Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»
Кеше китә, җыры кала...

Кеше китә, җыры кала...

2017 елның соңгы сәгатьләре сугарга санаулы мизгелләр калып бара. Дөресен әйтик, югалтулар елы булды бу.

28 декабря 2017

Республика тарихы, милләт өчен дә эзсез генә узмады... Татарның йөзе, милләтебезнең горурлыгы булган, аның үткәне белән киләчәге арасында күпер сузган берничә бөек шәхесебезне дә югалттык. Арада аеруча көтелмәгән, үкенечле үлемнәр бар. 2017 елга йомгак ясаганда арабыздан киткән әлеге кадерле милләттәшләребезне барларга булдык. Мәрхүмнәрнең авыр туфраклары җиңел булсын. Алар турында язылган җылы сүзләр рухларын шат итсен.
ЛЕНА ШАГЫЙРЬҖАН (16 ГЫЙНВАР)
Татарстанның халык шагыйре, Г. Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты Лена Шагыйрьҗан (Лена Галимҗан кызы Шакирҗанова) ту­рында курыкмыйча әйтеп була: үз заманының иң көчле шагый­рәләренең берсе. Фикерле, горур һәм бик талантлы!
1-4
Лена апа Актаныш районының Пучы авылында укытучы гаиләсен­дә туа. Ә балачагы һәм мәктәп ел­лары Әтнә районының Күлле Киме һәм Түбән Көек авылларында уза. Казан дәүләт педагогия институтын тәмамлагач, бер ел мәктәптә эшли. Ләкин аның талантына мәктәп кы­салары гына җитми...
Кечкенәдән шигырь язган кызның икенче зур сәләте дә була – моңлы тавыш. Шуңа да Лена апа, укытучылык эшен ташлап, Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбленә җырчы-артистка булып урнаша. Соңрак Татарстан дәүләт радиоко­митетында тәрҗемәче-журналист булып эшли. Кыскасы, җыр сәнга­те белән иҗатны бергә алып бара. Ә 1987 елдан Лена апа бары тик әдә­би иҗат белән шөгыльләнә. Нәкъ шушы чорда иң көчле шигырьләре туа, танылган, күпләрнең яраткан шагыйрәсенә әйләнә.
Лена апаны белүчеләр минем белән килешер: холкы буенча гади кеше түгел иде. Бәлки аның туры сүзле, җил уңаена каршы барган акыл-фигылен күпләр аңлап, кабул итеп тә бетерә алмагандыр. Тик, ничек кенә булмасын, ул һәрвакыт үзе, кабатланмас Лена Шагыйрьҗан булып кала алды...
Танылган шагыйрәбез бер әң­гәмәсендә болай дигән иде: «Ке­шеләрдә иң күралмаган сыйфат – хөсетлек, көнчелек һәм ялган. Анна­ры байлык артыннан куучыларны җенем сөйми. Барыбер кала бит ул. Надан бәндәләрне яратмыйм. Бигрәк тә үзен акыллы дип йөрсә. Акыл бер нәрсә, хәйләкәрлек – икенче...Үземнең төп сыйфатым – эчкер­сезлек. Ләкин ул миңа кыйммәткә төшә. Әшәкелек, наданлык, алда­шу һәм хәйләкәрлек мине ярсыта. Нәтиҗәдә, мин «холыксыз» булып күренә башлыйм. Ләкин мин зур эшләрдә бик түземле һәм сабыр кеше, Аллага шөкер».
Лена Шагыйрьҗанны Әтнә рай­онының Күлле Киме зиратында җирләделәр. Аңа 71 яшь иде.
ГАНС СӘЙФУЛЛИН
(10 МАЙ)
Татарстанның халык артисты, күренекле композитор, баян­чы. 1990 елдан башлап, «Татар яшьләре җыены» проекты белән бөтен республиканы шаулаткан, гомерен татар сәнгатенә багышлаган шәхес. Ул биш йөзләп җыр авторы, дүрт йөзләп инструменталь пьеса иҗат иткән музыкант. Күп җырчыларга за­манында профессиональ сәхнәгә күтәрелергә ярдәм кулы сузган кеше.
1-7
Кешенең кемлеген белер өчен кайвакыт биш минут сөйләшеп тору, күзенә карау да җитә. Ганс абый эчкерсез, сәнгать дөньясын­да рәхәтләнеп «йөзүче» шәхес иде. Аның турында: «Гади, бик ярдәм­чел кеше иде», – диләр. Аеруча хатын-кызларга хөрмәт белән карады ул. Тормышны яратты, үзен бәхетле кеше дип санады. Егерме яшендә үк Баулы егете Казан филармониясенә баян­чы-аккомпаниатор булып эшкә урнаша. Татарның бөек җырчыла­ры – Фәридә Кудашева, Зифа Ба­сыйрова, Илһам Шакиров, Усман Әлмиев, Таһир Якупов һәм баш­ка бик күпләргә уйный. Тиз ара­да популярлык казана. Шул ук вакытта композиторлык эшенә дә ныклап алына. Аның «Туган авылым урамы», «Мин бит кара карлыгач», «Син икәнсең», «Акбүз атым», «Бәхет дагасы» кебек җыр­ларын белмәгән, ишетмәгән кеше сирәк иде.
Ганс Сәйфуллин совет чорында ук чит илләргә гастрольләргә йөр­гән баянчы. Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбле белән Монголия, Тунис, Италия, Төркия, Австралия, Бельгия, Германия һәм башка ил­ләрдә чыгыш ясау бәхете тәтегән музыкант.
Зур сәхнәдә тамашачы Ганс абыйны соңгы тапкыр филармо­ниядә күрде. Татарстанның халык артисты ул чакта 75 яшьлек юби­леен билгеләп узды. Бер елдан соң, 4 инсульт кичергән шәхес, комадан чыкмыйча, хастаханәдә җан бирде.
Аны туган ягында – Баулы үзәк зиратында җирләделәр.
 
ИЛФАК ШИҺАПОВ
(30 МАЙ):
«Илфак Шиһапов вафат» дигән хәбәргә башта ышанмадык. Мө­гаен, берәрсе уйлап чыгаргандыр. Танылган кешеләр үзләренә пиар ясар өчен шау‑шу куптарырга ярата бит. Тик үлем белән шаяр­мыйлар шул...
1-2
Күпкырлы шәхес иде Илфак Шиһапов: журналист, язучы, публицист, продюсер, җырлар авто­ры. Аны «Татарстан яшьләре»ндә эшләп йөргән чагыннан ук хәтер­лим. Минем өчен Илфак абый, иң беренче чиратта, туры сүзле чын, оста журналист. Ә аңардагы юмор хисе... Нәкъ менә шул үткен телле язмалары белән җәмгыять­тәге гаделсезлекләрне күпмедер дәрәҗәдә фаш итә алды. Ә кеше буларак ул чиста, олы йөрәкле, ачык күңелле зат иде...
Илфак Шиһаповны күпләр продюссер буларак белә. Илсөя Бәдретдиновага җырлар язып, әле халыкка таныш булмаган яшь туташтан йолдыз ясады. Илфак абый язган стильдәге җы­рлар аңарчы татар эстрадасын­да юк иде. Һичшиксез, ул татар сәхнәсенә яңалык алып килде. Һәм шуның белән тарихка кереп калды да.
Илфак абый газеталар да нә­шер итте. Танылган журналист­ның бу өлкәдә тагын бик күп яңа идеяләре, планнары булган­дыр. Ни кызганыч, алар тормыш­ка ашмый калды...
Талантлы кешеләр үзенчәлекле була. Илфак абыйның күңелендә дә буран өермәсе кайнагандыр...
Без, журналистлар, туры сүзле, милләт җанлы каләмдәшебезне еш искә алабыз. «Эх, Илфак абый юк, ул булса, бу теманы шәп итеп язып чыгар», «үз сүзен әйтер иде», дибез. Татар журналисти­касында ир‑атлар күп түгел, ә Ил­фак абый кебекләр бармак белән генә санарлык. Бу безнең өчен дә, татар милләте өчен дә бик зур югалту...
Илфак Шаһаповка 48 яшь иде. Ул туган ягында – Лениногорск районы Иске Иштирәк авылында җирләнде.
 
ӘЛФИЯ АВЗАЛОВА
(15 ИЮНЬ):
«Татар җыры» дигәч, күз алды­на Әлфия Авзалова килеп баса. Бу бөек, мәшһүр җырчысыз та­тар сәхнәсе нинди булыр идеме икән?! Үзе исән вакытта ук леген­дага әйләнгән, ике тапкыр Хезмәт Кызыл Байрагы ордены белән бүләкләнгән, Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисткасы исемнәре алган, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лау­реаты булган Әлфия апабыз!
1-5
«Үксез бала моңлы була» диләр. Бу гыйбарәне, әйтерсең, Әл­фия апа өчен уйлап тапканнар. Әниләре тифтан дөнья куйганда кызчыкка – биш, сеңлесе Флүрә­гә – өч, төпчекләре Гөлсирингә бер атна гына була. Әлфия апа, истәлекләре белән бүлешеп, бо­лай дип сөйләгән иде: «Тәрәзә төбендә шырпы каплары белән уйнап утырам. Әнинең юрганга төрелгән гәүдәсен өйгә кертеп салдылар. Мин аның битләрен тотып карыйм: сап-салкын. Ан­нан мине икенче ихатага алып чыгып киттеләр. Бер атналык Гөлсирин дә шунда. Олыларның сөйләшүләрен ишетеп алдым: «Тернәкләнә алмас бу бала. Ав­зал да моны кеше итә алмаячак». Шулай итеп әни белән сеңелне бер‑бер артлы җир куенына сал­дылар».
Әти-әнисез үссә дә, Әлфия апа кыюлыгы, булдыклылыгы, хәтта бер төрле усаллыгы белән дә аерылып тора. Әлеге сыйфатлары аңа тормышта югалып кал­маска ярдәм итә дә. Һәм, әлбәт­тә, сәләт, кабатланмас тавышы, моңы! Аның иҗаты турында сөйләп тору артыктыр...
Әлфия апа җырчы гына тү­гел, хатын-кыз, ана буларак та бик бәхетле кеше. Картлыгы да кадер-хөрмәттә узды. Соңгы ике елын кызы Зөлфия гаиләсе тәрбиясендә яшәде. Инсульт бул­ганнан соң да, 7нче хастаханәдә аерым палата биреп, хөрмәтләп карадылар үзен. Мәшһүр җырчы­ның хәлен белергә аерым җитәк­челәр дә килде. Бер минутка да ялгызын калдырмадылар. Соң­гы бер‑ике елда хәле бик яхшы булмаса да, саф акылында, үз аягында йөрде. Кем генә, кай-чан гына хәлен сораса да: «Бар да яхшы, Аллага шөкер», – дип, кызларына, хәл белергә килү­челәргә рәхмәт укыды.
Әлфия апа: «Мине матур итеп күмегез, бизәгез. Кызыл күлмәгем­не кидерегез. Сәхнәдән озатыгыз. Халык мине күрсен, саубуллаш­сын...» – дигән. Барысы да Әлфия апа теләгәнчә булды: 17нче июнь көнне Татар дәүләт филармония­сендә хушлашу чарасы узды. Анда бик күп мәртәбәле шәхесләр, дәүләт вәкилләре килгән иде. Җырчыны Яңа татар бистәсе зиратында җир­ләделәр. Әлфия апага 84 яшь иде.
 
ИСМӘГЫЙЛЬ ШӘРӘФИЕВ
(22 ИЮНЬ)
Без аны, үз итеп, «Исмәгыйль абый» дип атап йөрдек. Журналистика фа­культетын тәмамлагач та, нәкъ менә «Исмәгыйль мәктәбен» (журналист­лар арасында шундый сүз бар) узуым белән үземне бик бәхетле дип саныйм. Университетта чын-чынлап язарга өйрәнеп булмый ул, бары тик менә шундый мөхәррирләр генә кичәге студенттан журналист ясый ала.
1-8
2006 елның көзе иде ул. «Татар­стан яшьләре» газетасына кеше кирәк, дигәч, кыяр-кыймас кына Исмәгыйль абый янына кердем. Үзем белән бер язмамны да алып кердем. Ул күз йөртеп чыкты да:
– Хәреф таныйсың икән, моны­сы инде начар түгел, – дип киная белән елмайды. Сөйләшү дәвамында янә берничә төртмәле сүз әйтеп куй­ды. Мин бөтенләй коелып төштем. Шуннан йөзен җитдиләндерә төшеп:
– Сиңа беренче бирем: Татар­станда биогумус ясыйлар, шул ту­рыда яз. Тик кеше аңлый торган телдә булсын, – диде.
Ул биогумус дигәннәре нәрсә, кай­дан табарга – ләм-мим!
– Чын журналист мәгълүматны үзе эзләп таба, – диде Исмәгыйль абый.
Озын сүзнең кыскасы, ул биогу­мус дигәннәре туфрак булып чык­ты. Ләкин гади генә туфрак түгел: суалчаннарның бер төре, үзләре аша туфракны эшкәртеп чыгара да, ул бик файдалыга әйләнә икән. Мондый туфрак гөлләр үстерү, башка үсемлекләр өчен яхшы. Әлеге суал­чаннар Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институтында бар, аның белән алар шөгыльләнә икән. Бу турыда бәйнә‑бәйнә яздым. Әле редакциягә бер пакет биогумус та алып кайттым. Исмәгыйль абый әллә шул файдалы туфракка сөенде (гөлләр үстерергә ярата иде), әллә яз­маны тиз эшләп килгәнгә, әллә язма килеп чыкканга, белмим, иртәгәсен ул миңа эшкә чыгарга кушты. Шуннан башланды... Биш ел буе, үзе әйткәнчә, «кеше аңлый торган телдә язарга» өйрәтте. Таләпчән дә, шул ук вакыт­та хәлгә дә керә белә иде. Көн саен иртән тугызда җыелыш ясар. Һәр яз­маны анализлап, селки‑селки сөйләр. Кирәк икән, катырак та әйтер. Җы­елыштан соң кәеф төшкәнне күрсә: «Үпкәләдеңме әллә? Мин үлгәч искә алырсың әле, башкача язарга өйрәнеп булмый...», – дип тә өстәр. Әйе, менә ничә елдан соң шуларны искә алып утырам...
Аерым сәбәпләр аркасында 2014 елда «Татмедиа» басмасына китәргә булдым. Исмәгыйль абый усал гына:
– Ник китәсең? – диде. Сәбәбен аңлаткач:
– Сез шулай, язарга өйрәнеп бет­кәч, ташлыйсыз да китәсез. Ярар, «Татарстан яшьләре» мәктәбен уз­ган кешеләр югалмый ул...
Исмәгыйль Шәрәфиев «Татарстан яшьләре» газетасын 1990 елдан бирле җитәкләде. Яман чирдән 66 яшендә бакыйлыкка күчте. Үзенең теләген истә тотып, әнисе белән әбисенең кабере янына – Әтнә районының Олы Әтнә зиратында җирләнде.
ШАМИЛ ӘХМӘТШИН
(3 ИЮЛЬ):
Озак еллар дәвамында Кукмара итек фабрикасы директоры ва­зыйфасын башкарган бу кешене белүчеләр беравыздан: «Чын кеше иде. Беркайчан масаймас, башка­ларга ярдәмгә килергә һәрвакыт әзер торыр», – диләр. Фабрика эш­челәре бүген дә мәшһүр җитәк­челәрен искә алганда күз яшьләрен тыя алмый. Аны күпләр «атабыз» дип йөрткән.
1-6
Шамил Әхмәтшин Кукмара киез итек комбинатына 1988 елда җитәкче итеп билгеләнә. Аңа кадәр ул әлеге оешмада инженер бу­лып эшли. Һәм монда шуны әйтү кирәктер: Шамил Әхмәтшинны директор итеп өстән куймыйлар, ә фабрика эшчеләре ачык тавыш бирү юлы белән сайлый. 33 яшьтә генә булуына карамастан, яңа ва­зыйфасының беренче көннәрендә үк комбинатны газ белән эшләү системасына күчерә ул. Бу итек басу эшен берничә тапкырга җиңеләй­тә. Моның өчен эшчеләр Шамил Әхмәтшинга бер рәхмәт әйтсә, Кук­марада яшәүче гади халык мең рәх­мәт әйтә. Комбинатның ташкүмер ягуы аркасында, көн саен 600 кг корым чыгарыла. Газга күчкәч, ха­лык чын мәгънәсендә чиста һава сулый башлый.
Болгавыр 90нчы елларда Ша­мил Әхмәтшин Кукмара киез итек комбинатын бөлгенлеккә төшүдән саклап кала. Совет чорында фабри­ка нигездә солдатлар өчен итек ясый. Нефтьчеләр, газчылар, тимер юл эшчеләре өчен җылы киемнәр тегә. Үзгәртеп кору еллары башлан­гач, әлеге заказларның берсе дә кал­мый. Нишләргә?! Директор вазгы­ятьне тикшерә, чагыштыра, өйрәнә. Якын-тирәдәге итек фабрикалары ябылып беткәнгә күрә, көндәшләр кимегән икән... Ә халык бит итек кия, Советлар Союзы таркалса да, кыш ел саен җитә. Димәк, базар мөнәсәбәтләренә күчәргә кирәк, гади халык өчен итек басуны артты­рырга! Җитештерелгән итекләрне ул Россиянең төрле шәһәрләренә озату җаен таба, Себер белән ара­ларны җайлый. Кукмара итекләре Казахстан, Белоруссиягә кадәр китә.
Бүген Кукмара итек фабрика­сы җитештергән өс киемнәрен дә, аяк киемнәрен дә Татарстан­да гына түгел, Россиянең башка төбәкләрендә дә беләләр, таный­лар. Шамил Әхмәтшин башла­ган эшне шундый югарылыкта дәвам итәрләр, дип ышаныйк. Ә 30 ел биредә җитәкче булып эшләгән кеше, һичшиксез, без­нең игътибарга, ихтирамга лаек!
Шамил Әхмәтшинга 63 яшь иде. Ул Кукмара зиратында, якыннары янәшәсенә җир­ләнде.
 
