«Кешене йортыннан, иленнән аерып йөрткән күп юллар бар…»
Көнбатыш Себергә нефть‑газ чыганакларын үзләштерергә дип килгән татарстанлылар өчен аерым фатирларны вакытлыча төзелгән корылмалар – балоклар алыштыра.
– 1977 елның маенда кызым белән Уренгойга ирем янына килеп төшкәч, аптырап калдым: кая эләктек без? – дип искә төшерә Саҗидә Зыятдинова. – Кайда монда бәдрәф, су, суыткыч? Балок янында нинди этләр ул? Ут шулай гел сүнеп торамы? Пыяла арасында нигә мүк, анда нинди нарат җиләге? Монда ничек юынырбыз икән?
Ирем сабыр гына аңлата:
– Бәдрәф салкын якта… Суны атнасына өч мәртәбә китерәләр… Ут көчле җил булганда гына сүнә, әмма генератор бар. Бу болан мүге, мин аны җылы булсын дип, рам арасына салдым, нарат җиләге матурлык өчен – үзем уйлап таптым, сиңа ошыймы? Күчмә мунчада юыначакбыз, бу атнада килергә тиеш. Соңрак мунча төзербез. Этләрме? Ну, хатын, төньякта этләрсез булмый инде...
Ә аннан соң тыныч кына өстәп куя:
– Әйдә, болай сөйләшәбез. Әгәр сез бер ай эчендә мондагы тормышка ияләшә алмасагыз, мин сезне кире кайтарып куям.
Беркемгә дә кире кайтырга туры килмәде. Беренче курку, шик-шөбһәләр үтте. Без көнкүрештәге кыенлыкларга ияләшә төштек. Әйе, нәкъ шулай. Мунчаны да салдык. Алай гына да түгел, монда Әлмәттән килеп эшләүче күпме якташыбыз, дусларыбыз безнең мунчага юынырга йөрде әле! Бик күңелле яшәдек!
Бездә Байкал-Амур магистрален төзегәндә кулланылган «БАМ» сериясендәге җыела-сүтелә торган күчмә йортлар да бар иде. Без аны «бамныкы» дип кенә йөртә идек. Вагон-йортлар, вакытлыча төзелгән корылмалар – балоклар, цилиндр (мичкә) йортлар да булды. Шундыйлардан Поляр түгәрәге аръягында алардан тулы бер шәһәрчекләр үсеп чыкты. Алар нефтьчеләр һәм газчылар өчен «өй» сыйфатында гына түгел, тулай торак, ашханә, кибет, медпункт буларак та кулланылалар иде. Гадәти вагон‑йорт – зур булмаган пространство яратучылар өчен менә дигән яшәү урыны. Кечкенә генә тамбур һәм ике торак бүлмә. Әлбәттә, гаиләлеләр аларга өстәп тагын юыну, йокы бүлмәләре һәм хәтта мунча да салалар иде – барысы да хуҗаларның теләгеннән һәм фантазиясеннән тора.
Берничә елдан соң без үзебез төзегән корылмалардан барлык уңайлыклары булган фатирга күчендек. Әмма шунысын төгәл әйтә алам: ул елларда Көнбатыш Себергә эшкә килгән нефтьче татарстанлылар өчен вагоннарда, балокларда, мичкәләрдә яшәү беркайчан да тормышның төбен аңлатмады. Чөнки коммуналкаларда, «хрущевкаларда» яшәү кебек үк, бу да миллионлаган совет кешеләре өчен гомерләренең иң мөһим, күңелле һәм матур чоры – бала чагы һәм яшьлеге белән бәйләнгән иде.
Добавить комментарий