Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»
Кичләр ак иде...

Кичләр ак иде...

Бер-берсенең һәр сулышыннан хәбәрдар булып яшәсәләр дә, ни гаҗәп, ничә еллар юллары очрашмаган иде.

18 марта 2016

 
айгуль фото 1
Чишмә бер мәлгә челтерәвеннән туктагандай булды: таллар арасыннан тыенкы гына сызгыру ишетелде. Чиләгенә үрелгән кыз, бит очларын чокырайтып, елмаеп җибәрде. Эңгер-меңгер канат җәеп килгән яр буена кояш нуры таралды.
— Мияу-у!
Бер-берсенә сарылып үскән таллар тибрәнеп куйды. Кыз сүз катарга ашыкмады. Ак чәчәкләр төшкән зәңгәр көянтәсен вәкарь белән генә иңсәсенә салды да янә мөлдерәмә чиләкләренә үрелде.
— Ашыкма инде.
Чишмә буена килеп баскан егетнең тавышы ялварулы чыкты.
— Абау, хәерсез, синмени әле бу? Кемнең мәчесе су буенда адашып йөри дисәм.
Кыз, сөеклесен күрү шатлыгыннан йөрәгенең лепер-лепер канат какканы ишетелә күрмәсен дигәндәй, күлмәк изүенә кагылып үтте.
— Чыгасыңдыр бит?
— Кияүгәме?
Кыз, дөньясын онытып, көлеп җибәрде. Егет тә аның шаяруына кушылды:
— Кем алсын сине... Кич чыгасыңмы, дим?
— Ә-ә... Уйлап карармын.
— Берәр җылы сүз әйт инде.
Кыз, бер күзен кыса төшеп, бик җитди уйланган кыяфәттә торганнан соң, бармакларын бөгә-бөгә:
— Кояш, мич, мунча, — дип санарга кереште.
Егет күзләрен тутырып кызга төбәлде:
— Чыгасыңмы, дим?
— Аһа.
— Нәрсә «аһа?»
— Кәбестә.
Ук-керфекләрдән агылган шаян нур егетнең йөрәгенә кадалды. Йөзендә күләгәләр чагылды.
— Әй, бер чынлап сөйләшмисең син минем белән.
Чиләкләрен көянтәсенә эләктереп өлгергән кыз иңбашы аша гына иркә караш ташлады да:
— Ярар, киттем. Син мине ялганчы дидең, — дип, кайтыр юлга кузгалды.
Егет, аның сүзен ишетмәгәндәй, үзенекен тукыды:
— Кич чыгасыңмы, дим мин сиңа?
— Аһа.
Шул кыска гына җаваптан егетнең иңнәренә гүя канат үсте.
***
Ишек ачылган тавыш ишетелүгә, эскәмия тирәсендә әрле-бирле йөренгән егет бер мәлгә урынында катып калды. Күреп туя алмас таныш сын капкага якынлашты. Гадәттәгечә, койма башыннан үрелеп карады.
— Кеше бар дип торам, син икән.
Кыз, үзалдына кыңгырау кебек чыңлап, урам якка чыкты.
— Шулай көттереп кенә йөрмәсәң, күңелең булмый инде синең.   Егетнең тавышында үпкә юк иде. Ул, кызның айсыз төнне яктырткан ап-ак йөзенә, бертуктаусыз шаянлык һәм җылылык агылган серле күзләренә йотлыгып дигәндәй текәлде.
— Абау, нигә дип беренче тапкыр күргәндәй карыйсың?
— Бигрәк матур бит син.
— Сөйләгән була берәү.
Кыз, иреннәрен түгәрәкләп, егетне үчекләгәндәй итте. Үзенең битләренә ут капты. Эскәмиягә килеп утыргач, бер мизгелгә сүзсез калдылар. Егет, костюмын салып, кызның иңнәренә япты. Аның кулы нәзек билгә  кагылып үтүгә, кыз, корт чаккандай, читкә тартылды.
— Тик кенә утыр, алайса кереп китәм.
— Бигрәк кыргый инде син.
— Бар соң, кулга ияләшә торганнар янына бар.
— Сиңа үч итеп, теңкәңә тиеп, кырыеңда утырам әле менә.
— Озак тормыйм, кереп китәм. Әнкәйләр ачулана, «төн ката йөрисе булма», дип кенә торалар.
Кыска вакытлы бәхетне бераз булса да сузарга теләп, егет кызның кулларын үз учларына алды. Бер булып типкән йөрәкләр шул мизгелдә тукталдылар бугай. Тик озакка түгел.
— Җибәр, җүләр, кеше күрсә... Кочаклашып утыралар дияр.
— Харап була икән шул.
Егет кызның учларын йөзенә якынайтып, кайнар сулышы белән бармак очларын өтеп алды.
— Керим инде мин. Әнкәйләр...
Көн саен кабатлана торган бу сүзләргә колагы тәмам күнеккән егет йомшак кулларны ычкындырырга ашыкмады.
— Бит очыңнан гына пәп иттерсәң, җибәрәм.
Өйгә керәсе килгәннән «керим инде» дип кабатлавымы кызның?
— Кит, исәр, кеше ишетсә...
Егетнең үз туксаны туксан иде:
— Бит очыңнан гына пәп иттерсәң, җибәрәм.
— Кереп китәм...
— Бит очыңнан гына...
— Кереп китәм...
— Бит очыңнан гына...
— Кереп китәм...
Кулларының иреккә чыгуын абайламаган кыз тагын шулай дип кабатлагач, егет эскәмия читенәрәк күчеп утырды.
— Ә кем тота сине?
— Бәй...
Кыз, берара аптырап торганнан соң, гаепле кешедәй, йөзен егеткә таба сузды.
— Түлке бит очыннан гына.
— Юк инде, бар, ашыгасың бит.
Үпкәләүдән тиен җитезлеге белән капка янына сикергән кыз келәгә үрелүгә, көчле куллар биленнән кочып алды, бит очына утлы иреннәр кагылып үтте.
— Иртәгә чыгасыңмы?
— Кияүгәме?
— Кем алсын син кыргыйны? Кич чыгасыңмы, дим?
— Уйлап карармын әле...
Көтеп алынган күрешүнең көндәлек шаһите булган капка тавышсыз гына ачылып, тавышсыз гына ябылды.
***
Шәһәр читендәге тукталыш яныннан выжылдап үтеп барган машина, кинәт тизлеген киметеп, туктап калды, артка чигенде. Аның үз янына туктавын күргәч, нидер эзләп кечкенә сумкасында актарынган ханым, ак эшләпәсе астыннан аптыраулы караш ташлады. Кул күтәрәргә дә өлгермәгән иде ләбаса. Эчке яктан үрелеп ишекне ачтылар.
— Кунакка кайтышмыни?
Йөрәкнең иң яшерен түрендә генә сакланган кадерле, таныш тавыш чынбарлыктан дәшә иде. Ханым, каушавын яшерергә тырышып, җиргә куйган сумкасын кулына алган булды, кабат төшерде. Ул арада кабинасыннан чыгып җиткән ир сумка бавына үрелде.
— Артка гына куйыйк.
Ханым, «үзең кара инде», дигәндәй, сүзсез генә иңбашларын җыерды. Машина кузгалып китүгә, ир магнитофонга әле бер, әле икенче кассетаны куеп мәшәләнде. Аннан соң гына:
— Нихәл соң, авылдаш? Ни гомер күрешкән юк бит үзең белән.
— Әйтәсең бармы. Күрше шәһәрләрдә яшәп диген.
Үзен кулга алырга өлгергән ханым, нәкъ элеккечә, кыңгырау кебек чыңлап көлеп җибәрде.
— Бер дә болай җәяүләп кайтмый торган идең бугай?
Ир юлдан күзен алмый гына сораулы караш ташлады. «Ә син каян беләсең?» Каршы сорау тел очында йомарланып калды.
— Ирем командировкада. Менә, берүзем өй саклап ятасы килмәде, авылга кайтасы иттем әле. Кызым да шунда бит. Имтиханнарга әзерләнәм дип киткән иде, нишләп ятадыр. Буй җиткереп килә, иләс-миләс чагы...
Ир, «шулай инде», дигән шикелле, баш кагып, җөпләп куйды.
— Син дә ялгыз гына кузгалгансың әле. Элегрәк машина тулып кайта торган идегез.
«Каян беләсең?» Бу юлы әйтелмәгән сүзләр ирнең авызында бикләнде.
— Балалар үскәч, шушылайрак икән шул, — диде ул ни әйтергә теләгәнен үзе дә аңламастан. — Минем дә малай әбиләрендә. Егет булып килә инде. Берәүгә күз дә атып йөри бугай. Кич җитсә, чыгып таярга гына тора, ди әбисе... Хәлләрен белергә кайтыш әле менә.
Бер-берсенең һәр сулышыннан хәбәрдар булып яшәсәләр дә, ни гаҗәп, ничә еллар юллары очрашмаган иде. Ханым кызыксынулы карашын яшереп азапланмады. Ирнең чал куна башлаган чигә чәчләрен, олпат кыяфәтен, килешле сакал-мыек бизәгән йөзен төбәлеп диярлек өйрәнеп чыкты. Үз чиратында ир дә, сүз ката борылган мизгелләрдә юлдашын бәяләп алды. «Тәмам шәһәр бичәсенә әйләнгән. Ак эшләпәсе дә, ап-ак күлмәге дә ничек килешә үзенә. Элеккечә чибәр...»
— Эх, бар иде яшь чаклар.
Шаяртырга теләсә дә ирнең тавышы көрсенүле чыкты.
— Кесә тулы борчаклар, дисеңме?
Ханымның ирен читләренә үкенечле елмаю таралды.
— Үзеңне озатып йөргән чаклар искә төшеп китте әле. Син дә хәтерлисеңме икән?
— Булгандыр инде. Искә төшереп утырырга вакыт тияме, диген? Эш дип, өй дип, үтә гомер.
«Искә төшеп китте, имеш. Исеңнән чыкканы бармы? Шул кыргыйны уйлап яшәмәгән көнең булдымы? Ул гына ярата алмады. Шаярып кына булса да «яратам» димәде бит бер. Эх-ма дөньясы...»
«Вакыт юк, имеш. Җыр тыңлаган саен күз яшьләренә күмелеп утыручы син түгелме? Кай ягын сагынып тилмерәсеңдер шул агач телнең? Хет бер тапкыр «яратам» дигәне булса икән. Үзенең ике ятып бер төшенә кермәгән кешене...»
Юл читенә тезелгән агачларга кичке караңгылык эленде. Ир машина утларын кабызды.
— Кичкә каршы берүзе юлга чыгып баскан бит, әй.
Ул бу сүзләрне әллә үзалдына, әллә юлдашына төбәп әйтте — монысы аңлашылмады.
— Соңга калынды шул. Хәер, хәзер көне ни, төне ни. Дөньясы караңгы.
«Соңга калынды». Ирнең бәгырен нидер әрнетеп узды. Ул, сер бирмәскә теләп, көр тавыш белән:
— Ә бит без яшь чакта төннәр дә ак иде. Кичләр дә ак иде, хисләр дә ак иде, — дип, шагыйрьләрчә үк өстәп куйды. —  Сагынам шул чакларны!
Бу юлы ханымның йөрәге дертләп китте. Машина авыл урамына борылды.
— Шушында гына төшим инде мин. Синең белән капка төбенә кайтып туктасак, кеше әллә ни әйтер.
— Син бер дә үзгәрмәгәнсең икән.
Ирнең йөзенә якты елмаю таралды.
— Дөньясына үч итеп, җитәкләп кайтам әле үзеңне. Күп сөйләшсәң, сумкаң белән бергә күтәреп үк барырмын.
Иңбашына юл сумкасы аскан ир, ак күлмәкле ханымны сабыйларча җитәкләп, таныш урамга таба юл тотты. Капка төбендә, аларның ак кичләренең шаһите булган эскәмия буенда кемнәрдер пар күгәрченнәрдәй гөрләшә иде. Ир дә, ханым да, сүз берләшкәндәй, кинәт  туктап калдылар. Капка төбеннән, йөрәкләрне мең телемгә телеп, таныш тавышлар ишетелде:
— Бит очыңнан гына пәп итеп алыйм инде...
— Кит, кеше ишетсә, ни уйлар...

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: