Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»
Кеше китә, җыры кала...

Кеше китә, җыры кала...

Без быел да арабыздан киткән кадерле милләттәшләрбезне барлыйбыз. Алар барысы да күңелләрдә якты эз калдырып киттеләр.

27 декабря 2018

Тормышта безнең ихтыярга бәйле булмаган нәрсәләр бар. Әйтик, туу белән үлем. Аның беренчеcе бик күңелле булса да, икенчесе – хәтәр. Якыннарын, тирәдәгеләрен сагышка салып, кеше дөньялыктан китеп бара...
Без быел да арабыздан киткән кадерле милләттәшләрбезне барлыйбыз. Алар барысы да күңелләрдә якты эз калдырып киттеләр.


НАИЛ АЛАНЛЫ
(11 ИЮНЬ)
1-1
Башкаларга охшамаган, үзенчә­лекле фикерле, кыю кешеләр була. Шундыйларның берсе – Наил Аланлы (Наил Вазыйх улы Хи­самиев). Күпләр аны «Азатлык» радиосы корреспонденты була­рак белә. Үлеме дә көтелмәгәнчә һәм аяныч булды: Көнбатыш Аф­риканың Кабо‑Верде Республика­сына ялга баргач, йөрәге туктаган.
Наил Аланлы тумышы белән Та­тарстаннан булса да, гомеренең күп өлешен читтә үткәрә. 17 ел Төмәндә яши. Университетның та­тар теле бүлеген тәмамлагач, Себер якларына – балаларга татар теле укытырга дип чыгып китә. Укыту­чы булып эшләп йөргән җиреннән бу яшь, фикерле егетне Татарстан дәүләт радиосына эшкә чакыра­лар. Татар теленең чит төбәкләрдә дә чәчәк аткан чоры – «Дусларга сукмак» исемле тапшыру алып бара башлый ул. Шуннан инде «Азатлык»ка чакыралар. Прагага күченә. Анда журналистлык эшен алып бару белән бергә, яшьләргә татар теле дә өйрәтә, махсус курс­лар ача.
Бер әңгәмәсендә Наил абый үзе турында болай ди:
– Мин үземне кыю журналист дип санамыйм. Сүриягә барып, андагы вазгыятьне ничек бар, шу­лай сурәтли алсам, вәт булыр иде. Туган проблема турында министр­га, йә булмаса хакимият кешесенә шалтырату өчен кыюлык кирәк димени?!
Чынлыкта исә һәр фикерендә кыюлык, милләтен ярату ярылып ята иде аның.
Татарстан Фәннәр академиясенең вице-президенты, әдәбият галиме Дания Заһидуллина Наил Аланлы турында болай диде:
– Наилнең һәр язмасы милләткә, халыкка багышланган. Ул халык яхшырак яшәсен өчен, тел һәм мәдәният сакланып калсын өчен тырышты. Үзенең сүзе белән халкыбызны уятырга тырышты. Алан авылында мәктәпнең сак­ланып калуында, Татарстандагы күп кенә авылларда мәктәпләр­нең ябылмавында Наилнең өле­ше бик зур. Аның җәсәден туган ягына алып кайтканда Татарстан Хөкүмәте, хезмәттәшләре, дуслары ярдәм итте. Бу Наилне зурлауның, кем икәнлеген аңлауның бер чагы­лышы иде... »
Наил Аланлы туган ягында – Теләче районы Алан авылында җирләнде.
 
 
ФӘҺИМӘ ХИСАМОВА
(17 СЕНТЯБРЬ)
1-5
Филология фәннәре докторы, профессор, Халыкара төрки ака­демия әгъзасы, Татарстанның атказанган укытучысы, ТРның атказанган фән эшлеклесе... Кыс­касы, гомерен фәнгә багышлаган галимә иде ул.
Татар филологиясе факуль­тетында белем биргән мөгал­лимнәр, анда укыган студентлар Фәһимә апаны бик яхшы белә һәм чиксез хөрмәт белән искә ала. Белемле, итагатьле һәм зыялы иде, диләр. Гаиләсе өчен – кай­гыртучан ана да. Тормыш иптәше, шулай ук күренекле галим Нур­мөхәммәт Хисамов белән өч ул тәрбияләп үстерәләр алар. Өчесе дә милли җанлы, югары белемле зыялы кешеләр. Игезәк уллары Айдар белән Нияз – рәссам, алар­ны Татарстанда, Россиядә генә түгел, чит илләрдә дә беләләр. Олы уллары Айваз – белеме буенча тарихчы, соңгы елларда эшмәкәрлек белән шөгыльләнә.
Оныкларым Ләйлә белән Зөһрә Нурмөхәммәт белән минем юл­дан киттеләр. Татар теле бүле­ген тәмамладылар. Филология фәннәре кандидаты дәрәҗәсенә ирештеләр, – дип горурланып сөйләгән иде бер Фәһимә апа.
Галимәне җирләргә бик күп халык – татар милләтенең кү­ренекле вәкилләре җыелган иде. Бу мизгелләрдә тормыш иптә­ше – Нурмөхәммәт абыйга бигрәк тә кыен булгандыр. Картайган көндә дә җитәкләшеп кенә йөргән пар иделәр бу икәү. Нур­мөхәммәт абый, кадерле тормыш иптәше белән хушлашканда:
– Фәһимә шәкертләренә ба­лаларына караган кебек карый иде. «Мин беркемгә дә начарлык эшләмәдем, шәкертләремә бер­кайчан тупас сүз әйтмәдем», – дип сөенә иде... Мин аңа, үз итеп, «бәбчегем» дип эндәшә идем. Аннан башка ничек яшәрмен, күз алдыма да китерә алмыйм?! Фәһимә, хаҗда булып, пәйгамбәр каберен күргән кеше. Ахирәттә дә шундый затлардан ерак булма, җанкисәгем...» – диде.
Фәһимә Хисамованы Казан­ның мөселман зиратына җирлә­деләр.
 
 
ШӘФӘГАТЬ САЛИХОВ
(27 ОКТЯБРЬ)
1-6
Үкенечле, фаҗигале үлемнәр була. Алар турында ишеткәч: «Аһ, ничек шулай килеп чыккан?» – дип сыкрап куясың. Татарның та­гын бер талантлы улы – танылган баянчы, әле алтмыш яшен күптән түгел генә билгеләп үткән Шәфә­гать Салиховның үлеме дә шун­дыйрак. Казан‑Чаллы трассасында юл һаләкәтенә очрап вафат булды ул.
Шәфәгать Салиховны күпләр Салават Фәтхетдиновның берен­че баянчысы буларак белә. Нәкъ шул елларда халык күңеленә кереп, популярлык казана да ул. Гаиләдә дүрт бала үсәләр. Әтисе дә – авылның атаклы гармунчы­сы. Якыннары нәни Шәфәгать ту­рында сөйләгәндә «кечкенәдән гармунга тартылды», ди. Хәтта йомычкалар җыеп, шуны гармун итеп тотып йөргәннәрен дә искә алып сөйлиләр. Моны күреп, әтисе нәни улына гармун алып бирә.
8 нче сыйныфны тәмамла­гач, яшь гармунчы Лениногорск шәһәренең музыка училищесына укырга керә. Аны тәмамлагач, туган авылына – Азнакай районы Татар Шуганы авылына сәнгать җитәкчесе булып кайта. Ансамбль оештырып, аны республика дәрәҗәсендә таныта. 1983 елда Чаллы шәһәренең Төзүчеләр мәдәният сараена эшкә урна­ша. Шунда Салават Фәтхетдинов белән танышып, җырчының иҗат төркеменә кушыла. 11 сезон Са­лават төркемендә эшли. Соңгы елларда җырчы Руслан Кира­метдинов белән хезмәттәшлек итә. Концертларда, банкетларда чыгыш ясый.
Гармунчының гаилә хәле гади генә түгел: яшьли кавышып, ике бала үстергән тормыш иптәше Мөршидә кинәт кенә вафат була. Шуннан Шәфәгать абый хатыны­ның бертуган апасының кызы Ла­рисага өйләнә. Бер кыз, бер ул­лары туа. Яңа гаиләсенә куанып, тормышка зур планнар корып яшәгән мәлдә гомере әнә шулай кинәт кенә өзелде дә куйды.
Шәфәгать Салиховны туган ягында – Азнакай районының Татар Шуганы авылында җирлә­деләр.
 
