Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

Келәм – затлылык билгесе

«Татарстан» журналы көнкүрештән төшеп калган шөгыльләрне барлауны дәвам итә. Бу юлы без Балтач районының Чутай авылына юл тоттык. Биредә танылган палас туку остасы Гөлзифа апа Нәҗипова яши. Танылган дим, чөнки Гөлзифа апа соңгы өч айда социаль челтәрләрдә йолдызга әйләнде. Үзе суккан паласларны халыкка күрсәтеп, күпме кайтавазлар ала. Оста безгә дә бу шөгыль турында бик рәхәтләнеп сөйләде.

КАДЕРЛЕ БҮЛӘК

Гөлзифа Нәҗипова әлеге эшкә дүрт ай элек кенә алынган. Моңа кадәр палас сугып караганы булмаган. Киров өлкәсендә узган бер ярминкәдән аңа кызы белән кияве яңа туку машинасы алып кайта. Менә шуннан Гөлзифа апа палас туку серләре белән кызыксына башлый.

– Балалар станокны җәй алып кайтты, тик ул чакта кул эшләре белән утырырга җай булмады, – дип сөйләде Гөлзифа апа. – Җәен без күп итеп төрле үләннәр җыябыз, аны киптерәбез. Кыз белән кияү шуның белән шөгыльләнә. Аннары, бакча эшләре дә күп бит, малларга печәнен әзерлисең, йөзәр баш кош-корт. Кыскасы, җәен өйгә йокларга гына керәбез.

Әнә шулай эштән бушагач, Гөлзифа апаның җәмәгате Рәис абый туку станогын җыеп бирә. Һәм хуҗабикә өйдә булган иске киемнәрдән тасмалар кисә дә кечкенә генә тастымал ясап карый.

– Менә ул тастымал, – дип күрсәтте Гөлзифа апа. – Тукымалар төрле булганга күрә, төсле килеп чыкты. Ләкин беренче эш өчен начар булды дип әйтә алмыйм.

– Ә сезнең моңа кадәр палас сукканыгыз бар идеме? – дим.

– Җиде‑сигез яшьләремдә дәү әнигә чүпрәкләр ертып биргәнем истә. Ә болай яхшылып палас тукымадым кебек. Тик ул станок авыр, бик зур иде. Болар бит җайлы, җиңел.

– Алайса палас тукырга ничек өйрәндегез? – дим.

– Интернеттан карап. Хәзер бит бик рәхәт: онлайн дәресләр әллә никадәр. Барысын да бәйнә‑бәйнә сөйләп аңлаталар. Аннары, бер күргән эш булгач, барысы да искә төште. Әлбәттә, эшли‑эшли остарасың. Минем дә шулайрак булды: беренче паласларның кайбер җирендә җепләре тоташкан урыннары күренеп тора. Хәзер инде андый ялгышлыклар җибәрмим. Тизлек тә артты. Бер паласны ике‑өч көндә тукып чыгам. Элек бер атна вакыт кирәк иде. Балалар махсус җепләр сатып алып кайта, тукыманы кисеп тә эшлим. Мәш киләбез инде.

«НӘСЕЛДӘН КИЛӘ...»

Гөлзифа апа Зәйнәп әбисе суккан паласны әле дә кадерләп саклый. Алай гына да түгел, ул аны бүген дә көндәлек тормышта куллана. Иң гаҗәбе – җитмеш ел элек сугылган паласның сыйфаты һаман бер дигән! Юасың да, янә кулланасың!

– Без гаиләдә ике кыз үстек, – ди Гөлзифа апа. – Сеңлем Чепья авылы китапханәсендә эшли. Ул бик матур чигә. Кечкенәдән кул эшләрен яратып, белеп үстек. Кияүгә килгәндә, бирнәмдә чигелгән бик күп матур әйберләр бар иде. Аннары чикмәдем инде, колхоз эшендә булдым. Балалар үстердек. Менә лаеклы ялга чыккач кына кул эшләренә вакыт тиде.

Бирнә дигәннән, XX йөз башында яшь кәләшләр кияү йортына яңа палас алып килгән. Бирнәдә палас булу затлылык билгесе саналган. Шуның өчен дә үсмер кызлары булган әниләр ничек тә кызына бер матур палас сугу ягын караган.

– Хәтерлим, туку станогы авылда бер‑ике генә иде, – диде Гөлзифа апа. – Аңа чират зур була, алдан әйтеп куеп алып кайтасың. Өйдәге караватны чыгарып торып, туку станогын кертәсең. Берәр атна басылып эшләгәч, станокны икенче кешегә илтәсең. Ә җепләрен алдан әзерләп куясың. Ул чагында әле аның чүпрәк-чапрагы да юк диярлек.

– Авылда туку станогы ясаучы бар идеме? – дим.

– Бар иде. Менә аның кемнәр икәне хәзер истә калмаган, без кечкенә идек бит әле. Аннары инде тормышлар яхшыра башлагач, палас туку бетте. Кибетләргә келәмнәр кайта башлады, мода керде.

Эшкә керешкәнче, станокта иң беренче киндер җепләрне сузасың. Бу эш өч‑дүрт сәгать вакытны ала икән. Шуның өчен дә Гөлзифа апа җепне сузып куйган иде. Аннан исә сосага тукымадан ясалган җепне эләктереп, киндер җепләр аша чыгарды. Шуннан сузылган тукыма җепне кылыч белән бастырып, махсус тарак белән тыгызлап чыкты. Чынлап та, әллә ни катлаулы эш түгел икән. Кызлар да станок артына утырып, тукып карады. Бик мавыктыргыч шөгыль икән дигән нәтиҗәгә килдек.

Гөлзифа апаның бүтән кул эшләрен дә күреп таң калдык. Шәлләр дә бәйләгән, пәрдәләр дә чиккән ул. Соңгы елларда бисер, фоамиран, кәгазьне бөтереп төрле чәчәкләр, кәрҗиннәр ясаган. Өе тулы үзе ясаган кул эшләре. Кыскасы, булганнан бар да була.

– Көн саен төрле районнардан хәбәргә чыгалар, – диде оста. – Әллә кайлардан килеп киттеләр инде, палас туку серләре белән кызыксыналар. Барысына да бик теләп аңлатам, күрсәтәм. Аллаһы Тәгалә миңа шундый сәләт биргән икән, ни өчен әле аны башкалар белән дә бүлешмәскә?! 

Элек-электән келәм-паласлар йон, ефәк һәм киҗе-мамык җептән, күн һәм ясалма материаллардан әзерләнгән. Паласлар төрле булган: тукылганы, чигелгәне, бәйләнгәне, киездән басылганы... Келәмчелек — борынгы нәфис сәнгать төрләренең берсе. Аның үсешенә көнкүреш гореф-гадәтләре дә йогынты ясый. Татарларда келәмчелек белән башлыча хатын-кызлар шөгыльләнгән. Ул йорт һөнәрчелегенең бер формасы булган. XIX йөзнең икенче яртысыннан XX йөз башына кадәр Казан губернасындагы татар авылларында тукылган келәмнәр, идән паласлары һәм утыргыч өчен мендәрләр әзерләү җайга салынган. Татар корама келәмнәре бизәкләрен әзерләү өчен тукыма кисәкләрен аппликация ысулы белән күпкатлы итеп тә теккәннәр. Татар келәмчелегенең һәр төре гамәли һәм эстетик әһәмияткә ия булган. Бизәкле — «асалы» паласларны сәкедәге бертөсле киезләр өстенә япсалар, буйлы келәмнәрне идәнгә җәйгәннәр. (Татарча онлайн энциклопедиядән кыскартып алынды)

Язманың видеоварианты да бар.

Руфия Фазылова

Фото: Илнар Өметбаев

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: