Кешеләрне кешегә илтүче юллар
Китап киштәсе
18 мая 2018
Джулиан Барнс, «Одна история»
Джулиан Барнсның яңа романын көтеп алу дөнья укучысына гына түгел, ә рус телле аудитория өчен дә үзенә күрә бер тенденциягә әверелде, дисәк, ялгышмабыз, дип уйлыйм. «The only story», ягъни «Одна история» белән дә шулай булды – баштарак ул инглиз телле ленталарда пәйда булса, акрынлап, әле тәрҗемә ителгәнче үк, инде русчага үзешчән тәрҗемәләрдә дә челтәрдә «йөри» башлады. Кыскасы, 2018 елгы китап яңалыклары арасында ул иң көтелгәннәреннән берсе иде...
Барнс исеме рус укучысына инде күптәннән һәм яхшы таныш. Бездә аның әсәрләренә игътибар да, ихтыяҗ да шактый зур. Шуңа да ул, хаклы рәвештә, рус теленә яхшы тәрҗемә ителгән хәзерге көн авторларының берсе буларак исәпләнә. Инде заманча классикага әверелгән «Метроленд» романы кайчандыр рус укучысы шулай ук яратып укыган Сомерсет Моэм премиясенә ия дип табылган иде. Әлеге әсәр бездә шактый популяр – аны 1960 елгы буынның гыйсъянчы һәм нигилистлары манифесты дип тә атыйлар.
Соңрак Барнс безне «До того, как она встретила меня», «Любовь и так далее», «Попугай Флобера», «История мира в 10 ½ главах», «Шум времени», «Как все было», «Англия, Англия» һ.б. әсәрләре белән сөендерә килде. Ә менә 2011 елда Букер премиясенең шорт-битенә эләккән (Барнс Букерга моңа кадәр дә 3 тапкыр тәкъдим ителә) һәм ахыр чиктә аңа лаек дип тә табылган «Предчувствие конца» романы минем шәхси коллекциямдә (һәм минем генә дә түгел, бу Барнсның, сораштырулар күрсәткәнчә, «иң-иң» әсәре дип санала) иң кадерлеләрдән.
Әдәбиятка ярлыкларны язучылар үзләре түгел, ә тәнкыйтьчеләр тага. Миңа күп еллар дәвамында бик күп төрле «лейбл»лар йөртергә туры килде. Бер Америка тәнкыйтьчесе мине «предпостмодернист» дип атады. Хәзер дә ул төшенчәнең мәгънәсенә төшенә алганым юк әле. Ничек кенә булмасын, без инде бернинди ярлыкларга да туры килмибез, минемчә. Модернистлар моннан йөз ел элек иҗат итсә, постмодернистлар (әйтик, Борхес буыны) инде барысы да – кабердә. Без хәзер кемнәр була алабыз, дисезме? Постпостмодернистлар, дигән атама киләме шунда ук телегезгә? Юктыр, дип ышанасым килә. Минем романнар, үзегез билгеләгәнчә, бер-берсеннән шактый аерыла: кайсылары формаль рәвештә новаторларчадыр, бәлки, икенчеләре, киресенчә, кинәт кенә – традицион. Мин абстракт әдәби агымга караганда, хәзер яза торган конкрет китабыма тугры калуны кулайрак күрәм. Әйдәгез шартлы рәвештә, без язганнарны Пост‑Лейбл әдәбияты дип атап карыйк, булмаса.
Джулиан Барнсның «Российская газета»да басылган әңгәмәсеннән.
Аны бүгенге заман язучыларыннан иң аяусызы, «коры» теллесе, һәм бер үк вакытта «төзәлмәс романтигы» да дип атыйлар. Мәхәббәтнең тормышчан нюансларын сурәтләүдә Барнс кадәр саркастик-усалы да, нечкә-лиригы да юк бугай. Хәер,
берсе икенчесе белән аерылгысыз бәйләнгән бит – никадәр нечкәрәк булса, кеше шулкадәр агрессиврак рәвештә үз‑үзен саклый, тышкы факторларга каршы тора да. Вакыты-вакыты белән романтизм чорында – Ромео-Джульетталар хиссияте заманында калгандай тоелган Барнс геройларына бу ике чик аеруча хас. Быелгы «Одна история» романы язучының моңарчы дөнья күргән романнары арасыннан иң күңелгә тия, иң тетрәндерә торганыдыр да, бәлки. «Предчувствие конца» әсәренең дәвамы буларак язылган әлеге әсәр, һәрхәлдә, минем китап киштәмә төшмәскә менеп кунаклады.
Тәнкыйтьчеләр романны «кеше мөнәсәбәтләрен гаять җентекле, ювелирларча нечкәлек һәм осталык белән анализлаган заманча әсәрләрнең берсе» дип тамгалады. Барнсның «иярләгән» өлкәсе бу – мәхәббәттәге метаморфозалар. «Кеше кайсы урында иң нык ачыла, аны шунда эзләргә кирәк» дигән позициядә тора ул. Нәкъ менә шунда кешенең фәрештәләре дә яши, иблисләре дә, аныңча. Һәм, асылда, кешене, барнсча, нәкъ менә мәхәббәт тарихы билгели дә – беренчесе һәм соңгысы. Әнә шулай, мәхәббәтне микроскоп астына куеп тикшереп, ул аның кискен борылышларында кеше табигатенең ничек чагылуын, характерының ничек формалашуын күрсәтә безгә. Беренче мәхәббәт – моның өчен иң кулай эксперименталь база, кинәнеп тикшеренүләр уздырырга мөмкин. «Афәрин, Барнс!» – дияргә генә кала.
«У большинства из нас есть только одна история. История любви у каждого своя. Пусть она закончится крахом, угаснет, пусть даже не начнётся вовсе и останется в воображении, но от этого она не станет менее реальной. Наоборот, она может стать даже более реальной. Иногда встречаешь пожилых супругов, которые, как видно, до смерти наскучили друг другу, и диву даёшься: что между ними общего, почему они до сих пор вместе? И оказывается, не потому, что их держат условности, привычка и самоуспокоенность. А потому что у них есть история любви. Она есть у каждого человека. И это – единственная история».
Һәм менә безнең самими рәвештә «мәхәббәт романы» дип кенә кабул итәргә әзер булган романыбыз аяусыз рәвештә иҗтимагый чынбарлыкның куркыныч кисемтәсенә әверелә – узган гасыр Англиясе, Лондоннан ерак булмаган кечкенә генә ыспай шәһәрчек. Геройлар аны китапның буеннан-буена «Деревня» дип атый. Бар да җайга салынган: җитеш тормыш, бу тормышның бер өлеше булган урта хәлле (ә ул урта хәллелек безнекеннән шактый аерылып тора, монысын да онытмыйк) буржуа әфәнделәр һәм ханымнар тормышларын ни белән дә булса бизәргә омтылып яшиләр. Теннис – шул мавыгуларның берсе. Һәм менә көтмәгәндә-уйламаганда, «авыл»ның зур өметләр уяткан «алтын яшьләре»нең берсе – 19 яшьлек Пол исемле егетебез – теннис клубына барган җиреннән үзенә әнисе булырдай, 40 яшьтән узган ханымга – җирле сәяси клеркның хатыны Сьюзен Маклаудка гашыйк була. Көпә-көндез, Англия чынбарлыгы уртасында, үз яшенең зирәклегенә, ышанычлылыгына карамастан... Сьюзен Маклауд та япь‑яшь егеткә карата чын хисләр белән яна башлый. Сьюзенның Полдан өлкәнрәк, инде университетта укый торган ике кызы бар. Полның әти-әниләре аңарга бөтенләй икенче төрле язмыш тели. Баштарак «кәмит бер скандал» рәвешендә генә кабул ителгән, бөтен «авыл»ны тетрәндергән әлеге вакыйга акрынлап «кәмит» кенә булудан туктый. Әмма шуның белән тагын да аянычрак төсмер ала. Кешеләр башка кешеләргә, баштарак төрттереп, аннан ачыктан-ачык мыскыллап, һөҗүмнәр ясап, «кәмит»не әле кичерергә дә әзер, ә менә чын хисләрне, ихласлыкны – беркайчан да! «Дөньядагы иң куркыныч нәрсә – ихласлык һәм чын тойгылар» – Барнс романнары аша кызыл җеп булып үтә торган мотивларның берсе бу.
Һәм менә аяк астыннан туфрак киткән, өендә ире тарафыннан еллар буена кыйналып, җәберләнеп яшәгән (әмма беркайчан да бу хакта «авыл» халкына сиздерергә җөрьәт итмәгән һәм мәңге җөрьәт итмәячәк тә!) Сьюзен белән әле ул туфракта ныклап басып та тормаган Пол икәүләп Лондонга чыгып китәләр, Сьюзенның булган акчаларына йорт юнәтәләр һәм... бергә яши башлыйлар. «Авыл» өстенә аяз көндә бомба төшкәндәй була. Әмма... ул шартламый кала. Кешеләр, бу акылга сыймаслык тарихны эчләренә йомып, азагы ни булып бетәчәген көтә башлыйлар: мәхәббәт бит ул башында гына матур вә соклангыч, ә тора-бара, җаваплылыкка һәм көндәлек матавыкларга әйләнгәч, тотып кара син кулыңда ул асыл кошны...
Сьюзен белән Пол язмышына төшкән сынау озак дәвам итә – 10 елдан артык. Бу аралык эчендә төрлесен кичерергә туры килә
лектән чыккан, инде алга таба дәвам итәргә, хәтта ки яшәргә дә көчләре калмаган чакта да... «Минем сиңа кадәрге гомеремдә син кайда идең?» дигән җөмлә саклый аларны. Әмма тора‑бара бу җөмләнең мәгънәсе дә, каян килгәне ачыкланып, үз көчен һәм кадерен җуя. Инде ул да җуелгач, әле хисләренең башында гына Сьюзенның Полга әйткән сүзләре сакларга керешә яратуны:
«Согласись: мы – отработанное поколение. Лучшие ушли. Остались людишки мелкого пошиба. В этом суть любой войны. Поэтому теперь одна надежда – на твоё поколение».
Респектабельлек икенче киемгә әверелгән тормыш эчендә үзләренең ялангач хисләре һәм омтылышлары белән икәүдән-икәү калган бу гашыйклар безгә бүгенге тормыш шартларында берничек тә күзаллана алмаган Ләйлә белән Мәҗнүнне, Таһир белән Зөһрәне хәтерләтә. Аларны шушындый шартларга китереп куйсаң, ни булган булыр иде икән? Ипотека түләтсәң, бурычларга батырсаң, тормыш алып барырга кушсаң... Мәхәббәт романнардан укыр һәм Инстаграмдагы фотоларда матур итеп элеп күрсәтер өчен генә ярый хәзер, димәк? Ә бәлки, без аны ныграк кире каккан, танымаган саен, ул кайчандыр безне аулап алыр өчен хәстәрен көчлерәк күрәдер?
Пол белән Сьюзен тарихы, көтелгәнчә, аяныч тәмамлана, дияр кайбер укучылар. Юк, көтелгәнчә, рациональ һәм тормышчан. Әмма ул тыштан караганда гына – тәмамлана. Шундый зур көч, хис бер яндырып-көйдереп үткән икәү өчен тормыш – үзләре исәндә – беркайчан да тәмамлана алмаячак.
«Он подгонял жизнь под свой темперамент, она подгоняла свой темперамент под жизнь. Её путь был, конечно, более рискованным, поскольку сулил больше радостей, но не оставлял страховочной сетки… Страховочная сетка отсутствовала. В его воспоминаниях всегда возникал один и тот же образ. Она висит за окном, а он удерживает её за запястья, не в силах втянуть обратно, но и не позволяя ей упасть; две жизни замерли в мучительном ожидании…
Я и не подозревал, что её раздирает тревога. Откуда мне было знать? Я думал, тревога засела только во мне. Но теперь понял – к сожалению, запоздало, – что тревогой терзается каждый. Нам, смертным, от неё никуда не деться. У нас есть нормы поведения, помогающие унять её или притупить, есть шутки, заученные реплики, привычки и множество способов отвлечься и развеяться. Но в каждом из нас, я убежден, затаились смятение и тревога, готовые в любой момент вырваться наружу. Одних тревога подталкивает к Богу, других к отчаянию, одни с головой уходят в благотворительность, другие в пьянство, одни погружаются в эмоциональную отрешенность, а другие выбирают для себя такой образ жизни, который, по их мысли, ограждает человека от серьёзных потрясений».
Әмма бу – иллюзия. Асылда, роман кешеләрнең үзләре хакында булган иллюзияләрен анализлау һәм чәлпәрәмә китерү максатыннан язылган әсәр. Үзенә дә замандашларына да бу иллюзияләр артында яшеренеп яшәүнең ни дәрәҗәдә куркынычсыз икәнлеген бик яхшы аңлаган автор, аңлы рәвештә, әлеге адымга бара: менә хәзер, шушы урында ясалма битлекләрдән арындырмасаң, үз‑үзенә туры карарга мәҗбүр итмәсәң, кешеләр инде... кеше булудан туктарга да мөмкиннәр. Җәмгыять безне роботлаштыру юлында һәм техник, һәм эмоциональ тәэсир итү ысуллары мәсьәләсендә көннән-көн камилләшә бара. Без дә аның артыннан кууны дәвам итикме, ди ул.
Һәм кешене кешегә якынайтуның, аңлашуга китерә алуның бернинди технократия, сәяси һәм иҗтимагый корылыш та тәкъдим итә алмаган иң борынгы юлын тәкъдим итә – яратуны. «Возлюби ближнего своего» тәгъбиренең заманча вариациясе, дип ирония белән елмаерсыз, бәлки. Ә нишләп әле юк, ди? Юкса без, тәмам автоматлашып, бер-беребезгә булган риясыз ышанычтан бөтенләй мәхрүм калырга да мөмкинбез түгелме?
Һәрбер кешенең тормышы – эмоция-кичерешләр көрәше барган сугыш кыры түгелмени? Ә бит тормышлары эмоциональ күтәрелешләр һәм упкыннардан тормаса, роман каһарманнары «яшәгән» яссылыкта безгә бик тә күңелсез булыр иде. Язучының бурычы – бер үк вакытта серне сурәтләү дә, аны анализлау да. Персонажларның эмоциональ тормышына мөнәсәбәтем язу процессының үзенә булган кебек үк: мин аларга тулаем кереп тә күмеләм, шул ук вакытта үземне тыеп торырга да мәҗбүр булам. Минем әсәрләрем, гадәттә, автобиографик характерда түгел. Роман-тәүбә, роман-терапия кебек төрләргә гомумән ышанмыйм. Кайчакта үз тормышымда булган вакыйганы сюжет канвасында кулланырга мөмкинмен әле, әмма анысын да ул объектив рәвештә кирәк булганда, зур ихтыяҗ тудырганда гына. Һәм, аңлашыла ки, ул тулаем һичкем тарафыннан да танылырлык булмаса гына.
Джулиан Барнсның http://offtherec.org/ru/ сайтындагы әңгәмәсеннән.
Добавить комментарий