ХӘНИЯ ФӘРХИ
(27 ИЮЛЬ):
Мондый үлем турындагы хәбәр­не «аяз көнне яшен суккандай булды» диләр. «Татарстанның һәм Башкортостанның халык ар­тисты Хәния Фәрхи вафат» дигән хәбәргә башта ышанасы да кил­мәде. Ничек инде, татар, башкорт сәхнәсен тоткан, меңләгән, мил­лионлаган тамашачының яраткан, карап торган Хәниясе шулай көт­мәгәндә-уйламаганда, әле гөрлә­теп җырлап йөргән чагында китеп барсын ди?! Булмас... Тик куркы­ныч хәбәр хак булып чыкты. Җырчы туган ягы – Башкортостанның Тәтешле районы Югары Тәтешле авылына 87 яшьлек әнисе янына кайткан булган...
Хәния апа белән хушлашу башта Башкортостанда узды. 29 июль көнне исә Казан, Татарстан та­машачысы, җырчының якынна­ры, коллегалары Галиәсгар Камал театрына җыелды. «Моңа кадәр берәүне озатырга да моның кадәр халык килгәне юк иде», – диделәр. Әйе, тамашачы яраткан җырчы­сын озатырга ташкын булып агыл­ды да агылды. Нәтиҗәдә, Камал театры мәйданында энә төшәрлек тә урын юк иде.
1-3
Хәния Фәрхи сәхнәдә дә, тор­мышта да ихласлыгы белән башка күп кенә җырчылардан аерылып торды. Эрелек, мин-минлек, йол­дызлык чире юк иде аңарда... Һәм, әлбәттә, кабатланмас тавыш, моң, зәвык белән киенү сәләте... По­пулярлык өчен тагын ни кирәк?! Ире-хатыны, яше‑карты – бары­сы өчен дә «яраткан Хәниябез» иде ул.
Хәния Фәрхине популяр ит­кән җырлар – «Сагынам сине, Питрәч», «Үпкәләсәң, әйдә, үп­кәлә», «Онытылыр димә», «Кайтам әле Әлдермешкә», «Утыр әле, әни, яннарыма»... Күп алар! Җырчы үзе һәр әңгәмәсендә гомер ит­кән тормыш иптәше – Габделхәй Биктаһиров турында: «Ул булма­са сәхнәдә 30 ел җырлый алмас идем», – ди. Чынлап та, ир белән хатын бер-берсен тулыландырып яшәүче ике газиз җан булып яшә­де. Россиянең төрле шәһәрләренә гастрольгә йөрүләр, «Бәйрәм» ан­самблен халыкка таныту... барысы да ир белән хатынның уртак хезмә­те. Габделхәй абый исә Хәниясез калганлыгына һаман ышанып бетә алмый: «Хәниясез тормыш­ны ничек башларга белмим әле... Казанда да, авылда да бөтен нәрсә аны хәтерләтә. Гаҗәеп кеше иде: нәрсәгә тотынса, шуны сәнгать дәрәҗәсендә башкарды. Авырлык-ларны түземлек, сабырлык белән җиңеп килде. Башына операция ясаткач та, ике аягы сынгач та, ике айдан сәхнәгә чыкты. Бу юлы үлемне җиңә алмады...»
Хәния апа бер әңгәмәсендә: «Мин көтмәгәндә, атылган йолдыз кебек китәм әле», – дигән. Шулай булды да. Күктә бик якты зур бер йолдыздай балкыды да кинәт кенә атылып юк булды. Бик юксыналар, юк, юксынабыз сезне, Хәния апа...
Аңа 57 яшь иде. Җырчыны Ка­занның Яңа Татар бистәсе зира­тында җирләделәр.
 
 
Кеше саны тулсын өчен генә
Тумаганмындыр, шәт, дөньяга...
Эчкерсез бер ихлас сүзем белән
Төзәлгәндер, бәлки, бер яра...
Юк, тикмәгә генә килмәгән мин,
Сере моның шактый тирәндә...
Кулым минем гел Кояшка үрелер
Яшәү өчен тавыш биргәндә!
Лена Шагыйрьҗан
 
 
 
 

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: