«Кыңгыраулы мәктәп еллары…»*
– 1976 елда, армия сафларына чакырылыр алдыннан, медицина тикшерүе узу өчен төрле белгечләргә күренергә кирәк иде. Мәҗбүри тикшерүләр арасында, әлбәттә, стоматология кабинеты аша да узасы бар, – дип сөйли Әсгать Сафиуллин.–Авызымны ачуга, стоматологның соравын ишеттем: «Кайсы мәктәптә укыдың? Бишенче? Ә-әә-ә, аңлашылды...»
Чыннан да, Советлар Союзының барлык мәктәпләрендә теш табибы кабинеты булган. Тешләре белән интеккәннәргә анда әллә ничә мәртәбә керергә туры килгән. Ә инде теше «тишек»сез, авыртмаган-сызламаган бәхетлеләр бик сирәк очраган. Беренчеләр икенчеләреннән ак көнләшү белән көнләшкән. Чыннан да, ул елларда стоматология кабинеты аша үткәннәр – героик, «какшамас сугышчан рухка» ия һәм батыр йөрәкле кешеләр. Бер сүз белән әйткәндә, чын совет кешеләре.
Бормашинаның тавышы ук йөрәктә шом‑ курку уята, бигрәк тә балаларда. Аның тавышы мәктәп коридорында ук ишетелә. Ә теш кабинетына совет балалары котлары очып керә. Монда исә бормашина тавышыннан куркуга төрле исләр катнашмасы өстәлә – канәфер мае, йодоформ һәм тагын әллә нинди стоматология «химиясе» исләре.
Ихтимал, стоматологларның үзләренә дә мондый «газаплау эшләре» ошап бетмәгәндер, чөнки алар моны бик тиз эшли иде. Урт тешләрен суырып алу өчен новокаин кадыйлар, сөт тешләрен исә бернинди даруларсыз, тартып кына алалар. Теш эчендә нәрсә булганны күрмичә, аны тулысынча диярлек бораулап бетерәләр. Черек тешләрне дәвалаганда, озак уйлап тормыйча, ике тешкә бер пломба куярга мөмкиннәр. Тешләрнең хәрәкәтчәнлеге? Бу турында ишеткәннәре дә юк. Әлбәттә, бер‑ике айдан цемент төсендәге ямау кубып, коелып та бетә.
Теш куйдыру шулай ук төрлелеге белән аерылып тормый. Бер яисә берничә тешне алыштырыргамы? Тимер коронкалар. Тешләр бөтенләй юкмы? Рәхим ит – протез!
Алтын яисә алтын йөгертелгән металлдан коронкалар – аерым тема. Инде 1960 нчы елларда ук металл керамикасыннан теш куела торган чит илләрдә безнең ватандашларны шул исәптән ялтырап торган алтын тешләреннән дә таныганнар, дип сөйлиләр.
Түләүсез совет стоматологиясе хезмәте коточкыч, ләкин бөтен кеше өчен тигез була. Ә инде сыйфатлырак дәва алырга теләүчеләр шәхси дантистларга мөрәҗәгать итә. Аларның айлык кереме мең сумнар белән исәпләнә, әмма бу турында күп сөйләп йөрмиләр.
Әлеге бизнес бик табышлы, ләкин закон буенча тыелган була. Ә хезмәттән тыш керем өчен шактый зур срок та чәпи алганнар.
Добавить комментарий