 
РАУЗА ХӘЙРЕТДИНОВА
(15 НОЯБРЬ)
1-3
90 яшендә Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Рауза Хәйретдинова вафат бул­ды. Сәхнәдә иҗат итә башлаган чорында лирик пландагы яшь кыз­лар, бигрәк тә музыкаль рольләрне башкарган актриса соңрак үткен, чая характерлы образлар да туды­ра. Мисал өчен, «Зәңгәр шәл»дәге – Мәйсәрә, «Галиябану»дагы – Галия­бану, «Гүзәлем Әсәл»дәге – Хәдичә, «Таң атканда»дагы – Гөлбикә, «Та­тар хатыны ниләр күрми»дәге – Гөлбану, «Әниләр һәм бәбиләр»дә­ге – Вазифа, «Рәхәт яшибез»дәге – Волчанская һәм башка күп кенә образлар.
Рауза апа үзен бәхетле тоеп яши. Тормыш иптәше Нуретдин абый белән соңгы көненә кадәр тигез­лектә гомер итә. Бер-берсен аңлап, хөрмәтләп яшәүче парлар булалар.
Ә иҗаттагы бәхете турында сөйләп бетергесез... Алтмыш елга якын татар сәхнәсендә иҗат итү чорында ул легендар сәхнә йолдызлары – Хәлил Әбҗәлилов, Фатыйма Ильская, Гөлсем Болгарская, Гөлсем Камская, Галия Була­това, Галия Нигъмәтуллина һ.б. белән бер сәхнәдә уйный. «Мине алар үз әртилләренә керттеләр. Бу легендар театр артистларын­нан күп нәрсәләргә өйрәндем. Мин аларга бик рәхмәтле», – дип әйткән иде бер әңгәмәсендә Рауза апа.
Рауза Хәйретдинованың моң­лы, матур тавышы турында да искәртеп үтәргә кирәк. Шуңа да аңа еш кына җырлы рольләр биргәннәр. Әле күп вакыт сәхнә артыннан кеше өчен дә җырлап торган. Төрле концертларда чы­гыш ясаган. Зифа Басыйрова белән дә бер сәхнәдә җырлаган.
– Бәхетем – тырышлыкта, тор­мышны яратуда, – дия торган була Рауза Хәйретдинова. – Бер урын­да утырып, сыктап яшәмәдем. Йөзләгән рольләр башкардым. Алар тамашачы күңеленә барып җитте. Олыгая барган саен кеше үзенең үткән тормышын сагына, аңа бәя бирә. «Дөрес яшәгәнмен», – дим. Кеше теленә кермәдем. Колле­галарым белән яхшы мөнәсәбәттә булдым. Мин бәхетле. Тамашачыма теләгем шул – тормыш авырлыкла­рын көлеп үткәрергә тырышыгыз!»
Рауза апа Хәйретдинованы Ка­занның Яңа татар бистәсе зира­тында җирләделәр.
 
 
 
 
СӘКИНӘ ШӘЙМИЕВА
(16 НОЯБРЬ)
1-2
Татарстанның беренче Прези­денты, хәзерге Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевнең хатыны Сәкинә Шәймиева каты авырудан соң арабыздан китеп барды. Яшь­ли кавышып, 57 ел бергә гомер иткән үрнәк пар иде Шәймиевләр. Сәкинә ханымны якыннан белгән кешеләр: «Бик ярдәмчел, кече кү­ңелле, сабыр хатын һәм уңган хуҗабикә», – диләр. Ярдәмчел дигәннән, Сәкинә ханым базарда сатучы әбиләрдән башлап (яшелчә, җиләк‑җимеш сатып утыра торган өлкәннәрнең бар әйберен сатып ала торган була), туганнары, та­нышларына кадәр гел ярдәм кулы сузып яшәде. Уңган хуҗабикә бу­луына бер генә дәлил: алар гаилә­сендә йорт эшләре башкаручы мах­сус кеше булмый. Сәкинә ханым барысын да фәкать үзе эшли.
Журналыбызның март санын­да Минтимер Шәрипович белән әңгәмә биргән идек. Анда Та­тарстанның беренче Президенты үзенең яраткан хатын-кызлары турында сөйләде. Тормыш иптәше турында ул: «Президент хатынына «әйләнүгә» килгәндә… дөресен әй­тим, аның бер дә үзгәрәсе килмәде. Башта, Минзәләдә «Сельхозтех­ника» районара берләшмәсендә идарәче булып эшләгән җиремнән Казанга күчергәндә, ул катгый каршы төште. Чөнки безнең үз ху­җалыгыбыз, йортыбыз бар иде. Аңа анда бик ошый, оҗмахта­гы кебек яшим, дия иде. Ә инде мин президент булгач, бу югары вазыйфаның кайчан тәмамлана­чагын көтеп яшәде. Гомумән ал­ганда, «өйдәге оппозиция» булды, мин аны, шаяртып, шулай атыйм.
Ул минем күбрәк өйдә торуым турында хыялланды һәм, мин рес­публика президенты вазыйфасын­нан киткәч, җиңел сулап куйды. Әмма иртәрәк өметләнде шул! Без Болгар белән Зөяне яңартырга тотындык, һәм мин тагын көне‑төне эштә югала башладым. Ул бу хыялына һаман ирешмәде кебек…»
Сәкинә ханым белән хушлашу Казанның Мәрҗани мәчетендә узды. Анда дәүләт эшлеклеләре, та­нылган шәхесләр, хезмәттәшләре, гомумән, Шәймиевләрнең тирән кайгысын уртаклашкан якынна­ры җыелган иде. ТР авыл хуҗа­лыгы һәм азык‑төлек министры Марат Әхмәтов мәрхүмә турында бик җылы сүзләр әйтте:
– Минтимер Шәриповичның күңел халәтен бик тирән аңлый­быз, чөнки алар Сәкинә апа белән бер җан булып гомер иттеләр. Ис­киткеч матур яшәделәр. Аларның бер-берсенә булган мөнәсәбәтен читтән күзәттек һәм үзебезгә чын гаилә үрнәге буларак кабул иттек. Сәкинә апа искиткеч ма­тур, мәхәббәтле, гүзәл апабыз иде. Ул кешеләрдә бары матурлык күрә иде. Күңеле белән һәр көн игелек таратып яшәде. Аның күңел саф­лыгына, эчке чисталыгына гел сок­лана идек...
Сәкинә Шәймиеваны Казанның Яңа татар бистәсе зиратында, әти­се-әнисе, зур абыйсы Мөбәрәкҗан һәм энесе Галимҗан белән янәшә җирләделәр.
 
 
РӨСТӘМ ЗӘКУАН
(2 ДЕКАБРЬ)
1-4
Шагыйрь, Габдулла Тукай исе­мендәге Дәүләт премиясе лауреа­ты Рөстәм Зәкуан да каты авыру­дан соң арабыздан китеп барды.
Рөстәм абый журналистика фа­культетын тәмамлап, иҗат белән яшьтән кызыксынса да, әдәбиятка шактый соң, илле яшьләрендә генә килә. Гомеренең күп өлешен авыл хуҗалыгы тармагында үткәрә.
– Минем шигырьләргә языл­ган җырлар шулай тиз арада хитка әйләнер дип һич уйламый идем, – дигән иде Рөстәм абый бер әңгәмәсендә. Чынлап та, аның бик күп җырлары – хит, популяр артистлар тарафыннан яратып башкарыла.
Туган ягы – Азнакай районы Үчәлле авылында егерме еллап эшләгәннән соң (хуҗалык рәи­се урынбасары, совхоз дирек­торы) Казанга килә. 2007 елда аны ТР Язучылар берлегенә ка­бул итәләр. 2009 елдан «Таттеле­ком» компаниясенең матбугат хезмәте җитәкчесе вазыйфасын башкара. Оешманың директо­ры Лотфулла Шәфигуллин белән берлектә мәдәни мирасны саклау юнәлешендә күп эшләр башкара. Мисал өчен 20дән артык чишмә­не төзекләндерү, музейларны, батырларча һәлак булганнарга куелган һәйкәлләрне, зиратларны торгызу һ.б.
– Якташлар буларак, без аның белән еш аралаштык, – дип искә алды Татарстан һәм Россиянең халык артисты Әзһәр Шакиров. – Ул бик моңлы, шигъри җанлы кеше иде. Мин аның беренче мәртәбә җырлаганын ишеткәч шаккат­тым. Ходай бирсә дә бирә икән талантны кешегә. Оештыру эшлә­ре, дисеңме, шигырь иҗат итүме... Гаиләсе өчен җан атып яшәүче ир дә, ата да... Эчке дөньясы бай, әдәбиятны тирәнтен тоемлаган кешеләрнең берсе иде ул...
Рөстәм Зәкуанны хәләл җефете Фәния Зәкуанның туган авылын­да – Биектау районының Мүлмә авылында җирләделәр.

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: