кунакка кайткан балалар да килә», – диде ул.
Китапханәче белән авыл апалары турында сөйләшеп алдык. Кече Кайбычта бәйләүче, чигүче хатын-кызлар бик күп икән. Әнә шундыйларның берсе – Гөлсинә Гыймранова – Кече Кайбычта туып үскән.
– 1942 елда туган мин, – диде Гөлсинә апа. – Әти фин сугышыннан яраланып кайтканга күрә, Бөек Ватан сугышына алмаганнар. Биш бала үстек, өчебез мәрхүм инде. Җиде класс тәмамладым, башлангычны үзебезнең авылда укыдым, аннары Бәрлебаш мәктәбенә йөрдек. Бер сыйныфта утыз алты бала идек. Авылның зур, гөрләп торган вакытлары ул. Монда сыер, сарык фермалары бар иде. Колхоз күпләп каз, үрдәк тә асрады. Аннары безнең якларда халык кирпеч сукты. Миннән өч яшькә өлкән апа белән без дә ул эшне күп башкардык. Су буеннан балчыгын тартып ташыдык. Хәтерлим, әзер кирпечләрне әти өеп бара. Берникадәр җыелгач сатасың...
Гөлсинә апа хәләл җефете Бәхетгәрәй белән дүрт кыз үстергән. Кызганыч, балаларының әтисе кыска гомерле булган – утыз ел элек бакыйлыкка күчкән. Кызларының берсе – Фиданиясе – әнисе янында, икесе Кайбычта, берсе Казанда яши икән. Инде үзләре дәү әни булган.
Кул эшләре дигән идем. Гөлсинә апа көн саен диярлек башмак бәйли. Бу якларда аны, матур итеп, «пәпеш» дип йөртәләр. Яңа елга кадәр мобилизацияләнгән егетләргә тугыз пар шундый башмак җибәргән.
– Яшь чагында бик күп чиктем, челтәрләр дә бәйләдем, – диде әбекәй. – Ул чорда бөтен яшь кыз шуның белән шөгыльләнде. Хәзер инде чикмим, бәйлим генә. Җепләрне сатып алабыз.
– Аның кадәр башмакны кая куясыз? – дим.
– Бүләккә таратам. Кызлар, оныклар, туганнар күп. Фидания дә бәйләргә ярата, тик утыра белмибез. Аллага шөкер, күзләрем әйбәт күрә, газета-журналларны да күзлексез укыйм.
ЙӨЗЕК КАШЛАРЫ!
Авылларга баргач, еш кына матур гаиләләр белән очрашабыз. Әлбәттә, аңлыйм, авыл җирлеге башлыклары безне иң үрнәк гаиләләр белән таныштыра. Ләкин алар бар бит! Ничек инде күрсәтмисең?! Ябалак авылы җирлеге башлыгы Мөслимә Гыйззәтуллина да безне Кече Кайбычның йөзек кашлары – Зиннуровларга алып барды. Алар турында бөтен район белә икән!
Рәшит абый белән Гөлшат апа өч ул тәрбияләп үстергән. Малайларның өчесе дә югары белем алып авылда калган. Төпчекләре Фәнил үзләре янында булса, калган икесе аерым йорт салып чыгып, гаиләләре белән яшиләр. Олы уллары Фәрит крестьян-фермер хуҗалыгы ачкан, энеләре Фәннур белән Фәнилне дә бу өлкәгә җәлеп иткән.
– Балаларны авылда калырга озак үгетләдегезме? – дидем ярым шаярып Рәшит абыйга.
– Бөтенләй үгетләмәдек, үзләре калды. Әле киресенчә, Фәнил авылга кайтам дигәч: «Улым, шәһәрдә калу ягын карамыйсыңмы?» – дидек. Ә ул Кайбыч урта мәктәбенә физкультура, ТИН дәресләре укытырга кайтты. Мәктәптәгеләргә: «Төпчек малай әти‑әни янында калырга тиеш», – дигән. Шуның өчен дә өйләнгәч тә чыгып китмәде. Тату гына бергә яшәп ятабыз, барысыннан да бик канәгать.
Рәшит абый белән аралашканда гел күзәтәм: Гөлшат апа кечкенә оныгын кулыннан төшерми. Фәнилнең икенче кызы икән, бер яшь тә җиде ай тулган.
– Әнисе эшкә чыкты, – диде Гөлшат апа. – Баланы бакчага бирик дигәннәр иде, кызгандым. Кечкенә бит әле. Рәшит белән икебезгә бер бала, ничек тә карыйбыз. Безнең монда шифаханә кебек: кемнең баласы авырса да калдырып китәләр.
Гөлшат апа утыз елдан артык Кайбыч бәби тудыру йортында акушер булып эшләгән. Шуның өчен бала тәрбияләүнең барлык нечкәлекләрен белә. Хәзер инде лаеклы ялда. (Кайбычта бәби тудыру йорты юк та инде.)
– Ул чакларда бигрәк аны‑моны уйламыйча эшләгәнбез икән, – диде Гөлшат апа. – Хәзер генә ул хастаханәләрдә кан плазмаларда кайта, нинди группа кирәк булса, шунысы бар. Ә элек, кан группасын билгеләп, турыдантуры сала идек. Хәзер шулар төшләргә керә: кайчакта табиб та янда булмый, барысын да үзебез эшләдек. Соң, шунда берәр фаҗига килеп чыкса? Шөкер, андый очраклар булмады, Аллаһ саклагандыр инде...
Фәрит, КДПУны тәмамлагач та, районда үз эшен булдырган – экскаватор белән сулар кертеп, юллар карап йөргән. Бер ел элек исә КФХ ачкан – иген, печән үстерәләр. Пай җирләрен арендага алып эшлиләр. Барлык техниканы да сатып алганнар. Дөрес, яңа түгел, ләкин әлеге этапта эшләр өчен барысы да бар. Дәүләттән грант та, бүтән ярдәм дә алмаганнар. Сезон вакытында эшкә берничә кешене чакыралар. Әлеге дә баягы, алары да туганнар икән.
Рәшит абый үзе дә югары белемле ветеринар. 1977 елны Казан дәүләт ветеринария институтын тәмамлаган. Шуннан соң әти‑ әнисе янына – Кече Кайбычка кайтып, фермага зоотехник булып урнашкан. Дүрт елдан исә ферма мөдире итеп куйганнар. Нәтиҗәдә, утыз сигез ел әлеге вазыйфаны башкарган. Лаеклы ялга чыккач исә эшеннән киткән. (Биш елдан соң инде Кече Кайбычта фермалар да беткән.)
Кече Кайбычның йөзек кашлары – Зиннуровлар.
– Улларыбыз кечкенәдән эшләп үсте, – диде әти кеше. – Шуның өчен дә авылда калырга уйлаганнардыр дим. Өйдә гомергә күп итеп мал‑туар тоттык. Әле ферма мөдире булганда, малайларны үзем белән эшкә дә алып бара идем. Төрле чак була бит, йә сыер савучы авырып китә, йә бүтән сәбәп. Ә болай кешегә ялынып тормадым. Малайлар биш яшеннән кул арасына керде инде. Хәзер әтиләре оныкларны шулай тәрбияли – печән җыярга да баралар, маллар карарга да ярдәм итәләр. Иң яхшы тәрбия – хезмәт тәрбиясе.
2015 елда «Бәләкәч» республика программасы нигезендә өр‑яңа заманча бина корып куйганнар.
Гөлшат апа чәй табынына чакырды: ни генә юк монда! Кортлы май, катык, төрле итләр... Һәм барысы да үзләренең хуҗалыгыннан. Рәшит абый бүген дә җиде сыер асрый, үгезләре дә бар. Ел әйләнәсе сөт, ит ризыкларыннан өзелмиләр икән.
Табынга утыргач, Гөлшат апа хәләл җефетенең серен чиште – Рәшит абый Кече Кайбычка биш яшендә генә кайта. Тәрбиягә алынган бала ул. Гөлшат апа кайнана, кайната янына килгән. Егерме җиде ел кайнанасы белән яшәгән.
– Үз әти‑әнием бер‑бер артлы вафат булган, – диде Рәшит абый. – Әти апрель аенда операция вакытында үлгән, ә әнине шул елны яшен суккан. Әти-әнидән алты бала калганбыз. Мин иң кечкенәсе, ул вакытта өч яшь булган. Мәктәпкәчә яшьтәге апа белән икебезне Яшел Үзәннең Норлат балалар йортына, ә калган туганнарны Балтач интернат-мәктәбенә җибәргәннәр. Ике елдан соң мине Кече Кайбычтагы әти‑әнием уллыкка алган. Үзләренең фамилияләрен биргәннәр.
– Ә апагызны балалар йортында калдырганнармы?
– Ни өчендер аны алмаганнар шул. «Сине бер күрүдә яраттык, үзебезгә охшаган идең», – дия иделәр. Әти‑әнигә мин бик рәхмәтле. Какмадылар, сукмадылар гына түгел, рәхәттә үстерделәр. Укыттылар. Мин инде аларны үги әти, үги әни дип һич әйтә алмыйм.
Кайбер гаиләләрдән китәсе килми, чөнки анда гаҗәеп бер җылылык була. Рәшит абый белән Гөлшат апа бик рәхәт кешеләр: шуның өчен дә балалары да яннарыннан ерак китмәгәндер. Рәшит абыйның бертуганнары да (үскәч, барысы да табышкан алар) биредә еш кунак. Әле ялгыз яшәүче абыйсын да үзләренә яшәргә алып кайтканнар...
Ихластан бу гаиләгә озын гомер, иминлек телим. Бәхетегез кителмәсен!
БАКЧА БЕЛӘН МӘКТӘП – ЯНӘШӘ
Кече Кайбычта мәктәп гел башлангыч кына була. Аның тарихы 1934 елдан башлана. Шул елны күрше Кошман авылы конторасы бинасын ташып, мәктәп итеп өяләр. Ә парталарны Норлаттан ташыйлар. Сугыш вакытында да биредә укулар туктатылмый.
1960 елны мәктәпне уңайлырак итеп яңадан сүтеп җыялар. Шушы иске бинада дистә еллар йөздән артык укучы белем ала. 1990 елның 1 сентябренә яңа мәктәп бинасы төзелә. Ул бүген буш тора. Ә янәшәсендә 2015 елда «Бәләкәч» республика программасы нигезендә өр‑яңа заманча бина корып куйганнар. Аның бер ягында башлангыч мәктәп, икенчесендә балалар бакчасы урнашкан. «Сандугач» дип язылган әлеге бина ерактан ук күзгә ташлана.
Башлангыч мәктәп Олы Кайбыч урта мәктәбенә карый икән. Шуңа күрә монда аерым директор юк. Ике класска унбер укучы бар: биредә икенче һәм дүртенче сыйныфлар гына. Аларга ике укытучы белем бирә. Балалар аерым кабинетларда укый, ә менә тәнәфесләрдә гел бергә икән.
– Узган ел балалар күбрәк иде, чөнки беренче, өченче, дүртенче сыйныфлар бар иде, – диде мөгаллимә Алсу Лотфуллина. – Дүртенчене тәмамлап, дүрт балабыз Олы Кайбычка китте. Ә беренчегә керүче булмады.
Балалар белән аралашып алдык: үткеннәр. Җырлап, сөйләп, биеп тә күрсәттеләр. Арада бишкә генә укучылар да, чиреккә өчле чыга торганнары да бар икән.
– Безнең бердәнбер проблема – балаларның татарчалары начар, – диде мөгаллимнәрнең икенчесе Гүзәлия Низаметдинова. – Ничә еллар балалар укытып, бүгенге кебек хәлне күргән юк иде. Аптыраш.
– Ә алар өйдә татарча сөйләшәме соң? – дим.
– Әйе, татарча. Үзебезнең Кече Кайбыч авылы балалары бит. Бездә татарлар гына яши. Әти-әниләргә дә әйтәбез инде, мәктәптә дә татарча укытабыз. Ләкин сөйләм телләре камил түгел, татарча белән русчаны кушып сөйлиләр...
Укучылар һәм укытучылар белән саубуллашып, балалар бакчасы ягына чыктык. Төрле төсләргә буялган коридорлар, биек түшәмнәр. Авылларда да шундый үзәкләр төзелү зур куаныч!
– Балалар бакчасы ачылганчы безнең балалар Олы Кайбычка йөри иде, – дип сөйләде бакча мөдире Альбина Сибгатуллина. – Ата-аналарның күбесе район үзәгенә йөреп эшли бит. Кайбер балалар әби, бабай, әниләре белән өйдә дә утырды. Ләкин район үзәгендәге бакчага гел зур чират була иде. Шуның өчен Кече Кайбычта бакча ачылу бу проблеманы хәл итте.
Балалар бакчасында аерым музей почмагы да ясап куйганнар.
Мөдир бакча белән таныштырып йөри: зур актлар залы, йокы, ашау, киенү-чишенү бүлмәләре аерым. Җиһазландырылган аш бүлмәсе, медицина бүлмәсе – барысы да заманча. Хәтта залга аерым музей почмагы да ясап куйганнар. Балалар бакчасы егерме биш урынга исәпләнгән. Яшь ярымнан җиде яшькәчә балалар тәрбияләнә биредә. Бүгенге көндә унсигез бала икән. Шуның берсе күрше якка – мәктәпкә күчәчәк. Сентябрь аена егермедән артык бала булыр дип көтәләр.
– Тәрбиячеләребез тәҗрибәле, бик тату эшлибез, – диде Альбина Сибгатуллина. – Балаларны татар телендә тәрбиялибез, бәйрәмнәр дә татарча уза. Әти-әниләр бик канәгать. Шулай матур гына эшләргә язсын.
...Авыл кешеләренең күбесе эшкә район үзәгенә йөри. Шәһәр белән чагыштырганда, дүрт чакрым ара нәрсә инде ул. Йөзләгән ел тарихы булган әлеге үзенчәлекле авыл киләчәктә дә яшәр, яшәрер, район үзәге аны «йотмас» дигән өметтә калам. Бәхетләренә, Зиннуровлар кебек тагын берничә яшь гаилә барлыкка килмәсме...
ТАРИХ СӘХИФӘЛӘРЕННӘН
Кече Кайбычның тарихы 1515–1516 еллардан башлана. Легендага караганда, бу як‑ ларга Хайбуч атлы бер ир килеп төпләнгән. Аның өч улы туган. Иң олысын ул Олы Кайбыч җирләренә, уртанчысын Буа районының Кайбыч авылы урынына җибәргән, ә кечесен биредә – Кече Кайбычта калдырган. Авыл исемнәре шуның белән бәйле булырга тиеш. Кече Кайбыч элек бик зур авыл булган. Күрше‑тирә авыллар чукындырылганда да, Кече Кайбычка керә алмаганнар.
(Кече Кайбыч китапханәсендә тупланган истәлекләрдән)
Руфия Фазылова
Фото: Александр Ефремов
Добавить комментарий